7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие по химии для учащихся 8-11 классов

Вне классное мероприятие по химии для учащихся 8-11 классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Авыл укучыларында фәнгә кызыксыну уятуда химия атналыгының әһәмияте аеруча зур .Аңа әзерләнү вакытында укучылар иҗади эшлиләр, эзләнәләр, фәнни-популяр әдәбият белән танышалар.Алар бу атналыкларда галим дә , артист та, укытучы да, башка төр һөнәр иясе дә булып алалар. Шуның өчен дә безнең мәктәптә фән атналыклары уздыру матур гадәткә әйләнде. Атналыкны түбәндәге план буенча үткәрәбез.

1 нче көн . Атналыкны ачу. "Казан химик лар мәктәбе" темасына телдән журнал.

2 нче көн . "Табигать- туган йортыбыз". Экологик әкият. 5-9 класслар өчен.

3 нче көн . Бәхетле очрак . 8-9 класслар укучыларының җыелма командалары катнаша.

4 нче көн . 1-7 класс укучылары өчен могҗизалар кичәсе.

5 нче көн . Химия темасына "Зәлидә " уены.

6 нчы көн . Атналыкны йомгаклау. Конкурсларга нәтиҗә ясау.

"БӘХЕТЛЕ ОЧРАК " уены тәкъдим ителә.

Уенда 8-11 класс укучыларыннан (4 әр кеше ) торган 2 төркем катнаша.

Тема: Химия һәм көнкүреш.

Максат: Химия фәненә кызыксыну уяту, химия белән көнкүрешнең бәйләнешен күрсәтү, химия фәне буенча белемнәрен барлау һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһаз: Ручкалар һәм дәфтәр битләре.

Исәнмесез, укучылар, химия яратучы дусларым. Без бүген "Бәхетле очрак " уенын уйнарга җыелдык. Уен 4 геймнан тора. Жюри нәтиҗә ясый һәм җиңүчеләрне билгели.

1 нче гейм. (1 минутта кайсы команда күбрәк җавап бирә, шул җиңә. Җавап бирү чираты жирәбә ярдәмендә билгеләнә. Ком сәгатеннән файдалану отышлырак. ).

"Алга, алга... "

I. 1.Кислота һәм нигез арасындагы алмашу реакцияләре (нейтральләшү реакцияләре ).

  1. Алмазда кристаллик челтәр төре (атомлы кристаллик челтәр ).

  2. Иң актив неметалл (фтор ).

  3. Эремәләре яки эретелмәләре электр тогын үткәрүче матдәләр (электролитлар ).

  4. Бердәнбер сыек металл (терекөмеш ).

  5. Рус галиме, атом-молекуляр тәгълимат авторы (Ломоносов ).

  6. Реакция тизлеген арттыручы матдә (катализатор ).

  7. Ике элементның берсе кислород булган катлаулы матдә (оксид ).

  8. Җылылык аерылып чыгу белән баручы реакция (экзотермик реакция ).

  9. Нитрат кислотасы һәм азотлы ашлама җитештергәндә кулланыла торган зәһәр исле газ (аммиак ).

  10. Атом моделен беренче булып төзүче галим (Резерфорд ).

  11. Электр тогын иң яхшы уздыручы металл (көмеш ).

  12. Иң кечкенә тискәре корылмалы кисәкчек (электрон ).

  13. Водородны кушу реакциясе (гидрирлау ).

  14. Матдәнең үзлекләрен саклаган иң кечкенә кисәкчеге (молекула ).

  15. Катнашманы аеру ысулы (фильтрлау ).

  16. Газларның каты матдә өслеге тарафыннан йотылуы (адсорбция ).

  17. Нинди сөтне эчәргә ярамый? (известь сөтен ).

II. 1. Cоставлары бердәй, төзелешләре һәм үзлекләре төрле булгант матдәләр (изомер ).

2. Органик химиягә нигез салучы (Бутлеров ).

3.Организм өчен аз микъдарда, ләкин бик кирәкле органик матдәләр (витаминнар ).

4. Бер элементның берничә гади матдә хасил итүе (аллотропия ).

5. Карбонат кислотасының тозлары (карбонатлар ).

6. Гади матдәләрдән катлаулы матдәләр табу (синтез ).

7. Атомның үзенә электрон тарту сәләте (электротискәрелек ).

8. Тирәлек тәэсирендә металлар җимерелүе (коррозия ).

9. Җылылык йотылу белән барган реакция (эндотермик реакция ).

10. Җылылык һәм яктылык бүленеп чыгу белән бара торган реакция (яну ).

11. Уңай яки тискәре корылган кисәкчек (ион ).

12. Кислородның аллотропик төре (озон ).

13. Микробларны үтерергә сәләтле металл (көмеш ).

14. Химик реакцияне химик билгеләр һәм формулалар белән язу (тигезләмә ).

15. Нейтральләшү реакциясенең бер продукты (тоз ).

16.Өч атомлы спирт (глицерин ).(

17. Матдәләрнең тәэсир итешүе (реакция ).

  1. Җылылык эффекты күрсәтелгән тигезләмә (термохимик ).

  2. Водородны аерып алу (дегидрирлау ).

  3. Иң җиңел, тик каты металл (титан ).

2 нче гейм. ,,Ромашка" уены

  1. Ашлама итеп кулланылучы нитратларның гомуми исеме? (селитра)

  2. Җир хөрмәтенә аталган химик элемент.(теллур)

  3. Россия хөрмәтенә аталган химик элемент. Аны кем ачкан?( Рутений, Клаус)

  4. Имән белән сарык туны арасында нинди бәйләнеш бар?(Имән кайрысында сарык тиресен эшкәртү өчен кирәкли матдәләр була.)

Син-миңа, мин-сиңа.

(Командалар өйдә әзерләнгән сорауларын бер-берсенә бирәләр.).

3 нче гейм. "Билгесез кунак "

(Мәктәптә укыта торган бер укытучының кечкенә чагындагы фотосы күрсәтелә яки аның турында мәгълүмат бирелә. Шулар буенча укучылар аның кем булуын әйтәләр.)

Укытучы үзе әзерләп килгән сорауларны бирә. Беренче һәм дөрес җавап биргән командага очко куела.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал