- Учителю
- Урок татарского языка 5 класс
Урок татарского языка 5 класс
Открытый урок по теме: "Главные члены предложения"
Разработала:
учитель татарского языка и
литературы Д.Х.Мамикова
Ембаево
2014г.
Тема: "Җөмләнең баш кисәкләре"
Дәреснең максаты:
1. Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрне искә төшереп, аларны билгеләргә өйрәнү.
2. Балаларда туган як әдәбияты белән кызыксыну уяту.Коммуникатив күнек мәләрен үстерү.
3. Кубрәк китап укырга өндәү.
Дәрес барышы:
1 . Оештыру моменты.
2. Текст белән эшләү:
- текстны эчтән укып чыгу;
- рольләргә бүлеп уку;
Җөмләдә ИЯ белән ХӘБӘР очрашканнар. ИЯ ХӘБӘРГӘ әйтә:
- Мин төп баш кисәк, чөнки җөмләдә нәрсә сөйләнгәнне мин әйтеп бирәм.
-Юк,- ди ХӘБӘР,- син ялгышасын. Синсез бит җөмлә төзеп була,ә минсез төзеп булмый.
- Ничек инде төзеп булмый?Мәсәлән, җөмлә" Көз." Монда бит син юк!
- Син ялгышасын! Мин монда нуль формасында.Менә бу җөмләнең төрле формаларын ал: " Көз килде"., " Көз килер". Күрәсеңме: мин булдым. Ә менә мин җөмләдә синсез була алам. Мәсәлән, " Урамда салкын була башлады". Бу җөмләдә хәбәр генә, ия юк.
Мондый сүзләрдән соң ИЯнең кәефе киткән.
- Ә мин үземне төп баш кисәк дип уйлаган идем , - дигән.
- Кайгырма, - дип юаткан аны ХӘБӘР.- Син җөмләдә булганда, миңа нинди формада торырга син бит күрсәтәсең. Без икебез дә баш кисәкләр. Безне бит җөмләнең нигезе дип әйтәләр.
- Нәрсә турында бу текст?
- Ия белән хәбәр турында
- Димәк, бугенге дәресебезнең темасы нинди булыр?
- Җөмләнең баш кисәкләре ия белән хәбәр турында .
-Әйе, әйдәгез дәфтәрләргә бүгенге числоны hәм теманы языгыз.
- Искә төшереп китик: ия нинди сорауларга җавап бирә?
- Кем? нәрсә?
-Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?
-Нишли? нишләде? нишләгән?
- Дөрес, балалар. Без сезнең белән хәзер җөмләләрдә ия белән хәбәрне табып карарбыз.
Ә җөмләләр табышмак булыр. Бу кызык табышмакларны безнең Себер шагыйрәбез- Гөлфизәр Әбдрәхмәнова язган. Аның менә сезгә, балаларга , багышланган мондый матур китабы бар. " Белем дөньясына сәяхәт " дип атала.
Хәзер Мәрьям кыскача Гөлфизәр Әбдрәхмәнова турында сөйләп китәр.
-Гөлфизәр Хәйретдин кызы Әбдрәхмәнова 1949 елның 1 -нче ноябрьдә Омск өлкәсенең Пайбакты авылында туа. Аның өлкәннәргә , балаларга багышланган китаплары басылып чыккан.
2003-нче елда " Себер ягым"
2006- нче елда " Нәни дусларым"
2009 -елда " Изге Сүзге моңнары"
2013 -нче елда" Белем дөньясына сәяхәт"
Гөлфизәр апа Петр Ершовның " Сүзге" поэмасын татар теленә тәрҗемә итә.
-Менә нинди талантлы шагыйрә! Инде Ислам апаның " Укып, белем ал, улым !" шигырен сөйләп китәр. Сез игътибар белән тыңлагыз, нәрсәгә автор бу шигыре белән өнди?
- Нәрсәгә автор өнди ?
- Укырга, белем алырга.
- Инде hәр төркемгә бу китаптан табышмаклар бирәм. Сез аларны күчереп языгыз, ия белән хәбәрне табып асларына сызыгыз.
1) Зифа буйлы агач килә
Яңа елга кунакка.
Татарчасы " чыршы " була,
Ә урысча.....
( елка)
Чәчәкләрнең патшасы ул ,
Җырларда күп җырлана.
Чәнечкеле чәчәк дип,
Күп егетләр зарлана.
( Роза- гөлчәчәк)
2) Мыек белән мин парлашып
Горурланып үсәмен.
Мыек өскә, ә мин никтер
Аска таба үсәмен.
( Сакал- борода)
Тәгәримен, очамын.
hаваларда тирбәләм.
Яман малайлар теленнән
Никтер бик еш тиргәләм.
( Туп-мяч)
3) Җылы якта үсәм мин,
Түгәрәкмен,сарымын.
Туңдырсалар да, мин татлы
hәм ашарга ярыймын
(Хөрмә- хурма)
Миндә маймыл, миндә филләр,
Миндә кошлар,еланнар.
Акробатлар, пони атлар
hәм мәзәк клоуннар
( цирк)
Ия белән хәбәрне табалар. Нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтәләр.
- Ә инде мондый бирем үтибез:
1 төркем бугенге темага презентация төзи.
2 төркем памяткалар ясый
3 төркем әкиятне күрсәтә.
3 .Дәреснең нәтиҗәсен әйтү.
- Молодцы, балалар . Бүген дәрестә яхшы эшләдегез. Өй эшен языгыз.
1 төркем. Ия белән хәбәр турында ребуслар ясарга.
2 төркем. Авылдаш шагыйребез Сәгыйт Сәгитовның " Ямбай" шигырен сәнгатьле укырга, ия белән хәбәрне табарга.
3 төркем. Ия белән хәбәр турында рәсем ясап карарга.
- Ә хәзер инде билгеләр куябыз. Сезнең алда смайликлар, шул смайликның астына бер- берегезгә, үзегезгә билгеләр куегыз, нинди билге күп була, шундый бу дәрескә билгегез булыр.
- - Көндәлеккә билгеләр куела.
- Дәрес дәвам, чыгарга мөмкин.