7


  • Учителю
  • Программа по татарскому языку ( 2 класс)

Программа по татарскому языку ( 2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесеКаралды

МБ җитәкчесе

__________/ Әхмәтҗанова Т.Ф./

___ № беркетмә

"___" _______2016 нчы ел

Килешенде

Милли мәгариф буенча

директор урынбасары

________ /Гыйзәтуллина Г.Х./

"____" __________2016 нчы ел

Расланды

15 нче мәктәп директоры

__________ /Орлов В.Ф./

"___" ______2016 нчы ел













2 нче В сыйныфының татар төркеме өчен татар теле фәне буенча эш программасы

(база дәрәҗәсе)

(сәгатьләр күләме: атнага 3 сәгать, елга 102 сәгать)



Төзүче: Гыймранова Илсөяр Гарәфетдин кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы











Түбән Кама шәһәре

2016-2017 нче уку елы



Аңлатма язуы.



2 нче сыйныфның татар төркемендә "татар теле" фәне (предмет өлкәсе - филология) буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелә:

  1. "Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты", 2009 ел.

  2. ТР Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең гомуми башлангыч белем бирүнең төп укыту программасы. Түбән Кама, 2011.

  3. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программалары (татар балалары өчен)" (1-11 нче сыйныфлар). Төзүче-авторлар: Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011 ел.

  4. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең предмет буенча эш программасы нигезнамәсе, 2015 ел.

5. 2016-2017 нче уку елына мәктәпнең укыту планы.

Уку предметының укыту планында тоткан урыны

Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен башлангыч белем бирү баскычында татар теле һәм әдәби уку дәресләренә 664 сәгать билгеләнә. Шулай ук, базис укыту планында һәр сыйныфта сәгатьләр саны бүленеше күрсәтелә. 2 нче сыйныфта "Татар теле" һәм "Әдәби уку" дәресләренә 170 сәг. бирелә, белем бирү учреждениесенең укыту планы буенча да 170 сәгать бирелә, шуның 102 сәгате татар теленә бирелә.

Татар теленнән эш программасы белем бирү учреждениесенең укыту планы буенча 34 атнага 3 сәгать исәбеннән елына 102 сәгать төзелә. Программа буенча 102 сәгать каралган.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү өчен түбәндәге эш төрләре кертелде: контроль эшләр: контроль диктант - 4 сәгать; тикшерү эшләре: сүзлек диктанты-4 сәгать, изложение -1 сәгать, сочинение -1сәгать каралган һәм эш программасына кертелде.

Эш барышында түбәндәге кыскартылма кертелде: Бәйләнешле сөйләм үстерү - БСҮ.

Предметка характеристика

Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» Закон нигезендә татар һәм рус телләре - тигез хокуклы дәүләт телләре. Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә. Татар теле барлык урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә төп укыту фәннәренең берсе булып тора.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту - аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы да. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теленә өйрәтүнеңтөп максатлары:башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы)формалаштыру; укучының танып белү, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү; татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниятара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Программа телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешләре булган коммуникатив һәм эшчәнлекле технологияләргә нигезләнә. Татар теленә өйрәтүнең төп принциплары: коммуникативлыкпринцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынайту); индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнүпринцибы(аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү, аңлылык, күрсәтмәлелекпринциплары истә тотыла.

Татар теленә өйрәтүнең әһәмиятле юнәлешләре:

- милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бербөтен итеп кабул итү нигезендә шәхесләрнең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

- кешеләргә каратаигелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ярдәм күрсәтергә әзер булу, ихтирам, әңгәмәдәшне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукы барлыгын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен, психологик шартлар формалаштыру;

- әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм иҗтимагый кыйммәтләрне хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

- үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү нигезендә, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын булдыру;

-үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, шәхеснең мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.



Рус мәктәбендә 2 нче сыйныфта ана теле буларак татар теле укытуның төп максат һәм бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә төп таләпләр

- татар алфавитын яттан белү, укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

- калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлау.

- яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк).

-я,ю,е хәрефләрен дөрес язу.

- татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

- сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү.

- җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

- өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль - әйтем, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

- 15-20 сүз чамасы булган текст буенча укытучы куйган сорауларга җавп бирү юлы белән изложение язу. Сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар буенча 10-15 сүзле сочинение язу.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Укытуның предмет, шәхескә кагылышлы, метапредмет нәтиҗәләре



шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

"гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Метапредмет

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.









Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет

Укучыларда әдәби укуның күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Әдәби уку" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.



  1. нче сыйныфта татар теле укытуның эчтәлеге

1 сыйныфта үткәннәрне кабатлау. Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Сүзләрне дөрес итеп юлдан юлга күчерү. Кем? Нәрсә? Нишли?сорауларына җавап бирә торган сүзләр.

Авазлар һәм хәрефләр. Татар теленең алфавиты. Калын һәм нечкә сузыклар. Сингармонизм законы: рәт һәм ирен гармониясе. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Яңгырау һәм саңгырау. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары кергән сүзләр.

Сүз. Татар теленең иҗек калыплары. Татар теленең сүз басымы. Хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.

Морфология. Исем, аның мәгънәсе, сораулары. Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр. Хикәя фигыль. Фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Фигыль заманнары.

Синтаксис. Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат, аларның урнашу тәртибе.



Дәрестәге эшчәнлекне тематик планлаштыру



Төп темалар

Төп прогр.

Эш прогр.

Белем һәм күнекмәләр

1

1 сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

6

6

Аваз һәм хәреф төшенчәләре. Сүзләрне дөрес итеп юлдан юлга күчерү. Кем? Нәрсә? Нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләр. Баш хәреф белән языла торган сүзләр.



2

Авазлар һәм хәрефләр.

35

35

Татар теленең алфавиты. Бирелгән сүзләрне алфавит тәртибендә язу. Калын һәм нечкә сузыклар.Сингармонизм законы: рәт һәм ирен гармониясе. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Яңгырау һәм саңгырау авазлар, алар кергән сүзләр. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре.

3

Сүз



5

5

Татар теленең иҗек калыплары. Татар теленең сүз басымы. Хикәя, сорау, боеру җөмләләрнең интонациясе.

4

Морфология



19

19

Исем, аның мәгънәсе, сораулары. Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр. Хикәя фигыль. Фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Фигыль заманнары.

5

Синтаксис



11

11

Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр. Җөмлә кисәкләре турында мәгълүмат, аларның урнашу тәртибе.

6

Ел буена үткәннәрне кабатлау.

4

4

Үткәннәрне кабатлау.

7

БСҮ

22

22





Барлыгы

102

102







Дәресләрнең һәм практик эшләрнең чирекләп бүленеше



Сүзлек диктанты

Сочинение

БСҮ

Дәреслек авторы

Татар теле

2 г

34 /102

3

5

1

4

1

23

Ф.Ф.Харисов,Ч.М. Харисова, Е.А. Панова Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2013

I чирек

9 / 27



2



2



6

II чирек

7 / 21



1



2



3

III чирек

10 / 30



1

1





7

IV чирек

8 / 24



1





1

7



Дәрестән тыш эшчәнлекнең эчтәлегеФормасы

Эшчәнлек төрләре

Вакыты

Г.Тукай әкиятләрен карау

Игътибар белән карау, геройларга характеристика бирү, эчтәлеге буенча

сорауларга җавап бирү.

Октябрь

Яңа ел бәйрәме

Татарча яңа ел бәйрәмендә шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау, уеннарда катнашу.

Декабрь

Туган тел ункөнлеге

Сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли белү.

февраль

Предмет атналыгы

Татарча әкиятләрне сәхнәләштерү

Апрель

Фәнне авыр үзләште-рүче балалар белән эшләү

Укучыларга педагогик ярдәм күрсәтү

Ел дәвамында

Сәләтле балалар белән эшләү

Фәнне тирәнрәк өйрәнү өчен укучыларга ярдәм итү

Ел дәвамында



















Укыту процессының методик, материаль - техник тәэмин ителеше

Дидактик һәм методик тәэмин ителеш</ 1. Татар теле. 2 сыйныф, Ф.Ф.Харисов,Ч.М. Харисова, Е.А. Панова Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2013.

2. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк», Яр Чаллы, 2012.

3.Б.Рәхмәт "Сабан туенда". Шигырьләр. - Казан: Тат.кит. нәшр., 2010.

4.Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

5.Р.Миңнуллин "Алма бабай". Балалар өчен шигырьләр, әкиятләр. - Казан: "Мәгариф", 2012.

6.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

7."Салават күпере" журналы, "Көмеш кыңгырау" газетасы.

1. Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

2. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: "Мәгариф" нәшрияты, 2006.

3. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: "Мәгариф", 2007.

4. Харисова Ч.М. Татар теле. Морфология. К.: Мәгариф, 2010

5 Шәйдуллин Ф.Ә. Татар теленнән өстәмә күнегүләр, Әлмәт, 2001.

6. 1-4 сыйныфлар . Диктантлар җыентыгы Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2000.

7. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: күнегүләр.Анализ үрнәкләре. Казан:Татар.кит.нәшр.,2007.

8. Лингвистик анализ үрнәкләре.

9. Татар телендә тыныш билгеләре.

10. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

Материаль техник тәэмин ителешКомпьютер

Таблицалар

Сүзлекләр

Күрсәтмә материаллар(рәсемнәр)

Язучылар портретлары

1

12

6

20

20





Информацион коммуникатив чараларГ.Тукай турында

Татарстан Республикасы турында

Татарстан Республикасының гербы, гимны турында

Татарча мультфильмнар

Татар халык әкиятләре



"Заман" дискы

"Барсик маҗаралары", №1-7

"Габдулла Тукай", энциклопедия

Дисклар "Җырлап - биеп алабыз", №1-5

Төрле темаларга презентацияләр

"Әлифба"дискы



Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары сообществолары;

irort.ru

nachalka.com

metodisty.ru

pedsovet.ru

сабыйга.



9



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал