7


'Без- Тукай оныклары' кичәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Без -Тукай оныклары кичәсе.

Максат: Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен баету һәм камилләштерү;

  2. Сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү;

  3. Балаларда күтәренке кәеф, бәйрәм рухы булдыру.

Җиһазлау: интерактив такта, , музыкаль центр, ,балаларга әкият геройлары киемнәре, әкиятне сәхнәләштерү өчен атрибутлар.

Залда Г.Тукай портреты эленгән. "Бәйрәм бүген" җыры яңгырый. Габдулла Тукайга багышланган презентация.

Җыр: "Хәерле көн"

А.Б. Кадерле балалар, без бүген сөекле шагыйребез Г.Тукайның иҗат кичәсенә җыелдык. .Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм данлы.. Сөекле Тукаебызны беркайчанда истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез



А.Б. Г.Тукай - өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарларын ишетеп үскән, аны йөрәгенә сеңдергән. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.

2. Әкияттәге Шүрәлеләр

Кырлаенда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләре җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

А.Б. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай - халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.

А.Б. Ишетәсезме, урман ягыннан су аккан тавыш килә. Елгада балалар су коена (Су аккан тавыш килә). Ә басмада кемдер утыра. Су анасы икән бит! Кулында алтын тарак ялтырый.

Су анасы:

Суларга карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Чумып, бакалар белән

Бер уйнап алыйм әле.

Малай (күл буена килә):

Су анасы, су анасы,

Су астында ниләр бар?

Әйдә, бире чык әле,

Безгә сөйләп бир әле.

(Басмада тарак күрә)

- Нәрсә бу? Алтын тарак, мин аны хәзер әниемә алып кайтып бирәм.

(Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче, малай таракны алып кача).

Су анасы:

- Качма, качма, тукта, тукта, и карак.

Ник аласың, ул бит минем алтын тарак.

(Су анасы эт өргән тавышны ишетеп кире борыла).

Малай:

- Әни, алтын тарак таптым!

Сусадым, арыдым,

Әни, мин бик озак чаптым.

(Әни малайның башыннан сыйпап):

- Рәхмәт, улым, әйдә, йокларга ят.

Төн. Ишек шакыйлар. Әни ишек янына килеп:

- Ни кирәк, кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери?

Су анасы:

- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир! Бая көндез алып качты синең углың карак!

(Әни тиз генә таракны тәрәзәдән ташлый, малайны орыша):

- Нигә сораусыз кеше әйберенә тиясең? Ах, юнсез малай! Бу һич тә ярый торган эш түгел. Бүтән болай эшләмә, аңладыңмы мине?

Малай:

- Аңладым, әни, аңладым, мондый хәл бүтән кабатланмас.

"Бала белән күбәләк "җырлыйлар

Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның артыннан Сарык керә. Ул бер читкәрәк барып сузылып ята.

Кәҗә:

- Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора инде.

(Сарык янына килә):

- Әй, кортка, нишләп ятасың? Әйдә, тор, печән ашыйбыз.

(Печән ашаган булалар)

- Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.

Сарык:

- Әйдә урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

А.Б. Юлда барганда бер бүре башын күрәләр.

Сарык:

- Кәҗә дус, син тот,

Син сакалбай гайрәтлерәк.

Кәҗә:

- Син тот.

Сарык:

- Син тот.

Тарткалаша, тарткалаша башны капчыкка салалар. Ут күрәләр. Учак тирәли 3-4 бүре ботка пешереп утыралар.



Кәҗә белән Сарыкны күргәч шатланалар.

Бүреләр:

- Боткабызга ит, ит булды.

Кәҗә:

- Кайгырмагыз, безнең капчыктагы ит белән барыгыз да булыр бик тук.

Сарыкка кычкыра:

- Меки-кеки, меки - кеки капчыктагы башы бит уники, китер тизрәк зуррак бүре башын табып.

А.Б.: Бүреләр куркышып калалар һәм берәм-берәм качып бетәләр.

Кәҗә белән Сарык бергәләп сөйли:

- Сандугачның балалары

Өздереп сайрый усакта.

Бүреләр дә качып бетте

Куркып Кәҗә, Сарыктан.

Сарык:

- Инде, Кәҗә дус, өйгә кайтыйк, авылны да, әби белән бабайны да сагындык.(Җыр астына өйләренә кайтып җитәләр, әби белән бабай аларны кочаклап каршы ала һәм бергә чыгып китәләр)

Г.Тукай "Туган авыл" шигырен сөйләү.

Залга "Шүрәле" җыры астында Шүрәле килеп керә.

Шүрәле:

- Исәнмесез!

А.Б.: - Исәнмесез! Сез кем буласыз!

Шүрәле:

- Нишләп? Сез мине танымыйсызмени? Балалар, сез дә танымыйсызмы?

А.Б.:

- Балалар, сез таныйсызмы? Кем ул?

Балалар:

- Әйе, таныйбыз. Ул Г.Тукай абыйның "Шүрәле" әкиятеннән Шүрәле .

Шүрәле:

- Әйе, мин Шүрәле. Менә сездә буген бәйрәм икәнен белдем дә, кунакка килергә булдым үзегезгә.

А.Б.:

- Алай булгач, рәхим ит, Шүрәле дус! Карале, Шүрәле дус, нинди капчык ул синдә? Яңа гына безнең яннан Кәҗә белән Сарык чыгып киткән иде, алардан тартып алмагансындыр бит!?

Шүрәле:

- Юк инде, сез нәрсә!? Үземнеке ул. Сез бит барыгыз да яхшы беләсез, кунакка буш кул белән килмиләр.Мин балаларга Тукаебызның китапларын алып килдем. Кайсы бала матур итеп шигырь сөйли аңа Г.Тукайның китаплары бирәм.

Шигырьләр исемлеге:

  1. "Кәҗә белән Сарык"

  2. "Ялкау маэмай"

  3. "Шаян песи"

  4. "Китап"

  5. "Милли моңнар""

Шүрәле:

- Рәхмәт, балалар! Миңа сезнең белән уйнавы бик кызык һәм рәхәт булды. Сез бик күп шигырьләр беләсез икән .Матур итеп сөйләдегез. Барыгызда бик матур сөйләдегез.Ләкин миңа бигрәктә" Милли моңнар" шигырен сөйләгән укучының сөйләве ошады.Аңа Г .Тукай китабын бирәбез

А.Б.:

- Шүрәле дус, үзеңә рәхмәт! Безнең балалар белән шундый матур уен оештырганың өчен.

Шүрәле: - Рәхмәт, балалар! Сез булдырдыгыз! Г.Тукай абыегызның әсәрләрен яратып өйрәнәсез, башкарасыз икән. Ә хәзергә миңа китәргә кирәк. Мине урманда көтеп торалар. Сау булыгыз.

А.Б.:

- Сау бул, Шүрәле дус. Безгә дә синең белән бик күңелле булды. (Шүрәле кул болгап чыгып китә)

Балалар ,безнең кичәбездә ахырына якынлашты.Барыбызда басып Г.Тукайның "И туган тел "җырын җырлап ,саубуллашабыз.

Җыр: "Туган тел".

(Г.Тукай сүзләре, татар халык көе)

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең белән синең

Кечкенәдән аңлашылган





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал