7


  • Учителю
  • “Күңелле татар теле” 3нче сыйныфта уку дәресе эшкәртмәсе

“Күңелле татар теле” 3нче сыйныфта уку дәресе эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәреслек: "Күңелле татар теле" 3нче сыйныф

Авторлар: Р.З. Хәйдарова, ӘхмәтҗановаГ.М.

Муса Җәлилнең « Сәгать»шигыре

Фәткуллина Элеонора Феликс кызы

Бөгелмә шәһәре 13 нче мәктәпнең

2нче категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы


Дәреснең максатлары

Белем бирү максаты.

1. Муса Җәлилнең «Сәгать» шигыре белән таныштыру, лексик һәм грамматик яктан дөрес төзелгән сөйләм телен үстерү.


Үстереш максаты.

1. Ишетеп аңлау күнегүләре аша игътибарлылыкны үстерү.


Тәрбия максаты.

1.Эшне вакытында эшләргә кирәклеген төшендерү, соңга калуның начар гадәт икәнлеген аңлату.

Дәресне җиһазлау.

1. Дәреслек ;

2. Уен өчен карточкалар;

3. Сәгать рәсеме,макеты;

4. Язучының биографиясе, иҗаты буенча презентация , слайдлар

5.ЦОР(диалог + мультфильм)

Дәрес барышы.


1. Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

-Хәлләр ничек?

- Бүгенге дәрестә «Минем көндәлек режимым» темасы буенча сөйләшүне дәвам итәрбез .

1. Өй эшен тикшерү


а) Иптәшеңнән сора:

-Во сколько он утром встает;

- во сколько играл в футбол,

Во сколько он ходил в магазин?


б)-Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Җавапларыгызны дәлилләгез..

- урамда озак уйнарга кирәк;

- өйдә дәрес әзерләргә кирәкми;

в) сәгать макеты белән ничә икәнне сорау.


2. Фонетик зарядка


1.Прослушайте и укажите односложные слова: сәгать, тора, чәй, укый, бер, тиз, туктый, йөри, карый, ул.

2.Прослушайте, какие слова пропущены:беренче,икенче,....,......,бишенче, ....,җиденче,сигезенче, тугызынчы,.......

3.Прослушайте и измените слова по образцу:

Тора-торды, ясый, эчә,китә,укый,кайта, бара.

4.Диалог(ЦОР)


2.Яңа материалны аңлату алды эше.


Сәгать турында табышмак:

Нәкъ унике күзем бар,

Сиңа әйтер сүзем бар.

Колагымны бор гына

Уятырмын тор гына.

Ул нәрсә? (сәгать)


- Без бүген балалар язучысы. Муса Җәлилнең «Сәгать» шигыре белән танышабыз.


3. Яңа материалны презентацияләү

-М.Җәлил турында презентация

-Сүзлек эше (транс-ясе языла)

-шигырьне уку


4. Аңлау дәрәҗәсен күзәтү буенча күнегүләр.


1.-шигырьдән тәрҗемәгә туры килгән сүзләрне, сүзтезмәләрне табу;

- часы бьют;

- о том, что осталось 15 минут;

- о том, что Марат просит их подождать ;

- о том, что часы поют;

- о ценном совете часов;

-Ни өчен соңга калырга ярамый?

-Һәр эшне вакытында эшләргә кирәк.Бу турыда бер мультфильмнан өзек карап китик әле.( "Эш беткәч, уйнарга ярый". Г.Тукай)


2. Дәреслек белән эш.

5 нче күнегү,45 бит.


3. Төркемнәрдә эш.

УЕН. « Башы бар, азагын тап,

азагы бар , башын тап!»

( Карточкада җөмләләр 2шәр өлешкә бүлеп язылган, алар таратыла. 1 нче өлеш буенча җөмләнең дәвамын тап)

- Сәгать суга ( "Даң- даң!...»)

- Хәбәр итә ( таңнан)

- мәктәпкә барырга ( унбиш минут калган)

-тиз мәктәпкә ( кит, кит)

-Марат аңа ( дәшә)

-мин бит туктый ( белмим)

- миңа карап ( йөр син)


5. Шигырьне сәнгатьле уку өстендә эш.

-уку

-өлешләргә бүлү

( Өч сәг. рәсеме бирәм,карандашлар ) Кайсы схема бүлекләргә туры килә?

6.Дәреслек 44 нче бит, күнегү 1 ( телдән)


7. Ситуатив күнегү.

-Как спросишь..

- не опаздывает ли он в школу?

- во сколько он встает?

8. Ошаган өлешне укы.

5.Өй эше.

1. Шигырьне сәнгатьле укырга өйрән.

6. Йомгак.

7. Билгеләр.

Сез үзегезгә бу дәрестә нинди файдалы киңәш алдыгыз?

-Шигырьнең геройлары кемнәр?

- Сезнеңчә , сәгать дөрес сөйлиме?

-Нинди билгеләр куярбыз икән?

- Сәгать суга ( "Даң- даң!...»)


- Хәбәр итә ( таңнан)


- мәктәпкә барырга ( унбиш минут калган)


-тиз мәктәпкә ( кит, кит)


-Марат аңа ( дәшә)


-мин бит туктый ( белмим)

- миңа карап ( йөр син)


6



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал