7


5 класс план урока

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Башлангыч сыйныфта алган белемнәрне искә төшерү, яңа мәгълүматлар ярдәмендә тулыландыру; иҗек калыпларытурында, ачык, ябык иҗекләр турында төшенчә булдыру; укучыларның сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен киңәйтү.бүгенге дәрескә мин татар галиме, педагогы
предварительный просмотр материала

10.11.2014

5 класс татар теле

Тема:Иҗек.Иҗек калыплары

Максат: башлангыч сыйныфта алган белемнәрне искә төшерү, яңа мәгълүматлар ярдәмендә тулыландыру; иҗек калыплары турында, ачык, ябык иҗекләр турында төшенчә булдыру; укучыларның сүзлек байлыгын, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен киңәйтү.

Жиһазлау: таблица, тестлар, схемалар.

Дәреснең барышы:

1.Актуальләштерү.

1. Өйгә эшне тикшерү.

- 101нче күнегүне иҗекләп язарга кушылган иде. Кем эшләмәгән? (капитаннар әйтәләр)

  • - «Әгәр мин тылсымчы булсам» дигән темага теләүчеләргә хикәя язарга бирелгән иде. Кем үзенең хикәясен укып күрсәтә? (билгеләр куела)

  • -

2. Укучылар, әйдәгез әле алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшереп алыйк (һәр төркемгә тестлар өләшелә һәм кем тизрәк эшли шуларга йолдыз бирелә).

Тестлар

1. Яңгырау тартыклар нәрсәдән тора?

- тавыш һәм шаудан;

- тавыштан;

- шаудан;

2. Саңгырау тартыклар нәрсәдән тора?

  • - тавыштан;

  • - тавыш һәм шаудан;

- шаудан;

3. Татар телендә тартыкларның калын яки нечкә эйтелеше нәрсәгә бәйле?

- тартык авазларга;

- сузык авазларга;

- икесенә дә;

4. Ирен-ирен тартыгы нинди сүзләрдә генә кулланыла?

- алынма;

- татар теленең үз сүзләрендә;

- икесендә дә;

5. /м/, /н/, /н/ нинди тартыклар дип атала?

- саңгырау тартыклар;

- борын тартыклары;

- ирен-теш тартыклары;

6. /ц/, /щ/ тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла?

- алынма сүзләрдә;

- татар теленең үз сүзләрендә;

- икесендә дә;

3. Матур язу күнекмәләре үткәрү.

- Бүгенге матур язу күнекмәләренә керешкәнче, әйдәгез әле узган дәресләрдә язган «алтын» кагыйдәләрне искә төшереп китик.

- Акыллы кеше - яхшы омтылыш белән яши.

- Акыллы кеше - акыллы кеше белән генә дус була.

- Акыллы кеше - сер саклый белә.

- Акыллы кеше - аракы эчми, тәмәке тартмый.

- Акыллы кеше - вакытында туктый белә.

- Дөрес, ә бүгенге дәрескә мин татар галиме, педагогы Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләрен алдым.

БАЛАЧАКТА АЛГАН ТӘРБИЯНЕ БӨТЕН ДӨНЬЯ ХАЛКЫ ДА ҮЗ-ГӘР-ТӘ АЛ-МАС.

- Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

Балалар, соңгы сүзләргә игътибар итегез эле, алар ничек язылган?

- Ничек уйлыйсыз ник мин аларны иҗекләп яздым?

- Дөрес бүген безнең темабыз «Иҗек калыплары». Әйдәгез дәфтәрләргә число, тема һәм матур язу өчен бирелгән сүзләрне күчереп языйк.

2. Яңа тема.

1.Белемнәрне искә төшерү.

- Иҗек сүзе белән без 1нче класстан ук инде таныш. иҗек турында нәрсәләр беләбез соң?

(һәр иҗектә бер сузык; юлдан юлга күчерү кагыйдәләре; калын һәм нечкә иҗекләр).

- Дөрес, бу кагыйдәләрне искә төшерергә тактага эленгән таблица да ярдәм итәр.

2. Дәреслек белән эшләү.

- Ә хәзер дәреслекләрне ачыгыз. Күнегүлэр эшлибез. Кем миңа сәнгатьле итеп бирелгән шигырьне укып күрсәтер?

- Укучылар, сез КАЛКАН сүзен ничек аңлыйсыз? Ягез, тиз генә дәреслек артында бирелгән сүзлектән табып укыгыз.

- Биремдә безгә беренче куплетны иҗекләп укырга кушканнар. Кем укып күрсәтер?

3.- Балалар, тактага эленгән схемаларга күз төшерик әле.

БАЛА - ЛАР КИТАП-ТА КАЙТ-ТЫ КАЧ-ТЫ

БА-ЛА-ЛАР КИ-ТАП-ТА КАЙТ-ТЫ КАЧ-ТЫ

ТС-ТСТ-ТС ТС- ТС- ТСТ ТСТТ-ТС ТСТ- ТС

Ничек уйлыйсыз беренче рәттә бирелгән сүзләр иҗекләп язылганмы? Ә икенче рәттәге сүзләр ничек язылган? Сүзләрдәге иҗекләр мәгънәле кисәкләре белән туры киләме?

- Ә бу схемаларга караганчы, темабызның икенче сүзенә игътибар итик. КАЛЫП - бу сүзне ишеткәнегез бар идеме? Сезнең алдыгызда сүзлекләр ята, шулардан калып сүзен табып укыгыз эле. Нәрсә икән ул калып?

- Укучылар, сез укыган аңлатмаларда күбрәк форма һәм шаблон дигән сүзләр кабатланды. Менә мин сезгә күрсәтергә дип түбәтәйнең калыбын һәм сез башлангыч сыйныфларда кулланган үрдәк белән аю рәсеменең шаблоннарын алып килдем. Безнең иҗекләр дә бер форма,шаблон башкача әйткәндә инде калыпка салынып ясала икән. Менә хәзер тактадагы схемага игътибар итик инде. Тартык авазлар Т, сузык авазлар С хәрефе белән билгеләнәләр.

- Бу схемаларга күз төшерик.

Иҗек калыплары

1. С: а - па; 4. ТС: ба - ра;

2. СТ: ал - ма 5. ТСТ: кал - ды

3. СТТ: әйт - те; 6. ТСТТ: сорт.

- Күргәнегезчә татар телендә 6 иҗек калыбы бар. Иҗекнең нинди авазга беткәненә карап, иҗекләр ябык һәм ачык булалар. Сузыкка бетсә ачык, ә тартыкка бетсә ябык булалар.

- Әйдәгез кагыйдәне бергәләп кабатлыйк.

3.Ныгыту.

1. - Ә хәзер дәреслектәге 118нче күнегүне язып дәфтәрләргә эшлибез. Сүзләрне, иҗекләргә бүлеп, үрнәктә күрсәтелгәнчә язарга. А-па (С-ТС,а- а); ба-ра (ТС-ТС,а -а)…

2. - Сезгә өләшенгән калыплар буенча өчәр сүз уйлап языгыз, җөмләләр уйлагыз. ( ТС-ТС, С-ТС; С-ТС, ТСТ-ТС; ТСТ-ТС, ТС-ТС;)

3. «Кем тизрәк» уенын уйнау.

1нче төркем - исемнәр

2нче төркем - сыйфатлар

4. Сезнең өстәлләрдә табышмаклар һәм шарадалар ята. Җавапларын табып, иҗекләрен билгеләгез, калыпларын төзегез, сүзләрнең транскрипциясен языгыз.

а) Беренче иҗеге эшләп арыганнан соң кирәк; икенче иҗеге хайванның исеме, ләкин кире яктан укыла. Ике иҗекне бергә кушсаң, Кырымдагы шәһәр исеме чыга.

(Ялта /йалта/ - Ял-та, СТ-ТС;)

б) Өй артында дөп-дөп кое казый.

(тамчы /тамчы/ там-чы, ТСТ-ТС)

в) Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә.

(комбайн /камбайн/ ком-байн, ТСТ-ТСТТ)

г) Сакалы бар, акылы юк.

( кәҗә /кәҗә/ кә- җә, ТС- ТС)

4.Өй эше.

1. 104нче күнегү;

2. 2 сүз белән җөмлә уйлап язарга;

3. Иҗекләр кушу ярдәмендә шарадалар уйлап чыгарырга.

Мәсәлән: 1нче иҗеге безнең тәрәзә төпләрендә үсеп утыра, икенче иҗеге күңелле сүзенең синонимы авызны гел елмайтып йөри. Ике иҗекне бергә кушсаң, кеше исеме килеп чыга. (Гөлшат)

5. Йомгаклау.

1. Командалар бер- берсенә тема буенча сораулар бирәләр.

2. Бергәләп билгеләр куела

БАЛАЧАКТА АЛГАН ТӘРБИЯНЕ БӨТЕН ДӨНЬЯ ХАЛКЫ ДА

ҮЗ-ГӘР-ТӘ АЛ-МАС


Акыллы кеше -

яхшы омтылыш белән яши.

- Акыллы кеше - акыллы кеше белән генә дус була.

- Акыллы кеше -

сер саклый белә.


- Акыллы кеше - аракы эчми,

тәмәке тартмый.

- Акыллы кеше -

вакытында туктый белә.


Тестлар

Тест


1. Яңгырау тартыклар нәрсәдән тора?

- тавыш һәм шаудан;

- тавыштан;

- шаудан;

2. Саңгырау тартыклар нәрсәдән тора?

  • - тавыштан;

  • - тавыш һәм шаудан;

- шаудан;

3. Татар телендә тартыкларның калын яки нечкә эйтелеше нәрсәгә бәйле?

- тартык авазларга;

- сузык авазларга;

- икесенә дә;

4. Ирен-ирен тартыгы нинди сүзләрдә генә кулланыла?

- алынма;

- татар теленең үз сүзләрендә;

- икесендә дә;

5. /м/, /н/, /н/ нинди тартыклар дип атала?

- саңгырау тартыклар;

- борын тартыклары;

- ирен-теш тартыклары;

6. /ц/, /щ/ тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла?

- алынма сүзләрдә;

- татар теленең үз сүзләрендә;

- икесендә дә.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал