7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературы, 8 класс на тему

Конспект урока по татарской литературы, 8 класс на тему

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Конспект урока по татарской литературе на тему "Г. Әпсәләмовның  “Ак чәчәкләр” әсәренә анализ".Дәреснең максаты:                             1.     Бәйләнешле сөйләм кунекмәләрен үстерү.2.     Укучыларда кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру.3.     Матур әдәбият әсәр
предварительный просмотр материала

Шаймарданова Алиса Р., ЕФ КФУ, 945 гр.

8А сыйныф,тат. теле дәресе.


ПЛАН-КОНСПЕКТ

Дәреснең темасы: Г. Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәренә анализ.

Дәреснең максаты:

  1. Бәйләнешле сөйләм кунекмәләрен үстерү.

  2. Укучыларда кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру.

  3. Матур әдәбият әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү;

  4. Врачлар,авырулар дөньясы белән танышу аша әсәрнең тормышчан икәнен дәлилләү;

Җиһазлау:

  1. Дәреслек. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ З.Н. Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхметов. - Яңартылган 3нсе басма. - Казан: Мәгариф, 2005. - 207 б.

  2. Дәфтәрләр.

  3. Сүзлекләр. "Школьный русско-татарский словарь» М.И.Махмутов, Казан, тат. книжное издательство, 1989.

  4. Компьютер.

  5. Интерактив такта.

Дәреснең барышы

  1. Оештыру моменты.

  1. Исәнләшү.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

  • Исәнмесез!

  1. Укучыларны барлау.

  • Бүген сыйныфта кем дежур? Кемнәр юк?

  1. Уңай психологик атмосфера тудыру.

  1. Өй эшен тикшерү.

  1. Г. Әпсәләмовның иҗатын һәм тормыш юлын сорау.

-Укучылар, без сезнең белән Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын укуны төгәлләдек. Әсәрне анализлый башлаганчы, әйдәгез,өй эшен тикшереп үтик.

Сораулар:

1.Г.Әпсәләмов туган шәһәрнең исеме Иске ...(Аллагол)

2. Әтисенең исеме.(Сафа)

3. Әдәбият институтын тәмамлаганнан соң әдипне үзенә сыендырган шәһәр(Казан).

4.Г.Әпсәләмовның язучы булып китүенә йогынты ясаган шагыйрьнең фамилиясе.(Җәлил)

5.Әдипнең эшен дәвам иттерүче оныгының исеме.(Альбина)

6.Г.Әпсәләмовка Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен китергән әсәр - "Сүнмәс утлар")

7.Әнисенең исеме.(Зөһрә)

  1. Актуальләштерү.

Сораулар бирү.

-Укучылар без сезнең бн нинди әсәрне укыдык? (" Ак чәчәкләр")

Әсәр жанры буенча нәрсә?(роман)

Роман дип нинди жанрга әйтәләр? (Роман - аерым кешеләрнең яки кешеләр төркеменең язмышлары хикәяләп бирелгән, характер һәм дөньяга формалашу процессы гәүдәләндерелгән зур күләмле эпик әсәр)

Әсәрнең язылу тарихы нинди?(Г.Әпсәләмов инфаркт кичереп,бик күп тапкырлар шифаханәдә ята. Шунда ятканда, врачлар,больница тормышын өйрәнә).

Әсәрнең төзелеше турында нәрсә әйтә аласыз?(әсәр бүлекләрдән тора, исемнәре юк).

  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Тема, максат белән таныштыру.

-Укучылар бүген без сезнең белән "Ак чәчәкләр" буенча соңгы дәрес үтәчәкбез. Һәм дәрес барышында әсәргә анализ ясарга тырышырбыз.

2. Әсәр өстендә эш.

-Башта әсәрнең сюжет сызыгын билгелик. (Әсәр төп ике сюжет сызыгы тирәсенә җыела: бер сызык медицина эшчеләре тормышын яктыртып, аңа хас проблемаларны күтәрсә, икенчесе Гөлшәһидә белән Мансурга бәйле вакыйгаларны бер бәйләмгә туплый).

-Геройларга тукталып китик. Уңай геройларга кемнәрне кертер идегез? (Гөлшәһидә, Мансур, профессор Әбүзәр Таһиров, Диләфрүз, Юматша).

(Таһировның прототибы - атаклы профессор Терегулов. Гөлшәһидә дә юктан туган образ түгел. Габдрахман Әпсәләмовның күршесендә генә Казан медицина университетын тәмамлап, терапевт булып эшләп йөрүче кыз яшәгән. Аның исеме - Зөмәрә Зарипова.)

-Аларга каршы итеп нинди геройлар куела? (Фазылҗан Яңгура, Илһамия, Сәлах Саматов, Клавдия Сергеевна).

Төп конфликт кемнәр арасында бара?( каршылык Әбүзәр Гиреевич белән Фазылҗан арасында бара. Таһировның Фазылҗан Яңгура белән каршылыгы врачлар тормышында хөкем сөргән ялганны, үз эшеңә салкын мөнәсәбәт, хәйләкәрлек, мин-минлек кебек сыйфатларын ачып бирә. Гөлшәһидә белән Яңгура, Сәлах Саматов мөнәсәбәтләре икейөзлелек, астыртынлык, эчке бушлык кебек сыйфатларны алга чыгара. Мансур белән Фазылҗан каршылыгы исә бу проблемаларны тагын да тирәнәйтеп, кешенең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуын, аны бердәнбер хакыйкать дип раславын, тар күңеллелек, эгоизм, көнчелек сыйфатларын күрсәтеп бирә).

-Димәк,әсәрнең темасын итеп нәрсәне алабыз? (Романда ак халатлы кешеләр-медицина хезмәткәрләре дөньясы һәм аларга өмет, ышаныч, хөрмәт белән караучы авырулар дөньясы ачыла).

-Әсәрдә нинди символлар бар? (Әсәр исеме итеп үк куелган ак чәчәкләр образы вакыйгалар агышында күпмәгънәле символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Бер яктан, ул врачлар, кеше гомере өчен көрәшүче медицина хезмәткәрләре буларак аңлашыла, икенче яктан, аның аклыгы Әбүзәр, Гөлшәһидә, Мансур, Юматша, Диләфрүз кебекләрнең күңел аклыгына, якты идеалларына аваздаш, өченче яктан, рухи югарылыкка ирешү символы булып күзаллана

-Әсәрнең идеясен әйтү. Автор нәрсә әйтергә теләгән шушы романы белән?(Врачлар, табиблар профессиясе бик авыр һәм җаваплы. Врач үзе өчен генә яшәми, ул барыннан да элек башкалар өчен яши! Үз кайгысы чыдый алмаслык булса да, аның җебергә хакы юк, дигән фикер әсәр дәвамында кат-кат кабатлана, аксызыклана).

  1. Дәрес материалын кабатлау,ныгыту.

-Укучылар, сезгә әсәр ошадымы?

-Нинди геройлар сезгә күбрәк ошады?

-Кайсылары күңелегезгә якын ятмада? Ни өчен?

  1. Билге кую.

  1. Җавапларны бәяләү.

  2. Нәрсә өчен куйганны аңлату.

  3. Көндәлеккә кую.

  1. Өй эшен бирү.

  1. Аңлату.

  • Укучыла,сезгә өй эшенә Гөлшаһидә образына характеристика бирергә кирәк. Аны дәфтәрә эшлибез.

VIII. Саубулашу.

-Сорауларыгыз булмаса,сау булыгыз.Киләсе очрашуларга кадәр!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал