7


  • Учителю
  • Разработка вне классного мероприятия 'Команда-миллионер' на татарском языке

Разработка вне классного мероприятия 'Команда-миллионер' на татарском языке

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Команда-миллионер

Интеллектуаль уен


Максат. Укучыларның логик фикер йөртү дәрәҗәсен үстерү, математикага кызыксыну уяту, математика тарихы белән якыннанрак таныштыру, бик күп буын галимнәрнең хезмәтенә хөрмәт хисе тәрбияләү, укучыларның танып-белү сәләтен киңәйтү.

Җиһазлар. "Пифагорчы", "Математика", "Информатика", "Эрудит", "Эврика" стена газеталары; Архимед, Платон, Эйлер, Лобачевский, Гаусс, Ковалевская, Виет, Пифагор, Ньютон, Циалковский, Ломоносов, Менделеев портретлары; "Казан" стенды; төзек күпкырлык модельләре; Җ.Тәрҗемәновның "Лобачевскийның яшьлеге" китабы; КГУ сувениры; Пифагорга шаржлар; счет, логарифмик линейка, микрокалькулятор; рефератлар: "Борынгы үлчәү берәмлекләре", "Хеопс пирамидасының серләре"; "Франсуа Виет", "Пангеометрия", "Саннар һәм цифрлар ничек барлыкка килгән?"; 12 төенле бау (Мисыр өчпочмагы); папка "Казанга-1000"; рәсемнәр, төсле меллар, магнитлы такта, табло; музыка.

Кулланылган литература:

  1. Энциклопедический словарь юного математика. Составитель Савин А.П. М.: «Педагогика», 1989.

  2. Большой энциклопедический словарь для школьников и поступающих в ВУЗы. М., Изд. «дом ».

  3. Г.И.Глейзер. История математики в школе, 7-8ые классы, М.: «Просв», 1982.

4. Под ред. Юшкевича "Хрестоматия по истории и математики"


I команда


1. Түбәндәге масса үлчәү берәмлекләренең кайсысы ~ 16 кг га тигез?


А. Кадак В. Пот

С. Мыскал Д. Лот


Җавап: В.


2. 2 һәм 3 саннары арасына нинди тамга куйсаң, 2дән зуррак, 3тән кечерәк сан килеп чыга?


А. Плюс В. Бүлү

С. Минус Д. Өтер


Җавап: Д.


  1. Архимед (б.э.к. 287-212 еллар) - Борынгы Греция галиме, физик, математик. Рычаг кагыйдәсен аныклаган, гидростатика законын ачкан. Ул, мунчада су тутырылган ваннага кергәч, болай дип кычкырып җибәрә:


А. Данке шон! В. Ахтунг!

С. Айлавью! Д. Эврика!

Сорау: Дөрес репликаны табыгыз!


Җавап: Д.


  1. Көн саен без төрле алгоритмнар кулланабыз: инстукцияләр, кагыйдәләр, рецептлар һ.б. Куелган эшне башкару өчен гамәлләрнең эзлеклелеген тасвирлау алгоритм була.

Сорау. Күпурынлы саннар өстендә 4 арифметик гамәлне башкару кагыйдәләренең әйтелешен керткән кайсы бөек математик исеменең латин формасыннан алгоритм сүзе килеп чыккан?


А. Архимед В. Аль-Хорезм

С. Абель Д. Анри


Җавап: В.


  1. Рим нумерациясендә ничә цифр?


А. 7. В. 8

С. 9. Д. 10


Җавап: А

  1. Борынгыдан килгән болгар-татар үлчәү берәмлекләре:

А. Күз күреме В. Өрмәк

С. Ук атымы Д. Колач


Күз күреме - тигез урында күреп була торган ара, өрмәк - эт өргән тавышны ишетеп була торган ара; Ук атымы - атылган укның очу аралыгына тигез ара.

Сорау. Бу үлчәү берәмлекләренең кайсысы ~ 2 м?


Җавап: Д.


  1. Борынгы Вавилонда нинди исәп системасы кулланылган?


А. Икешәрле В. Сигезәрле

С. Уналтышарлы Д. Алтмышарлы


Җавап: Д.


  1. Б.э.к. ХХ гаырда ук язылган папируслар Мисырда табыла. Рим цифрлары белән 500 санын ничек язарга?


А. L B. X

C. C Д. D


Җавап: Д.


  1. Км мм дан ничә тапкыр зуррак?


А. Йөз В. Мең

С. Млн Д. Млрд


Җавап: В.


Миллион сүзе меңгә мең дигәнне аңлата. ХIII гасырда сәяхәтче итальян Поло Марко Кытайда булып кайта һәм ул илнең байлыкларын тасвирлау өчен млн сүзен уйлап таба. ("Миллион" сүзе Италиядә 1500 нче елда барлыкка килә)

Миллиард 1871 нче елда франк сугышыннан соң барлыкка килә. Французларга Германиягә 5 000 000 000 (5 млрд) франк контрибуция түләргә туры килә.

  1. Аш тозы табигый монокристиллы нинди формада?


А. Тетраэдр В. Гексаэдр (куб)

С. Октаэдр Д. Икосаэдр


Җавап: В.


  1. Кайсы исәпләү җайланмасын борынгы мисырлылыр, греклар, римлылар, кытайлылар һәм японнар кулланганнар?


А. Абак В. Счет

С. Логарифмик линейка Д. Калькулятор


Җавап: А.


  1. Рәсем-карикатура күрсәтелә.

Сорау. Бу кайсы укучылар шаржы?


А. Платон В. Пифагор

С. Виет Д. Эйлер


Җавап: В.


  1. "Арифметика" сүзенең ясалышы


А. Гарәп В. Грек

С. Кытай Д. Һинд


(Арифметика грекчада цифр дип тәрҗемә ителә)

Җавап: В.

  1. "Математика - барлык фәннәрнең патшасы, ә арифметика - математиканың патшасы" дип кем әйткән?


А. К.Ф.Гаусс В. Софья Ковалевская

С. Лобачевский Д. Архимед


Җавап: А


15. Б.Н. Ельцин Казанның 1000 еллыгын 2005нче елда үткәрү турындагы указга ничәнче елда кул куя?


А. 1979 В. 1990

С. 1992 Д. 1999


Җавап: Д.






II команда


  1. Дәреслекләрдә чит ил әдәбиятыннан инглиз язучысы Олдридның мондый әсәре бирелгән:


А. "Соңгы адым" В. "Соңгы аршын"

С. "Соңгы дюйм" Д. "Соңгы фут"


Җавап: С.


  1. Түбәндәге өчпочмакларның кайсысында Пифагор теоремасы үтәлә?


А. Тигезъянлы В. Тигезъяклы

С. Турыпочмаклы Д. Җәенке почмаклы


Җавап: С


  1. Кайсы математикның хезмәте (әсәре) исеменнән "алгебра" сүзе килеп чыккан?


А. Архимед В. Аль-хорезм

С. Абель Д. Анри


Җавап: В.


  1. Түбәндәге дүртпочмакларның кайсысы параллелограмм булмый?


А. Квадрат В. Ромб

С. Турыпочмаклык Д. Трапеция


Җавап: Д.


5. Менә 360 ел инде бакчага шапылдап төшкән алма турындагы легенда телләрдән телләргә күчеп килә. Түбәндәге генийларның кайсысы бу легенда белән бәйле?


А. А.С. Пушкин В. И. Ньютон

С. Л.Эйлер Д. А.Н. Колмогоров


Җавап: В.


Инглиз бакалавры И.Ньютон илдә чума таралган елда көндәлек тормыштан аерылган, ялгызлыкта калганда бөтендөнья тартылу көчен ача.

6. Түбәндәге озынлык үлчәү берәмлекләренең кайсысыс 1,5 см га тигез?


А. Бер адым В. Бер тотам

С. Бер илле Д. Бер карыш


Җавап: С.


7. Беренче компьютерларның исеме җисеменә туры килгән. Сорау. Компьютер сүзе инглизчәдән тәрҗемә иткәндә нәрсәне аңлата?


А. Исәпләргә В. Уйларга

С. Язарга Д. Санарга


Җавап: А.


8. Хисаплау техникасында кайсы исәп системасы кулланылмый?


А. Икешәрле В. Сигезәрле

С. Уналтышарлы Д. Алтмышарлы


Җавап: Д.


9. Млн мм ничә км?


А. 1 В. 10

С. 100 Д. 1000


Җавап: А.


10. "Күпләр математиканы арифметика белән бутап, аны коры фән итеп саныйлар. Ә чынлыкта исә, математика фантазия таләп итә торган фән. Математик күңеле белән шагыйрь булырга тиеш"дип кем әйткән?


А. К.Ф. Гаусс В. Софья Ковалевская

С. Лобачевский Д. Архимед


Җавап: В.


11. Кайсы җайланманы "русский абак" дип йөрткәннәр?


А. Счет В. Логарифмик линейка

С. Калькулятор Д. Компьютер


Җавап: А.


12. Бер литр су күпмегә тигез?


А. 10см куб В. 1 дм куб

С. 0,5 см куб Д. 100 см куб


Җавап: В.


13. Казанда император университеты ничәнче елда ачыла?


А. 1841 В. 1833

С. 1815 Д. 1804


Җавап: Д.


14. Мисыр пирамидалары моннан 5 мең ел элек салынган. Бу ничәнче гасыр була?


А. Б.э.к. III В. Б.э.к. V

С. Б.э.к. ХХХ Д. Б.э.к. III


Җавап: С.


  1. Җ.Тәрҗемәновның "Лобачевскийның яшьлеге" китабыннан өзек укыла (203нче бит)

Сорау. Бу өзектә сүз кем турында бара?


А. К.Э. Циалковский В. М.В. Ломоносов

С. Д.И. Менделеев Д. Н.И. Лобачевский


Җавап: Д.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал