7


  • Учителю
  • Разработка урока по географии на тему ' Родная земля' для учащихся 6, 8 классов общеобразовательной школы

Разработка урока по географии на тему ' Родная земля' для учащихся 6, 8 классов общеобразовательной школы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дидактик максакт:       Укучыларны Сарсаз –Баграж авылының  Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районындагы географик урыны белән ; тарихи истәлекле урыннары белән таныштыру .       Психологик максат :    Укучыларның уйлау , күзаллау сәләтләре , иҗади эзләнүләрен
предварительный просмотр материала





Дәреснең темасы:


Туган авылым-Сарсаз Баграж.





ТР Зәй муниципаль районы

Сарсаз Баграж гомуми төп белем бирү мәктәбенең география укытучысы Григорьев Николай Петровичның

географиядән 8нче класс өчен дәрес план-конспекты


Сарсаз Баграж

2014

Дидактик максакт:

Укучыларны Сарсаз -Баграж авылының Татарстан Республикасы һәм Зәй муниципаль районындагы географик урыны белән ; тарихи истәлекле урыннары белән таныштыру .

Психологик максат :

Укучыларның уйлау , күзаллау сәләтләре , иҗади эзләнүләрен үстерү .

Тәрбияви максат :

Җирле материаллар аша укучыларда туган якка , туган җиргә мәхәббәт һәм саклау хисләре тәрбияләү .

Җиһазлау : Татарстанның һәм Зәй районының физик карталары , Зәй районының эмблемасы , фоторәсемнәр .


Дәрес барышы

I. Терәк белемнәрне һәм эш - гамәл ысулларын актуальләштерү .

Укучыларга әңгәмә өчен түбәндәге сораулар бирелә :

"Туган җир" "туган туфрак" "торган җир " "авылым" дигән төшенчәләр буенча сез нәрсәләр аңлыйсыз ?

  • Без сезнең белән кайда яшибез? .

II. Яңа төшенчәләр һәм эш - гамәл ысуллары формалаштыру .

1 ) (Укытучы Габдулла Тукайның "Туган авыл " дигән шигырен укый)

Тау башына салынгандыр безнең авыл ,

Бер чишмә бар , якын безнең авылга ул :

Авылыбызның ямен , суын тәмен беләм ,

Шуңа күрә сөям җаным , тәнем белән .


Истән чыкмый монда минем күргәннәрем ,

Шатлык белән уйнап гомер сйргәннәрем .

Абый белән бергәләшеп , кара җирне

Сука белән ертып - ертып йөргәннәрне .


Бу дөньяда , бәлки , күп - күп эшләр күрем ,

Билгесездер , кая ташлар бу такъдирем :

Какя барсам , кая торсам , нишләсәм дә ,

Хәтеремдә мәңге калыр туган ңирем .


2) Сарсаз - Баграж авылының географик урыны .

Сарсаз - Баграж авылы Татарстан Республикасының Көнчыгыш Кама аръягы районында булган Зәй төбәгендә урнашкан . Зәй районы картасыннан эзләсәк без аны районының көнчыгыш өлешеннән таба алабыз . Авылдан ерак түгел Баграж елгасы ага . Авылыбыз уртасыннан агучы Сарсаз инеше бу елганың сул кушылдыгы булып тора. Авылылыбызның төньягында Урта Баграж , көньягында Югары Нәлем , көнчыгышында Югары Баграж , көнбатышында иске Зәй урнашкан . Зәй шәһәре һәм станциясенә Сарсаз - Баграждан 19 км .


3)Авылның чал тарихы

(1 нче укучы авылның оешу тарихы белән таныштыра )

Үзенең зурлыгы , яшьләр - кызларның күплеге , бәйрәмнәрнең гөрләп торуы белән заманында дан тоткан әлеге керәшен авылы ничек барлыкка килгән .

1552 елның Казан ханлыгы җимерелеп, патша хөкүмәте көчләп чукындыру сәясәте үткәрә башлый . Арча якларында бу бигрәк тә актив бара . Байрашхан исемле кеше, Арчадан озын буйлы , киң җилкәле , таза гәүдәле кешеләрне җыеп Зәй якларына килеп чыга . Бирегә беренче килеп төпләнүчеләр Биканов, Абдулов , соңрак Усмановлар була (Абдул . Усман - татар исемнәре . Алар христиан динен кабул итсәләр дә исем - фамилияләрен үзгәртергә теләмәгәннәрдер дияргә нигез бар ) Беренче килечүләр башта бүгенге көндәге зират каршында, су буена утырган . Якыннан гына олы юл үтә . Узгынчылар тарафыннан бик еш таланулары аларны олы юлдан ераграк, хәзерге авыл урынына күчеп утырырга мәҗбүр итә .( шуңада Сарсазның зираты авылдан шактый ерак )

1912-1913 елларда авыл Яңа Баграж һәм Сарсар Тамак дип аталган . Ә инде 1917 елдан Сарсаз - Баграж дип йөртелә башлый .

Сарсаз - Баграж сүзе нәрсәне аңлата соң ?

"Сарсаз " угор (венгер) һәм төрек сүзләре. Сар - пычрак , Саз - сазлык

"Баграж " сүзе удмурт сүзе бугра (бура) +аш (су чишмәсе ) ягъни "буралы чишмә".


4).Авылның истәлекле һәм изге урыннары.


Авылдан ерак түгел Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының бер өлеше булган, Баграж елгасының уң як ярында ,биеклеге 212м. булган Кашка тау урнашкан.

Көньяк бите текә , нарат урманы белән капланган . Тауның өске өлешендә агачлар үсми, шуңа күрә дә аны Кашка тау дип атаганнар . Кашка тау турында бүген бик күп легендалар бар .

Халык бу тау итәгендә бәйрәмнәр үткәрә .

Тикшерүчеләрнең хезмәтләрендә күренгәнчә Кашка тау итәгендә 14 гасырның 90 нчы елларында салкыннар вакытында көнчыгышны басып алучы Тамерлан (Аксак Тимер) гаскәре урнашкан була .

Тау өстендә зур сарай төзелә . Яз җиткәч Аксак Тимер үзенең гаскәре белән юлынСаманркандка таба дәвам итә .

1769 елда Кашка тауга капитан Н.П. Рычков җитәкчелендәге Санкт - Петербург фәннәр Академиясеннән экспедиия оештырыла . Ул үзенең көндәлегенә Кашка тауга соклауны белдерә һәм ташлар буенча ага торган чиста сулы чыганаклар турында яза . Н.П.Рычковның язмаларында башка бер җирдә очрамый торган хайваннарны дәвалауда кулланулган дару үләне турында да язмалар бар .Экспедииядә катнашучыларны Кашка тауның матурлыгы гына түгел , ә бакыр чыганаклары кызыксындра .
Бакыр рудниклары алар килгәнче инде ташландык хәлдә булса . Хәзерге вакытта Кашка тау ял итү урыны буларак кулланыла.

Авылда тагын истәлекле изге келәү итә торган урыннар бар. Укучыларга түбәндәге сорау бирелә:- Авылда ничә чачауник бар?. Чачауникларны санап чыгарга.(Назар тыкрыгы. Оренбург очы. Кыргыз очы. Мальцевлар ишек алды. Ындыр алды.)


5) Авылымның сулары.

Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш Сарсаз ага.Ул Чөкерей чишмәсеннән башлана һәм Баграж елгасына коя. Олы яштәге кешеләр әйтүенчә бу инеш урынында элек зур елга булган. Андагы берничә буада кешеләр су кергәннәр, атлар коендырганнар.Сарсаз елгасы кечкенә булсада аның сулары Каспий диңгезенә барып җитә.(Укучылар Сарсаз елгасы белән Каспий диңгезе арасындагы бәйлелекне күрсәтәләр. Чөкерей чишмәсе- Сарсаз елгасы-Баграж елгасы-Ирнә елгасы-Зәй елгасы-Кама елгасы-Идел елгасы- Каспий диңгезе.)

Укучыларга иҗади эш бирелә.

А). Авыл янындагы чишмәләрне санарга. (Чөкерей чишмәсе,Киндер күле чишмәсе, Аракы суы чишмәсе, Чуал чишмәсе.)

Б).Авыл территориясендәге коеларны санарга. (Антон коесы. Кыргыз очындагы кое. Яңа урам коесы.)


6). Авыл халкы.

Авылыбызның төп байлыгы аның хезмәт сөючән һәм ата бабаларыбыздан килгән мирасны саклап кала белүче халкы. Бугенге көндә авылыбызда 190 хуҗалык бар. Аларда 428 кеше яши.Халыкның төп шөгылье- игенчелек һәм терлекчелек.Халыкның төп бйлыгы булып аның гөмер -гөмергә килгән традецияләре.Халкыбызның ел фасыллары белән бәйле бик күп күркәм бәйрәмнәре бар.Укучыларга сорау бирелә:-Сез Сарсаз халкы зурлап үткәрә торган нинди бәйрәмнәр беләсез?.

Укучыларның иҗади эше.Укучылар үзләре әзерләгән мәгъүлүматлар буенча Сарсаз халкы үткәрә торган бәйрәмнәр белән таныштыралар.

А).Кыш көне үткәрелә торган НАРДУГАН бәйрәме.

Б).Язгы календарь бәйрәме ОЛЫ КӨН.

В).Җәйге бәйрәм-ПИТРАУ.

Г). Көзге бәйрәм- ПОКРАУ.


7).Мәктәп тарихы.

Сарсаз Багражда беренче мәктәп 1928нче елда төзелә.Мәктәп төзүне башлап йөрүче Ф.П.Крючков була.Соңгы елларда ул профессор, Мәскәүнең Ломоносов исемендәге дәүләт университетының юридик факультетында декан булып эшли. 1940 елда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә.1976 елдан мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә.Күп еллар буе мәктәп директоры булып Бөек Ватан сугышы ветераны А.И.Харитонов эшләде.


III.Дәрескә йомгак ясау.

Укучылар туган җир турында әзерләнгән мәкәльләр һәм әйтемнәр белән таныштыралар.

Укытучы.Сарсаз Багражның киләчәге өметле һәм матур булырга тиеш.Ә авылның киләчәге -сезнең кулда.

Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу,баету,аны киләчәк буынга тапшыру-сезнең бурыч.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал