7


  • Учителю
  • Разработка урока для 6 класса по теме 'Повторение имени существительного'

Разработка урока для 6 класса по теме 'Повторение имени существительного'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты — Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, ясалышын, килешләрен, сан һәм тартым белән
предварительный просмотр материала

Гарипова Фәридә Солтангали кызы ,

Зур Мәшләк урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, ясалышын, килешләрен, сан һәм тартым белән төрләнешен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, әйләнә-тирә мохитка карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, туп, татар теле дәреслеге.

Дәреслек:

Н.В.Максимов,М.З.Хәмидуллина Татар теле: Рус телендә төп гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). - Казан: Мәгариф, 2010.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту, сингапур

Метод һәм алымнар: сөйләм, әңгәмә, чагыштыру, өлешчә эзләнү, күрсәтмәлелек, дәреслек белән эшләү, сүзлек эше, иҗади эш

Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар,килгән кунаклар!

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

1 укучы:

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Укытучы: Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, бездә бүген татар теле дәресе. Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар.)

Укытучы: Бүген сыйныфта кем дежур? Укучылар, искә төшерик, без дәрестә нинди булырга тиеш?

Укучы: - Актив, игътибарлы, җаваплар төгәл, аңлаешлы, тулы булырга тиеш.

Укытучы: Бик яхшы!

2.Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә,Ш, Б, Д, Г хәрефләрен сызарга тиеш.

Слайд. 2

Ә Ш Д А И Г Б А Д Ә С Ш Ә Г Б А Д Е Д Б Ә М А Ш

Нинди сүз килеп чыкты?

Исем

Шушы сүз хәрефләре белән фонетик күнегү эшләп алыйк.

И хәрефе кергән сүзләр әйтегез .

Фамилиясендә с хәрефе булган кызлар басыгыз. (СТОРОНСКАЯ, ЙОСЫПОВА)

Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез.

Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә м хәрефе бар, басыгыз.(РАМИЛ)

Укытучы: Укучылар, димәк, без нинди теманы өйрәндек?

Слайд.3

Укучы: Без исем темасын өйрәндек.

3.Яңа тема буенча эш.

Укытучы: Бик яхшы! Димәк, бүген безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

Укучы: Без бүген исемнәр темасын кабатлыйбыз.

Укытучы: Әйе, бик яхшы! Бүгенге дәрестә: Исемнәр темасын кабатлыйбыз.Сез исем турында нәрсәләр беләсез, шушы ак кәгазь битләренә язып куегыз (ДО...)

Слайд Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)

Укучылар: (дәфтәргә язалар.)

Укытучы: Бүген дәреснең максаты: исемнәрнең сорауларын,ясалышын, зат-санын, килешләрен кабатлау һәм исемнәрне сөйләмдә куллану.

Укытучы: Слайд Исем турында ниләр беләсез? Исем схемасын, моделен төзик әле.

Укучы: Слайд - Исем мөстәкыйль сүз төркеме.

Слайд - Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Слайд - Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык була.

Слайд - Исемнәр ясалышы буенча тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма була.

Слайд - Исемнәр зат-сан (ТАРТЫМ) белән төрләнәләр.

Слайд - Исемнәр килеш белән төрләнәләр.

Слайд - Исемнәр төрле җөмлә кисәге булалар.

4.Ныгыту.

Укытучы: Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?

Укучы: предметны белдерүче сүз төркеме исем дип атала.

Укытучы: Исемне белдерүче нинди сүзләр беләсез?

Укучы: - кешеләрне белдерә торган сүзләр:

хайван исемнәре:

кош исемнәре;

яшелчә исемнәре;

җиләк-җимеш исемнәре ;

үсемлек исемнәре;

табигать күренешләренең исемнәре.

Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.

(Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә)

Укытучы: Бу кем?

Укучы: Бу- ӘБИ. Бу-БАБАЙ.

Укытучы: Бу нәрсә?

Укучы: Бу -ПЕСИ. Бу-ЭТ.

Укытучы: Ни өчен нәрсә соравы куйдыгыз?

Укучы: Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз. Мәсәлән, әти.

Укытучы: Ә рус телендә ничек?

Укучы: Рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куябыз. кто? Кошка.

Укытучы: Димәк, татар телендә кешеләргә кем? соравы, кем? ӘБИ, ә хайваннарга нәрсә? соравын куябыз, нәрсә? такта, нәрсә? ПЕСИ, ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? кто? соравы куябыз. Кто? КОШКА.

Слайд. Укытучы: Сезнең һәрберегезнең дә алдында бер бит кәгазь ята. Шушы кәгазьгә 3-әр исем языгыз. Хәзер ТӨРКЕМНӘРДӘ эшлисез, шушы карточкадагы сез язган исемнәрегезгә иптәшләрегез сораулар куйсын (кем? яки нәрсә?) һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Бер ТӨРКЕМНЕ не тикшерәбез.

Бик яхшы, димәк алга таба исемнәргә дөрес сорау куя белерсез дип уйлыйм.

Үзегезне бәяләгез!

Физкультминутка

Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да матур итеп басабыз һәм күнегүләрне кабатлыйбыз.

Инде күп утырдык, ахрысы

Килә билләрне язасы.

Муеннарны боргалап аласы,

Әзрәк сикергәләп каласы

.Слайд. Музыка Татар халык биюе көе астында

Укытучы: Ә хәзербез сезнең белән (2 ТӨРКЕМ) белән "Артыгын әйт" уенын уйнап алыйк. Сез карточкаларда да, экранда да сүзләр күрерсез. Шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез.

1 төркем

2 төркем

1. Алабуга

2. Казан

3. Урам

4. Тукай

1. Чәчәк

2. Татарстан

3. Кош

4. Елга

Слайд. Артык сүзне әйтегез. Урам (уртаклык исем), Татарстан (Ялгызлык исем).

Димәк, исемнәр нинди ике төргә бүленә?

Исемнәр ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә.

Ялгызлыкка нинди исемнәр керә?

Ялгызлык исемнәргә: шәһәр, авыл, республика, кибет, китап, елга, кеше исемнәре керә.

Ялгызлык исемнәр белән уртаклык исемнәрне бер-берсеннән ничек аерырга?

Слайд. Ялгызлык исемнәр - баш хәрефтән, уртаклык исемнәр - юл хәрефтән язылалар.

Бик яхшы, утырыгыз.

Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

Слайд. Исемнәр тагын сан белән төрләнә.

Нинди сан белән төрләнә?

Исемнәр берлек һәм күплек санда була.

Берлек сан исемнәрнең кушымчасын әйтегез әле?

Берлек сан исемнәргә кушымча ялганмый.

Мисал китерегез.

Дәфтәр, китап, әни.

Күплек сан исемнәргә нинди кушымчалар ялгыйбыз.

Күплек сан исемнәргә -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгыйбыз.

Нинди очракта -нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз.

Исемнәр -м, -н, -ң хәрефләренә бетсә -нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз.

Мисаллар китерегез.

Урамнар, идәннәр.

-лар, -ләр кушымчасын нинди очракта ялгыйбыз?

Калган очракта - лар, -ләр кушымчаларын ялгыйбыз.

Мисаллар китерегез.

Такталар, дәфтәрләр

Тактада.

Рәсемдәге предметларны күплек санда куеп языгыз.

Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

Слайд Исемнәр тагын килеш белән төрләнә.

Татар телендә ничә килеш бар?

Татар телендә алты килеш бар.

Сорауларын һәм килеш исемнәрен искә төшерик әле.


Слайд. Хәзер сезнең исемнәрнең килеш белән төрләнүен белүегезне тикшерер өчен дәфтәрләрдә дәреслектәге 43 битнең 68 нче күнегүен эшлибез.

1.Калын тактадан корыштырган скрипка моңа гына бирешмәде. 2.Балалар Вазихның хыянәтен шундук кичерделәр.3. Малайлар арбалар тирәсендә чәүкәләр күк кайнаштылар.4.Фазылның җиңүе Габдулла өчен әйтеп бетергесез шатлык булды.5 Сабан туе дигән көнне әнисе Габдулланы гадәттәгедән иртәрәк уятты

Слайд .(Тикшерү)

Укучылар, исем темасын йомгаклау максатыннан тест биремнәрен үтибез.

Карточкаларда һәм Слайдта Сораулар:

  1. Предметны белдерүче сүз төркеме:

а) исем;

б) сыйфат;

в) фигыль;

г) сан.

  1. Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:

а) нишли? нишләде?

б) нинди? кайсы?

в) кем? нәрсә?

г) ничек? кайчан?


  1. Ялгызлык исемнәрен тап.

а) урман, агач;

б) китап, дәфтәр;

в) Мәскәү, Идел;

г) казан, савыт.


  1. Ясалма исем:

а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;

б) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;

в) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;

г) ике тамырдан ясала.

  1. Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:

а) парлы;

б) кушымча;

в) тезмә;

г) кыскартылма.

  1. Күплек сандагы исемнәргә:

а) -да, -дә, -та, -тә;

б) -лар, -ләр, -нар, -нәр;

в) -а, -ә, -ды, -де;

г) -ның, -нең кушымчалары ясала.

  1. Татар телендә ничә килеш бар?

а) 5;

б) 8;

в) 6;

г) 7.


  1. Иялек килешендәге сүзне тап:

а) агачка;

б) урманны;

в) китапның;

г) дәфтәрдән.


  1. Исемнәр җөмләдә:

а) ия, тәмамлык;

б) хәбәр, аергыч;

в) аергыч, тәмамлык;

г) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.


  1. Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:

а) килеш кушымчалары;

б) тартым кушымчалары;

в) сүз ясагыч кушымчалар;

г) кушымчалар белән белдерелми.

Слайд. Тестның дөреслеген тикшерү

5.Йомгак.


Укытучы:Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?

Исемнәрнең сорауларын, саннарын, килешләрен кабатларга.

Укытучы: Димәк, бүгенге дәрестә нәрсәләрне кабатладык ?(ПОСЛЕ..)

Укучы: Исемнәр мөстәкыйль сүз төркеме, алар предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә, ясалышы ягыннан тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма була, берлек һәм күплек сан белән, килеш, тартым белән төрләнә.

Димәк, укучылар, сез бүгенбик актив булдыгыз. Без морфология иленә сәяхәтне алдагы дәресләрдә дәвам итә алабыз.

Өй эше алабыз: (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 2 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

-44 биттәге 72 нче күнегү. Күчереп язарга һәм калын хәрефләр белән бирелгән 5 исемгә морфологик-синтаксик анализ ясарга.

-Исемнәр кергән 4 җөмлә, язарга исемнәрнең астына сызарга, килешләрен билгеләргә.


Укучылар, бүгенге дәресне "5"легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә "4" ле, ә кемнәр "3"ле куя?


Айсылу

Диана

Гөлия

Валерий

Рамил


Алина

Ринат


Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал