7


  • Учителю
  • МАЛАЙ ҺӘМ ЕЛАН ӘКИЯТЕН ӨЙРӘНҮ, 4 класска дәрес планы

МАЛАЙ ҺӘМ ЕЛАН ӘКИЯТЕН ӨЙРӘНҮ, 4 класска дәрес планы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Әлеге дәрес рус мәктәбенең татар төркемендә 4 сыйныф өчен расланган эш программасы буенча II чиректә уздыруны күз алдында тота. Дәреслек: Р.Х.Ягъфәрова  Уку китабы Казан: Татар. Кит. Нәшер., 2013. - 123 б.  Дәрес уңай психологик халәт тудыру белән башлана. Укучыларга дәрестә башк
предварительный просмотр материала

Әдәби әсәргә анализ ясау

4 нче класска дәрес конспекты

Тема. Малай һәм Елан (кытай халык әкияте)

Максат. 1. Әсәрнең эчтәлеге белән танышу. Укыган әсәрнең яшерен эчтәлеген ачарга ярдәм итү. 2. Әсәр нигезендә эзлекле фикер йөртү аша әкияткә анализ ясау. 3. Образлар аша аерым бер халыкның тормышка карашларын һәм характер сыйфатларын ачыклау, һәрвакыт уйлап эш итәргә кирәклекне төшендерү.

Дәреснең тибы. Өй эшен анализлау дәресе.

Җиһазлау. Дәрескә презентация. ЭЙ АР ГАЙД структурасы буенча эшләү өчен карточка.

Дәреснең планы

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. (Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә).

II. Актуальләштерү.

1. Өй эшен искә төшерү: 43-44 битләрне укырга; Блум ромашкасы сорауларын искә төшерергә.

2. Сүзлек өстендә эш. (Экранда бирелә)

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Укыту мәсьәләсен кую һәм чишү.

2. БББ таблицасына нигезләнеп, булган белемнәргә ачыклык кертү.

3. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үзлектән эшләп чыгалар. (ЭЙ АР ГАЙД структурасы)

4. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).

5. Әсәр эчтәлегендәге вакыйгаларны билгеләү. (Укучыларның җаваплары тыңлана).

IV. Ныгыту.

1. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы нигезендә укучыларның белемен тикшерү.

2. Сәламәтлекне ныгыту минуты. Тиззарядка.

3. Малайның сыйфатлары турында сөйләшү. (Критик фикерләү технологиясенең Блум ромашкасы таләпләре нигезендә, сорауларны укучылар бер-берсенә үзләре бирәләр).

4. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үзлектән кабат эшләп чыгалар. (ЭЙ АР ГАЙД структурасы)

V. Нәтиҗә

1. ПМК таблицасы нигезендә дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.

2. Кызыклы тоелган кайбер фикерләрне укып күрсәтү. (Укучыларның җаваплары тыңлана).

VI. Рефлексив анализ. 1. Дәрестә нәрсә эшләдек? (Укучыларның җаваплары тыңлана).

VII. Белемнәрне бәяләү.

VIII. Өй эше. 1. Малайга характеристика яз. 2. 45 биттәге сорауларга телдән җавап. 3. Әкияткә рәсем яса.

IX. Йомгаклау. Энергизатор. (ТИМ ЧИР структурасы)


Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. (Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә, төркемнәрдә эшләү тәртибе аңлатыла).

II. Актуальләштерү.

1. Өй эшен искә төшерү: 43-44 битләрне укырга; Блум ромашкасы сорауларын искә төшерергә.

2. Блум ромашкасының сорауларын искә төшерү: (төркемнәрнең урнашу тәртибендә укучыларның җаваплары тыңлана).

  1. Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.

  2. Иҗади сорау (прогноз) - «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз?»

  3. Практик сорау - «Без нәрсә эшли алабыз?» «Сез ничек эшләр идегез?»

3. Без бүген нинди әсәр турында сөйләшәбез? Бу әсәр нинди жанрга керә? Нинди әкиятләр була? (хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр, көнкүреш әкиятләре)

4. Сүзлек өстендә эш. (Экранда бирелә)


III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1. Укыту мәсьәләсен кую һәм чишү.

2. Таблицага нигезләнеп, булган белемнәргә ачыклык кертик:


БББ таблицасы


Б - Беләбез

Б - Беләчәкбез

Б - Белдек

1. Малай һәм Елан (кытай халык әкияте) эчтәлеген.

1.Төп геройның сыйфатларын.

1.

2. Критик фикерләү технологиясен һәм

Сингапур структурасын.

2. Критик фикерләү технологиясен һәм

Сингапур структурасын.

2.


3. Укучылар карточкадагы биремнәрне үзлектән эшләп чыгалар.

(ЭЙ АР ГАЙД структурасы)


Алдан

Соңыннан


Малай юлда бер кечкенә Елан ятканын күргән.

Малай Еланны кызганган, үзе белән мәктәпкә алып киткән.

Малай Еланны юлдагы агач янында калдырып киткән.

Елан бик тиз үскән.

Укытучы Малайны бик мактаган.

Укытучы Еланны ерак тау буена илтеп куйган.

Укытучы малайны орыша башлаган.

Малай Еланны җәрәхәтли-җәрәхәтли, селтәнә-селтәнә әйләнә башлаган.

Малай бик күп бәрелешләрдә катнашкан.

Малайны туган илендә яратмаганнар.

3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра).

4. Әсәр эчтәлегендәге вакыйгаларны билгеләгез. (Укучыларның җаваплары тыңлана).

Көтелгән җаваплар:

1.Малайның хыялы.

2. Малайның укуга баруы.

3. Малайның еланны очратуы.

4. Еланны мәктәптә ашатып үстерүе.

5. Елан турында укытучының белүе.

6. Малайның еланны ерак тау буена илтүе.

7. Еланның үсеп җитүе.

8. Малайның еланны җиңүе.

IV. Ныгыту. 1. ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы нигезендә укучыларның белемен тикшерү. (Укытучы фикере белән килешкән укучылар урыннарыннан торып баса, килешмәүчеләр урыннарында утырып кала).


1. Малай Еланны кызганган.

2. Малай Еланны өенә алып кайткан.

3. Елан тау яныннан үтмәкче булган һәр кешене кабып кына йота икән.

4. "Синең гаебеңнән күпме кеше газап чигә", - ди укытучы Малайга.

5. "Син яхшылыкка каршы яманлык эшлисеңме?" - дип кычкырган Малай.

6. "Куенда үстергән еланның якын дус булуын белмәдеңме?" - ди Елан.

7. Елан Малайны кунакка чакырган.

8. Малай Елан эчендә бик рәхәт яшәгән.

9. Малай Елан тиресеннән тун тектергән.

10. Малай Төньяк Кытайга - туган ягына кайткан.


2. Сәламәтлекне ныгыту минуты. Тиззарядка.

Күзне челт-челт йомгалыйм, йомып бераз торгалыйм.

Күзләр ял итсен әле, арыганым бетсен әле.


(Күзләрне йомабыз, ятып торган сигезле рәвешендә сулдан башлап ике тапкыр йөреп чыгабыз, 5 секунд йомып торганнан соң, акырын гына күзләрне ачабыз).

3. Малайның сыйфатлары турында сыйләшү. (Критик фикерләү технологиясенең Блум ромашкасы таләпләре нигезендә, сорауларны укучылар бер-берсенә үзләре бирәләр. Биредә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Беренче төркем гади сорау, икенче төркем иҗади сорау, өченчеләр - практик сорау. Шул рәвешле төркемнәрнең сорау бирү тәртибе үзгәрә бара ).

Якынча укучылар бирергә мөмкин булган сораулар:

1. Гади сорау - материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.

- Малайга хас нинди сыйфатларны атый аласыз?

Җавап.

2. Иҗади сорау (прогноз) - «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»

- Сез ничек уйлыйсыз, алга таба да малай батырлыклар эшләрме?

Җавап.

3. Практик сорау - «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?»

- Малайның батырлыгын бик күп кешеләр белсен өчен без нәрсә эшли алабыз?

Җавап.

7. Укучылар тәкъдим ителгән биремнәрне үзлектән кабат эшләп чыгалар. (ЭЙ АР ГАЙД структурасы)


Алдан

Соңыннан


Малай юлда бер кечкенә Елан ятканын күргән.

Малай Еланны кызганган, үзе белән мәктәпкә алып

иткән.

Малай Еланны юлдагы агач янында калдырып киткән.

Елан бик тиз үскән.

Укытучы Малайны бик мактаган.

Укытучы Еланны ерак тау буена илтеп куйган.

Укытучы малайны орыша башлаган.

Малай Еланны җәрәхәтли-җәрәхәтли, селтәнә-селтәнә әйләнә башлаган.

Малай бик күп бәрелешләрдә катнашкан.

Малайны туган илендә яратмаганнар.

IV. Нәтиҗә

  1. ПМК таблицасы нигезендә дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясыйбыз. Нәтиҗәне дәфтәрләргә язабыз.


+

-

?


2. Үзегез өчен кызыклы тоелган кайбер фикерләрне укып күрсәтегез.

(Укучыларның җаваплары тыңлана).

V. Рефлексив анализ. Дәрестә нәрсә эшләдек? (Укучыларның җаваплары тыңлана)


Б - Беләбез

Б - Беләчәкбез

Б - Белдек

1. Малай һәм Елан

(кытай халык әкияте) эчтәлеген.

1. Геройларның сыйфатларын.

1. Геройларның сыйфатлары аша

әсәрдәге вакыйгаларның

эчтәлеген таптык.

2. Критик фикерләү технологиясен һәм

Сингапур структурасын.

2. Критик фикерләү технологиясен һәм

Сингапур структурасын.

2. Критик фикерләү технологиясен һәм

Сингапур структурасын.


VI. Белемнәрне бәяләү. (Дәрестә катнашкан укучыларга, җавапларына кыскача аңлатма биреп, билгеләр куела).

VII. Өй эше.

1. Малайга характеристика яз.

2. 45 биттәге сорауларга телдән җавап.

3. Әкияткә рәсем яса.

VIII. Йомгаклау. (ТИМ ЧИР структурасы) Барыбыз да басабыз. Җитәкләшәбез. Барыбыз бергә: "Без бүген дә булдырдык!"






















5



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал