7


  • Учителю
  • Контрольные диктанты по татарскому языку для 6 класса

Контрольные диктанты по татарскому языку для 6 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

6- а сыыйныфы

1 нче чирек

Контроль диктант.

Кабан белән очрашу.

Трактор белән печән ташучылар болында гаҗәп хәлгә юлыгалар. Урман кыренда бүре көтүе күренә. Бүреләр шундагы кибәнгә якын киләләр дә чигенәләр, киләләр дә чигенәләр. Бүренең печән ашаганы юк. Алар кибән куышына качкан берәр җан иясенә һөҗүм итәләрдер. Печәнчеләр трактор белән туп-туры шул кибәнгә таба киләләр һәм бүреләр өстенә ташланалар. Тегеләр исә ялындырмый гына койрыкларын сыртка сала. Печәнчеләргә куыштан кеше килеп чыгар төсле тоела. Әмма аннан кабан дуңгызы килеп чыга һәм үзен коткарган траторга ташлана. Тешләрен ыржайтып, тимерне кимерә, тешли. Ярый әле корыч дуңгыз тешеннән катырак, ярый әле дөньяда дуңгызларның, бүреләрнең һәм башка төр ерткычларның теше үтми торган нәрсәләр була.

Кешеләр, трактордан төшмичә генә, кабанга карап аптырап торалар. Менә ул тракторны калдыра да урманга юнәлә. (Ә.Баянов) (114 сүз)

2 нче чирек

Контроль диктант.

Торналар төшкән җирдә.

Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. Тавык белән каздан башканы күрмәгән күзгә мондый күк гөмбәзе кунагын күрү көтелмәгән хәл булып чыкты. Күзләрем яшьләнде, тамак төбе җыерылды. Йөрәк типкәнне ишетеп тордым.

Торналар озын аяклы , күк йөзендәге болыт кебек зәңгәрсу-кургаш каурыйлы, хәтәр озын томшыклы кошлар икән. Аларны карап торасы булган да бит, әмма мин аларга таба йөгердем. Торналар, киң канатларын мәһабәт чайкап, озын аякларын бөгеп, җиргә иңеп алдылар һәм күккә күтәрелделәр. Алар сихри күк йөзенә күтәрелделәр дә еракка киттеләр. Ә мин межасына күк чәчәк үскән басуым белән җиргә ятып калдым.(М.Мәһдиев)(104 сүз)





3 нче чирек

Административ контроль диктант.

Салават күпере.

Эссе, бөркү көннең ахырында болытлар куерып китте, һәм яңгыр коя башлады. Яңгыр туктагач, горизонт өстендә батып бара торган кояш ялтырап күренде. Нәкъ шул вакытта узып баручы кара болыт астында салават күпере калыкты. Сизелер -

сизелмәс кенә бер-берсенә күчә барган җиде саф төс: кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, зәңгәр, миләүшә төсләр.

Нәрсә соң ул салават күпере? Мондый могҗиза һавада ничек барлыкка килә?

Моның сәбәбе - кояш яктысы. Ул ак кебек күренә. Әмма чынлыкта җиде төрле төстән тора.

Кояш нурлары һава аркылы үткәндә, без аларны ак яктылык итеп күрәбез. Ʌәкин менә аларның юлында яңгыр тамчысы очрый. Кояш нуры тамчы аркылы үткәндә, яктылыкны тәшкил итүче төрле төстәге нурлар төрле почмаклар тәшкил итеп авышалар. Кызыл төс нурлары - азрак, миләүшә төс нурлары барыннан да күбрәк авыша. Ак нур составы өлешләргә таркала, һәм күктә салават күпере

барлыкка килә. («Кем ул? Нәрсә ул?» китабы) (129 сүз)



4 нче чирек

Йомгаклау контроль диктанты

Төнбоек

Җәен безнең күл һәм буаларда бер-берсенә бик охшаган ак һәм сары төнбоек үсә. Бу гаять матур чәчәкләрне галимнәр үзләренчә "су сылуы" дип йөртәләр.

Җәй башында су төбендә төнбоекның тәлинкә төсле яшел яфраклары тарала. Бераздан яшел тыгыз чәчәк бөреләре чыга. Берничә көннән ак төнбоекның беренче чәчәге күренә. Ул акрынлап ачыла: башта чәчәкнең яшел касә яфракчыклары, аннан берәм-берәм кардай ап-ак таҗ яфракчыклары ачыла.

Көзен төнбоекның иске яфраклары су төбенә төшә, чүлмәккә охшаган яшел төстәге тыгыз җимешләре өстә кала. Аннан җимеш тартмалары ачыла, һәм су өстендә орлыклар йөзә башлый. Җил һәм дулкын аларны төрле якларга очырта. Ә кошлар тагын да ераккарак тараталар. Җәй башында әкияттәгедәй матур ак төнбоек башка сулыкларда чәчәк ата. (110 сүз) ("Кем ул? Нәрсә ул?" китабыннан)







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал