7


  • Учителю
  • За семью печатями химия 7-9 класс

За семью печатями химия 7-9 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: 1. Безнең герой 1730 елның 13 ноярендә генерал- аншеф гаиләсендә дөньяга килә. Ул чорлардагы традицияләр  буенча , аны 12 яшеннән үк Семеновский гвардейский полкка солдат итеп билгелиләр, ләкин ул 1748 елдан гына хезмәт итә башлый.Бала чагыннан ук бик  ябык, еш авыручан була без
предварительный просмотр материала

1. Безнең герой 1730 елның 13 ноярендә генерал- аншеф гаиләсендә дөньяга килә. Ул чорлардагы традицияләр буенча , аны 12 яшеннән үк Семеновский гвардейский полкка солдат итеп билгелиләр, ләкин ул 1748 елдан гына хезмәт итә башлый.Бала чагыннан ук бик ябык, еш авыручан була безнең герой. Андыйларга хәрби карьера турында бөтенләй уйламаска да бит, ләкин безнең героебыз нәкъ менә бөек полководец булу турында хыяллана: бөек хәрбиләр турында китаплар укый, үзен төрлечә чыныктыра: салкын суда коена, атта йөри, гимнастика белән шөгыльләнә. Аның кумиры борынгы атаклы полководец була. Ул полководец безнең геройга кадәр 2000 ел элек үк Карфагенда яшәгән. 9 яшеннән үк әтисе - полководец Гамилькар Барка белән хәрби походларда катнашкан. Шуңа күрә физик яктан бик көчле, чыныккан булып үскән. Йөгерү, сикерү, көрәшү, кылычта сугышу ярышларында бер генә яшьтәше дә аны уздыра алмаган. 15-16 яшеннән үк стройда басып солдатлар белән бәрелешләрдә катнаша башлый: иң беренче булып сугышка керә торган була, үзен бик кыю һәм тәвәккәл, шул ук вакытта акыл белән дә эшли белә торган сугышчы итеп күрсәтә. Гаскәр башлыгы улы булуына карамастан, солдатлар белән бергә яши: алар белән ашый, йоклый, солдат тормышының бөтен авырлыгын тигез күтәрә. 18 яшендә, әтисе сугышта һәлак булганнан соң, үзе гаскәр башлыгы булып кала. Ул вакытларда Карфагенның төп дошманы куәтле Рим дәүләте була. Римлылар Урта диңгез буенда иң көчле һәм күпсанлы армия тоталар, шуңа күрә Карфагенны җиңү бик җайлы булыр дип уйлыйлар. Ләкин безнең геройның кумиры шулкадәр оста полеоводец була, ул данлыклы Рим армиясен берничә мәртәбә җиңүгә ирешә. Бигрәк тә Канны шәһәре янындагы җиңү гаҗәеп була: Карфагенның 40 меңлек гаскәре Римның 80 меңлек легионнарын камап ала һәм тулысынча тар-мар итә.Шуннан соң римлылар карфагенлылар белән зур сугышларга кермәскә тырышалар. Сугыш Рим территориясендә барганлыктан, Карфаген армиясенә бик авырга туры килә: аңа ярдәм итүче булмый. Гаскәр ачлы-туклы яши, кечкенә сугышларда, авырулардан рәтләре сирәкләнә. Ә римлылар корал тота алырдай бөтен кешене дә сафка бастыралар. Безнең эрага кадәр 202 елны Зом дигән урында хәлиткеч бәрелеш була. Римлылар Карфаген ягында сугышучы нумидиялеләрне сатып алалар, хыянәт аркасында карфагенлылар җиңелә.

1 мөһер соравы: Безнең геройның балачак кумиры кем булган? Карфагенның атаклы полководецы кем ул?


2. Безнең герой хәрби кеше булган. Шунлыктан аңа бик күп сугышларда катнашырга туры килгән. Зур бәрелешләрдә ул 1756-1763 елгы җидееллык сугыш вакытында катнаша башлый. Бу сугыш Россия өчен мәгънәсез була.18 гасыр урталарында Пруссия көчәя башлый һәм немец җирләрен берләштерү максатында күрше илләре белән дошманлыкка керә. Пруссиягә каршы Австрия, Франция һәм Швеция берләшәләр. Бу илләрнең монархлары патшабикә Елизаветаны Пруссия Россиягә дә куркыныч тудыра дип ышандыралар. Нәтиҗәдә сугышның бөтен авырлыгы Россиягә төшә. Сугыш барышында руслар немецларны берничә мәртәбә җиңүгә ирешәләр. Хәтта 1760 елны Берлинны да алалар. Ләкин 1761 елда Елизавета үлеп китә һәм тәхеткә яңа патша килә. Яңа патша Россия армиясе яулап алган бөтен территорияләрне дә Пруссиягә кире кайтара, алай гына да түгел, Пруссиянең союзнигына әверелә. Яңа патша алга таба да үзенең бик үк акыллы булмаган сәясәтен дәвам итә. Нәтиҗәдә, аның идарәсеннән бер кеше дә, хәтта якыннары да риза булмый. Ярты ел узуга, аны тәхеттән читләштерәләр. Властька аның хатыны килә.

2 Мөһер соравы : Кайсы патша турында сүз бара?


3. Җидееллык сугыш беткәч, безнең герой полковник хәрби дәрәҗәсе ала һәм полклар белән командалык итә башлый. 1765 елда солдатларны һәм офицерларны өйрәтү турында "Полковое учреждение" дигән хезмәтен яза. 1768 - 1772 елларда Польшага каршы сугышта катнаша һәм генерал - майор дәрәҗәсен ала. Ә 1773 елда Россиянең үзендә тынычлык бозыла. Крепостной изүдән газапланган халык көрәшкә күтәрелә. Ул вакытта крестьяннар үзләренең начар тормышларының сәбәпчесе дип дворяннарны, аларның әшәкелекләренә күз йомган патшаны гаепле дип санаганнар һәм әйбәт патша турында хыялланганнар һәм менә шундый патша турында хәбәр тарала. Имеш патша Петр III не крестьяннарны яклаган өчен үтермәкче булганнар, ләкин ул качып котылган һәм хәзер әшәке дворяннардан үч ала башлаган, крестьяннарга дворяннарның җирләрен һәм мөлкәтләрен алып бирә икән. Билгеле, ул кеше бернинди дә Петр III булмаган. Ләкин бу кеше халыкның өметләрен яхшы белгән, җидеелллык сугышта катнашкан, шунлыктан сугыш эше белән якыннан таныш булган, үзе дә дворянннарның башбаштаклыкларыннан күп зыян күргән. Баштарак күтәрелеп чыгучыларның төп өлешен хакимиятләрдән риза булмаган Җаек казаклары тәшкил итә. Җаекта вакытта ул үзенең Iпатша манифестын чыгара, анда крестьяннарга җирләр, сулар, акча һәм башка нәрсәләр вәгъдә итә. Бу исә аңа баш күтәрүчеләрнең яңа төркемнәрен җәлеп итә. Хөкүмәт җибәргән гаскәр баш күтәрүчеләр ягына күчә. Әкренләп кечкенә казак отряды зур армиягә әверелә. Үзләре яулаган территорияләрдә баш күтәрүчеләр үз хакимиятләрен оештыру һәм гаскәрләрне тәртипкә китерү буенча кайбер чаралар күрәләр, хәрби коллегия оештыралар, гаскәрләрне полкларга, йөзлекләргә, унлыкларга бүләләр һ.б. Крестьяннар армиясендә татар һәм башкорт полклары да була. Урал заводларына алгач, баш күтәрүчеләр артиллериягә дә ия булалар. Хөкүмәт, крестьяннар армиясенең нинди дәһшәтле көч икәнен аңлап алганда Бөтен Идел, Урал буйларын восстание чолгап алган була инде. Алар кул астында Саратов, Самара, Уфа шикелле шәһәрләр кала. 1774 елның июнендә Казан да бирелә. Ләкин озак та үтми хөкүмәт полклары бер-бер артлы башкүтәрүчеләрне җиңә башлый. Крестьяннар армиясенә каршы сугышка аерым корпус белән безнең геройны да җибәрәләр. Ләкин ул Идел-Җаек буйларына килеп җиткәндә восстание бастырылган була. Безнең геройга крестьяннар юлбашчысын Сембергә кадәр алып кайтырга гына туры килә.

Димәк, 3 мөһер соравы: Сүз кайсы крестьяннар сугышы турында бара?


4. 1773 елда безнең герой икенче бер бөек полководец кул астына, Төркиягә каршы көрәшүче армиягә җибәрелә. Ул полководец үзенең хәрби карьерасын 1741-43 елгы рус-швед сугышында ук башлый. 18 яшендә үк инде полковник дәрәҗәсе ала һәм полк белән командалык итә башлый. Җидееллык сугышта аның полководецлык таланты ачыла. 1761 елда ул дөньяда беренче мәртәбә батальоннарны колонналап тезеп сугышка кертә һәм полякларның Кольбер крепостен ала. Алга таба бу тактика үзен бик яхшы яктан гына күрсәтә һәм киң кулланыла башлый. 1768-1774 елгы рус - төрек сугышы бу полководецка чын мәгънәсендә шөһрәт һәм дан китерә. Бу сугыштагы җиңүләре өчен аңа Задунайский дигән мактаулы исем бирелә. Россия Кара диңгезгә чыгу, анда флот тоту хокукы ала.

Димәк, 4 мөһер соравы: Сүз кайсы полководец турында бара?


5. 1776-1779 елларда безнең герой Кырымда һәм Кубанда төрле гаскәрләр белән командалык итә, 1786 елда аңа генерал-аншеф дәрәҗәсе бирелә. 1787-1791 елгы рус-төрек сугышында ул икенче бер полководец һәм дәүләт эшлеклесе кул астында корпус белән командалык итә. Ул полководец исә Екатерина 2 не тәхеткә китерүдә катнашкан була, патшабикәнең озак еллар фавориты була, зур властьтан файдалана. 1783 елда аның тырышлыгы белән Россиягә Кырым, Таман һәм Кубан буйлары кушыла. Аның фамилиясенә кнәз Таврический дигән титул да өстәлә. Бер кызыклы факт аның исемен әйтемгә әйләндерә. Үзенең биләмәләренә Екатерина 2 кунакка килергә җыенганын белгәч, ул крестьяннарның өйләрен буята, аларга яңа киемнәр өләштерә, патшабикә китүгә аларны җыйдырып ала. Шуннан соң халыкта мондый "күз буяуларны" аның фамилиясе белән атап йөртә башлыйлар. Ул үлеп 100 ел үткәч, 19 гасыр ахырында төзелгән корабльгә аның исемен бирәләр. Шушы корабльдәге восстаниедән 1905 елгы революция башланып китә дә инде.

5 нче мөһер соравы: кайсы полководец, дәүләт эшлеклесе турында сүз бара?


6. 1788 елда, Очаков крепостен штурмлаганда безнең герой авыр яралана. Озак дәваланганнан соң 1789 елда кабат сафка кайта һәм Рымники шәһәре янында төрекләрне тар-мар итә. Бу бәрелеш вакытында төрекләр 15000 кешеләрен югалталар, ә русларның югалтулары 500 кеше генә була. Бу җиңүе өчен аңа граф Рымникский дигән титул бирелә. 1790 елда, главнокомандующий Потемкин приказы буенча ул Измаил крепостен штурмларга килә һәм руслар инде берничә ай алалмаган крепостьны алуны оештыра. Безнең герой җиңүләре белән рус коралын коры җирдә данлаганда, икенче бер хәрби җитәкче Россиянең данын диңгездә арттыра. 1787-1791 еллардагы сугышта ул башта "Изге Павел" линия корабле белән командалык итә. 1789 елда аңа контр-адмирал дәрәҗәсе бирелә һәм Кара диңгез флоты командующие итеп билгеләнә. Флотоводец төрек флотын берничә мәртәбә җиңә, Синоп диңгез крепосте янында җиңү аңа аеруча зур дан һәм шөһрәт китерә. Монда ул дошманның 26 кораблен батыра. Хәлиткеч бәрелеш Варна янында, 1791 елның 31 июлендә була. Төрекләрнең 78 корабленә каршы русларның 34 корабле чыга. Бәрелеш нәтиҗәсе - төрек флоты тар-мар ителә, русларның югалтулары 17 кеше була.

6 нчы мөһер соравы - сүз кайсы бөек флотоводец турында бара?


7. Рус-төрек сугышы тәмамлангач, Екатерина 2 безнең геройны Польшага каршы сугышка җибәрә. Монда ул 1794 елда Польша башкаласы Варшаваны алу белән командалык итә. 1795-1796 елларда ул үзенең атаклы "Наука побеждать" дигән китабын яза. Бу трактаттагы карашлары патша Павел1 нең хәрби эшкә карашлары белән туры килми. Шуңа күрә император аны отставкага җибәрә. Ләкин озак та үтми ул аны кабат чакыртырга мәҗбүр була. Павел 1 безнең геройны Италиягә һәм Швейцариягә походка җибәрә. 70 яшьлек фельдмаршал үзенең корпусы белән Альп тауларын кичеп чыга. Берничә мәртәбә үзеннән күпкә өстен французларны җиңә. Шайтан үткеле янындагы бәрелештә руслар сан ягыннан берничә мәртәбә азрак булалар, ләкин шулай да җиңәләр. Италия һәм Швейцария походларында полк командиры сыйфатында патша улларының берсе дә катнаша. 1812 елдагы Ватан сугышында ул рус гвардиясе белән командалык итәчәк һәм батырлыклары өчен Изге Георгий ордены белән бүләкләнәчәк. 1825 елда, абыйсы Александр 1 үлгәч император булып ул калырга тиеш була, ләкин абыйсы исән вакытта ук тәхеттән баш тарта. Декабристлар солдатларны восстаниега күтәрүдә шушы аңлашылмаучылыкны файдаланырга телиләр дә инде.

7 нче мөһер соравы: сүз кайсы царевич турында бара?


Безнең герой 1799 елда иң зур хәрби дәрәҗә - генералиссимус исеме ала. Ләкин шушы елны ук авырып китә һәм вафат була. Ул бер генә сугышта да җиңелмәгән, үзенең "побеждать надо не числом, а умением,»-дигән сүзләренә турылыклы булып калган.

Шулай итеп безнең төп героебызның исемен беләр вакыт та җитте.

Кем ул?

Җаваплар:

1. Ганнибал 4. Румянцев- Задунайский П.А.

2. Петр III. 5.Князь Потемкин-Таврический.

3. Е.Пугачев 6. Адмирал Ушаков Ф.Ф.

7.Константин Павлович

Төп герой: Александр Васильевич Суворов.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал