7


  • Учителю
  • 6 нчы сыйныфларга татар теленнән контроль эшләр

6 нчы сыйныфларга татар теленнән контроль эшләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6нчы сыйныфлар (татар төркемнәре өчен) административ контроль эшләр.

2нче чирек өчен

Диктант "Яшел күзле әнием"

Мин хәзер зур.Кайчандыр кечкенә чагым булган.Көчкә-көчкә генә басып,бер урында гына тора белгән курчак шикелле булганмын.

Кайвакыт шундый итеп елаганмын...Кат-кат исемемне әйтеп тә,уенчыклар күрсәтеп тә әнкәй мине юата алмаган.Авызымны йомарга онытып,тавышым белән бөтен өйне тутырып елаганмын...Ул чагында минем тавышым да,авызым да үземнән зур булган.Әнкәй шулай сөйләде.

Әнкәй мине барыбер яраткан.Сөте белән сыйлаган.Аннан бишеккә салып тирбәткән.Йоклаткан.Ул чагымны мин хәтерләмим.(73 сүз)

(Рөстәм Мингалимнән "Яшел күзле әнием" хикәясеннән өзек)

Биремнәр. 1. 1нче абзацтагы җөмләләрне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

2.Сүзләрнең ясалышы ягыннан төрен билгеләгез.

дөреслек,йокларга,яңгырлы,фотокүргәзмә,болытларны,чынаяк,киңәшче, салкыннар,"ВатанымТатарстан"газетасы,терлек-туар,алъяпкыч, БДБ, өлешчә, батырларча, бераз,автоузыш,бүген,әйберләреңне, яхшылыкны, ТӘСИ, түләргә, кешедәй, ЮС, берничә, ашлыкларны,исән-сау,башкалардан,телетапшыру,ТР, "Казан утлары" журналы,китапханә.



3нче чирек өчен



Диктант "Урманның әһәмияте"

Халык хуҗалыгында урманның әһәмияте бик зур.Ул безгә ягулык ,төзү материаллары, кәгазь һәм башка кирәк-яраклар бирә.

Урманда кошлар,төрле җәнлекләр яши.Без урманнан гөмбә,чикләвек һәм җиләкләр җыябыз.

Урман үзенең яшел яфраклары белән һаваны сафландыра,сәламәтлегебезне саклый.Шуңа күрә шифаханәләрне,ял йортларын урман тирәсенә корырга тырышалар.

Урман корылыкка каршы көрәшергә,иген уңышын күтәрергә дә ярдәм итә.Шуңа күрә дә урманны саклауга бик нык игътибар итәргә кирәк.(66 сүз)

("Ялкын"журналыннан)

Биремнәр.1.Тексттан исемнәрне табарга,килешләрен билгеләргә.

2.Урманнан,яфраклары сүзләренә морфологик анализ ясау.

4 нче чирек өчен

Диктант "Җәй"

Кояш чыкты,җир йөзен җылытты.Урманнарда,яшел аланнарда чәчәкләр ал,кызыл,сары,зәңгәр керфекләрен ачып кояшка карадылар.Әнә инде эшчән бал корты да,чәчәктән-чәчәккә кунып,татлы ширбәт җыя.Төрле бизәкле күбәләкләр саф һавада уйныйлар.Җитез тиен ботактан-ботакка сикерә,чикләвек эзли.Куак астында,куян сагалап,хәйләкәр төлке посып утыра.Куе булып кура җиләге үскән чытырманлыкта йөнтәс аю җиләк ашап йөри.(62 сүз)

(Җ.Тәрҗемановтан.)

Биремнәр.1.Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп язып алырга.

2.Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләргә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал