7


  • Учителю
  • 6нчы сыйныф «Фигыль төркемчәләре» темасына дәрес планы

6нчы сыйныф «Фигыль төркемчәләре» темасына дәрес планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6нчы сыйныф «Фигыль төркемчәләре» темасына дәрес планы

Дәреснең темасы: «Фигыль төркемчәләре».

Дәреснең тибы: Яңа теманы аңлату.

Дәреснең максаты:

1. Фигыль төркемчәләре турында гомуми мәгълүмат бирү.

2. Фигыль төркемчәләрен сөйләмдә дөрес кулланырга һәм аларны аера белергә өйрәтү, дөрес язу күнекмәләрен, иҗади-фикерләү, сәнгатьле уку, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү.

3. Туган телнең әһәмиятлелеген аңлату, икмәкне кадерләү хисләрен уяту, уңай хисләр тудыру.

Җиһазлау: Презентация, Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 6 нчы с-фы өчен д-лек / Д. Г. Тумашева, Ф. Ю. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Б. М. Мифтахов; К. З. Зиннәтуллина редакциясендә.- Төзәт. һәм тулыл. 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2001.- 290 б.: рәс. б-н., тест, таблицалар.

I. Дәрес барышы:

Оештыру-мотивлаштыру:

1. Исәнләшү.

2. Балаларны дәрескә психологик әзерләү.

3. Укучыларның барлык-юклыгын тикшерү.

4. Яңа теманың максатын әйтү.

II. Өй эшен тикшерү:

1. 88нче күнегү, 52нче бит.

Текстны күчереп язарга, юнәлеш кушымчалары астына үрнәктәгечә сызып, җәя эчендә юнәлешен язарга.

III. Белемнәрне актуальләштерү:

  1. Үткән дәрестәге фигыль юнәлешләрен кабатлау.

  2. Нәтиҗә ясау.





IV. Яңа теманы аңлату.

1. Бирелгән таблица ярдәмендә яңа теманы аңлату, фигыль төркемчәләрен бер-берсеннән аерырга өйрәтү.

2. 55 нче биттәге фигыль төркемчәләре турындагы кагыйдәне укучыларга укыту, нәтиҗә ясау.

3. Укучыларга фигыль төркемчәләренә бәйле булган табышмакларга җавап бирергә.

4. 57 нче биттәге 93нче күнегү.

Шигырьдән алынган өзекләрне укырга, таблицадан файдаланып, фигыль төркемчәләрен табарга. Анары, җәяләр эчендә шартлы кыскартылмалар блән төркемчәсен күрсәтеп, фигыльләрне күчереп язарга.

V. Белемнәрне ныгыту.

1. Уен. "Фигыль төркемчәсе кәрҗине"

Тактада төрле фигыльләр һәм фигыль төркемчәләре кәрҗине бирелгән. Укучылар такта янына чыгалар һәм бер карточканы алып аны дөрес фигыль төркемчәсенең кәрҗиненә салалар.

2. 94нче күнегү, 57нче бит.

Текстны укырга, фигыльләрне табарга һәм. Төркемчәсен шартлы кыскартмалар белән күрсәтеп, фигыльләрне күчереп язарга. Текстның эчтәлеген, күчереп язган фигыльләрдән файдаланып, сөйләргә.

VI. Рефлексия, бәяләү.

1. Укучыларга фигыль төркемчәләренең төрлесе кергән мәкальләрнең башы әйтелә, ахырын укучыларга язып бетерергә.

2. Фигыль төркемчәләре кергән тест эшләү.

VII. Билге кую.

VIII. Өй эше бирү. "Икмәк кадере" дигән темага кечкенә күләмле инша язарга.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал