7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку (2 класс)

Рабочая программа по татарскому языку (2 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

«Каралган» «Килешенгән» «Расланган»

МБ җитәкчесе Укыту-тәрбия эшләре №2 гомуми урта белем

____/ Д.Ш.Шәйхетдинова / буенча директор бирү мәктәбе директоры

Беркетмә № __________ урынбасары _______/Р.Р.Гобәйдуллин /

«___» _________ 2013 ел. ______/Н.А.Мөфтәхетдинова / Боерык № ____________

«___» _________2013 ел. «___» _________ 2013 ел.



Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы

Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

2нче номерлы урта мәктәп


II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызының 2 сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ.




Педагогик киңәшмә

утырышында каралган.

Беркетмә №____________

«___» __________2013 ел.






2013/2014 уку елы


Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде: Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" Законы(гамәлдәге редакциядә); Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" Законы(гамәлдәге редакциядә); "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" ТР Законы; 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасы; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 23.06.2012 № 7699/12 "Об учебных планах для I-IX классов школ Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования"; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы 07.07.2011 № 3624/11 "Об утверждении программ (основного содержания) учебных предметов "Татарский язык» и «Литературное чтение на татарском языке»; 2нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планы №123/1 3108.2013; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 13.08.2012 № 9777/12 "Гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү турында"; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 13.08.2012 № 9877/12 "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар дәүләт телен укыту турында" ; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 03.09.12 № 10566/12 "ФДББС кертү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен куллану турында"; "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар" , Казан, ТКН, 2011ел; Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту турында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хаты 17.09.2013 № 12138/13.


2нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең укыту планында 2нче сыйныфта татар теле атнага 3сәгать бирелде. Укыту планында 34 атна сәбәпле, эш программасы 102 сәгатькә төзелде. Татар теленнән тематик планны "Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбият укыту программасы"на ( К. С. Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүһәрова Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзедем.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә башлангыч мәктәптә татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштырудан гыйбарәт. Бу исә аларның уку һәм танып белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала.

2 нче сыйныфта татар теленә өйрәтүнең төп максаты- укучыларда коммуникатив компетенция, ягъни аралашу осталыгы булдыру. Укучыларның аралашу күнекмәләре алга таба үсеш алсын өчен түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:


  1. лексик темаларга караган сүзләрне һәм сөйләм үрнәкләрен дөрес әйтергә өйрәтү;

  2. аралашу темаларына лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;

  3. тел берәмлекләре аша татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында укучыларга мәгълүмат җиткерүне дәвам итү;

  4. татар теле дәресләрендә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү;

  5. татар телен дәүләт теле буларак үзләштерүнең әһәмиятен аңлату;

  6. укучыларны күптеллелек шартларында үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәргә өндәү.

Татар теле танып белү чарасы буларак 2 нче сыйныф укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук рус телендә сөйләшүче укучыларда татар халкына карата хөрмәт хисе, толерантлык тәрбияләү, мәдәниятара диалогка осталык формалаштыру да мөһим мәсьәлә булып тора.


МАКСАТ:

2 нче сыйныф укучыларының аралашуын исәпкә алып, сөйләм эшчәнленең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү,уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) фомалаштыру;

татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата ихтирам тәрбияләү.

Татар телен өйрәтүнең төп максаты - гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

БУРЫЧЛАР:


  1. укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү;

  2. балаларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

  3. укучыларның иҗади активлыгын камилләштерү, аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну, уңай мәнәсәбәт булдыру;

  4. балаларның рухи дөньясын баету, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 2нче СЫЙНЫФКА ТАЛӘПЛӘР:

-татар графикасы үзенчәлекләрен,татар алфавитын белү;

-татар теленең авазларын һәм хәрефләрен,аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;

-сүзләрне иҗекләргә бүлү,сүз басымын билгеләү;

-сүзнең мәгънәле кисәкләрен аера белү;

-өйрәнелгән сүз төркемнәрен бер-берсеннән аера һәм аларның үзенчәлекләрен аңлата белү;

-сүзтезмә һәм җөмләне аеру,җөмләнең әйтү максаты буенча төрләрен аеру;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен аеру;

-авазларга,сүзләрнең мәгънәле кисәкләренә,сүз төркемнәренә һәм җөмләгә өйрәнелгән күләмдә характеристика бирү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 2нче СЫЙНЫФТА ФОРМАЛАШЫРГА ТИЕШЛЕ КҮНЕКМӘЛӘР:

-бирелгән җөмләләрне аңлап һәм дөрес итеп укый белү;

-35-40сүздән торган 9-11 җөмләле текстны дөрес итеп күчереп язу;

-фонетик,лексик,грамматик биремле күнегүләрне башкару;

-укылган(тыңланган)такстка карата сораулар куя белү,текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә алу;

-зур булмаган текстның эчтәлеген сөйләү;

-диологик һәм монологик формада аралашу күнекмәләренә ия булу;

-төрле төрдәге диктант,изложение,сочинение язу;

-татар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера һәм алардан мисаллар китерә белү;

-көндәлек аралашуга бәйле татар сөйләм этикеты формаларын дөрес куллану;

-татар теленең орфоэпик нормалары нигезендә аралаша алу.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 2нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРГА ҖИТКЕРЕЛӘ ТОРГАН МӘГЪЛҮМАТЛАР:

-татар теленең башка телләр арасындагы урыны;

-телнең лексик һәм грамматик чаралар байлыгы;

-лексик составның чыганаклары;

-аралашу даирәсенә карап сүзләрне сайлау мөмкинлекләре;

-төрле мәгълүмат чыганаклары(сүзлекләре,белешмәләр,электрон чаралар)белән эшләү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 2нче СЫЙНЫФТА ПРЕДМЕТАРА ЭШЧӘНЛЕК:

-тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;

-тел материалын уку материалы белән бәйләп,татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;

-татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү,сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;

-татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;

-татар теленнән алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 2нче СЫЙНЫФТА УКУЧЫЛАРНЫҢ ШӘХСИ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШЕ:

-баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау;

-укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну,омтылыш уяту;

-тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар,дөрес мөнәсәбәт булдыру;

-укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;

-баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә,үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.


Гомуми белем бирүнең эчтәлеге

1. Яңа уку елы белән! 10. Без хезмәт яратабыз.

2. Йортыбыз, фатирыбыз. 11. Үсемлекләр белән танышабыз.

3. Көндәлек реҗим. 12. Хайваннарга һәм кошларга булышабыз.

4. Ашамлыклар кибетендә. 13. Без бәйрәмгә барабыз.

5. Әбиләрдә кунакта. 14. Күңелле ял итәбез.



Аралашу һәм әдәби уку темалары




Аралашу һәм әдәби уку темалары

Программа буенча

Мәктәп буенча

сәгать саны

1

Яңа уку елы белән!

15

9

2

Йортыбыз,фатирыбыз.

15

5

3

Көндәлек режим.

15

4

4

Ашамлыклар кибетендә.

15

8

5

Әбиләрдә кунакта.

15

5

6

Табигать.

15

6

7

Татарстан-туган җирем.

15

8

8

Казан-Татарстанның башкаласы.

15

5

9

Сәламәтлек-зур байлык.

14

8

10

Без хезмәт яратабыз.

14

7

11

Үсемлекләр белән танышабыз.

14

9

12

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз.

14

9

13

Без бәйрәмгә барабыз.

14

6

14


Күңелле ял итәбез.

14

13


БАРЛЫГЫ:

204

102

Эш төрләре


2нче сыйныф

Тыңлап аңлау

0,5-1 мин

Диалогик сөйләм

4

Монологик сөйләм

5

Уку (сүзләр саны)

30-35

Язу: күчереп язу (җөмлә саны)

3-4

Сүзлек диктанты(сүз.саны)

6-7

Диктант(сүз.саны)

25-30

Изложение(сүз.саны)

25-30

Сочинение(җөмлә.саны)

25-30


Укытуны тематик планлаштыру


Предмет: татар теле

Сыйныф: 2А, Б - рус төркеме

Укытучы: Фәтхуллина Гөлгенә Алмаз кызы


Сәгать саны

Барлыгы: 102, атнага: 3

Планлаштырылган контроль дәресләр: 5

Административ контроль дәресләр: 1



Укыту - методик комплекты

1. Дәреслек: 1. Дәреслек: К. С. Фәтхуллова. Татар теле һәм уку китабы=Татарский язык и литераткрное чтение: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) ике кисәктә. Казан, Тат.кит.нәшр., 2013.















Татар теле


Календарь-тематик план

Тема

Сәгать саны

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Үтәлү вакыты

Искәрмә


Предмет

Предметара

Шәхси

План

Факт

Яңа уку елы белән!

Укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү.

Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру.Мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау тудыру.


1

Беренче сыйныфта алган белемнәрне кабатлау


1

Сюжетлы рәсемнәр буенча мәктәптәге беренче көн турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү;

02.09

2

Исемнәрнең күплек кушымчалары

1

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә куллану.

03.09

3

Фигыльнең хәзерге заманы.

1

Хәзерге замандагы фигыльләрне сөйләмдә куллану.

04.09

4

Контроль эш.

1

Беренче сыйныфта үткәннәрне ныгыту.

09.09

5

Кая? Кайдан? Кайда? сораулары.

1

Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйлэм эшчәнлеген формалаштыра белү.

10.09

6

Без алмашлыгы белән танышу.

1

Без алмашлыгын кулланып җөмләләр төзу; тирә -яктагылар(укытучы,яшьтәшләрең) белән аралашу ысулларын үзләштерү.

11.09

7

Ул нишли? Кемнеке? калыпларына җөмләләр төзү

1

Куелган сорауга дөрес җавап бирү; сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр төзү.

16.09

8

Авазлар һәм хәрефләр.


Татар алфавитындагы хәрефләр белдергән авазларның әйтелешен белү (татар һәм рус телләрендәге авазларны чагыштыру).

17.09

9

Яңа уку елы белән бүлеген йомгаклау.

1

Өйрәнелгән синтаксик калыпларны сөйләмдә куллану.

18.09


Йортыбыз, фатирыбыз

Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү.

.Укучыларда татар теленә карата уңай мөнәсәбәт булдыру.


10

Тартым кушымчалары белән танышу

1

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүен гамәли үзләштерү.

23.09

11

Нинди? соравына җавап булган сүзләр.

1

Нинди? соравына җавап биргән сүзләрне сөйләмдә куллану; сүзлек запасын баету.

24.09

12

Исемнең күплек саны.

1

Сүзләрне берлектә һәм күплектә дөрес әйтә белү.

25.09

13

Кемнең?

Нәрсәнең? соравына җавап булган сүзләр

1

Иялек килешендәге исем +тартымлы исем төзелмәсен куллана белү.

30.09

14

Йортыбыз, фатирыбыз бүлеген йомгаклау.

1

Сүзләрне һәм җөмләләрне татар теленең әйтелеш нормаларына туры китереп куллана белү; ничәнче кат (йорт, фатир) сүзлэрен һәм тәртип саннарын гамәли үзлэштерү.

01.10


Көндәлек режим

Рәсем буенча җөмлә тексты төзергә өйрәнү, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

Сәламәтлекне саклау һәм шәхси гигиена турында мәгълүмат бирү.


15


Вакыт

берәмлекләре

белән

танышу

1

Вакыт берәмлекләрен дөрес әйтә белү; сорауларга җавап бирергә өйрәнү.

02.10

16

Атна исемнәренең татарча атамалары.

1

Атна исемнәренең татарча атамаларын өйрәнү; диологик сөйләм телен камилләштерү.

07.10

17

Кушма һәм тезмә саннар белән танышу.

1

Кушма һәм тезмә саннарның ясалышын белү; сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

08.10

18

Көндәлек режим бүлеген йомгаклау.

1

Саннарның әйтелешен һәм кулланылышын үзләштерү; укучыларның көндәлек режимы турында рус телендә әңгәмә үткәрү.

09.10


Ашамлыклар кибетендә

Темага бәйләнешле сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү; рәсемнәр буенча җөмләләр,сораулар төзи белү;биремнәрне мөстәкыйль үтәүгә ирешү.

Сөйләм этикеты нормаларын формалаштыру.


19

Ашамлыклар.

Яңа сүзләр өйрәнү.

1

Ашамлык исемнәрен атый, әйтә белергә өйрәнү.

14.10



20

Контроль эш.

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.

15.10



21

Хаталар өстендә эш.Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше(Х.з.х.ф.)

1

Хаталарыңны тану, анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләнешен үзләштерү.

16.10



22

Зат алмашлыкла-ры белән танышу.

1

Зат алмашлыкларын таный белү; актив сүзлек запасын баету.

21.10



23

БСҮ"Ашамлыклар кибетендә"

1

Текст эчтәлеген тыңлау, тексттан җөмләләрне аерып алу,предметларны белдергән сүзләрне таба белү күнекмәләрен ныгыту.

22.10

24

Чиреклек биремле контроль эш

1

Чиреклек биремле контроль эш.

23.10

25

Хаталар өстендә эш.Ул нәрсә сайлый? калыпларына җөмләләр төзү

1

Үз хаталарыңны тану, анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру; ул нәрсә сайлый? җөмлә калыбын актив сөйләмдә куллана белү.

28.10

26

Ашамлыклар кибетендә бүлеген йомгаклау

1

Ашамлык исемнәрен әйтә белү; нинди ашамлыклар кирәген әйтә, кирәклеген сорый белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

29.10

Әбиләрдә кунакта

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

Үз гаиләңә карата уңай караш,ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру.


27

Нишләде? соравына җавап булган сүзләр

1

Гаилә әгъзаларын белдергән кеше исемнәрен атый белү; нишләде? соравына җавап булган сүзләрне сөйләмдә ныгыту.

30.10

28

Ү.з.х.ф. белән танышу.


1

Үзеңнең,иптәшеңнең эшләгән эшләзрен билгеле үткән заманда әйтә белү.

11.11

29

Ү.з.х.ф. юклык формасы.

1

Үзеңнең,иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне эшләмәвеңне үткән заманда әйтә белү.

12.11

30

Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булган сүзләр

1

Өйрәнелгән фигыльләрне актив сөйләмдә куллана белү.

13.11

31

Әбиләрдә кунакта бүлеген йомгаклау

1

Гаилә әгъзаларын, туганлык мөнәсәбәтләрен белдергән сүзләрне атый белү кү

некмәләрен камилләштерү.

18.11


Табигатьтә-

ге үзгәрешләр.



Рәсем буенча ел фасылларының исемнәрен кулланып,җөмләләр әйтү; сөйләм үрнәге нигезендә диалог төзи белү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

32

Ел фасылларының татарча атамалары.

1

Ел фасылларының татарча атамаларын дөрес әйтә белү;

19.11

33

Б.С.Ү. "Табигатьтә үзгәрешләр"

1

Яңа сүзләрне кулланып ел фасылларын тасвирлый белү.

20.11

34

"Кыш" тексты белән танышу

1

Кыш айларын атый,кыш билгеләрен әйтә белү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

25.11

35

"Яз" хикәясе өстендә эш

1

Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү; сорау куя белү, җавап эзләү күнекмәләре формалаштыру.

26.11

36

Кадәр бәйлеге белән танышу.

1

Кадәр бәйлеген сөйләмгә кертә белү.

27.11

37

Табигатьтә үзгәрешләр темасын йомгаклау.

1

Ел фасыллары турында сөйли белү.

02.12


Татарстан-

Туган ягым.



Фикер йөртү аша яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерү күнекмәсен камилләштерү.

Туган якка, аның тарихи һәм истәлекле урыннарына карата сакчыл караш, рухи байлыгыбызга хөрмәт тәрбияләү.




38

"Татарстан- туган җирем" тексты өстендә эш

1

Татарстан республикасы белән танышу һәм лексик темага бәйле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

03.12

39

Б.С.Ү. "Минем республикам"

1

"Минем республикам" темасына сөйли белү.

04.12

40

Татарстан шәһәрләре. Шәһәр атамаларының баш хәреф белән язылуы.

1

Татарстан шәһәрләренең атамаларын әйтә белү. Ялгызлык исемнәренең баш хәрефтән язылуы турында төшенчә бирү.

09.12

41

"Без Татарстанда яшибез" тексты өстендә эш

1

Сорау куя белү,җавап эзләү күнекмәләре формалаштыру.

10.12

42

Исемнәрнең күплек санда төрләнеше

1

Күплек сандагы әйберләрне белдерә торган калыпларны аера һәм дөрес әйтә белүгә ирешү.

11.12

43

Татарстан елгаларының татарча атамалары.

1

Татарстан елгаларының атамаларын әйтә белү.

16.12

44

Татарстанның файдалы казылмалары

1

Татарстанда чыга торган файдалы казылмалар атамаларын әйтә белү.

17.12

45

1яртыеллыккаконтроль эш."Татарстан-туган җирем".

1

1яртыеллыкка контроль эш."Татарстан-туган җирем".

18.12


Казан-

Татарстанның

башкаласы

Текстларны орфоэпик дөрес итеп укуга, шәхси фикерләрен әйтүгә, сорау җөмләләрне дөрес төзүгә ирешү. Казан шәһәре турында сөйләргә өйрәнү.

Казанның тарихи урыннарына уяту һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.


46

Хаталар өстендә эш.БСҮ "Казан- Татарстанның башкаласы"

1

Үз хаталарыңны тану, анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Казан шәһәре һәм аның истәлекле урыннары турында мәгълүматлы булу.

23.12

47

"Казан-борынгы шәһәр" тексты өстендә эш

1

Борынгы Казан турында мәгълүматлы булу.

24.12

48

Казанның истәлекле урыннары белән таныштыру.

1

Истәлекле һәм тарихи урыннарның исемнәрен үзләштерү.

13.01

49

Шәһәр транспорты белән танышу.

1

Шәһәр транспортын тасвирлап бирә белү.

14.01


50

Казан-Татарстанның башкаласы бүлеген йомгаклау

1

Казан шәһәре турында сөйли белү. Үзләштерелгән сүзләрне һәм җөмләләрне сөйләмдә активлаштыру.

15.01

Сәламәтлек -иң зур байлык

Лексик темага бәйле рәвештә диалогик һәм монологик формада аралашу күнекмәләрен булдыру.

Сәламәтлекне яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

51

"Сәләмәтлек - зур байлык" тексты өстендә эш

1

Кеше әгъзаларын белдерә торган сүзләрне белү.

20.01

52

БСҮ "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру; укучыларның сүз бйлыгын арттыру.

21.01

53

1 нче зат алмашлыгы-ның килеш белән төрләнеше

1

Мин алмашлыгының килеш белән төрләнүен гамәли үзләштерү.

22.01

54

Керергә ярый, керергә ярамый; чыгарга ярый, чыгарга ярамый сүзләре

1

Лексик темага бәйле яңа фигыльләрнең барлык һәм юклык формаларын үзләштерү.

27.01

55

Кирәк сүзе белән танышу.

1

Кирәк сүзен инфинитив белән куллана белү.

28.01

56

Тартыкларның чиратлашуы.

1

Исемнәрне тартым белән төрләндергәндә к-г,п-б авазларының чиратлашуын.

29.01

57

Сәламәтлек-зур байлык бүлеген йомгаклау

1

Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйли белү.

03.02

58

Күчереп язу."Якын дуслар"


Игътибарлы булу.

04.02

Без хезмәт яратабыз

Укучыларның сүзлек байлыгын яңа лексик берәмлекләр исәбенә арттыру.

Укучыларда олыларга һәм бер-береңә карата ярдәмчел булу хисе тәрбияләү.

05.02

59

2 нче зат алмашлыгының килеш белән төрләнеше

1

2 нче зат алмашлыгының килеш белән төрләнешен белү.

10.02

60

"Сыйныфта" тексты өстендә эш.

1

Өйрәнелгән сүзләр һәм җөмлә калыпларын искә төшерү, сөйләмдә активлаштыру,рәсемнәр буенча җөмләләр төзи белү.

11.02

61

Үзе алмашлыгы-ның берлек һәм күплек санда төрләнеше .

1

Үз алмашлыгының кулланылышын гамәли үзләштерә белү.

12.02

62

Яме, ярар (ярый) сүзләре белән танышу.

1

Яме,ярар сүзләрен сөйләмдә дөрес куллана белү.

17.02

63

3 нче зат алмашлыгы-ның килеш белән төрләнеше.

1

Ул алмашлыгының килеш төрләнешен гамәли үзләштерү.

18.02

64

"Без хезмәт яратабыз" бүлеген йомгаклау.

1

"Без хезмәт яратабыз" темасына әңгәмә кора белү.

19.02

65

Диктант"Урманда".

1

Диктант"Урманда".

24.02



Үсемлекләр белән танышабыз.



Фикер йөртү аша яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерү күнекмәсен камилләштерү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.




66

Бакча үсемлекләре белән танышу.

1

Үсемлекләрнең исемен, барлыгын, юклыгын,кайда үскәнлеген әйтә белү.



25.02



67

Без алмашлыгы-ның килеш белән төрләнеше

1

Без алмашлыгының төрләнешен гамәли үзләштерү.



26.02



68

Җиләк-җимеш агачлары белән танышу.

1

Җиләк-җимешнең исемен, барлыгын, юклыгын,кайда үскәнлеген әйтә белү.



03.03



69

Сез алмашлыгының килеш белән төрләнеше

1

Сез алмашлыгының төрләнешен гамәли үзләштерү.



04.03



70

"Урманда" тексты өстендә эш.

1

Агач исемнәрен дөрес әйтә белү һәм таный белү. Текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү.




05.03


71

Контроль эш. "Үсемлекләр".


Контроль эш. "Үсемлекләр".



10.03



72

Хаталар өстендә эш.БСҮ "Җиләк- җимеш бакчасы"

1

Үз хаталарыңны тану, анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.Җиләк-җимеш атамаларын дөрес әйтә белү.



11.03



73

Алар алмашлыгы-ның килеш белән төрләнеше.

1

Синтаксик калыплар аша алар алмашлыгының килеш белән төрләнешен үзләштерү.



12.03



74

Үсемлекләр белән танышабыз бүлеген йомгаклау..

1

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны ныгыту.


.

17.03




Хайваннарга һәм кошларга булышабыз



Фикер йөртү аша яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерү күнекмәсен камилләштерү.

Кошларга һәм хайваннарга ярдәм итүнең кирәклегенә басым ясау.




75

Кошлар белән танышу. Күчмә һәм кышлаучы кошлар.

1

Кош исемнәрен дөрес әйтүгә һәм сөйләмдә куллана алуга ирешү.



18.03



76

Хайваннар белән танышу. Кыргый һәм йорт хайваннары.

1

Хайван исемнәрен дөрес әйтүгә һәм сөйләмдә куллана алуга ирешү.



19.03



77

Кошларга ярдәм итәбез. Диалог төзү.

1

Кошларга ярдәм итү турында диалог төзеп әңгәмә кора белү.



01.04



78

Ничәү?

соравына җавап булган сүзләр.

1

Җыю саннарын гамәли үзләштерү.



02.04



79

БСҮ "Кошлар безнең дусларыбыз"

1

"Кошлар безнең дусларыбыз" темасына хикәя төзеп сөйли белү.



07.04



80

"Кошларга булышабыз" тексты өстендә эш.

1

Текстның эчтәлеген тыңлау, төп фикерне таба белергә өйрәнү.



08.04



81

Өчен бәйлеге белән танышу.

1

Өчен бәйлеген гамәли үзләштерү.



09.04



82

Хайваннарга һәм кошларга булышабыз бүлеген йомгаклау.

1

Хайваннар һәм кошларга булышабыз темасына әңгәмә кору.



14.04



83

Диктант"Песнәк "

1

Диктант"Песнәк "



15.04




Без бәйрәмгә барабыз



Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне сөйли белү.

Милли бәйрәмнәргә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, туганнарга карата игътибарлы булырга өйрәнү..




84

Хаталар өстендә эш. "Бәйрәмгә барабыз" тексты.

1

Үз хаталарыңны тану, анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.Бәйрәм атамаларын дөрес әйтә белү.



16.04



85

Б СҮ. "Сабантуй-күңелле бәйрәм"

1

Сабантуй бәйрәме белән бәйле сүзләрне гамәли үзләштерү.



21.04



86

"Күңелле тамаша" тексты өстендә эш.

1

Өйрәнелгән сүзләрне кулланып, мәктәптә үткән тамаша турында сөйли белү.



22.04



87

"Туган көндә" тексты өстендә эш.

1

Туган көн ситуациясенә бәйле лексик берәмлекләрне үзләштерү.



23.04



88

Котлау открыткасы язу.

1

Татар җөмләсенең төзелешенә игътибар итәргә өйрәнү. Котлау открыткасы язу.



28.04



89

"Без бәйрәмгә барабыз" бүлеген йомгаклау.

1

Сорауларга тулы һәм дөрес җавап бирү бәйрәмнәр турында хикәя төзеп сөйли алу..



29.04




Күңелле ял итәбез



Уку хезмәтеңә бәя бирә белү. Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.

Ялны күңелле үткәрүнең әһәмиятенә игътибар итү.




90

" Җәй темасына яңа сүзләр өйрәнү. Диалог төзү.

1



Җәй темасына караган сүзләрне гамәли үзләштерү.



30.04



91

"Ямьле җәй көнендә" тексты өстендә эш

1

Текстның эчтәлеген үзләштерү.дөрес һәм аңлап уку күнекмәләрен булдыру, логик фикер йөртү.



05.05



92

БСҮ "Күңелле ял"

1

Җәйге ял турында сөйли белү.



06.05



93

Җәйге уеннар белән танышу.

1

Җәйге уен атамаларын дөрес әйтә белү, гамәли үзләштерү.



07.05


94

Килешләрне кабатлау

1

Исемнәрне төрле килешләрдә кулланып, җөмләләр төзи белү.



12.05



95

Еллык контроль эш.

1

Еллык контроль эш



13.05



96

Хаталар өстендә эш.Билгеле ү.з.х.ф-нең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

1

Хаталарыңны тану, анализ ясый белү күнекмәләрен формалаштыру. Билгеле ү.з.х.ф-нең зат-сан белән төрләнешен үзләштерү.



14.05



97

"Елга буенда" тексты өстендә эш

1

Текстның эчтәлеген аңлау, рәсемнәр буенча тасвирлый белү.



19.05



98

БСҮ "Бакчада эш"

1

Бакчадагы эшләр турында бәйләнешле сөйли белү.



20.05



99

Нишли? сорауларына җавап булган сүзләр


1

Нишли? соравын һәм аңа җавап бирүче фигыльләрне гамәли үзләштерү.



21.05



100

Нишләде? соравына җавап булган сүзләр.

1

Нишләде? соравын һәм аңа җавап бирүче фигыльләрне гамәли үзләштерү.



26.05



101

Күңелле ял итәбез бүлеген йомгаклау

1

Җәйге ял турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.



27.05


102

Гомумиләште-реп кабатлау.

1

Лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерүләрен тикшерү, белемнәрен системалаштыру.




28.05



Өстәмә әдәбият


  1. Р.Р.Нигъмәтуллина. Татар теле өйрәнүчеләргә. Казан, "Мәгариф", 2005.

  2. Рус мәктәбендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.Казан,2005.

  3. Ф.Ф.Харисов. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Казан, "Мәгариф", 2002.

  4. Ф С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле. . Казан, "Мәгариф", 2002.

  5. Ф.С.Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту.2 нче сыйныф.Казан,"Мәгариф",2005.

6.Интернет материаллары: mon.tatar.ru, , lib.tatar.ru, edu.tatar.ru һәм башкалар.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү


Башлангыч мәктәптә, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре белән бергә, язу күнекмәләре дә үсеш алырга тиеш. Диктант яздыру өчен, төрле характердагы тел материалы сайланырга мөмкин. Диктант яздыру өчен сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан аңлаешлы булырга тиеш.


Контроль күчереп язуны бәяләү:


Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә "5"ле куела

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе, 1-2 орфографик хатасы булган эшкә "4"ле куела

Пөхтә, төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе, 3-5 орфографик хатасы булган эшкә "3"ле куела

Пөхтә, төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә "2"ле куела

Диктантны бәяләү:


Пөхтә, төгәл язылган, 1 орфографик хатасы булган эшкә "5"ле куела

Пөхтә, төгәл язылган, 2-3 орфографик хатасы булган эшкә "4"ле куела

Пөхтә, төгәл язылмаган, 4-6 орфографик хатасы булган эшкә "3"ле куела

Пөхтә, төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә "2"ле куела

Язма сөйләмне бәяләү.


Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинение өчен бер билге куела.


Эзлекле язылган,1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хаталы эшкә "5"ле куела.

Эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән,2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә "4"ле куела.

Эзлекле язылмаган,4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә "3"ле куела.

Эзлекле язылган һәм эчтәлеге ачылмаган 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хаталы эшкә "2"ле

Куела.

Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал