7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку по теме: “Сәламәтлек – зур байлык”.

Конспект урока по татарскому языку по теме: “Сәламәтлек – зур байлык”.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйретдинова Гүзәл Фоат кызы

10 нчы сыйныф рус төркемнәре өчен дәрес планы.

Дәреслек авторы:Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева


Тема: "Сәламәтлек - зур байлык".

Максат: : 1. Сәламәтлек темасына караган яңа сүзләр өйрәнү, аларны монологик һәм диалогик сөйләмдә куллана алуларына ирешү.

2. Инновацион технологияләр кулланып, укучыларның үз фикерләрен логик, эзлекле, җыйнак, төгәл, матур итеп сөйләргә һәм фикер йөртергә өйрәтү, аралашу культурасын һәм сөйләм телен үстерү.

3. Яшь буында сәламәтлек культурасы, сәламәт яшәү рәвеше һәм актив тормыш позициясе тәрбияләү,башкалабыз Казан белән горурлану һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау: Уку өчен текстлар, компьютер, мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе.

Укыту методлары: өлешчә эзләнү, гамәли, интерактив метод.


Укыту принциплары: системалылык принцибы, дифференциальләшкән һәм интегратив принциплар.


Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системага салу, ныгыту дәресе.

Дәрес планы

I .Оештыру өлеше.

  1. Исәнләшү

- Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз.

- Кем юк укучылар?

- Яхшы, барыгыз да исән - сау, сәламәт булуыгызга мин бик шат. Әйдәгез әле, укучылар, дәресне мәкальләр укып башлыйк. Рус телендә эквивалентын искә төшерсәгез тагын да әйбәтрәк булыр. Экранга карыйбыз, укучылар. ( 2нче слайд)

  • Саулык - зур байлык

  • Здоровье - большое богатство

  • Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

  • В здоровом теле - здоровый дух

  • Саф һава - тәнгә дәва

  • Свежий воздух - бальзам для здоровья

  • Байлык бер айлык, саулык - гомерлек

  • Богатство на месяц, здоровье на всю жизнь

  • Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, иң зур бәхет - саулык

  • На свете самое маленькое счастье - богатство, а самое большое счастье - здоровье

  • Саулыкны - сатып алып булмый.

  • Здоровье не купишь

Укытучы: Бу мәкальләр нәрсә турында?

Җавап: Бу мәкальләр сәламәтлек турында.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, үткән дәрестә сәламәтлеккә кагылышлы нинди сүзләр өйрәндек әле без? Әйдәгез, бергәләп искә төшерик (яхшы кәеф; бернәрсә дә авыртмый; уйныйсы килә,сикерәсе килә, укыйсы килә; сәламәт кешеләр табигатьне яраталар; дөньяны матур күрәләр, зарядка ясарга, салкын су белән юынырга, җитез, көчле, чаңгы, тимераяк, витаминнар, яшелчәләр ашарга)

II .Актуальләштерү.

1.Ситуатив күнегүләр үткәрү.

Укытучы:Укучылар, мин сезгә төрле ситуацияләр тәкъдим итәм, икътибар белән тыңлагыз.

Спроси: ( 3нче слайд)

-Во сколько он (она) вчера лег(ла) спать;

  • Син кичә сәгать ничәдә йокларга яттың;

  • Во сколько он сегодня проснулся;

  • Син бүген сәгать ничәдә уяндың;

  • Сколько раз он вчера кушал;

  • Син кичә ничә тапкыр ашадың;

  • Успел ли он сегодня позавтракать;

  • Син буген иртәнге аш ашарга өлгердеңме;

  • Бегает ли он по утрам;

  • Син иртән йөгерәсеңме;

  • Делает ли он зарядку;

  • Син зарядка ясыйсыңмы;

  • Умывается ли он холодной водой;

  • Син салкын су белән юынасыңмы;

  • Соблюдает ли он режим дня;

  • Син көндәлек реҗимны үтисеңме?

III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.

Укытучы: Сейчас,ребята ,я вам раздам текст. Сначала мы сделаем перевод незнакомых слов, т.е поработаем со словарями.( Бүген дәрестә сәламәтлек турында сөйләшүебезне дәвам итәбез, укучылар. Мин сезгә текст таратып чыгам. Иң беренче таныш булмаган сүзләрне сүзлектән карап тәрҗемә итәбез һәм дәфтәргә язабыз)

1.Сүзлек эше. ( 4нче слайд)

кыздырылган - җареный

әйләнә-тирә мохит - окружающая среда

баш тартыгыз - откажитесь

җинаятьчелек - преступность

төрле авырулар - разные заболевания

мавыкма - не увлекайся

спиртлы эчемлекләр - спиртные напитки

шөгыльләнергә - заниматься

күнектерергә - приучить

җиңел атлетика - легкая атлетика

ихтыяр көче - сила воли

Укытучы: Прежде чем приступить к чтению самого текста, давайте, ребята, проверим перевод слов.

2.Текстны укып чыгарга.




* * *

Халык: "Дөньяда иң зур байлык - сәламәтлек",-ди. Әйе,сәламәт кеше эшли дә, тормышын яхшырта, ял да итә.

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора. Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Ризык витаминлы булырга тиеш. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт тә, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.

Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар. Мәсәлән, айкидо, гимнастика, волейбол, карате, җиңел атлетика. Иртән зарядка ясарга яки йөгерергә мөмкин. Җәен су коенырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын чаңгыда, чанада, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга бик файдалы. Үзеңне иртән зарядка ясарга күнектерергә кирәк. Бүлмәләрне җилләтергә дә онытма. Боларны эшләү ихтыяр көче таләп итә.

Әлбәттә, сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау - иң беренче шарт.

Тәмәке тарту - иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе.Тәмәкедәге никатин - бик агулы матдә.

Тәмәке тарта торган укучыларның хезмәт һәм ял режимы бозыла. Алар тәнәфестә башкалар белән ял итмиләр,тәмәке тартырга урын эзлиләр һәм тәнәфесне шунда үткәрәләр. Галимнәр әйтүенчә, бер тәмәке гомерне җиде минутка кыскарта.

Спиртлы эчемлекләр куллану нәрсәгә китерә соң?

Беренчедән,җинаятьчелек.Икенчедән, алар төрле авырулар белән авырыйлар. Өченчедән, алар кешенең акылын һәм намусын томалый:кешеләр тупасрак, усалрак була бара. Спиртлы эчемлекләр куллану сәламәтлек тә, көч тә, бирми, зарар гына китерә.

4. Укытучы:Текстны мәгънә ягыннан (по смыслу) нинди өлешләргә бүләр идегез?

Ребята, на сколько смысловых частей можно разделить текст?

Ответ: на 3смысловые части(3өлешкә).

Укытучы: Яхшы. Сейчас прочитаем каждую часть отдельно и попробуем дать им названия.

Укытучы: 1часть прочитает … и вкратце скажет, о чем идет речь.

Укытучы: Ребята, как мы можем назвать эту часть текста?

Җавап: «Дөрес туклану »

Укытучы: 2 часть прочитает … и вкратце скажет, о чем идет речь.

Укытучы: Ребята, как мы можем назвать эту часть текста?

Җавап:«Спорт белән шөгыльләнү»

Укытучы: 3 часть прочитает … и вкратце скажет, о чем идет речь.

Укытучы: Ребята, как мы можем назвать эту часть текста?

Җавап: «Зарарлы гадәтләр» ( 5нче слайд)


Укытучы: Сез килешәсезме ? Вы согласны с этим ? Яхшы. Найдите в каждой части, а их у нас 3, одно предложение, в котором заключен весь смысл названия данных частей. (3 җөмлә барлыкка килә) (6нчы слайд)

Җавап:

1)Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора.

2) Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

3) Сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау - иң беренче шарт.

Укытучы: Яхшы. Ә хәзер , укучылар, бу өч җөмләне, текстта бирелгән, кайсы бер җөмлә белән әйтеп була? А эти 3 предложения каким одним предложением из текста мы можем заменить?

Җавап: Халык: "Дөньяда иң зур байлык - сәламәтлек",-ди. ( 7нче слайд)

Укытучы: Дөрес. Карагыз әле, укучылар, безнең текстның исеме юк бит. Сез текстка нинди исем бирер идегез?

Җавап: Сәламәтлек - зур байлык.

Укытучы: Вы согласны, что мы можем дать название тексту «Сәламәтлек - зур байлык»?

Укытучы: Ребята, давайте попробуем вместе определить тему урока.

Җавап: Тема нашего урока совпадает с названием текста «Сәламәтлек - зур байлык». ( 8 нче слайд)

Укытучы:Яхшы. Хәзер, укучылар, схемалар буенча диалог төзеп парлар да эшлибез. Следующее задание. Через диалоги нужно будет доказать, что здоровье для человека самое главное. (3-4 диалог тыңлана).

Физкультминутка. (9нчы слайд)

Укытучы: Ребята, посмотрите по сторонам кабинета, найдите числа и составьте из них даты. (06-17 июля 2013; 07-23 февраля, 2014). Чем эти даты знаменательны в России.

- 2013 елда Казанда XXVIIнче Бөтендөнья җәйге универсиада булды

- 2014 елда Сочида XXIIнче Кышкы Олимпия уеннары булачак.

Өй эшен тикшерү.

(2 презентация карала)

XXVIIнче Бөтендөнья җәйге универсиада турында презинтация

XXIIнче Кышкы Олимпия уеннары турында презинтация

IV.Нәтиҗә ясау. Йомгаклау

Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.

Укытучы: Сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул? ( 10 нчы слайд)

Җавап:

  • Организмны чыныктыру

  • Исерткеч эчемлекләр кулланмау

  • Дөрес туклану

  • Наркотиклар кулланмау

  • Спорт белән шөгыльләнү

  • Тәмәке тартмау

Укытучы: Сәламәт кеше нинди ул?

Җавап: Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле, җаваплы,сәламәт, ярдәмчел.

Y.йомгаклау

Укытучы: А сейчас я хочу проверить, как вы усвоили материал урока. Садимся за компьютеры, открываем тест …,на тест отводится _____ минут.

Укытучы:Хөрмәтле укучылар, без бүген сезнең белән сәламәтлек турында, сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк булуы турында

сөйләштек

Саулык - зур байлык. Сәламәтлек безгә бирелгән, ләкин аны сакларга кирәк.

VI. Өй эше. ( 11нче слайд) "5"- "Сәламәтлек зур байлык" темасына кечкенә күләмле сочинение язарга;

"4"- текстка карата 5 сорау төзергә;

VII. Билгеләр кую.



























Диалог №1 «Дөрес туклану»

- Сәлам, !

  • Сәлам, ! Минем бик нык ашыйсым килә!

  • Нишләп? Без мәктәпкә яңа килдек бит.

  • Мин иртәнге ашны ашарга өлгермәдем.

  • Өлгермәдең ?

  • Әйе , өлгермәдем, чөнки соң тордым. Хәзер булочка сатып алам.

  • Бу сәламәтлек өчен бик начар.Мин сиңа дөрес һәм вакытында тукланырга киңәш итәм.

  • Мин синең белән килешәм. Киңәшең өчен рәхмәт.


Диалог №2 «Спорт белән шөгыльләнү»

- Исәнме,!Синең кәефең яхшы!

- Әйе, ә синең?

- Минем йокым килә.

- Ә син иртән зарядка ясап, салкын су белән юын.

- Аның өчен иртәрәк торырга кирәк,ә мин тора алмыйм.

- Аның өчен ихтыяр көче кирәк. Спорт белән шөгыльлән .Ул сәламәтлек өчен дә файдалы.

- Тырышып карармын.



Диалог №2 «Зарарлы гадәтләр»


- Син ничек , уйлыйсын, тәмәке тарту кешегә зыянлымы?

- Әлбәттә, никотин сәламәтлек өчен зыянлы.

- Тәмәке тартучылар ни өчен төрле авырулар белән авырыйлар?

- Чөнки тәмәкедәге никатин- бик агулы матдә .

- Бер сигарет кына тартсаң нәрсә була ?

- Бер сигарет гомерне 7 минутка киметә.


Диалог №2.1


  • Сыра эчеп карыйбызмы?

  • Юк. Сиңа да эчергә киңәш итмим. Ул кешегә бик начар тәэсир итә.

  • Сыра гына бит!

  • Сырада да спирт бар.Синең тупас, усал буласың киләме?

  • Юк,әлбәттә.

  • Мин бик шат.







№1 «Дөрес туклану»


Схема.

  • Сәламләү!

  • Сәламләү! Хәбәр итү.

  • Сорау,гаҗәпләнү.

  • Аңлату.

  • Гаҗәпләнеп сорау.

  • Җавап бирү.

  • Фикерне дәллиләү.

  • Риза булу.


№2 «Спорт белән шөгыльләнү»


Схема.

- Исәнме, !Синең кәефең яхшы!

- Әйе, ә синең?

- . . .

- Ә син иртән зарядка ясап, салкын су белән юын.

- Аның өчен иртәрәк торырга кирәк,ә мин тора алмыйм.

- . . .

- Тырышып карармын.

№3 «Зарарлы гадәтләр»


Схема.

  • . . .

  • Әлбәттә, никотин сәламәтлек өчен зыянлы.

  • Тәмәке тартучылар ни өчен төрле авырулар белән авырыйлар?

  • ...

  • Бер сигарет гомерне 7 минутка киметә.


№ Схема.

  • . . .

  • Юк. Сиңа да эчергә киңәш итмим. Ул кешегә бик начар тәэсир итә.

  • . . .!

  • Сырада да спирт бар.Синең тупас, усал буласың киләме?

  • . . .

  • Мин бик шат.










1.Сүзлек эше.

кыздырылган - җареный

әйләнә-тирә мохит - окружающая среда

баш тартыгыз - откажитесь

җинаятьчелек - преступность

төрле авырулар - разные заболевания

мавыкма - не увлекайся

спиртлы эчемлекләр - спиртные напитки

шөгыльләнергә - заниматься

күнектерергә - приучить

җиңел атлетика - легкая атлетика

ихтыяр көче - сила воли

* * *

Халык: "Дөньяда иң зур байлык - сәламәтлек",-ди. Әйе,сәламәт кеше эшли дә, тормышын яхшырта, ял да итә.

Дөрес туклану кеше организмын нормага сала, сәламәтлеген ныгыта, төрле авыруларга профилактика булып тора. Ул сәламәтлекне саклауга ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитның зарарлы факторларына каршы торучанлыгын арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта. Ризык витаминлы булырга тиеш. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт тә, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш.

Сәламәт булу өчен, беренче чиратта спорт белән шөгыльләнергә кирәк.Укучылар төрле спорт түгәрәкләренә йөри алалар. Мәсәлән, айкидо, гимнастика, волейбол, карате, җиңел атлетика. Иртән зарядка ясарга яки йөгерергә мөмкин. Җәен су коенырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын чаңгыда, чанада, тимераякта шуарга, хоккей уйнарга бик файдалы. Үзеңне иртән зарядка ясарга күнектерергә кирәк. Бүлмәләрне җилләтергә дә онытма. Боларны эшләү ихтыяр көче таләп итә.

Әлбәттә, сәламәтлекне саклау өчен, спиртлы эчемлекләр эчмәү, тәмәке тартмау - иң беренче шарт.

Тәмәке тарту - иң киң таралган начар гадәтләрнең берсе.Тәмәкедәге никатин - бик агулы матдә.

Тәмәке тарта торган укучыларның хезмәт һәм ял режимы бозыла. Алар тәнәфестә башкалар белән ял итмиләр,тәмәке тартырга урын эзлиләр һәм тәнәфесне шунда үткәрәләр. Галимнәр әйтүенчә, бер тәмәке гомерне җиде минутка кыскарта.

Спиртлы эчемлекләр куллану нәрсәгә китерә соң?

Беренчедән,җинаятьчелек.Икенчедән, алар төрле авырулар белән авырыйлар. Өченчедән, алар кешенең акылын һәм намусын томалый:кешеләр тупасрак, усалрак була бара. Спиртлы эчемлекләр куллану сәламәтлек тә, көч тә, бирми, зарар гына китерә.

























 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал