7


  • Учителю
  • Конспект урока по химии 'Химик элементарий иленә сәяхәт' (8 класс)

Конспект урока по химии 'Химик элементарий иленә сәяхәт' (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: "Химик элементарий иленә сәяхәт."

Девиз: "Хәтер белән түгел, уй-фикер белән табылган белем кыммәт". Л.Н.Толстой.

Максат: Укучыларның "Химик элементларның Д.И.Менделеев ачкан периодик законы һәм периодик системасы. Атом төзелеше" темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү һәм билгеле бер системага салу. Укучыларның химик элементларга характеристика бирү осталыкларын һәм күнекмәләрен ныгыту. Укучыларда химия фәненә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:дәреслек, химик элементларның Д.И.Менделеев периодик таблицасы, реактивлар:HCl, Zn, CuO, Na2CO3 , пробиркалар, штатив.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

III. Дәреснең төп өлеше.

1 нче тур - «Химик диктант».

Девиз: «Беләге көчле берне егар, белеме көчле меңне егар».

Сораулар:

1. Атомында 18 протон, 22 нейтрон бар . Бу нинди элемент?

2. Электрон саны нәрсә саны белән тигез була?

3. Кайсы элементның металл үзлеге көчле: калиймы әллә магниймы?

4. Селтеле металлар белән башланып инерт газлар белән бетә торган рәт ничек дип атала?

5. Период буйлап элементларның үзлекләре ничек үзгәрә?

6. Төркем буйлап элементларның үзлекләре ничек үзгәрә?

7. Һава составында кайсы газ күбрәк: азотмы әллә кислородмы?

8. Җир кабыгында иң киң таралган элемент?

9. Космоста кайсы элемент күбрәк?

10. Матдәнең химик бүленми торган иң вак кисәкчекләре ничек дип атала?

Җаваплары:

1.Аргон.

2.Протон саны белән.

3.Калий.

4.Период.

5.Металлдан неметаллга үзгәрә.

6. Неметаллдан металлга үзгәрә

7.Азот.

8.Кислород.

9.Водород.

10.Атом.

2 нче тур - «Кече олимпиада».

Девиз: "Җиңәр өчен белергә, эшләргә, яшәргә."

Хлорид кислотасының үзлекләрен характерлаучы реакция тигезләмәләрен языгыз:

HCl+Zn=

HCl+CuO=

HCl+Na2CO3=

3 нче тур. - Менделеев станциясе.

Девиз: Тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә үзегезгә һәм якыннарыгызга күп файда китерергә була, әгәр хезмәтегез уңышсыз килеп чыкса, куркыныч түгел - аны һәрчак яңабаштан башларга була".

Д.И.Менделеев

1.Химик элементны атагыз: 1s22s26 3s 23p6 3d0 4s1

2. s-, p-, d - электрон катлауларда ничәшәр электрон була?

3. К хәрефенә башланган химик элемент исемнәрен языгыз:

Җаваплар:

  1. калий

  2. s -2е, p -6е, d -10е

  3. Калий

Ксенон

Кальций

Кобальт

Кремний

Криптон

Калифорний


Кем тизрәк менә? Баскыч рәсеме куела, һәр баскычка әлеге формулалар язылган: NH3, H2O, O2, CaO. Аларның чагыштырма молекуляр массаларын исәпләргә. Исәпләгәннән соң, 17, 18, 32, 56 саннары язылган карточкалар беркетелә. Карточканың арткы ягына үткәреләчәк физкульминутка сүзләре язылган.


Физкульминутка. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.


4 нче тур - «Периодик системаны беләсеңме?» марафоны.

Девиз. «Барысын да белергә, уйларга, эшләргә кирәк».

1.Кайсы элементның неметалл үзлекләре көчлерәк?

А)S;

Ә)Se;

Б)Si;

В)P.

2.Элеметның химик үзлеге … аңлатыла:

А)Атом төшенең корылмасы белән;

Ә)Химик элементның периодик системасындагы урыны белән;

Б)Атом массасы белән;

В)Соңгы электрон орбиталенең төзелеше белән.

3. .Кайсы элементның металл үзлекләре көчлерәк?

А)Te;

Ә)Al;

Б)Fe;

В)Ca.

4. Химик элеметның тәртип номеры … күрсәтә:

А)Элементның периодик системадагы урынын;

Ә)Атом төшендәге протоннар санын;

Б)Энергетик дәрәҗәләр санын;

В) Атомдагы нейтроннар санын.

5.Түбәндәге ике элементның кайсылары охшаш үзлекле?

А)Al,Se;

Ә)P,S;

Б)Ti,V;

В)S,Se.

6.Кайсы пардагы матдәләр иң көчле реагирлашучылар?

А)Cl2, Al;

Ә)Ca, Cl2;

Б) K, Cl2;

В)Cl2, Na.

7.Элементларның неметалл үзлекләре … аңлатыла:

А)Металлар белән реакциягә керү активлыгы белән;

Ә)Атомның үзенә электроннарны куша алу мөмкинлеге белән;

Б)Кристаллик челтәр төзелеше белән;

В)Электротискәрелекнең зурлыгы белән.

8.Амфотерлык үзлеге юк:

А)ZnO;

Ә)Zn(OH)2;

Б) AL2O3;

В)Cu2O.

9.Элементның периодик системада урнашуына карап … әйтергә була:

А)Элементның югары валентлыгын;

Ә) Элементның табигатьтә очравын;

Б) Элементның изотоплар санын;

В) Водородлы кушылмасының формуласын.

10.Атомда … электроннар санын күрсәтә:

А)Атом массасы;

Ә)Тышкы электрон орбиталенең төзелеше;

Б) Артык яки тискәре корылма булуы;

В)Төш корылмасы.

Җаваплары:

1. А)S;

2.В) Соңгы электрон орбиталенең төзелеше белән ;

3. В)Ca;

4. Ә)Атом төшендәге протоннар санын;

5. В)S,Se;

6. Б) K, Cl2;

7. Ә)Атомның үзенә электроннарны куша алу мөмкинлеге белән;

8. В)Cu2O;

9. В) Водородлы кушылмасының формуласын;

10. В)Төш корылмасы.

5 нче тур - "Эшләп бетер" станциясе.

Девиз: "Акыл белүдә генә түгел, белгәнеңне эштә куллануда". Аристотель.

Реакция тигезләмәләрен язарга:

1 - рәт

H2 + … =HCL

Ca(OH)2 +CO2= … + H2O

SO3 + H2O=

2 - рәт

HNO3 + Cu(OH)2 = Cu(NO3)2 + …

CL2 + KJ = … + J2

Li2O + H2O = …

6 нчы тур - «Тарих тәгәрмәче» станиясе.

Девиз. «Яшәү мәгнәсен фикер йөртүдә күргән кешене генә мин галим дип саныйм».

Цицерон.

Галим-химик

Химия өлкәсендә фәнни ачышы

1.Михаил Васильевич Ломоносов (1711-1765)

Француз химигы. 1774 елда тәҗрибә ярдәмендә һава составын дәлилләгән һәм флогистон теориясенең дөрес түгеллеген исбатлаган.

2.Николай Николаевич Бекетов (1826-1911)

Химик һәм физик, радиоавтивлык күренешен ачкан галимнәрнең берсе. 1898 елда Пьер Кюри белән бергә полоний һәм радий радиоактив элементларын ачкан.

3.Мария Складовская-Кюри (1967-1934)

Күренекле рус галиме, иҗади эшчәнлеге, гаять күпкырлы булуы белән аерылып тора. Ул атом-молекуляр тәгълиматка нигез салучыларның берсе.

4.Антуан Лавуазье (1743-1794)

Рус химигы, Петербург Фәннәр академиясе академигы. Физик химиягә нигез салучы. 1863 елда галим исеме белән аталган металларның этеп чыгару рәтен төзегән.


"Периодик законга юкка чыгу куркынычы янамый, киләчәк аңа тулылану

һәм камилләшү генә вәгъдә итә..." Д.И. Менделеев.

IV. Өй эше. 1 - рәт №13, 2 - рәт №17 булган элементка периодик системада урнашуына карап характеристика бирергә.


V. Йомгаклау. Дәрескә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.

Укучының исем-фамилиясе________________________________________________

Тема: "Химик элементарий иленә сәяхәт.

Станциянең исеме

Билге

1 нче тур - «Химик диктант».


2 нче тур - «Кече олимпиада».


3 нче тур. - «Менделеев» станциясе.


4 нче тур - «Периодик системаны беләсеңме?» марафоны.


5 нче тур - "Эшләп бетер" станциясе.


6 нчы тур - «Тарих тәгәрмәче» станциясе.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал