- Учителю
- План- конспект открытого урока по теме: Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа) .
План- конспект открытого урока по теме: Табын әзерләү тәртибе – “Без әзерлибез табын” (3 класс, русская подгруппа) .
Һадиева С.Ә. , Габдуллина Г.М., 3нче сыйныф, рус төркеме, әдәби уку дәресе
Тема: Табын әзерләү тәртибе - "Без әзерлибез табын"
Максат:1. Темага караган лексиканы ныгыту.
2.Диалогик сөйләм аша фикерләү сәләтен үстерү; парларда, төркемнәрдә дусларча эшләтү;
иҗади фикерләү сәләтен үстерү аша белем сыйфатын күтәрү.
3. Табын әзерләү тәртибенә төшендерү, табын янында әдәпле сөйләшү, өстәл арты әдәбенә өйрәтү.
Материал: прогрмма, дәреслек - Р.З.Хәйдәрова "Күңелле татар теле"
Җиһазлау: өстәл, ашъяулык, 2 тәлинкә, 2 чынаяк, 2 кашык, 1 пычак, самовар,тозлы камырдан ясалган бәлеш, чәкчәк, өчпочмаклар, кыстыбый, гөбәдия, бавырсак, вак бәлеш.Укучы өстәлләренә номерлар, 4 төрле өстәл рәсеме, татача бию көе.
Такта бизәлеше: тема языла
Дәрес барышы
I.Оештыру-мотивлаштыру этабы (ОМЭ)
1.- Исәнмесез, хәерле көн сезгә!
- Рәхмәт, хәерле көн сезгә дә!
- Хәлләрегез ничек?
- Әйбәт, рәхмәт.
- Утырыгыз. Өй эшен тикшерәбезме?
2. а) - Өй эшен тикшерәбез.
- Өй эше нәрсә иде?
- Шәүкәт Галиев "Кунаклар" шигыре (ятларга).
- 4нче төркем башлый.
- 2нче төркем дәвам итә.
- 3нче төркем.
- 1нче төркем.
- Укучылар, яхшы сөйләдегез, башлардан сыйпыйк әле.
б) Үзбәяне аңлатуны искә төшерү.
- Сиңа ничәле?
- Миңа "5"ле, чөнки яхшы сөйләдем, хатам юк.
-Миңа "4"ле, чөнки 2 хатам булды.
- Надяга ничәле?
- Надяга "5"ле, чөнки хатасы юк ("4"ле, чөнки ике хатасы бар).
3. (Иҗади өй эше - 4 төр өстәл рәсемен ясарга - алдан тикшерелеп, яхшылары тактага алдан эленә).
а) - Бу өстәлме? Бу нәрсә? Бу нәрсә? Болар нәрсәләр?
өстәл
№1 №2 №3 №4
- Өстәлләр.(Уклар куеп, рәсемнәр өстенә "өстәл" сүзе беркетелә)
- Безгә кайсы рәсем кирәк?
- №2
- Ни өчен?
- ????? (Ул не просто өстәл, а стол с едой.) (Артык рәсемнәрне тиз генә алып куям, "табын"сүзен беркетәм)
- Бу нинди сүз?
- "Табын" дип укыйлар.
- Парларда кабатлагыз.(Бер-берсенә, күршеләренә әйтәләр)
- Табында нәрсәләр була?
- (Модель аша ныгыту) табын
савыт-саба ашамлык, ризык
- Эчтән кабатлагыз- про себя: табын -ул савыт-саба, ризык, ашамлык.
- Молодцы!
б)-"Кунаклар" шигыре ничек башлана?
-"Без әзерлибез табын".
-Дәреснең темасы ничек булыр?
- Без әзерлибез табын. (тактага тема эленә)
- Русча ничек?
- Мы готовим, накрываем стол.
-Нәрсә ул табын?
- Модель (анализ-синтез)
табын
Анализ: табын- ул савыт-саба, ашамлык, ризык
савыт-саба ашамлык, ризык
синтез: савыт-саба, ашамлык, ризык - ул табын (бер-берләренә карап әйтешәләр)
- Рәхмәт, булдырдыгыз!
II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы.
1нче бирем. - Савыт- саба исемнәрен әйтегез (тәлинкә, кашык, чәнечке, чынаяк, пычак, самавыр)
- Татар миллли ашлары - ... (кулъяулык җибәрелә) бәлеш, сумса, бавырсак, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, кош теле, пәрәмәч, шәңгә, кыстыбый, күзикмәк, токмачлы аш, коймак.
- Булдырдыгыз, кул чабыйк әле!
- Без хәзер нишлибез? Тема - ?
- Без табын әзерлибез.
2нче бирем. Парларда эшлиләр.
а)- Скажи, чтобы … помыл руки. ( …, кулыңны ю)
- Мин кулымны юдым.
- (Алга таба мин, берни дә әйтмичә, әйберләрне күрсәтәм, алар парларда эшлиләр)
- Өстәлгә ашъяулыкны җәй\...җәйдем
- Табынга тәлинкәләрне тарат\...тараттым
- Табынга чынаякларны куй\...куйдым
- Табынга пычакны куй\...пычакны куйдым
- Табынга кашыкларны куй\...куйдым
- Табынга бәлешне(һ.б.ны) куй\...куйдым.
- Табын әзерме?
- Табын әзер.
- (мин өстәлгә самоварны куям)Ашларыгыз тәмле булсын!-дип әйтәм.
-Нинди тәмле сүз әйтәбез?
- Ашыгыз тәмле булсын!(бергә әйтәләр)
ә) -Уйнап алабызмы? Бастык! Вика чыга. "Хәрәкәт белән күрсәт" уены.
Вика беренче тапкыр әкрен генә әйтә, калганнар хәрәкәт белән күрсәтә: кул юам, ашыйм, сөртәм, таратам, куям, җәям, төште, алдым, чәй эчәм, әдәпле булып зур үсәм!
Икенче тапкыр татарча бию көенә тизрәк, өченче тапкыр тагын да тизрәк!
- Рәхмәт, булдырдыгыз! Елмаеп рәхмәт әйтегез, утырыгыз.
б) Үзбәя (сөйләмнәренә)
3нче бирем. Диалог төзү өстендә эш: "Кунак каршылау һәм сыйлау". Төркемнәрдә эшләү.
-Кунаклар чакырабызмы?
- Кунаклар чакырабыз.
- 2 төркем кунак каршылый, 2 төркем сыйлый.
Җавап бирәләр.
4нче бирем. Нәтиҗә.
Үзбәя.
III. Рефлексия.
1.- Дәреснең темасы нәрсә иде?
- Без табын әзерлибез.
- Табынны ничек әзерләдек? Кем сөйли ала? (Бер укучы сөйли)
- Сез хәзер күңелдән кабатлагыз.
2. Өй эше.
1. 63нче бит, 9нчы күнегү.Анда русча язылган: Используя содержание стихотворения «Кунаклар», напиши, как ты накрываешь стол.
2. Өйдә әти-әниләрегез белән уйнап, видеога төшереп алып килергә.
3. Гәзит- журналлардан, интернеттан бу темага шигырь табарга.
3. Дәрестә үз-үзеңә гомуми бәя.
4. Рәхмәт белдерү, саубуллашу. Күңелле көй астында балаларны озату.