7


Круговорот азота в природе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес № 5 Дата 25 .12 .13.

Тема:Азотның табигатьтә әйләнеше.

Максаты:

1 )Анализ ясау, чагыштыру, системалаштыру, гөмумиләштерү , техник - куркынычсызлык кагыйдәлре күнекмәләрен куллануны формалаштыру.

2)Тарату материаллары белән эшләүне, табигать законнары өйрәнүне камилләштерү

3)Укучыларда эстетик , экологик, коллективта эшләү күнекмәләре тәрбияләү.

Җиразлар: Д.И.Меделеевның периодик таблицасы, елка, сораулар белән тарату материаллары,ТСО,

Дәреснең тибы: Яңа материал өйрәнү.

Дәреснең методы: эвристик әңгәмә.

Дәресн барышы: 1.Укучылар җилкәдәш , кара- каршы дуслары белән исэнлэшу. 2.Актуальләштерү. Сингл Раунд Робин структурасы куллану.)Җавапларны тугәрәгк буенча бер- берегезгә 1 кат кабатлап чыгасыз сәгать уңаена.)Укытучы:Уткән дәрестә өйрәнгән кислота турында нәрсәләр әйтә аласыз, физик узлекләре нинди? Техник куркынычсызлык кагыйдәләре(вакыт 15-20 сек). Вакыт. Укучы җавабы: 1 нигезле, кислородлы, көчле кислота.Сыегайтылган сусыз нитрат кислотасы.Төссез , специфик исле сыеклык, 86 градуста кайный, бүлмә температурасында , яктыда әкренләп таркала:азот (1У) оксидына, кислородка, суга. Көчле оксидлаштыручы, N+5 оксидлашу дәрәҗәсе исәбенә. Кислота белән эшләгәндә ул тирегә тисә, аны яндырырга мөмкин , тиредә сары тап барлыкка килә, ялкыш тигән өчракта күп су белән юдырырга , аннары 3% чәй содасы белән нейтральләштерегә кирәк. а (1 укучы җавап бирә.)Хай- файв.

3.Релли Робин структурасын кулланып химик узлекләрен искә төшерәбез. (Ике укучы башта яза, Ананары язган битләрне алыштыралар.(30 сек) ) Хай - файф .Вакыт ;№ 2 өстәлдән №4 укучы җавап бирә.4.Укытучы әверелешләр чылбыры язылган карточкалар тарата , укучылар дәфтәр белән эшли.

4.Финк -Райт-Раунд-Робин структурасы кулланып эшли. ( командада уйлый-яза - киңәшә),Чиратлап сәгать уңаена киңәшәләр.) Вакыт уйларга 30 сек. Выкыт язарга 3 минут . Вакыт киңәшергә 30 сек.Хай -файв. Тактада нәрсә язганны тикшерәбез.№1 өсәлдән № 3 укучы тактада 1 реакцияне яза.№4өстәлдән ;2 укучы 2 тигезләмәне яза. №5 өстәлдән № 1 укучы 3 тигезләмәне яза. №3 өстәлдән№4 укучы 4 тигезләмәне яза, укыйлар.Күчеш:N2 --- NH3 ---NH4CL ---NH3 ---- N2 ;

Сезнең белән азот турында сөйләшербез.Аның табигатьтәге ролен , әйләнешен карабыз.(тактада)Ф.Энгельс сузләре белән әйткәндә "Химик элемент өзлексез хәрәкәттә , үзгәреәштә була" Прецесслар җирнең өч сферасында литосфера, гидросфера , атмосферасында тере организмнар яши торган тирәлекнең роле ярдәмендә, катнашында бара.( укучыларның тема буенча фикерләре видио караганчы , карагач чагыштырыла.Эй Ар Гайд структурасын куланыла.

Укучылар алдында таблица:килешсәгез " +", килешмәсәгез " - " ны башта дигән баганага куясыз.

Башта

Азотка хас күренешләр

Соңыннан


Хайваннар ,кайбер усемлекләр hава азотын ,туфрактагы органик матдәләр азотын узләштерә алалар

Азотның әйләнеше гидросферада гына бара.

Кузаклы үсемлекләр азот әйләнешендә катнашалар

Азот аксымнар составына керә

Азот иң аз табыла торган затлы металлардан да кыйммәтрәк

Азот җитешмәсә яшел үсемлекләр саргаялар, фотоситез процессы туктала.

Табигатьтә берөзлексез азотлы кушылмалар ясалу, ә икенче яктан аларның таркалуы бара.


Укучыларга видио күрсәтелә, тескт укыла. Шуннан соң "Соңыннан " баганасына фикерләрегез узгәрсә "+", "-" куеп чыгабыз. Вакыт 30 сек .

Өзек яки видио караганнан соң нинди нәтиҗә ясадыгыз?Фикерләрегезне әйтегез.

Укучылар фикере.Укучы №1 №4 өстәлдән җавап бирә.Металлардан да кыйммәтрәк дип белмәгән идем, яки азот җитешмәгәннән саргая дип уйламаган идем. ...

Кеше азотны усемлек , хайван азыкларыннан, ә хайваннар усемлекләрдән ала. Үсемлекләр ирекле азотны үзләштерә алмыйлар , алар аны аммоний , нитрат ионнары хәлендә генә үзләштерә . Нинди табигать күренешләре ирекле азотны бәйләнгән азот хәленә китерә ? 126 бит (1,2,3)укыпТайм -пэа - шэа структурасы кулланып ( каршыдаш дустың белән фикер алышасың) 60 сек.

Укучы : 1. Черу- кыскача сөйли.

Укучы 2.Төерчекле бактерияләр.

Укучы 3. Яшен (эл корылмасы.) Киресенчә (санарга.)

Табигатьтә азот әйләнеше урнаша.Ләкин кеше эшчәнлеге тәэсирендә бу тигезләнеш бозыла.

Ныгыту: Химик заводларда атмосфера азотын бәйләунең 2 юлын күрсәткән реакция тигезләмәләрен язып күрсәтергә.

Өй эше.Чимал итеп hава hәм су алып аммоний нитраты табу реакциясен язарга.

Рефлекция : Чыршыда яңа ел уенчыкларында сезгә яңа ел теләкләре , сораулар Барлык өстәлләрдән 1 укучы чыгып ала . Команда укый. Җавап әзерли.


Күчеш:N2 --- NH3 ---NH4CL ---NH3 ---- N2 ;


Күчеш:N2 --- NH3 ---NH4CL ---NH3 ---- N2 ;


Күчеш:N2 --- NH3 ---NH4CL ---NH3 ---- N2 ;

Күчеш:N2 --- NH3 ---NH4CL ---NH3 ---- N2 ;


Күчеш:N2 --- NH3 ---NH4CL ---NH3 ---- N2 ;

Зур Кукмара аерым фэннэрне тирэнтиен ойрэну муниципаль мэктэбе.

Ачык дәрес

Тема : Табигатьтә азот әйләнеше.

(9 сыйныф)

Шакирова Гөлсина Юсуповна

беренче категорияле химия укытучысы.



2013 -2014 уку елы.

Ачык дәрес

Тема: "Химик реакцияләр " темасы буенча алган

белемнәрне системалаштыру,гомумиләштерү.

( 11 сыйныф)

Шакирова Гөлсинә юсуповна

беренче категорияле химия укытучысы

2013-2014 уку елы.


Дата : 27.01 14.

Тема: "Химик реакцияләр" турында алган белемнәрне системалаштыру hәм гомумиләштерү.

Максаты: 1)Химик реакциядәр турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту , гомумиләштерү.

2)Укучыларда индивидуаль эшлэу ,фикерләү дәрәҗәләрен устеру , кызыксынучанлык , чагыштыра белу , кузэтучэнлек , танып белу күнекмәләрен ныгыту.

3)Сөйләм культурасы, төркемнәрдә эшләү , хезмэттэшлек кунекмэлэрен камилләштерү.

Жиhазлар: карточкалар, китап, Д.И. Мендлевның периодик таблицасы, эрүчәнлек таблицасы, сәгать, чиста битләр,компьютер,Стаканнар, электр үткәрәчәнлеген сынау приборы, аш тозы, шикәр , уксус эремәсе,кэгазьдэн :медаль, чангы, факел.

Дәрес тибы: Алган белемнәрне, кунекмэлэрне камиллэштеру, ныгыту, кабатлау.

Дәрес методы: эврестик энгэмэ.

Дәрес барышы: Укучылар җилкәдәш , каршыдаш дуслары белән исәнләшәләр.

Хай Файв.

1.Сингл Раунд Робин структурасы( түгәрәк буенча 1 тапкыр кабатлап чыгалар) Сорау:Химик реакцияләрне ничек классификациялиләр? 20 сек , вакыт.Укучылар эшли.Хай Файв.Вакыт. Укучы җавап бирә.

1.Алынган, хасил булган матдәләрнең саны буенча(кушылу , таркалу, алмаштыру, алмашу тибы)

2. Җылылык эффеекты буенча(экзотермик, эндотермик)

3.Кайтмалык билгесе буенча ( кайтма, кайтма булмаган).

4.Оксидлашу дәрәҗәләре буенча ( оксидлашу дәрәҗәсе үзгәрү белән, үзгәрмичә баручы реакцияләр )Вакыт .Хай файв. №2 өстәлдәге 2нче номерлы укучы ңавап бирә.

2. Континиус Раунд Робин структурасы( түгәрәк буенча сорауны берничә кат кабатлау) Укытучы : Химик реакцияләрнең нинди типларын беләсез , аларның билгеләмәләре ничек әйтелә, өйрәнгән төшенчәләр не түгәрәк буенча 2 тапкыр кабатлап чыгабыз. чакырып, 60 сек Вакыт. Хай Файв.Укучы җавап бирә.№1 өстәлдән №3 укучы реакциянең типларын әйтә.№4 өстәлдәге№3 укучы компьютердагы ( тактадагы) реакцияне аңлата алган билгеләмәне әйтә.

(NH4)2Cr2O7= Cr2O3 + N2 + 4H2O

Укучы җавабы: Бер катлаулы матдәдән берничә гадиерәк матд ә ясалу белән бара торган реакция таркалу реакциясе дип атала. ...

Cu + Hg (NO3)2 = Hg + Cu (NO3)2

-Алмаштыру тибы . Ике матдә арасында барып берсе гади , икенчесе катлаулы булып , гади матдә катлаулы матдәнең берсенең урынын алмаштырса бу алмаштыру тибы дип атала.

3.Джот Тотс структурасы ( өстәлдәге фикерләр) өстәлдәге кагәзьне так сандагы укучылар ала 2гә бөкли , бүлә, җилкәдәш дустына яртысын бирә. Алар барсы 4 кә бөкли , бүлә. "Химик тигезләнеш " төшенчәсе белән бәйле булырга мөмкин булган сүзләрне уйлап, берәм -берәм команда өчен кычкырып әйтеп , аннары язып өстәл уртасына куярга, 2,3,4 битләр белән дә шуны ук кабатларга. Вакыт 20 сек.

Сүзләр: система, алынган матдәләр, реакция продукты, Андри Луи Ле Шателье, франсуз,бас ым, температура, концентрация , кайтма, молекула , микъдар,экзотермик, эндотермик, принцеп. факторлар,туры реакция, кире реакция, тизлек.

Хай Файв. Өстәлләрдәге №2 сандагы укучылар өстәлдәге карточкаларны алап , болгата, № суга а 3х3 әр итеп тезә, горизонталь , вертикаль , диоганаль буенча өч сүзне кулланыпкоманданың hәр члены җөмләләр төзи Вакыт.60сек. Укучы җавабы: Химик тигезләнеш - вакыт узу белән реакция системасында алынган матдәләрнең , реакция продуктының концентрацияләре үзгәрми , туры , кире реакцияләрнең тизлеге тигез була, ләкин 0 зур.

Химик тигезләнеш производство өчен файдалы күренеш түгел.Шуңа күрә аңа каршы франсуз галиме Луи Ле Шателье аны авыштыру шартлары уйлап таба. Аны Ле Шателье принцебы дип атыйлар. Ул болай әйтелә :Тигезләнеш хәлендәге системаны авыштыру өчен нинди дә булса бер шартны ( С, Т, Р)узгәртсәк , химик тигезләнеш бу узгәрешкә каршы якка авыша.

4.Эй Ар Гайд структурасы ( кунегу эшләгәннән соң укучылар фикерләрен тыңлау)буенча матдәләрнең электролитик дисс цияциясе темасы буенча матдәләрнең электр тогы үткәрүчәнлеген билгелик. Сезнең алда таблица, андагы фикерләр белән килешсәгез "башта" графасына "+," килешмәсәгез " -" билгесе куярга.10 сек Вакыт.

Тәҗрибә күрсәтелә: NaCL, HCL ,шикәр эремәләренең , уксус эремәсенең электр тогы уткәрүчәнлеге приборында тикшерү ;фикеләрегез үзгәрсә " Соңыннан "графасына төзәтеп +, -- куя аласыз.20 сек .Вакыт.

Башта

Тикшерелүче эремә

Электр уткәрүчәнлеге

Соңыннан


NaCL(коры)

Электр тогын үткәрә, лампочка яна

NaCL( cыек)

Электр тогын уткәрми, лампочка янмый.

HCL

Электр тогын үткәрә, лампочка якты яна

С12Н22О11(эремәсе)

Электр тогын үткәрә, лампочка якты яна

CH3COOH ( эремәсе)

Электр тогын яхшы уткәрә, лампочка якты яна.

Тәҗрибә караганнан соң сез нәрсәбелән килешәсез , яңадан " + ", нәрсә белән килешмисез " --" куясыз. Таблицадагы баштагы фикерләрегезнене соңыннан фикерегез белән чагыштырабыз да фикерегез ничек үзгәрде, шуны әйтәбез. Ни өчен ? 10сек Вакыт. Укучылар җавабы.Бу алган белемнәрегезне кайларда куллана алыр идегез?

5.Финк Райт-Раунд Робин структурасы (уйла,яз, аңлат) командада эшләнә.Өстәлдәге карточкаларда химик реакцияләр бирелгән. Оксидлашу дәрәҗәләрен куярга , электрон балансын төзергә, оксидлаштыручыны ,кайтаручыны билгеләргә, тигезлэргэ. Вакыт .10 сек. Уйлыйбыз. Вакыт ,60 секунд язабыз.Вакыт. 40 секунд аңлашабыз.

Хай файв. 3 командадан да №2 укучылыр команда № туры килгән реакцияләрне тактада эшлилэр эшлиләр.

Физкультминут.(кэгазьдэн химик реакциягэ кагылышлы жиhаз ясарга)

6. Релли Тайбл структурасы ( ике укучы чиратлашып 1 биткә җавапны язалар) (.Ә реакция компьютерда күрсәтелә).№1нче химик реакциягә характеристика биреп жилкәдәш дустың белән бергә 1 биткә яза барасыз. 20 сек .Вакыт. Битләрдэ өстәлдәге таблица буенча эшлү Вакыт.№3 өстәлдән №1 укучы җавап бирәтактада. Мәсьәлән:1)Кушылу тибы.2) каталитик.3) оксидлашу- кайтарылу 4) кайтма 5) диспропорциональләшү.

7.Модель Фрейера

Командага 1бит алына аны 4кә бөклибез , битне ачып уртага Электролиз дип билгеләмә язабыз.Кирәкле , кирәк булмаган характеристикалар ,икесенә дә мисаллар ,капма -каршы мисаллар язабыз. 30 сек Вакыт .Хай файв. №4 өстәлдән №2 укучы укый. №2 өстәлдән №4 укучы билгеләмәсен эйтә. Мисалга мәсьәлә төзеп карый.

Өй эше: Контроль эшкә эзерләнергә.Нинди темалар буенча, уткән дәресләрне гомумиләштерүдән чыгып:1) Электролиз 2) Электролитик диссоциация.3) Оксидлашу -кайтарылу реакцияләре 4) химик реакциянең тизлеге 5)Химик тигезләнеш.

Укучыларга дәрестәге активлыкларына карап билге куела.

Дәрестә :а) дәрес вакытында нинди сораулар туды?

Б) дәрестә нәрс ә аңладың?

В)нәрсә аңлап җиткермәдең?

Г)дәреснең психологик атмосферасы ошадымы?

Д)дәрес турында нәрсә әйтергә телисең?

Алдагы көннәрдә Сочида 22 нче кышкы олимпиада уеннары үтәчәк.Олимпиадага кагылышлы берничә минутлык әңгәмә үткәреп китик әле. Тактада эленгән олимпиада җиhазларның берсен ,төркемнәрдән 1 укучы чыгып ала. Аның артында язылган сорауларга җавап биреп карый төркем белән.( медал , чаңгы, олимпиа уты ( факелы)). "Химик реакция" тошенчэсе белн бэйлэргэ.


(NH4)2Cr2O7= Cr2O3 + N2 + 4H2O

Cu + Hg (NO3)2 = Hg + Cu (NO3)2

KCLO3 t=KCL +O2

(NH4)2Cr2O7= Cr2O3 + N2 + 4H2O

Cu + Hg (NO3)2 = Hg + Cu (NO3)2

KCLO3 t=KCL +O2

(NH4)2Cr2O7= Cr2O3 + N2 + 4H2O

Cu + Hg (NO3)2 = Hg + Cu (NO3)2

KCLO3 t=KCL +O2



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал