7


  • Учителю
  • Чиксез углеводородлар' темасына гомумиләштерү дәресе

Чиксез углеводородлар' темасына гомумиләштерү дәресе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Чиксез углеводородлар темасын гомумиләштерү һәм кабатлау.


Максат: 1.Укучыларның алкен,алкадиен,алкиннар турындагы белемнәрне

гомумиләштерү,системалаштыру.

2. Укучыларның танып-белү активлыгын,күзаллау,фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Укучыларның мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен үстерү.

4 Укучыларда игътибарлылык,төгәллек кебек сыйфатлар тәрбияләү.


Дәрес тибы: Гомумиләштерү һәм кабатлау


Җиһазлау: Мультимедиа, карточкалар, дәреслек.


Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше.

Дәреснең максаты һәм эш төрләре белән таныштыру.


II Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Телдән кабатлау


Укучылар бүген без "Чиксез углеводородлар"темасы буенча кабатлау һәм

гомумиләштерү дәресе үткәрербәз (Слайд №1).

Дәфтәрләрне ачабыз,числоны һәм теманы язабыз.

Бүген углеводородлар иле зирәкләрне,тапкырларны,химия фәненә ихлас гашыйкларны үзенә кунакка җыя.Сезнең арада да шундыйлар бармы икән? Әйдәгез тикшереп карыйк.


.Дәресебезне разминка өчен сораулар белән башлап җибәрәбез.

а)Нинди органик матдәләрне углеводородлар дип атыйлар?

б)Сез углеводородларның нинди төркемнәрен өйрәндегез?

в)Углеводородларны без нинди план буенча өйрәндек? (Слайд № 2)

г)Нинди кушылмаларны чиксез углеводородлар дип атыйлар?

д)Халыкара номенклатура буенча этилен,бутадиен,ацетилен углеводородлары ничек атала?

е) Углеродларда-алканнар,алкеннар, алкиннарда бәйләнеш озынлыгы ничек үзгәрә?

ж) Чиксез углеводородларның гомуми формулалары нинди?

III. Кабатлау һәм гомумиләштерү өчен күнегүләр


1. .Ә хәзер укучылар "Сезнеңчә ничек?" дигән бирем үтибез

Түбәндәге билгеләрнең чиксез углеводородларга хас булганнарын гына язып

алыгыз . (№ ГЫНА ЯЗАРГА -дфтәрдә эшләү)

(Слайд № 3)

1. Кушылу реакциясе хас.

2.Исемнәре -ан кушымчасына тәмамлана

3.Молекулаларында пи бәйләнеш бар

4.Полимерлашу реакциясе хас.

5.Молекуласында бары сигма бәйләнешләр генә.

6. Галогеноводород кушылу Марковников кагыйдәсе буенча бара.

7. Кабатлы бәйләнешнең урынына карап булган изомерия хас.

8.Бромлы суны төссезләндерә.

9.Гидрирлау реакциясе хас.

10 Дегидратлау реакциясе хас.

(эшләрне алмашып тикшерү) -- Слаид № 4


2. Нинди матдәләрне гомологлар дип атыйлар? Билгеләмә бирү.

Алкен һәм алкиннарның рәтендә дөрес эзлеклелек булдыру. (Слайд № 5 )

Җавапларны алмашып тикшерү. (Слаид № 6)


3.Нинди матдәләрне изомерлар дип атыйлар? Чиксез углеводородларга

изомериянең нинди төрләре хас?


1)Бирем: изомерлар язарга,исемнәр куярга : С 6Н 12 ( 1 ) , С 5Н 10 ( 2 ) Слайд № 7)

(Аерым кәгазьләрдә эшләү)

2)Углеводородларга исемнәр бирергә. -телдән (Слайд № 8)

3) Укучылар барыгыз да игътибар белән карагыз әле,бу слайдта сез нәрсәләр күрәсез?

Сез ничек уйлыйсыә,музыка белән изомерия арасында нинди бәйлелек бар?

( Слайд № 9)

4.Чиксез углеводородларның барысы өчен дә нинди тип химик реакцияләр хас?

(кушылу,полимерлашу,яну,оксидлашу ) :

а) Телдән сорауларга җавап бирү:

_ Алкеннар галогеноводородлар белән нинди кагыйдә буенча реагирлашалар?

(Марковников)

_ Ацетиленның гидратлашу реациясе ничек атала?(Кучеров реакциясе)

_Углеводородлардан водородны аерып алу реакциясе ничек атала?

б)Әверелешне эшләргә- китап белән эшләү: Күнегү 9(в)-55 бит БДИ С-3

( Дәфтәрдә эшләргә)

5.Мәсьәлә чишү. БДИ С-5 . (Слайд № 10 )

а) Составында 92,3% углерод,7,7 % водород булган,һавага карата чагыштырма тыгызлыгы 0,896га тигез булган углеводородның молекуляр формуласын табарга.

( С 2Н 2)

б) Водородка карата чагыштырма тыгызлыгы 35 кә тигез булган алкенның молекуляр формуласын табарга. (С 5 Н 10) (Аерым кәгазьләрдә эшләргә)


6. Тест эшләү . БДИ А варианты. (Аерым кәгазьләрдә эшләргә)

Тест укучылар алдына бирелә.

7. Әхәзер укучылар әйдәгез балачакка кайтып чикле углеводородлар турында 1 әкият тыңлап алыйк,алканнарның үзлекләрен дә искә төшерик әле.

Урам буйлап Метан бара икән.Кинәт көпә-көндез аңарга Хлор кушаматлы талаучы ташлана. Алар арасында сугыш башлана.Нәтиҗәдә һәрберсе бер-берсеннән берәр атомнарын тартып алалар.Бу вакытта урамнан тыныч кына үтеп баручы Натрий хәлне күреп ала һәм җәберләнүчене үзенә шулкадәр нык итеп кыса,тегесенең күзләренә куш күренү(2 булып) башлый.Ә талаучы бу вакытта эзсез юкка чыга.Натрий җәберләнүчедән синең исемең ничек дип сорый?Ул Этан дип җавап бирә.Ни өчен ул үзенең исемен үзгәрткән?Монда нинди реакцияләр бара?Реакция тигезләмәләрен тактада язу.(1. CH4+Cl 2-----C H3 Cl + H Cl 2. C H3 Cl + Na ---- C2 H 6 + NaCl )


8.Бу текста сүз нинди матдәләр турында бара. Cез беләсезме?

1862нче елда немец химигы Велер известнякны күмер белән кыздырып металлик кальций табарга уйлый .Нәтиҗәдә ул соры төстәге масса ала,ләкин анда бернинди дә металл билгеләре күрми.Шуңа күрә бу массаны чүплеккә ташлый.Шул вакыт кинәт яңгыр ява башлый һәм ташланган бу массадан газ бүленеп чыга.Сез ничек уйлыйсыз,бу нинди газ?.

Ташланган масса нинди матдә булган?(Ацетилен,кальций карбиды)

IV.Өйгә эш. (Слаид № 11 )


  1. № 4 -мәсьәлә,56 бит.

  2. Кроссворд чишәргә.(Һәр укучыга бирелә )

V.Йомгаклау

Укучылар буген без сезнең белән чиксез углеводородлар темасы буенча алган белемнәребезне кулланып күнегүләр эшләдек, кабатладык..Без әле углеводородларны өйрәнүне алдагы дәресләрдә дә дәвам итәрбез,аларның яңа классларын өйрәнербез. Кәгазьләрне җыеп алабыз,өй эшләрен дәфтәрләргә эшлибез

Кәгазьдәге эшләрне тикшереп билгеләрне икенче дәрестә әйтермен.

Дәрестә катнашуыгыз өчен рәхмәт. (Слайд № 12)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал