7


  • Учителю
  • Рабочая программа по татарскому языку 1 класс(русская группа)

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс(русская группа)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Каралды"

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе _______ М. Р. Сафиуллина

Беркетмә № ____

"_____"_________ 2016 ел

"Килешенде"

Милли мәгариф һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары _____________

Г.И. Батманова

"____" _______2016 ел

"Расланды "

Мәктәп директоры

_______А.А.Жадько



Карар №_____

"____" ___________ 2016 ел







Эш программасы



"Чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 84 нче гомуми урта белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль учреждениесе



Укытучы: дерова В.М.

Предмет: әдәби уку (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

Сыйныф 1 Б



















Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

Беркетмә №____

"_____"________2016 ел









2016-2017 нче уку елы





Аңлатма язуы



1 нче сыйныфта әдәби уку буенча эш программасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган "Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә "Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программа: 1-11 нче сыйныфлар.Төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова - Казан, 2011), Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (1 - 11 нче сыйныфлар -Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан - 2014) нигезләнеп төзелде. Программаны тормышка ашыру "Татар теле" (авт.И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л. И. Гарипова, Казан Татарстан китап нәшрияты, 2013) дәреслеге күздә тотып эшләнде.

Белемнәрне тикшерүдә өстенлек итүче формалар - телдән җаваплар,монологлар, диалоглар төзү.

Эш программассына мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үзгәрешләр кертелде.

Беренче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы аңлатма язуыннан, татар теле укыту максатларыннан, укыту предметының укыту планында тоткан урыныннан, укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләреннән,1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләрдән, укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итүдән, мәгълүмат һәм белем бирү чыганакларыннан тора.



Максатлар:

рус телле балаларга татар теле укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1.Танып белү максатының эчтәлеге: Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимика­сын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызык­сындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сән­гать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

2. Үстерү максатының эчтәлеге: балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фи­керләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фи­керләү; хәтерне үстерү (ихтыяри, ихтыярсыз), игьтибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге: тәрбия процессы бе­ренче чиратта укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле, шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөм­кинлекләре исәпкә алынды. Ба­лаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге: укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өй­рәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.



Бурычлар: гамәли максатка ирешү өчен, укучыларны татар сөйләмен тыңлап аңларга, диалогик һәм монологик формада аралашырга, төрле жанр­лардагы татар текстларын сәнгатьле итеп һәм аңлап укырга, татар теле­нең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштереп, сөйләм булдырырга күнектерү бурычлары куела. Гомуми белем бирү һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнек­мәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру сорала.

Эш программасы татар теленә өйрәтүне беренче чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебе гомумдидактик принципларга нигезләнеп төзелде.





УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, комму­никатив, танып - белү) нәтиҗәләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар бе­лән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

- әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен форма­лаштыру;

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

- үрнәк буенча эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

- аңлап укый белү;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя би­рә белү;





Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.



Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдалану таләп ителә:

  • күрсәтмә әсбаплар;

  • белешмә материаллар;

  • аудио һәм видео әсбаплар;

  • мультимедиа укыту программалары;

  • электрон дәреслекләр;

  • компьютер программалары;

  • интерактив программалар;

  • электрон китапханә;

  • лингафон кабинеты;

  • татар сайтлары (belem.ru; tatarile.org.com);

1 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр



  • татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дѳрес әйтә белү;

  • авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җѳмләләрдә дѳрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына тѳшенү;

  • сѳйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дѳрес оештыра белү;

  • коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

  • тѳрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;

  • тәкъдим ителгән тема буенча диалог - 3 реплика, монолог - 4 фраза тѳзи алу;

  • тиешле (400 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү;

  • тыңлап аңлау

    • укытучының дәрес үткәрү белән бәйле күрсәтмәләрен, сорауларын аңлап бару;

    • сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау;

    • тыңланган сүзләрнең, сүзтезмә, җөмлә, кечкенә текстларның эчтәлегенә тулысынча төшенү;

  • диалогик сөйләм

    • лексик тема буенча сорау-җавап репликаларын истә калдыру;

    • укытучының сорауларына ңавап бирә алу һәм сораулар куя белү;

    • үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү;

    • татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып, әңгәмә кору ( һәр укучының репликалар саны 3тән ким булмаска тиеш);

  • монологик сөйләм

    • лексик темага караган сүзләрне кулланып, предметларны, әйберләрне атый белү;

    • сыйныф бүлмәсен, мәктәпне, сыйныфташларны, табигатьне тасвирлау;

    • укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү;

    • 4 җөмләдән дә ким булмаган хикәя төзеп сөйләү;

  • уку

    • татар алфавиты хәрефләрен таный белү һәм алар белдергән авазларның әйтелешен гамәли үзләштерү;

    • телдән үзләштерелгән уку материалына нигезләнгән җөмлә һәм текстларны дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп укый белү;

    • укыганның эчтәлегенә төшенеп бару;

    • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.















































Календарь - тематик план



Исәнме(сез)!

Хәерле көн!

Сау бул(ыгыз)!

Синең исемең ничек?

Ә синең исемең ничек?



1 чирек

1 атна



2.

Бу кем? Бу нәрсә? соравы

1.

Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә.

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш.

а], [ә,] авазларын дөрес әйтә. Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый,кире кага,раслый белү.

Бу кем? Бу нәрсә? сораулары аша кирәкле информацияне ала белү.



2 атна



3.

Нинди? микродиалоглар төзү.

1.

Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә.

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш.

Нинди? Соравын куя һәм аңа җавап бирә белү. Әңгәмәдәшеңнән предметларның ниндилеген сорый һәм дөрес хәбәр итә белү. Бу китап нинди? - Бу китап чиста.



3 атна



4.

Түгел сүзе белән диалогик сөйләм телен үстерү..

1.

Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмдә ныгыту, сүзлек составын баету, әңгәмә.

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш.

Түгел сүзе белән җөмләләр төзи белү.

4 атна



5.

Түгел, әйе, юк сүзләре белән микродиалоглар төзү.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмдә ныгыту, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Түгел,юк,әйе сүзләрен җөмләдә дөрес куллана белү. Әңгәмәдәшеңнең соравына дөрес җавап бирү.

5 атна



6.

БСҮ "Мин һәм син"



Рәсемнәр буенча эш, сүзлек составын баету, әңгәмә.

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш.

Үзең һәм дустың турында өйрәнгән лексик һәм грамматик материалны дөрес кулланып кечкенә монологлар төзи белү.

6 атна



7.

-лар-ләр күплек кушымчасын сөйләмдә куллану



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш.

Исемнәрнең күплек саны кушымчасын сөйләмдә дөрес куллану

7 атна



8.

Сан + исем структурасы



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә, викторина

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Сан+исемне сөйләмдә дөрес куллана белү. Ничә чәчәк? соравына дөрес җавап бирү осталыгы.

8 атна



9.

Минем + исем структурасы белән микродиологлар.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

1 зат тартым кушымчасын исемнәргә дөрес ялгау осталыгы. Сөйли белү:Минем китабым чиста, матур, яңа. Минем апам яшь, матур.

9 атна



10.

Минем гаиләм.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Гаиләң турында сөйли белү.Минем гаиләм зур\кечкенә. Минем апам әйбәт. Минем әбием карт....

.

2 чирек

1 атна



11.

Синең + исем структурасын сөйләмдә куллану.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

2 зат тартым кушымчасын сөйләмдә дөрес кулланып әңгәмәдәшеңнең соравына дөрес тавап бирү. Синең Дәреслегең яңамы?

-Әйе, минем дәреслегем яңа.

2 атна



12.

"Кибеттә" БСҮ.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Синең ... Минем....структураларын диалогик сөйләмдә дөрес куллану.

-Синең кибетеңдә нәрсәләр бар?

-Минем кибетемдә бүрек, чалбар, ... бар.

- Синең кибетеңдә нәрсәләр бар?

-....



3 атна



13.

Минем, синең, аның диалогик сөйләмдә куллану.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

1,2,3 нче зат кушымчаларын диалогларда дөрес куллана белү осталыгы.

4 атна



14.

Санамыш. "Бу бармак - бабай..."



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Татар халык иҗаты үрнәкләре белән танышу. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу.

5 атна



15.

"Гаилә" тексты.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә куллану, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Текстны аңлап уку. Текст буенча үз гаиләң турында сөйли белү.

Минем гаиләм зур\кечкенә.

Минем әнием\әтием.... бар.

6 атна



16.

Ничә? соравы. Санамышлар.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Уку-язу әсбапларының исемен. санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә, сорап ала белү.

Сумкада нәрсә бар?

Сумкада дәфтәр бар.

Сумкада дәфтәр бармы?

Сумкада дәфтәр юк.

Ничә китап бар?

Ике китап бар.

7 атна



17.

Фигыльнең ике төп формасын кулланып җөмләләр төзү.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә, викторина

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Көн режимы турында хәзерге заман хикәя фигыль формасын кулланып дөрес сөйли алу. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллану.

3 чирек

1 атна



18.

Әнием, әтием, апам нишли? Монологик сөйләм .



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Әнием, әтием, апам нишли? сорауларына җавап бирә белү.

Әтием китап укый.

Әнием аш пешерә.

2 атна



19.

Ничек? рәвешләрне сөйләмдә куллану.



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмдә активлаштыру, сүзлек составын баету

Сорау - җавап, , рәсемнәр белән эш.эш

Тиз, әкрен,яхшы, начар рәвешләрен кулланып рәсемнәр буенча диалоглар төзү.

3 атна



20.

"Безнең мәктәп" БСҮ



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Хикәя фигыльнең 3 зат формасын кулланып кечкенә хикәя төзү.



4 атна



21.

Мин нишлим?.БСҮ



Рәсемнәр буенча сөйләшү.

Парлап эшләү.

Хикәя фигыльнең 1 зат формасын кулланып кечкенә хикәя төзү.



5 атна



22.

Кем нишли? БСҮ



Рәсемнәр буенча сораулар төзетү, җавап бирү.

Сорауга җавап алу, диалог.

Хикәя фигыльнең 3 зат формасын кулланып кечкенә диалог төзү..



6 атна



23.

"Наил-

акыллы укчы"БСҮ



Текстны уку, тәрҗемә итү, сораулар төзү.

Уку, сорауларга җавап бирү, текст буенча сораулар төзү.

Дөрес уку, грамматик материалны мөйләмдә куллана белү.

7 атна



24.

"Бакчада"БСҮ



Тәрҗемә итү, сорауларга җавап бирү, текст түзү.

сорауларга җавап алу, парлап эшләтү.

Чыгыш килеше һәм хикәя фигыльнең 1-2-3 зат формаларын сөйләмдә дөрес куллану.

8 атна





25

"Минем гаиләм" БСҮ.



Текстны уку, тәрҗемә итү, сораулар төзү, җавап бирү.

Уку, сорауларга җавап бирү, текст буенча сораулар төзү.

Аңлап уку,сорауларга дөрес җавап бирү, текст үрнәгендә гаилә турында сөйли белү.

9 атна



26.

Г. Тукай "Безнең гаилә" шигыре



Рәсемнәр буенча эш, яңа сүзләрне сөйләмгә кертү, сүзлек составын баету, әңгәмә

Сорау - җавап, рәсемнәр буенча эш

Шигырьне аңлап уку. Шигырь буенча әңгәмәдә өйрәнгә лексиканы урынлы куллану.

10 атна



27.

Кая? соравын куллану.



Рәсемнәр буенча эш, сүзлек составын баету, әңгәмә

Парлап эш.

Сорауны урынлы куллана һәм дөрес итеп җавап бирә белү.

-Син кая барасың?

-Мин мәктәпкә барам?

-Әниең кая бара?

-Әнием эшкә бара?

4 чирек



28.

Яз фасылы, язгы һава торышы



Укытучының сөйләмен тыңлау һәм аңлау, үз фикерләреңне белдереп сөйләм төзү.



Сорауларга җавап алу.

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү. --Әминә, әйдә урамга.

Ә көн нинди?

Көн җылы

Көн җылымы?

Урамга чыгасыңмы?

Сиңа яз ошыймы?







29.

Барый Рәхмәт "Аш вакыты"





Уку, сорауларга җавап бирү, Нәрсә белән? Структурасын куллану.

Уку, сорауларга җавап бирү, текст буенча сораулар төзү, үзең турында сөйләү.

Татар теленә хас авазларны дөрес әйтә, йөгерек сөйләргә өйрәнү.

Мин пычак белән ипи кисәм. Мин кашык белән аш ашыйм. Миңа кашык бир әле. Ничә кашык кирәк?





30.

"Циркта» тексты.



Уку, тәрҗемә итү, тыңлап аңлау.

Сорауларга җавап бирү, рәсем буенча сөйләү.

Текст буенча җавап бирә белә.Текст буенча сөйли белү.

Чиста, матур, акыллы зур сыйфатларын кулланып, циркны сурәтли белү.







31.

"Кыргый хайваннар тексты"



Текстны уку, сорауларга төгәл җавап бирү, тәрҗемә итү.



Сорауларга җавап бирү, рәсем буенча сөйләү.

Бу нәрсә? Бу-төлке.. Ул урманда

яши .

Төлке өйдә эшли.

Кыргый хайваннарның, исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу.







32.

"Шәһәрдә" тексты.



Текстны уку, тәрҗемә итү, сораулар төзү, рәсем буенча сөйләү.

Сорауларга җавап алу.

Кая барганыңны, кайда торганыңны әйтә белү.

Текст буенча җавап бирә белә.Үзең яшәгән(авыл) турында сөйли белү.

Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, шәһәрне сурәтли белү.

Син кая барасың?

Шәһәргә.

Шәһәр нинди?

Шәһәрдә урамнар зур, чиста





33.

"Кунакта"БСҮ. Белемнәрне гомумиләштереп кабатлау



Өйрәнгән лексик материалны кулланып сорауларга җавап бирү, парлап эш.

Рәсемнәр буенча сөйләү.











 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал