7


  • Учителю
  • Урок «Африканың эчке сулары». Урок по географии для 7 класса «Материки и океаны»

Урок «Африканың эчке сулары». Урок по географии для 7 класса «Материки и океаны»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Әлеге дәрес  7 сыйныф географиясе « Материклар  һәм океаннар»  курсының Африка материгын өйрәнүче  дүртенче  дәресе булыптора.Алдагы дәресләрдә  укучыларматерикның географик урынын , ачылу тарихын, материкны өйрәнүчеләрне,  рельефы һәм климаты беләнтаныштылар. Бу те
предварительный просмотр материала

Тема : Африканың эчке сулары .

Дәреснең максаты: Африканың эчке сулары турында күзаллаулар формалаштыру.

Дәреснең бурычлары:

1. Африканың эре су обьектларына характеристика бирү

2. Африкадагы эчке суларның материктагы рельефка һәм климатка бәйле булуын ачыклау

3. Африка елга-күлләренең төп үзенчәлекләрен күрсәтү;

4. Африка илләрендә яшәүче халыклар өчен эчке суларның әһәмиятен күрсәтү.

5. Өйрәнелгән терминнарны (елга, елга бассейны, күлләр, агымлы - агымсыз, тозлы - төче күлләр һ.б.) искә төшерү һәм куллану.

6.Төрле информация чыганаклары белән эшләү алымнары формалаштыруны дәвам итү.

7. Төче суны куллануга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Африканың физик картасы, атласлар, контурлы карталар, "Африканың эчке сулары" презентация, компьютер һәм проектор,экран.

Дәрес төре. Яңа материалны өйрәнү.

Укучыларның эш формалары: фронталь, индивидуаль, коллективта эш.

Дәрес тибы. Катнаш.

Методы. Аңлатмалы - иллюстратив, проблемалы-эзләнүле, сүзле,

мөстәкыйль эшләү методы, контроль һәм үзконтроль методы.

Кулланылган әдәбият: 1) 7нче сыйныф .География " Материклар һәм океаннар". Авторлары:В.А.Коринская, И.В.Щенев. 2)

Дәреснең кыскача эчтәлеге: Әлеге дәрес Африка материгын өйрәнүче 4 нче дәрес булып тора.Алдагы дәресләрдә укучылар материкның географик урыны, ачылу тарихы, рельефы һәм климаты белән таныштылар.Бу теманың төп үзенчәлеге Африка материгында урнашкан елгаларның рельефка һәм климатка бәйле булуын ачыклау.

Дәрес планы :

I. Оештыру өлеше

II . Өй эшен тикшерү.

Ш. Яңа материалны өйрәнү.

1.Белемнәрне актуальләштерү.

2. Укытучының кереш сүзе.

3.Яңа белемнәрне үзләштерү.

4.Яңа белемнәрне аңлау.

IV . Яңа өйрәнгән материалны ныгыту.

1.Контурлы карталарда эшләү.

2. Тест эшләү.

3.Әңгәмә.

V. Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

2. Өй эше бирү.

3. Билгеләр кую.

Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү: дәреслек, дәфтәр, атлас, контурлы карталарны барлау.

II.Өй эшен тикшерү.

"Климат" темасы буенча сорауларга җавап бирү (фронталь)

Укучылар телдән сорауларга җавап бирәләр.

1. Африка кайсы климатик поясларда урнашкан?(атлас буенча санап әйтәләр)

2. Тропик климатик поясы нинди үзлек­ләргә ия?( ел әйләнәсе коры,эссе)

3. Бу материкта нинди басым пояслары формалашкан?( түбән,югары)

4. Кайда җәен явым-төшем күп, кыш әзрәк ява?(субэкваториаль).

5.Сәмум җиле исә (тропикта)

Нәтиҗәгә китерүче сорау:Балалар Африка ни өчен иң эссе материк?( Ел әйләнәсе Кояш биектә- горизонт өстендә тора ,2 тропиклар арасында урнашкан).

Ш. Яңа материалны өйрәнү.

1.Белемнәрне актуальләштерү.

"Елгалар" темасы буенча терминнарны кабатлап чыгу һәм карталардан күрсәтеп бару:

(Тактадагы Африканың физик картасына берничә укучы чакырыла.Калганнар атласлары буенча эшлиләр)

- Елга, күл.

- Кушылдыклары.

- Елганың башы, койган урыны.

- Елга бассейны, субүләр.

- Агымлы, агымсыз күлләр.

- Төче һәм тозлы күлләр.

2. Укытучының кереш сүзе:

- Африка иң эссе материк, анда тереклек итү һәм исән калу өчен кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләргә су кирәк. " Су! Тормыш өчен син кирәк дип әйтергә кирәкми : чөнки син үзең тормыш" дигән француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

(Укучылар - су тормыш, барча тереклек өчен иң төп чыганак булуын әйтәләр).

Дәреснең темасы ачыклана, максат һәм бурычлары куела.

-Бүгенге дәресебезнең темасы: "Африканың эчке сулары". Дәреснең максаты: Африканың эчке сулары турында күзаллаулар формалаштыру. Бурычлар: Африканың эре су обьектларына характеристика бирү. Африкадагы эчке суларның материктагы рельефка һәм климатка бәйле булуын ачыклау.Төрле информация чыганаклары белән эшләү алымнары формалаштыруны дәвам итү.

- Әйдәгез, искә төшерик эле, эчке сулар дип нинди сулар атала? (Укучылар телдән җавап бирәләр)

-Дәфтәрләргә схеманы сызып куегыз.

Эчке сулар


елгалар

сазлыклар

күлләр бозлыклар җир асты сулары


3.Яңа белемнәрне үзләштерү.

- ни өчен без "Африканың рельефы" темасын өйрәнгәннән соң гына Африканың эчке суларын өйрәнәбез?

- Рельеф агым характерын һәм юнәлешен билгели , бусагалар, шарлавыклар барлыкка китерә.

-Картага карап Атлантик океан бассейнына кергән ел­галарның юнәлешләрен рельеф билгеләвен ачыклап була, чөнки материк төньяк көнбатышка таба түбәнәя бара.(Атлас буенча эшлиләр).

Эре елгалар таулардан башлана, тигезлеккә агып төшәләр. Тау сыртлары буенча акканда бик күп бусагалар буенча төшәләр, шарлавыклар барлыкка килә. Африка елгаларында су энергиясе запасы күп, ләкин суднолар анда бусалар күп булу сәбәпле йөри алмыйлар. (Укучылар нәтиҗә ясыйлар).

- Укучылар Африканың эчке суларын ни өчен "Африканың климаты" темасыннан соң өйрәнәбез?

Укучылар җавабы : - Климат - ул һава торышының күпьеллык режимы. Климат- елгаларның мул сулылыгын,туклануын, режимын, температура режимын билгели.

Укытучы:

-Дөрес, Африка елгалары Азия һәм Көньяк Америка елагаларыннан гына калыша.Бассейнының мәйданы, озынлыклары, су күчерү күләме буенча күп кенә эре Африка елгалары дөньяда иң беренчеләрдән саналар.

-Елгалар агымы материкның мәйданы буенча тигез бүленгәннәрме?

Укучылар җавабы: Африканың бик күп территория елгалары Атлантик океан бассейнына карый.( Күпчелеге Урта диңгезгә).18% елгалар Һинд океаны бассейнына карыйлар.

Укытучы:

- Атлантик, Һинд океаны бассейнына кергән ел­галарны, аларның юнәлешләрен һәм эчке агым елгаларын карта­дан күрсәтик.

(Тактадагы картага берничә укучы чакырыла.Калганнар атласлары буенча эшлиләр).

4.Яңа белемнәрне аңлау.

Укытучы: Африканың эчке суларын Нил елгасынан башлап өйрәнә башлыйбыз . Дәрес барышында таблицаны тутырып барырга кирәк булачак.


Африканың эре елгалары

Елга


Африканың кайсы өлешеннән ага. Озынлыгы.

Кайдан башлана,

кайда коя?

Нинди юнәлештә ага?

Агуы нинди характерда?

Туклануы

Режимы

Нил


Нигер


Замбези


Конго


  • 4 төркемгә бүленәбез, һәр төркем үзенә билгеләнгән елгага характеристиканы таблицага язып бара.Башка төркемнәр чыгыш ясаганда калган елгаларны таблицага язып барырга кирәк була.( Дәреслек буенча эшлиләр).

5. Физкультминутка.

- Төркемнәрнең чыгышларын тыңлау, таблица тутыру.

Укытучы:

- Күлләр турында сөйләшәбез.Күлләр иңкүлекләренең ничек барлыкка килүе ту­рында сөйләү.

Берничә укучының алдан әзерләнгән материалларын тыңлау: "Африка күлләре"

- Виктория.

- Танганьика.

- Чад.

- Ньяс.

IV . Яңа өйрәнгән материалны ныгыту.

1.Контурлы карталарда эшләү ( мөстәкыйль рәвештә эшләнә)

- Елгаларның исемнәрен язып кую.

- Күлләрнең исемнәрен язып кую.

2. Тест сорауларына җавап бирү.

Тест

1. Африка елгаларының туенуы

а) Яңгыр белән б) Кар сулары белән в) Катнаш.

2. Нил елгасы кайсы океан бассейнына керә?

а) Һинд б) Атлантик в) Эчке агым.

3. Кайсы күл агымсыз?

а) Чад б) Виктория в) Таганьика.

4. Африканың иң зур шарлавыгы кайсы елгада урнашкан?

а) Нил. б) Конго в) Замбези.

5. Кайсы елга күп сулылыгы белән җир шарында икенче урында тора?

а) Нил б) Конго в) Нигер.

Тестларны тикшерү-укучылар бер-берләренең эшләрен тикшерәләр.Бәялиләр.

3.Әңгәмә. Елга - күлләрнең әһәмияте нәрсәдә? (укучылар бил­гели).

- Кешеләр куллану өчен төче су чыганагы.

- Су юлы белән йөк ташу.

- Балыкчылык белән шөгыльләнү.

- Авыл хуҗалыгы җирләрен сугару.

- Гидроэлектростанцияләр төзү.

Елга-күлләрнең табигатькә йогынтысы нинди? (укучылар билгели һәм җавап бирә).

Төп проблемаларның барлыкка килүе:

- Урманнарны күпләп кисү нәтиҗәсендә грунт суларының тирәнгә китүе.

- Төче суның җитәрлек булмавы һәм тигез бүленмәве.

- Суларның пычрануы.

V. Йомгаклау.

1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Укытучы: Дәреснең максат , бурычларына ирештекме?

- Елгаларның режимы климатка бәйлеме?

- Рельеф елгаларның агымына ничек тәэсир итә?

- Африка эчке суларының халык эшчәнлегендә әһәмияте нинди?

- Африка өчен "Төче су" проблемасын ничек хәл итәргә? Сезнең фикерләр нинди?

2.Өй эше бирү.

-параграф 27 не укып өйрәнергә.

- контурлы картада калган елга-күлләрне билгеләп, язып чыгарга.

3. Билгеләр кую.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал