7


  • Учителю
  • Химическая викторина для учащихся 8-11 классов (вариант А)

Химическая викторина для учащихся 8-11 классов (вариант А)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Химик викторина (А-варианты)

1. Кислота һәм нигезләр арасындагы алмашу реакцияләре (нейтральләшү реакцияләре).

2. Алмазда кристаллик челтәр төре (атомлы кристаллик челтәр).

3. Иң актив неметалл (фтор).

4. Эремәләре яки эретелмәләре электр тогын үткәрүче матдәләр (электролитлар).

5. Бердәнбер сыек металл (терекөмеш).

6. Рус галиме, атом-молекуляр тәгълимат авторы (Ломоносов).

7. Реакция тизлеген арттыручы матдә (катализатор).

8. Ике элементның берсе кислород булган катлаулы матдә (оксид).

9. Җылылык аерылып чыгу белән баручы реакция (экзотермик реакция).

10. Нитрат кислотасы һәм азотлы ашлама җитештергәндә кулланыла торган зәһәр исле газ (аммиак).

11. Атом моделен беренче булып төзүче галим (Резерфорд).

12. Электр тогын иң яхшы уздыручы металл (көмеш).

13. Иң кечкенә тискәре корылмалы кисәкчек (электрон).

14. Водородны кушу реакциясе (гидрирлау).

15. Матдәнең үзлекләрен саклаган иң кечкенә кисәкчеге (молекула).

16. Катнашманы аеру ысулы (фильтрлау).

17. Газларның каты матдә өслеге тарафыннан йотылуы (адсорбция).

18. Нинди сөтне эчәргә ярамый? (известь сөтен).

19. Иң авыр эретелүчән металл (вольфрам).

20. Иң җиңел металл (литий).

21. Составлары бердәй, төзелешләре һәм үзлекләре төрле булган матдәләр (изомер).

22. Органик химиягә нигез салучы (Бутлеров).

23. Организм өчен әз микъдарда, ләкин бик кирәкле органик матдәләр (витаминнар).

24. Бер элементның берничә гади матдә хасил итүе (аллотропия).

25. Карбонат кислотасының тозлары (карбонатлар).

26. Гади матдәләрдән катлаулы матдәләр табу (синтез).

27. Атомның үзенә электрон тарту сәләте (электротискәрелек).

28. Тирәлек тәэсирендә металлар җимерелүе (коррозия).

29. Җылылык йотылу белән барган реакция (эндотермик реакция).

30. Җылылык һәм яктылык бүленеп чыгу белән бара торган реакция (яну).

31. Уңай яки тискәре корылган кисәкчек (ион).

32. Кислородның аллотропик төре (озон).

33. Микробларны үтерергә сәләтле металл (көмеш).

34. Химик реакцияне химик билгеләр һәм формулалар белән язу (тигезләмә).

35. Нейтральләшү реакциясенең бер продукты (тоз).

36. Өч атомлы спирт (глицерин).

37. Матдәләрнең тәэсир итешүе (реакция).

38. Җылылык эффекты күрсәтелгән тигезләмә (термохимик).

39. Водородны аерып алу (дегидрирлау).

40. Иң җиңел, тик каты металл (титан).

41. Матдәнең судагы эремәсе һәм эретмәсе электр тогын яхшы уздыра, тик лакмусның төсен үзгәртми. Бу матдә кайсы класска керә? (тозлар классы).

42. Ашлама итеп кулланылучы нитратларның гомуми исеме? (Селитра.)

43. Җир хөрмәтенә аталган химик элемент. (Теллур)

44. Россия хөрмәтенә аталган химик элемент. Аны кем ачкан? (Рутений, Клаус.)

45. 1862 елда рус химсигы беренче ароматик фтороорганик матдә таба һәм шул ук елларда берничә музыкаль пьесса яза. Исем фамилиясен әйтегез. (Александр Порфирович Бородин).

46. Имән белән сарык туны арасында нинди бәйләнеш бар? (Имән кайрысында сарык тиресен эшкәртү өчен кирәкле матдәләр була.)

47. Химик күренешкә туры килә торган мисал китерегез. (Утын яну, йомырка көю, казан күгәрү, шәм яну һ.б).

  1. Этанны дегидрирлау нәтиҗәсендә нәрсә хасил була? (этилен).

  2. Ацетилен табу өчен ... чимал булып тора. (кальций карбиды).

  3. Нәрсә ул пиролиз? ()

  4. Иң көчле кислота? (Сульфат кислотасы).

  5. Ашказаны бизләре барлыкка китергән сыекча составына нинди кислота керә? (Хлорид кислотасы).

  6. Кайсы кислота җылытканда таркала? (Нитрат кислотасы).

  7. Һәмма органик матдәнең

Буладыр ул нигезе.

Алмаз да, графит та ул,

Корым-күмер дә үзе. (Углерод).




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал