- Учителю
- Урок по географии для 7 класса «Австралия. Географик урыны. Ачу тарихы. Рельефы һәм файдалы казылмалары»
Урок по географии для 7 класса «Австралия. Географик урыны. Ачу тарихы. Рельефы һәм файдалы казылмалары»
Тема. Австралия. Географик урыны. Ачу тарихы.Рельефы һәм файдалы
казылмалары.
Максат.1."Африка"материгы турындагы белемнәрне гомумиләштерү, тикшерү.
2.Австралиянең географик урыны, рельефы,файдалы казылмалары турында
күзаллау булдыру.
3.Материкны ачу тарихы белән таныштыру.
4. Карталар,өстәмә чыганаклар белән эшләү күнекмәләре булдыру, дәрескә
кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Дөньяның физик картасы, Австралиянең физик картасы,атлас,контурлы
карта,мультимедия,компьютер
Материал: дәреслек,методик ярдәмлек,интернет материаллары
Дәрес барышы
I.Оештыру өлеше.
Хәерле көн укучылар!Бер-беребезгә карап елмайдык.Елмаюыбызны кунакларга бүләк иттек.
I I.Актуальләштерү.
Алдагы дәресләрдә без "Африка"материгын өйрәндек һәм бу материкны өйрәнүне тәмамладык.Хәзер уен рәвешендә сезнең белемнәрегезне тикшереп үтәрбез. Уен "Син Африканы беләсеңме?"дип атала.(презентация1)
I I I.Яңа материал өстендә эш.
Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм.Игътибар белән тыңлагыз әле.Сүз кайсы материк турында бара икән?
Она располагается под нами.
Там, очевидно, ходят вверх ногами,
Там наизнанку вывернутый год,
Там расцветают в октябре сады,
Там в октябре, а не в июле лето,
Там протекают реки без воды
(Они в пустыне протекают где-то)
Там в зарослях следы бескрылых птиц,
Там кошкам в пищу достаются змеи,
Рождаются зверята из яиц,
И там собаки лаять не умеют,
Деревья сами лезут из коры,
Там кролики страшнее, чем наводненье
Спасает юг от северной жары.
-Әйе укучылар, сүз Австралия материгы турында бара. (Презентация2)
-Безнең бүгенге дәрес темабыз да "Австралия,географик урыны,ачу тарихы,рельефы һәм файдалы казылмалары"дип атала. (слайд1)
-Әйдәгез,кайсыгыз бу материкны тактада күрсәтә? Янында нинди утравы бар? (Тасмания)
Карта буенча аңлатып сөйләү:
Австралия латинчадан тәрҗемә иткәндә каршы як,көньяк дигәнне аңлата.Ул башка материклардан бик күп ягы белән аерылып тора.Беренчедән,ул планетабызның мәйданы ягыннан иң кечкенә материгы.Аның мәйданы якынча 9 млн км2. Икенчедән,ул коры һәм кеше аз яши торган материк.Анда 20млн кеше яши.Аның төп халкын аборигеннар тәшкил итә.Өченчедән,монда башка материкларда очрамый торган үсемлекләр һәм хайваннар күп.(слайд3,4).Дүртенчедән,ул көньяк ярымшарда урнашкан.Шуңа күрә анда бездәгенең киресе:төньякка таба хәрәкәт иткәндә эссерәк, ә көньякка таба барганда салкынрак була.Җәй-декабрьдә башлана,ә кыш-июнь аенда.Материкта һәм Тасмания утравында бары бер генә дәүләт- Австралия союзы урнашкан.Башкаласы-Канберра шәһәре.Тагын бер үзенчәлеге-башка материклардан ерак урнашкан булуы.Шуңа күрә,ул башка материклардан соңрак ачылган.
Австралияне ачу турында укучыларның чыгышларын тыңлау. (слайд5-9)
Луис Ваэса Торрес
Абель Тасман
Джеймс Кук
Ә хәзер Австралиянең географик урыны турында карап китәрбез һәм практик эш эшләрбез. План буенча барырбыз. (слайд10)
1.Материкның экваторга,тропикка һәм нуль меридианга карата ничек урнашканлыгын билгеләргә;
2.Материкның иң чик нокталарын табарга, аларның координаталарын һәм материкның төньяктан көньякка һәм көнбатыштан көнчыгышка сузылуын градусларда һәм км да күрсәтергә;
3.Материк нинди климат поясларында урнашкан?;
4.Материкны нинди океаннар һәм диңгезләр юуын билгеләргә;
Нәтиҗә: 1. Материк экватордан көньякта, башлангыч меридианннан көнчыгышта урнашкан. Көньяк тропик Австралияне урталай диярлек кисеп үтә. (Слайд11)
2.Материкның кырый нокталары:
төньякта - мыс Йорк, 10˚к.к,142˚кч.оз.
көньякта -мыс Саут-Ист- Пойнт, 39˚к.к.,147˚кч.оз.
көнбатышта -мыс Стип- Пойнт,26˚к.к., 114˚ кч.оз.
көнчыгышта - мыс Байрон 28˚к.к.,154˚кч.оз. (Слайд12)
Материкның сузылуы
Көнбатыштан көнчыгышка -
154˚-114˚=40˚
1˚=100 км
100×40=4000км
Төньяктан көньякка
39˚-10˚=29˚
1˚=111км
111×29=3219км (слайд13)
3.Климат поясларында урнашуы . Австралия 3 климат поясында урнашкан: субэкваториаль, тропик, субтропик. (слайд14)
4. Материкны төньяктан һәм көнчыгыштан Тын океан диңгезләре: Арафур,Коралл,Тасман,Тимор диңгезләре, көньяктан һәм көнбатыштан Һинд океаны юа (слайд15)
Физкультминутка (презентация 3)
Дәреснең соңгы өлеше рельефы,файдалы казылмалары дип атала.
-Нәрсә ул рельеф?
-Аның нинди төрләре бар?
Австралиянең рельефы чагыштырмача гади.Күп өлешен тигезлекләр алып тора. Көнчыгышта Зур Сүбүләр сырт ята.Аларның түбәләре гөмбәзсыман формалы. Иң биек ноктасы Косцюшко тавы 2228м.Материкның көнбатыш өлеше калку.Монда яссытаулыклар һәм тәбәнәк таулар урнашкан.(карта буенча билгеләү).Австралия-хәрәкәттәге вулканнар һәм хәзерге заман бозлануы булмаган бердәнбер материк. Үсеш барышында материк күтәрелүләр,иңүләр һәм ярылулар кичергән. Сыгылу һәм ярылулар нәтиҗәсендә коры җирнең шактый зур өлеше Тын океан төбенә төшкән, Яңа Гвинея һәм Тасмания утраулары аерылган.(рельефы турында видео карау)
Файдалы казылмаларны картада билгеләү.
IV.Йомгаклау.
Кроссворд чишү.
1.Австралиянең иң көнчыгыш ноктасы(Байрон)
2.Австралиядән төньякта урнашкан утрау(Новая Гвинея)
3.Австралиянең иң көньяк ноктасы(Саут-Ист-Пойнт)
4.Австралиянең иң көнбатыш ноктасы(Стип-Пойнт)
5.Австралия һәм Яңа Гвинея арасындагы бугаз(Торресов)
6.Австралия һәм Тасмания арасындагы бугаз(Бассов)
7.Австралиянең төньяк-көнчыгыш ярларын юучы диңгез(Коралловое)
8.Австралиянең иң төньяк ноктасы(Йорк)
9.Австралиядән көньякта урнашкан утрау(Тасмания) (слайд 17)
V.Йомгаклау.
Гомумиләштерү әңгәмәсе.Үзбәя.
Өй эше - § 35укырга ,укыган буенча 5 сорау төзергә