- Учителю
- Урок татарского языка для 6 класса «Закрепление знаний о глаголах»
Урок татарского языка для 6 класса «Закрепление знаний о глаголах»
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау дәресе
"Сингапур укыту методының" кайбер алымнарын файдаланып үткәрелгән 6 класста татар теле дәресе
Язды: Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы,
ТР Актаныш муниципаль районы
Байсар урта гомуми белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Байсар, 2014
Тема: Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау
Максат:
-
Фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау, белемнәрне системалаштыру.
-
Төрле фигыльләрне җөмләләрдә дөрес итеп куллана өйрәнү.
-
Укучыларның сүз байлыгын баету, игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау: таблицалар, әзер сораулар, компьютер, дәреслек, теоретик материаллар белән презентация.
Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Кулланылган структуралар: ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН, СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ ТЭЙБЛ, МИКС ПЭА ШЭА, КОНЭРС, РЕЛЛИ РОБИН, МОДЕЛЬ ФРЕЙР, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, КОНЭРС.
Дәрес барышы
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бер-берегезгә уңышлар теләгез.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Алда үтелгән дәресләрне искә төшерү.
-
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (встать-сесть) - "бас"-"утыр" . Укучылар дөрес дип тапкан җавапларына басалар. Биремнәр экранда күрсәтелә.
-
Фигыльләрне ничә төркемгә бүлеп өйрәнәләр?
а) 2; б) 3.
2. Ничә фигыль төркемчәсе бар?
а) 7; б) 9.
3. Ничә затланышлы фигыль бар?
а) 4; б) 3.
4. Ничә затланышсыз фигыль бар?
а) 5; б) 4.
5. Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?
а)3; б) 2.
6. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
а) 4; б) 3.
7. Сыйфат фигыльнең ничә заман формасы бар?
а) 7; б) 6.
Җаваплар: 1(а), 2(а),3(б),4(б), 5(2), 6(а), 7(б)
-
Өй эшен тикшерү. 198 нче күнегү. 3 укучы җавап бирә.
-
Узган дәресләрдә без нинди сүз төркемен өйрәндек?
Фигыльләрне. теоретик материаллар белән презентация белән танышып чыгу.
-
МОДЕЛЬ ФРЕЙР (помогающая учащимся глубоко понять и осознать изучаемые понятия и концепции) - укучылар теманың төрле якларын карыйлар, аның төп һәм төп булмаган билгеләрен, мисаллар һәм мисал була алмый торган очракларын язалар. (Һәр укучыга алдан әзерләп куелган А4 кәгазь бите бирелә.)
Беренче төремгә:
Затланыш
сыз фигыльләртөп билгеләре
Төп булмаган билгеләр
мисаллар
Каршы
мисаллар
Икенче төркемгә:
Затланышлы фигыльләртөп билгеләре
Төп булмаган билгеләр
мисаллар
Каршы
мисаллар
Һәр укучы үзенең эшләп бетергәннән соң, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН - билгеле бер вакыт эчендә төркемдәге һәр укучы үзенең фикерен әйтеп сөйләшү була, шуннан соң МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР ны төркемгә эшлиләр.
Төркемгә эшләп бетергәннән соң, МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР класска эшләнелә. Төркемнәр, бер-берсен кабатламыйча, һәр бүлеккә үз фикерләрен әйтеп, тактага яза баралар.
Модельдә фигыльнең барлык билгеләре саналган, без аларны өйрәндек. Димәк, бүген гомумиләштереп кабатларбыз.
Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла.
-
СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН га нигезләнеп (укучылар биремне эшлиләр дә, бер-берсенекен алмашып, хаталарын тикшерәлр), дәреслектәге 199 нчы күнегү эшләнә. Ки, эшлә фигыльләреннән югарыда уүрсәтелгән барлык формаларны ясарга. (дәреслек 122-123 нче бит)
-
МИКС ПЭА ШЭА. Көй кушыла. Укучылар буталышалар. Көй туктауга парлашалар.Сорау бирелә. РЕЛЛИ РОБИН структурасы н кулланып бер-берсенә җавап бирәләр.
Сорау: Фигыльләрнең ясалыш ягыннан төрләре турында ниләр беләсез?
-
201 нче күнегү. Язмача. СИМАЛТИНИУС РЕЛЛИ РОБИН га нигезләнеп
-
КОНЭРС ка нигезләнеп, 202 нче күнегү башкарыла.
Өй эше. 203, 204 нче күнегүләр.
Йомгаклау.
Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.
-
Сезгә дәрес ошадымы?
-
Дәрестә син үзеңне ачып бетерә алдыңмы?
-
Дәрес темасын аңладыңмы?
-
Дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин.