7


  • Учителю
  • Урок химии для 8 класса по теме «Растворы. Растворимость»

Урок химии для 8 класса по теме «Растворы. Растворимость»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Выдержка из материала:Конспект урока по химии для 8 класса с применением Сингапурской методики "Дәрес темасы: “Эремәләр. Матдәләрнең суда эрүчәнлеге”Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе. “Эремәләр. Су”темасыннан беренче дәрес.Дәреснең максаты: Эремәләр аларның соста
предварительный просмотр материала
Урок химии для 8 класса по теме «Растворы. Растворимость»

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

«Сатмыш урта гомуми белем бирү мәктәбе »

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе

Дәрес планы 8 сыйныф химиясеннән



" Су-эреткеч. Эремәләр "



I квалификацион категорияле химия укытучысы

Салахова Гөлинә Фәрит кызының

8 сыйныф химиясеннән сингапур методикасы

элементларын кулланып үткәргән ачык дәрес конспекты

Дәрес темасы: "Эремәләр. Матдәләрнең суда эрүчәнлеге"

Дәрес тибы: яңа теманы өйрәнү дәресе. "Эремәләр. Су"темасыннан беренче дәрес.

Дәреснең максаты: Эремәләр аларның составы, әһәмияте, эрү процессы , эрүчәнлек , эремәләрнең төрләре белән таныштыру.

Дәреснең бурычлары:

Үстерү: химия фәненә кызыксынучанлыкны, эксперименталь эзләнүчәнлекне үстерү, Эй-ар-Гайд, Микс Пэа Шэа , Инсайд Аутсайд Сёкл - дип аталган Сингапур структураларын кулланып укучыларның критик һәм креатив фикерләүләрен үстерү;

Белем бирү: эрүчәнлек процессы, эремәләрнең составы, төрләре , матдәләрнең төрле эрүчәнлегенең сәбәбе белән таныштыру;

Тәрбияви: сөйләм культурасын тәрбияләү.


Җиһазлар: презентция, ноутбук, су, натрий карбонаты, натрий хлориды, бакыр (II) , шикщр. Акбур, спирт, таратма (раздаточный) материал.



Дәрес барышы:

1.Оештыру моменты. Укучылар 5-әп утыралар. (барлыгы 10 ук)

Исәнмесез хөрмәтле укучылар. Әйдәгез әле бер-беребезгә бу дәрестә уңышлар телик, янәшә партнерыбызга һәм каршы партнерыбызга бишләребезне бирик.

Бик әйбәт. Әфәрин.Утырдык.


2.Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы: Бүген без сезнең белән яңа бүлекне өйрәнүгә күчәбез. Укучылар табигать белеменнән, физикадан алган белемнәрдән , шулай ук көндәлек тормыштан чыгып җир йөзендә нинди матдәдән башка тереклек була алмый? Ул бөтен организмнарның составына керә. Җир планетасының ¾ өлешен алып тора. Бу нинди матдә.Аңа нинди үзлек хас?

Укучы җавабы: Бу матдә су. Аның уникальлеге шунда , ул төрле матдәләрне эретә ала.

Укытучы: Рәхмәт , дөрес. Суда каты, сыек, газ хәлендәге матдәләр эри ала. Мәсәлән газландырылган су- углерод (IV) оксидының судагы эремәсе. Аш серкәсе- серкә кислотасының судагы эремәсе.

Димәк укучылар без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы җавабы: Су- эреткеч, эремәләр турында.Слайд №1,2

3. Яңа теманы аңлату

Укытучы : Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге число һәм теманы дәфтәрегезгә язып куегыз.(укытучы тактада яза). Бүген без сезнең белән сулы эремәләр турында булган белемнәребезне тулыландырачакбыз, аларның әһәмияте, составы, классификациясе , эрүчәнлек турында , матдәләр суда эрегәндә нинди процесслар баруы турында сөйләшәчәкбез. Эремәләр белән көндәлек тормышта сез даими очрашып торасыз.

Укучылар, ә сез үзегез нинди эремәләрне беләсез?

Укучы җавабы : рассол, сироп, компот, кан, лимфа

Укытучы : Слайд №3,4 ,5,6. Эремәләр бик күп. Аларның табигатьтә һәм техникада әһәмияте бик зур: мәсәлән үсемлекләр матдәләрне бары тик эремә хәлендә генә үзләштерәләр; табигый сулыклар да эремә булып торалар, техникада һәм промышленността күп кенә матдәләрне җитештерү эремәләрдә уза (сода, удобрения, кислота , металлар, кәгазь җитештерү).Лаборатор дәресләрдә дә без сезнең белән эремәләр белән эш итәбез.Химиклар химик реакцияләрнең 99% эремәләрдә уздыралар. Эремәләр төшенчәсен гадәттә су, сулы эремәләр белән бәйлиләр. Чөнки су иң киң таралган матдә һәм яхшы эреткеч булып тора.

Ул барлык төре организмнарның күзәнәге һәм тукымасы составына керә. Организмда ул берничә функцияне башкара: аңарда эрегән матдәләр бер- берсе белән реагирлашалар; организмнан матдәләр алмашы продуктларын чыгаруда катнаша, температураны көйләүдә катнаша.Укучылар су нинди агрегат хәлләрдә була ала?

Укучы җавабы: . Сыек, каты, газ хәлендә

Укытучы : Слайд №7.Дөрес.,Сулы эремәләрдән башка эремәләр дә була. Мәсәлән спиртлы эремәләр

( дару настойкалары, иодның спирттагы эремәсе , одеколон), органик эремәләр- мәсәлән ацетон.Болар сыек эремәләр.

Шулай ук каты һәм газ хәлендәге эремәләр була.Слайд №8

Эремәләрне агрегат хәле буенча 3 группага бүлү схемасын төзибез.(Укучылар дәфтәрләренә язалар, укытучы тактада төзи).





Эремәләр


Сыек Каты Газ хәлендә

(сыеклыкларның бер- берсендәге (каты матдәләрнең газлар катнашмасы-

эремәсе,сыеклыкларда газларның бер-берсендәге эремәсе, һава

эремәсе, сыеклыкларда каты м.эремәсе) каты матдәләрдә газ эремәсе)

Диңгез суы Эретмәләр

Иң киң таралган эремәләр - сыек хәлдәге эремәләр.

Теләсә нинди эремә эрегән матдәдән( эремә компонентыннан) һәм эреткечтән тора. Эремәнең күпчелек өлешен алып торган һәм аныкы кебек берүк агрегат хәлдә булган компонентны -эреткеч дип атыйлар


Укытучы : Ә хәзер без сезнең белән эремәләрнең составын, эрү процессының нинди процесс икәнлеген ачыклаячакбыз. Аларны өйрәнүгә күчкәнче физик һәм химик күренешләрне исегезгә төшерегез әле. Нинди күренешләрне физик күренешләр,ә ниндиләрен химик күренешләр дип атыйлар?

Укучы җавабы. Физик күренешләр вакытында бер матдәдән икенче матдә барлыкка килми, ә бары тик матдәнең агрегат хәле генә үзгәрергә мөмкин. Химик күренешләр вакытында бер матдәдән икенче матдә барлыкка килә.

Укытучы: Физикадан физик күренешләргә нинди мисал китерә аласыз.

Укучы: физик күренешләргә мәсәлән диффузия күренеше керә. Ул каты матдәләрнең сыек матдә молекулалары арасына үтеп керүе.

Укытучы :Ә кайсы очракта без химик күренеш яки химик реакция барган дип әйтә алабыз?

Укучы җавабы: Химик күренешләр вакытында утырым барлыкка килә, төсе үзгәрә, ис аерылып чыга, газ аерылып чыга , утырым барлыкка килә.

Укытучы : Дөрес укучылар, молодцы.


Эй Ар Гайд структурасын куллану .Һәрбер укучыга фикерләр белән карточка бирелә, укучылар үзендә эремәләр турында булган белемнәрен, кулланып андагы фикерләр белән килешсә "әйе", килешмәсә "юк", дип карточкадагы "Тәҗрибәгә кадәр" колонкасына язарга тиеш (1 минут ).




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал