7


  • Учителю
  • Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе 'Ф. Яруллинның 'Зәңгәр күлдә ай коена' әсәрендә игелеклелек' (5 класс)

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе 'Ф. Яруллинның 'Зәңгәр күлдә ай коена' әсәрендә игелеклелек' (5 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Балык Бистәсе районы 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең1нче кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Токранова Эльвира Ильясовна 5нче класста  татар әдәбиятыннан үткәрелгән дәрес конспекты.Тема: Ф.Яруллинның “Зәңгәр күктә ай коена” әкиятендә игелеклелек.
предварительный просмотр материала

Балык Бистәсе районы

2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең

1нче кв.категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Токранова Эльвира Ильясовна


5нче класста татар әдәбиятыннан үткәрелгән дәрес конспекты.

Тема: Ф.Яруллинның "Зәңгәр күктә ай коена" әкиятендә игелеклелек. (А.Яхин программасы буенча)


Максатлар:

  1. Әдәби әсәрләрдән әхлак сыйфатларын таба һәм бәяли белергә өйрәнү.

  2. Әкият төзелеше, проза әсәрләренә анализ алымнарын ныгыту.

  3. Төркемнәрдә эш тәртибенә өйрәнү.

  4. Кино сәнгатн үзенчәлекләре белән танышу.

  5. Әхлак тәрбиясе, мәрхәмәтлелек, игелеклелекнең тәэсир көченә ышандыру.

Җиһазлау: дәреслек. Язучы портреты, укучылар ясаган рәсемнәрдән "диафильм" (тактага эленә), ясама "төнбоек" чәчәкләре, "татар теленең аңлатмалы сүзлеге", мәкальләр җыентыгы.


Дәрес барышы:


  1. Актуальләштерү.

(Укучылар төркемнәрдә утырып эшли)

  • Укучылар, без бүген сезнең белән Ф.Яруллинның "Зәңгәр күктә ай коена" әсәрен өйрәнүне дәвам итәбез. Тик ул гадәти дәрес булмаячак, без әлеге әкият буенча кино төшерәчәкбез. Әсәрнең авторы- Ф.Яруллин. Автор турында кем сөйләп китә?( 1-2 укучыдан автор тур. бәяләмә). Ә хәзер, беренче кинопроба.(төшереп карау)

Инсценировка күрсәтелә. ( Ай, күктән төшеп, күлдә төнбоек чәчәкләре җыеп йөри. Шул вакытта бака ефәгенә аягы чуалып бата башлый. Ялварып коткарырга сорый. Тик якында гына булган бака, аңа ярдәм итү түгел, бака ефәгемне ертасың дип ачулана. Чуртан да ярдәм итмәячәген әйтә. Шул чакта Айсылу исемле кыз килеп чыга (аның битендә зур миңе бар) һәм айны коткара. Ай сөенеченнән төнбоекларын "күккә тарата"- бу очракта укучыларга өләшеп чыга.

  1. Яңа тема аңлату.

  • Пробаны алдык, тик укучыар, чын фильм төшерү өчен актерлар уйнавы гына җитми әле. Һәрбер артист үзе уйный торган роленең эчке мәгънәсен аңларга тиеш. Димәк, безгә әсәр турында сөйләшү кирәк. Жанры буенча бу әсәр- әкият.

    1. Нәрсә ул, әкият?

    2. Әкиятне калган әсәрләрдән аерып торучы нинди үзенчәлекләр бар?

    3. Әсәрне төзелеше буенча нинди өлешләргә бүлеп булыр иде, нинди ысул буенча?

    4. Актерлар буларак, без геройларның әхлак сыйфатларын белергә тиешбез. Сез нинди әхлак сыйфатларын беләсез?( төркемнәр бер-берсенә әхлак сыйфатлары әйтәләр.)

    5. Ә әлеге әсәрдән без нинди әхлак сыйфатлары аерып алдык? (игелеклелек, көнчелек, усаллык, яхшылык, мәрхәмәтлелек)

    6. Аларга сүзлек буенча һәм үзегез аңлатма бирегез әле.("Аңлатмалы сүзлек" буенча эш, дәфтәргә теркәү)

    7. Ничек уйлыйсыз, бу әхлак сыйфатларына ия геройлар нинди хисләр кичерәләр икән?

    8. Кешенең хисләре һәм әхлак сыйфатлары үзара бәйле буламы?( төркемнәргә бирем: 1- Чуртан, бака; 2- Айсылу, ай)

  1. Ныгыту.

  • Әкияттә яхшылык белән яманлык көрәше бара. Бака белән Чуртан яманлык эшлиләр, ә җәза алмыйлар. Ни өчен? Әкият төзелеше буенча алай булырга тиеш түгел иде. Нигә автор яхшылыгы өчен Айсылуны бүләкләсә дә, явызларны җавапка тартмый? (укучылардан фикерләрен сорау аша яхшылык белән тәрбияләргә кирәклеге нәтиҗәсенә китерергә кирәк)

Фильмыбыз яхшы төшә. Хәзер инде безгә кадрларны монтажлау(җыю) һәм тавыш өстәү кирәк. (төркемнәргә әсәр сюжеты өлешләренә махсус туры китерелгән, ләкин кайсысы нигә туры китерелүе билгесез булган мәкальләр бирелә, укучылар тактада эленгән рәсемнәр янына мәкальне туры китерәләр, аңлатмалар бирәләр. Арадан әсәр өчен эпиграф та эзләнә.)

Сөзәм дигәе сыерга ходай мөгез бирмәгән.

Яхшы кеше ай белән көндәй: яхшылыгы һәркемгә бердәй

Яшерен эшләгән яхшылык яктыда бүләк алыр

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Яхшының эче белән тышы бердәй була

Төсең кара булса да, күңелең ак булсын

Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас

Җаның олы булса, һәр эшең олы

Аю өнендә көчле, куркак төшендә көчле

  1. Йомгаклау.

  • Укучылар, еш кына әсәр һәм аның буенча төшерелгән кинофильмда үзгәрешләр була. Безнең фильмдагы кайсы сюжет әсәрдә юк? Без аны ни өчен фильмга керттек? (бу айның кабат йолдызларга чәчәкләр өләшеп йөрүе, чөнки әкиятләр ничек башланып, шулай төгәлләнсә, мәгънә төсмере үзгәрә һәм баи)

Әйдәгез, хәзер әсәрнең шушы өлешен уйнап күрсәтик инде. Һәрберебез үзедезне ай дип күз алдына китерик. Менә сезгә йолдызлар. Дәрестән чыккач, сез аларны үзегез теләгән кешеләргә бүләк итәрсез.

Укучыларның төркемнәрдә эшен бәяләү. Билгеләр кую.

Өй эше: Кечкенә күләмле инша язарга "Айсылу ник бәхетле?"



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал