7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе для 10 класса по теме «Работа над повестью Фатиха Амирхана «Хаят»

Конспект урока по татарской литературе для 10 класса по теме «Работа над повестью Фатиха Амирхана «Хаят»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Татар әдәбияты, 10 сыйныф Тема:Фатих Әмирханның “Хәят” повесте   өстендәэш. (Работа надповестью Фатиха Амирхана «Хаят») Сәлимҗанова Кәүсәрия Гайнулла кызы, МАГББҮ “Аерымпредметлар тирәнтен өйрәнелә торган 34нче уртагомуми  белем бирү мәктәбе” УМК: «Мәгариф» нәшрия
предварительный просмотр материала

Татар әдәбияты, 10 сыйныф


Тема: Фатих Әмирханның "Хәят" повесте өстендә эш. (Работа над повестью Фатиха Амирхана «Хаят»)

Сәлимҗанова Кәүсәрия Гайнулла кызы,

МАГББҮ "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 34нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"

УМК: «Мәгариф» нәшрияты, авторлары Хайдарова Р.З.,Малафеева Р.Л.

Дәрес тибы: өйрәнелгән материалны ныгыту.

Максат:

Укытучы өчен: 1.Укучыларны "Хәят" повесте буенча сөйләмгә чыгарга әзерләү; тема буенча алган белемнәрен эзлеклелеккә салу; өйрәнелгән лексиканың, грамматик структураның үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

2.Чагыштыра, нәтиҗә ясый белә кебек фикерләү сәләтләрен үстерү;

3.Дуслык турында белемнәрен киңәйтү.

Укучылар өчен: 1."Хәят" повестеның эчтәлеген аңлап кабул итү;

2.Тема буенча сөйләмгә чыгарга әзер булу;

3.Дуслык турында сөйли белү

Дәрескә материал: Интерактив тактада презентация, дуслык турында язылган мәкальләр, ТР гимнының көе, татар милли киеменнән татар кызы рәсеме.

Тарату өчен материал: диалог өчен карточкалар, сүзлекләр.


Дәрес барышы:

I. 1.Оештыру (исәнләшү, яхшы психологик халәт тудыру)

-Исәнмесез, хәерле көн, сәламәт булыгыз! Сыйныфта кемнәр юк?

-Саша, кәефең ничек? Юля, син авырмыйсыңмы?

-Даша, спроси у подружки, как у нее настроение?

-Настя, узнай у Нади, а как у нее дела?

-Максим, спроси у одноклассника, а у него как дела?

2.Укучылар, татар әдәбияты дәресен башлыйбыз. Без нинди тема үтәбез?

(Ф.Амирханның "Хәят" әсәрен өйрәнәбез). Ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә безнең максатыбыз нинди? ( "Хәят" повестеның эчтәлеген аңлау, дусның нинди булырга тиешлеге турында сөйләшү)

Аудирование: дәрес өчен кирәк булган лексиканы искә төшерәбез:

а)тәрҗемә итегез:

аралашучан-общительный

гадел-справедливый

оялчан- застенчивый, стеснительный

беркатлы-наивный

кайгыртучан- заботливый

ярдәмчел- отзывчивый

игьтибарлы-внимателҗный

омтыла-стремится

якын дуслар-близкие друзья

ефәк күлмәк -шелковое плате

җиткән кыз-взрослая девушка

фәрештә-ангел

комачаулый-мешает


б) антонимнарын әйтегез:

тәрбияле-тәрбиясез

ябык-таза

ерак-якын

кыска-озын

бәхетле-бәхетсез

җиңел-авыр

яңа-иске

куе-сирәк

матур-ямьсез

в)прослушайте и скажите, как изменились бы эти глаголы, если бы действия не происходили: аңлатты, җибәрде, карады, керә, сөйләп торды, булышачак, киде, көлеп торды, комачаулый, төшәр

г) прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары:

1)-Ф.Әмирхан- татар әдәбиятының классигы.

-Ф.Әмирхан- татар әдәбиятының күренекле классигы.

2)-Якшәмбе көне идее.

-Май аеның якшәмбе көне иде.

3)-Дуслар күрештеләр дә өйгә кереп киттеләр.

-Дуслар кочаклашып күрештеләр дә өйгә кереп киттеләр.

4)-Ул чакырырга килгән.

-Ул Хәятны кунакка чакырырга килгән.

д)Сүзләрдән җөмләләр төзегез (1 слайд):

1) Хәят, кадап куйды, чәченә, калфагын, кечкенә генә.

2) Ал, күлмәген, ефәк, быел, киде, тектергән , Хәят.

3) Лиза, хәлләрен, сөйли торды, дача, Хәяткә.

4) Лиза, алырга килгән, үзләренә, Хәятны, кунакка.

5) Кояш, көлеп тора идее, аларга, арасыннан, ак болытлар, карап.


е)Скажи другу о том,что:

-Хаят выбежала из сада;

-они с Лизой вошли в дом;

-Лиза поздоровалась с мамой Хаят;

-Лиза помогала подруге:

-Хаят приколола себе на волосы маленький калфак.

ж) Җөмләләрне тәрҗемә итегез:

1)Ф.Амирхан- классик татарской литературы.

2)Он родился в Казани, учился в медресе, знал несколько языков.

3)Повесть «Хаят» он написал в 1911 году.

4)Хаят и Лиза - близкие подруги.

5)Лиза приглашает Хаят в гости на дачу.

6)Хаят одела розовое шелковое платье.

7)У девушек веселое настроение.


II.Әйдәгез, әсәрнең эчтәлеген искә төшерәбез.

А)сорауларга җавап бирегез:

1.Әсәрдә сүз кемнәр турында бара?

2.Лизага ничә яшь? Ә Хәятка?

3Лизаның чәче озынмы? Ә Хәятның чәче нинди?

4.Лиза нинди телдә сөйләшә?

5.Хәят нәрсә кигән? Ни өчен ул калфак кия?

6.Газизә абыстай русча ничек сөйләшә?

7.Синеңчә, Хәятның әти-әнисе нинди кешеләр?

8.Ни өчен әнисе Хәятны кунакка җибәрергә теләми?


Б)Рәсемнәргә туры килгән өлешләрне әсәрдән табып укыгыз: 2 слайд(1 абзац)

3 слайд(2 абзац); 4 слайд («Бер минуттан соң бакчадан Хәят йөгереп чыкты…) 5слайд (2 абзац).

В)Лиза нинди милләттән, ә Хәят? Аларның дуслыклары турында нәрсә әйтә аласыз? Дус булуга төрле милләттән булу комачаулыймы (мешает ли)?

Г) Сезнең сыйныфта нинди милләт балалары укый? Синең милләтең нинди ? Синең дустың нинди милләттән? Сез нинди телдә аралашасыз? Сезнең төрле милләттән булуыгыз дуслыкка комачауламыймы?

6 слайд (мәкаль)

Д) Дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?


III. 1.Парларда эш. Укучыларга карточкалар таратыла. Алар диалогта төшеп калган репликаларны урнаштырырга тиешләр:

А)-Дустым, син минем белән дачага барасыңмы?

-….Юк, бармыйм.

-Ә ни өчен бармыйсың?

-…Әнием җибәрми.

-Алайса, әйдә, әтиеңнән рөхсәт сорыйбыз.

-Ярар, ул рөхсәт итәргә тиеш. Ә сезнең дачагыз еракмы соң?

-….2-3 км гына.

-Ярар, мин риза, әйдә киенәбез.


Б) -Газизә абыстай, Газизә абыстай, Хәятны дачага җибәрегез әле.

-… Юк, җибәрмим, дачагыз ерак.

-Дачабыз ерак түгел, 2-3 чакрым гына.

-…Әтисе дә ачуланыр.

-Борһан Ахмедович белән мин үзем сөйләшермен.

-… Ярар, барсын.

-Рәхмәт сезгә, Газизә абыстай.


В)Составьте диалог по следующей схеме:

-приглашение погулять

-отказ,ссылаясь на то, что идет дождь.

-убеждение

-вопрос

-ответ

-согласие.

Составьте диалог по следующей схеме:

Г) - встреча гостей

- проявление радости

-приглашение к столу

-восхищение квартирой, накрытым столом.


IV. А) Гаиләдә әти кешенең роле турындагы җөмләне тексттан табып укыгыз.

Б) Бу әсәр сезгә ошадымы? Ни өчен аны укуы күңелле?

В) Текстның соңгы җөмләсен укыгыз. Ни өчен кояш оялчан карый?


V.а)Укучылар, әйтегез инде, дус булу өчен нинди шартлар кирәк? Дус нинди булырга тиеш? (кайгыртучан, аралашучан, гадел,ярдәмчел, игьтибарлы, миңа ышана).

б) Безнең илебез ни өчен күпмилләтле дип атала (чөнки илебездә 100дән артык милләт яши)

в)Бу төрле милләт халкының дуслыгын нәрсә тәэмин итә (гарантирует): (Конституция).

г) Әйе, укучылар. Конституция һәр халыкның хокукын (права) яклый. Безнең Республикабыз гимнында да шул турда җырлана. Әйдәгез бергәләп ТР гимнын башкарабыз (укучылар ТР гимнын башкаралар).

VI.а) Дәрескә йомгак, билгеләр кую.

б) Өйгә эш:

1.Дуслык турында мәкальләр өйрәнергә.

2.Әсәр эчтәлеге буенча план төзергә һәм сөйләргә өйрәнергә.

3.kitap.net.ru (Татарская электронная библиотека) сайты аша "Хәят" әсәренең тулы версиясе белән танышырга(теләүчеләргә).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал