- Учителю
- Игра по химии на тему 'Путешествие по периодической системе Д. И. Менделеева'
Игра по химии на тему 'Путешествие по периодической системе Д. И. Менделеева'
Периодик система буенча сәяхәт
8-9 класслар өчен интеллектуаль сәяхәт -уен.
Максат :1) укучыларның периодик система буенча
белемнәрен тирәнәйтү.
2) химик элементлар турында информация бирү.
3)химия фәненә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау:зур периодик система, 3 кечкенә периодик система 40 биремле карточка , ирис конфетлары,
Магнит такта,магнитлар ,язулар: галимнәрнең периодик закон, периодик система турында әйтемнәре:
"Периодическому закону будущее не грозит разрушением ,а обещаются только надстройка и развитие" Д.И.Менделеев",
"Менделеевская таблица определяет новые направления технического прогресса ,она открывает закон распределения металлов в земной коре ,рассеяния их в концентрации. Она помогает поискам и разведкам ,подсказывает свойства соединений элементов,толкает техническую мысль вперед".
Тәҗрибәләр өчен:
-
Кристаллизатор белән су,натрий,кәгазь кораб
-
Тимер кашык,су спиртовка, химик стакан,кристаллик күкерт
-
Иод, спиртовка ,шырпы.
-
Алюминий порошогы, иод, су.
Уен шартлары :
1) Классны 3 төркемгә бүлү
2)Һәрбер команда чиратлап карточка ала ,җавап бирә алса ,
1 очко (ирис )ала, җавап булмаса йөреш күчә.
Әгәр приз чыкса ,сораусыз очко ала,колба чыкса ,тәҗрибә күрсәтелә , шул килеш кенә очко алына, әгәр ха-ха чыкса йөреш башка командага күчә.
Карточкалар шушы тәртиптә киселеп магнит тактага беркетелә.
Сораулар шул төркем элементлары буенча язылган.
I
1
II
1
III
1
IV
1
V
1
VI
1
VII
1
VIII
1
I
2
II
2
III
2
IV
2
V
2
VI
2
VII
2
VIII
2
I
3
II
3
III
3
IV
3
V
3
VI
3
VII
3
VIII
3
I
4
II
4
III
4
IV
4
V
4
VI
4
VII
4
VIII
4
I
5
II
5
III
5
IV
5
V
5
VI
5
VII
5
VIII
5
Карточкалардагы сораулар:
I- 1 Үсемлеккә бу элемент җитмәгәндә ,аның үсеше тоткарлана,яфраклары саргая,җимешләренең баллылыгы кими.
I -2 Александр Македонский гаскәрләренең эчәк эпидемиясе вакытында офицерлар авырмаган ,ә гади солдатлары авырган .Ни өчен?
I 3 Колба Тәҗрибә №1 "Корабның җимерелүе"
I- 4 Табигатьтә иң күп таралган селтеле металл .
I- 5 Алхимиклар бу элементны кояш тамгасы белән билгеләгәннәр.
II -1 Бу химик элемент хлорофилл составына керә.
II- 2 Ха-ха !
II -3 Сөяк составына керә,шулай ук мускулларның
эшчәнлеге ,кан ою өчен кирәк.
II -4Мария Склодовская-Кюри ,Пьер Кюриларга
радиоактивлык күренешен өйрәнүгә ярдәм иткән элемент. II- 5 Кеше организмы өчен иң зарарлы металларның
берсе,алхимиклар аны "көмеш су " дип атаганнар.
III-1 Н.Чернышевский бу металлны "киләчәк металлы "дип
атый,канатлы металл.
III- 2 ПРИЗ!
III- 3 Ха-ха !
III- 4 Ни өчен алюминийдан ясалган чыбыклар суда эремиләр
III -5 Буяу исеме белән аталган элемент.
IV-1 Атомда уңай корылмалы төш булуын исбатлаган
галим хөрмәтенә исем бирелгән химик элемент.
IV-2 ПРИЗ!
IV-3 Бу металл йомшак, хәтта графит кебек кәгазьдә эз калдыра.
IV-4 Бу элементны "терек табигатьнең патшасы" дип атыйлар.
IV-5 Салкын хәрби складта шинельдәге барлык төймәләр порошокка әйләнә. ( башка аллотропик төргә күчә).Нинди элемент турында сүз бара.
V -1 Хирургиядә сөякләрне ялгау өчен кулланыла.
V- 2 Ха-ха !
V- 3 Ике хайван исеме кергән химик элемент.
V- 4 Бер яктан бу химик элементның исеме "тереклексез" дигәнне аңлата , икенче яктан тереклек аннан башка була алмый.Бу нинди элемент?
V -5 Алхимик Бранд ,яңа элемент ача ,яңа матдә караңгыда яктыра .Исеме "яктыртучы " дигәнне аңлата.
VI -1 Бу элеметны Мария Склодовская- Кюри үзенең иле хөрмәтенә атый.
VI -2 Эретелү температурасы иң югары булган металл, аннан электр лампочкасының кылларын ясыйлар.
VI -3 Бу элементның русча исеме борынгы һинд теленнән алынган "сира" сүзеннән чыга.Бу сүз "сары" дигәнне аңлата.
VI -4 Колба Тәҗрибә №2 "Пластик күкерт табу "
VI -5 ПРИЗ!
VII -1 Колба Тәҗрибә №3 "Иодны куу"
VII -2 Исеме "җимергеч" дигәнне аңлата торган галоген.
VII -3 Колба Тәҗрибә №4 " Су-катализатор "
VII -4 Беренче ясалма юл белән алынган химик элемент.
VII -5 Рәссамнар бу элементтан ясалган кислота белән тәрәзәгә рәсемнәр төшерәләр,икенче исеме плавик кислотасы" бу нинди элемент.
VIII -1 Бердәнбер газ хәлендәге радиоактив элемент.
VIII -2 В12 витамины составына керә.
VIII -3 Гемоглобин составындагы металл.
VIII -4 Әгәр дә бу газлар аша электр тогы уздырсаң, алар төрле төсләр белән яктыра. Бу нинди газлар.
VIII -5 ПРИЗ!
Җаваплар :
I- 1 Калий II -1 Магний
I- 2 Көмеш II -2 -
I- 3- II -3 Кальций
I- 4 Натрий II -4 Радий
I- 5 Алтын II -5 Терекөмеш
III-1 Алюминий
III-2-
III-3-
III-4 Алюминий оксидыннан торган нык пленка барлыкка килә.
III-5 Индий
IV-1 Резерфордий
IV-2-
IV-3 Кургаш
IV-4 Углерод
IV-5 Аккургаш
V -1 Тантал VI -1 Полоний
V -2 - VI -2 Вольфрам
V -3 Мышьяк VI -3 Күкерт
V -4 Азот VI -4 -
V -5 Фосфор VI -5 -
VII -1 - VIII -1 Радон
VII -2 Фтор VIII -2 Кобальт
VII -3 - VIII -3 Тимер
VII -4 Технеций VIII -4 Инерт газлар
VII -5 Фтор VIII -
Тәҗрибәләргә аңлатмалар:
Тәҗрибә №1 Зур кристаллизаторга су салырга.Кәгазьдән кораб ясарга ,ә шуңа борчак кадәр генә натрий металлы куярга .Корабны суга төшерергә,ул йөзә башлый,бераздан ут кабып янып бетә.
Тәҗрибә №2
Тимер кашыкка бераз күкерт алып кайнаганчы җылытабыз,шул күкертне суга агызабыз,резина кебек сузыла торган пластик күкерт барлыкка килә.
Тәҗрибә №3
Пробиркага иод салабыз.Спиртовка ялкынында пробирканы тотабыз ,иодның куылуын күрәбез.
Тәҗрибә №4
Пыялага алюминий һәм иод порошогын салып,катнаштырабыз. Пипетка ярдәмендә 1 тамчы су салабыз. Колпак белән каплыйбыз .Көчле реакция башлана. Колпак эче шәмәхә төтен белән тула.Су катализатор ролен үти.