7


  • Учителю
  • План-конспект урока по химии на тему 'Гидролиз солей'

План-конспект урока по химии на тему 'Гидролиз солей'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Тозлар гидролизы.

Максат: Укучыларга тозлар гидролизы процессының асылын һәм типларын аңлату.

Бурычлар:

  • Тозларның составлары буенча аларның тирәлеген ачыклау;

  • Гидролизга нигезләнеп молекуляр һәм ионлы тигезләмәләр язарга өйрәтү;

  • Лаборатор тәҗрибәләр буенча укучыларда күзәтүчәнлек, фикерләү сәләтләрен үстерү;

  • Гидролизның әһәмитен аңлату.

Методлар: Әңгәмә, лаборатор тәҗрибә, фронталь тикшерү.

Җиһазлар: Эрүчәнлек таблицасы, проектор, тоз эремәләре: NaCI, AICI3

Na2СО3 ,индикатор.

Дәреснең этаплары:

  1. Оештыру өлеше.

  2. Актуальләштерү.

  3. Төп тема өстендә төркемнәргә бүленеп эш алып бару.

  4. Белемнәрне ныгыту өстендә эшләү.

  5. Эшләрнең дөреслеген тикшерү.

  6. Дәрескә нәтиҗә чыгару, билгеләр кую.

7. Өй эше бирү.

Дәрес барышы:

I . Актуальләштерү, яңа дәрескә әзерлек.

Үтелгән дәрес материалын кабатлау буенча укучылар белән сорау- җавап рәвешендә әңгәмә оештырыла:

  1. Электролит һәм электролит булмаган матдәләргә билгеләмә бирергә.



  1. Нәрсә ул индикатор? Төрле тирәлектә индикаторларның төсләре.

Индикатор

Нейтраль тирәлек

Әче тирәлек

Селтеле тирәлек

Лакмус

шәмәхә


Кызыл төскә керә

Зәңгәр төскә керә

Фенолфталеин

Төссез

Төсен үзгәртми

куе алсу төскә керә

Метилоранж

Кызгылт сары

Алсу төскә керә

Сары төскә керә

II. Төп өлеш.

Бүгенге дәрестә без тозлар һәм су арасында бара торган реакция тигезләмәләрен карап китәрбез.

Нәрсә соң ул гидролиз? Аңлатма биреп кителә.

Тоз эремәләре нинди тирәлектә булырга мөмкин? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

Төрле тоз эремәләрендә төрле-төрле тирәлек. Бу нилектән шулай була соң? Тозлар гидролизының асылына төшенү һәм кайбер тозларның су белән реагирлашуына нәтиҗә чыгару өчен бүгенге дәрестә без 3 төркемгә бүленеп бирелгән тоз эремәләре белән тәҗрибәләр үткәрербез, гидролиз типларын һәм тирәлекләрен ачыклап молекуляр , ионлы молекуляр тигезләмәләр язарга өйрәнербез. Һәр төркем бирелгән биремнәр буенча мөстәкыйль эшләп үзенең проектын яклап , нәтиҗә чыгарырга тиеш була.

1 төркем - AICI3 , ZnSO4 , FeBr3, NH4 CI

  1. Бирелгән тоз эремәләре нинди кислота һәм нинди нигез ярдәменә ясалган?

  2. Гидролиз тибын әйтергә.

  3. Бу тоз эремәләрендә метилоранжның төсе ничек үзгәрә?

  4. Гидролизның молекуляр һәм ионлы-молекуляр тигезләмәсен язарга.

2 төркем -NaCI , Na2SO4 , KNO3 ,CH3COONH4

  1. Универсаль индикатор кәгазенә берничә тамчы тоз эремәләре тамызып төсен һәм рН тирәлеген ачыклагыз.

  2. Бу тоз эремәләре белән гидролиз бара аламы? Ни өчен?

  3. Реакция тигезләмәсен язарга.



3 төркем - Na2CO3 , K3PO4 , Na2S, CH3COONa

1) Бу тоз эремәләрендә кайсы ионнар күбрәк, ни өчен?

2) Фенолфталеинның төсе ничек үзгәрә?

3) Реакция нинди тирәлектә бара?

4) Гидролиз тигезләмәсен язарга.

Гидролиз тигезләмәсе язу өчен алгоритм:

  1. Тозның составын ачыклау.

  2. Тоз составындагы көчсез электролит ионы белән һәм бер су молекуласы арасындагы реакция тигезләмәсен кыскартылган ионлы - молекуляр формада язарга.

  3. Кыскартылган ионлы - молекуляр тигезләмәгә нигезләнеп молекуляр тигезләмә язарга.

Һәр төркемнең эше тикшерелә , нәтиҗәләр чыгарыла.

Димәк, 1 төркемдә бирелгән тоз эремәләре көчле кислота, көчсез нигез дән ясалган ,гидролиз катионнар буенча бара. Әче тирәлек булганга күрә, метилоранж алсу төскә керә.

2 төркемдәге тоз эремәләре көчле нигез һәм көчле кислотадан ясалганлыктан гидролиз бармый. Нейтраль тирәлектә индикатор төсен үзгәртми.

3 төркемдәге тоз эремәләре көчле нигез көчсез кислотадан ясалганлыктан реакция селтеле тирәлектә уза, фенолфталеин куе алсу төскә керә.

  1. AICI3 - көчсез нигез, көчле кислотадан ясалган тоз.

AICI3 + НОН ­­­­­­­­­­ -----НCI +AIOHCI2

AI3+ + 3CI- + НОН ---- H+ + CI- +AIOH2+ + 2CI-

AI3+ +НОН ----AIOH2+ + Н+

Н > ОН - әче тирәлек

2) NH4CI - көчсез нигез, көчле кислотадан ясалган тоз.

NH4+ + НОН -------- NH4 * Н2О + Н-

NH4CI + Н2О -------- NH3 * H2O + НCI

Н > ОН - әче тирәлек

  1. NaCI - көчле нигез, көчле кислотадан ясалган тоз.

  1. NaCI + НОН ------ NaOH + HCI

Na+ + CI- + НОН -------Na+ + ОН- + Н+ +CI-

Н = ОН - нейтраль тирәлек

2) CH3COONH4 - Көчсез кислота, көчсез нигездән ясалган тоз СH3COO- + NH4 + НОН ------ СН3СООН +NH32О

СН3СООNH4 + Н2О -------- СН3СООН + NН32О

NH3*H2O > CH3COOH аз селтеле

3.Na2CO3 - көчле нигез,көчсез кислотадан ясалган тоз.

1) Na2CO3 + НОН -------NaOH +NaHCO3

2Na+ +CO32- +НОН ---------Na+ + ОН - + Na+ +НСО3-

СО32- +НОН ---------ОН- +НСО3-

Н < ОН - селтеле тирәлек

  1. СН3СООNa - Көчсез кислота, көчле нигездән ясалган тоз.

СН3СОО- + НОН ------ СН3СООН + ОН-

СН3СООNa + НОН ---------- СН3СООН + NaОН

Н < ОН - селтеле тирәлек

III.Белемнәрне тулыландыру.


Көчле кислота көчсез нигездән барлыкка килгән тоз

Көчсез кислота көчле нигездән барлыкка килгән тоз

Көчле кислота көчле нигездән барлыкка килгән тоз

Көчсез нигез көчсез кислотадан барлыкка килгән тоз

Гидролиз тибы

Катионнар буенча

Анионнар буенча

Реакция бармый

Катион һәм анионнар буенча

Тирәлек

әче

селтеле

нейтраль

Әче һәм селтеле

Мисаллар

Fe2(SO4)3

K2S

KNO3

CuCO3



IV. Белемнәрне ныгыту.

  1. Химик диктант.

Дөрес җаваплар түбәндәге шартлы билгеләр белән тамгалана:

Әйе- _________, юк- //

  1. H2SO4 - көчсез электролит

  2. ZnS - көчсез нигез, көчсез кислотадан ясалган тоз

  3. КNO3 эремәсендә лакмус зәңгәр төстә

  4. Чиста суда рН =7

  5. CuCI2 - гидролиз анион буенча бара

  6. Li2SO4 - гидролиз катион һәм анион буенча бара.



Җаваплар: // ------------ ------------ ------------- // //

2.Матдәнең исеме аның судагы эремәсенең тирәлеккә туры килүен билгеләгез:



Матдәнең исеме Эремә тирәлеге

1) Цинк сульфаты А) әче

2) Рубидий нитраты Б) нейтраль

3) Калий фториды В) селтеле

4) Натрий гидрофосфаты

1

2

3

4

А

Б

В

В

V. Нәтиҗә чыгару. Әһәмиятен әйтеп китү.

Табигатьтә гидролизның роле:

  • Әйләнә - тирәлек тәэсирендә тау токымнарының җимерелүе;

  • Җир кабыгы үзгәргән вакытта ;

  • Диңгез суын аз селтелек тирәлеге белән тәэмин итү өчен

Көндәлек тормышта:

  • Кер юганда;

  • Савыт - саба юганда;

  • Сабын белән юыну;

  • Ашкайнату процессында.

Өй эше: п.36 укырга, № 2, 3 күнегү (171 бит) ;

Вариант №8 - В4; Вариант №10 -В4 -ЕГЭ 2010.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал