7


  • Учителю
  • 5 класста география предметы буенча 'Таш гасыр сәяхәтчеләре эзеннән' темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

5 класста география предметы буенча 'Таш гасыр сәяхәтчеләре эзеннән' темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

МБГБУ "Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе" укытучысы Калимуллина Сирена Ревовнаның

"Таш гасыр сәяхәтчеләре эзеннән"темасы буенча үткәрелгән

5 класста географиядән ачык дәресенә үзанализы

Мин география дәресләрендә түбәндәге модик тема өстендә эшлим :"Яңа педагогик һәм информацион технологияләр кулланып укучыларның танып-белү активлыгын үстерү". Бүген 5 нче класс укучыларына дәрес биргәндә дә шушы теманы чагылдырырга тырыштым.

Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Дәресне структур яктан куелган максатларга туры килерлек итеп оештырдым.

Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын исәпкә алып төзедем.

Дәрес эшлекле атмосферада, укучыларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды. Укучыларны дәрес темасына алып кереп китү өчен шигырь юллары файдаланылды.Укучыларны дәрес эшчәнлегенә юнәлтә торган әнгәмә оештырылды.Укучылар үз фикерләрен туплап үз сәяхәтләре белән таныштыра алдылар.Дәреснең бу этабында Сингапур структурасы (Сорт Кардс) кулландым.Укучылар бу структура белән таныш, эш күнекмәләре бар. Укучылар дәрес барышында теманы үзләре әйтә алдылар. Яңа белем "ачу" этабын - видео рәвешендә бирдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мӛмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга 2 үзенең фикерен әйтергә мөмкинлек бирелде. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мӛмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мӛстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде. Дәреснең практик юнәлеше : контурлы картага Тын океаны утраулары һәм Кон-Тики маршрутын төшерү һәм ярымшарлар картасында дәрестә бирелгән географик обьектларны күрсәтә белү. Бу этап эшчәнлеген укучылар башкарып чыга алдылар. Контурлы картада беренчел эшчәнлек башкарылды.

Дәресемнең нәтиҗәлелеген күтәрү, максатларыма ирешү өчен түбәндәге ысул һәм алымнар кулландым: - әңгәмә, дәреслек материалындагы әңгәмә. укытучы сүзе; - видео карау;проблемалы сорау; аңлашылмаган сүзләрне аңлату; - аңлатмалар (комментарийлар бирү). Уку эшчәнлеген оештыру формаларына килгәндә, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләү булды. Күрсәтмәлелек дәрес буе булды. Презентация һәр адымыбызда ярдәм итте. Физкультминут укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелде. Ижади бирем :Үзегезнең сәяхәт маршрутын төзергә кушылды. Моны укучылар башкарып чыга алачак дип уйлыйм. Рефлексия өлешендә укучылар синквейн төзеделәр . Укучылар үзләренә бәя куя беләләр. Минемчә алар бәяне дөрес куйдылар.Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Укучылар материалны үзләштерделәр. Гомумән, дәрескә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм.

Дәрестә планлаштырган нәтиҗәләрне технологик картада күрә аласыз.


Дәрес барышы

Дәреснең дидактик максаты : "Таш гасыр сәяхәтчеләре эзеннән" дигән яңа тема өйрәнүгә шартлар тудыру

Дәре тибы: яңа материал үзләштерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:Укучылар белергә тиеш

-Сәяхәтләр һәм ачышларның географик белемнәр үсешен үстерүгә йогынтысын аңлатырга;

-Борынгы кешеләрнең Тын океан буйлап озак сәяхәт иткәннәрен ачыкларга.

- Тур Хейердалның "Кон-Тики"да сәяхәтенең әһәмиятен аңлата алырга һәм моның белән ул нәрсә дәлилләгәнен белергә.

Укучылар эшли белергә тиеш

  • Ярымшарлар картасы буенча Тын океанын таба белергә һәм андагы берничә утрауны күрсәтә белергә;

  • -Контурлы картага дәреслектә бирелгән обьектларны төшерә белергә.

  • Картада Тур Хейердалның сәяхәт маршрутын курсәтә белергә һәм контурлы картага төшерә белергә.

Метапредмет нәтиҗәләр

Коммуникатив УУГ: Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер -береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып-белү УУГ:информацияне китаптан,видеофрагменттан һәм картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү, укыганны анализлау

Шәхескә кагылышлыУУГ:

-Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү.

Чишелә торган уку проблемасы:

Борынгы кешеләрнең дингез буйлап озак сәяхәт икәненен ничек исбатлап була?

Ни өчен океандагы кайбер утрауларларда хәзер дә кеше яшәми ?

Практик эш:

Контурлы картада дәреслектә бирелгән географик объектларны төшерү

Эшне оештыру пространствосы:

Форма организациипространства: фронталь, группа белән эш.

Җиһазланыш: ярымшарлар картасы, политик карта,видеофрагмент, проектор, атлас, контурлы карта, презентация.


Дәрес барышы:

Дәреснең төп элементлары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Планлаштырган нәтиҗәләр


шәхси

предмет

Метапред

мет

1этап. Оештыру моменты

Максат:

Бурыч: укучыларда уңай психологик халәт булдыру

Метод: словесный

Укучылар, бездә гадәти булмаган дәрес. Бездә бүген килгән кунаклар бар, әйдәгез аларны сәламлик.

Күтәренке кәеф белән дәресне башлап җибәрү өчен , әйдәгез әле, үзебезнең партнерларыбызны сәламлик, аларга елмаеп карыйк. Ә хәзер минем арттан кабатлыйбыз:

Мин дәрестә инициатива белдерәчәкмен!

Мин дәрестә хезмәттәшлек итәргә әзер!

Мин дәрестә мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәчәкмен!

Укучылар басып килгән кунакларны сәламлиләр.

Бер-берсен сәламлиләр

Дәрескә аралашуга, хезмәттәшлек итүгә юнәлеш бирү

Укытучы эшчәнлеге-

Дәрескә максат кую

Укучыларны дәрес эшчәнлегенә юнәлтә торган әнгәмә


Сингапур структурасы

Сорт Кардс

Класска сорау: Нәрсә соң ул сәяхәт ?


Без бүген зур темага керәбез. Анда нәрсә турында сөйләшәчәкбез, нәрсәләр өйрәнәчәкбез микән. Тыңлыйбыз:

Корабларга утырып бер
Еракларга китәр идем.
Күп җирләрне күрер идем,
Океаннарга җитәр идем.
Җир шарында булган бик күп
Диңгезләрне гизәр идем.
Тозлы диеп тормас идем -
Туйганчы бер йөзәр идем.
Иртәләрен палубада
"Сәлам, кояш!" дияр идем.
Экваторны узар идем,
Күрер идем бозлар илен.


Сүз нәрсә турында барды? Кем әйтә?

Укучылар фикере тыңлана.

Дөрес укучылар.

Сәяхәтләртурында.

Димәк без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез


Сезнең үзегезнең сәяхәт иткәнегез бармы ? Кайларда булдыгыз?

Укучылар фикере тынлана.

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр.

Хәзерге заманда кешеләр ничек сәяхәт итә соң?

Сезнең каршыгызда 4 ак бит ята. Хәзер сез аны өскә каратып 4 сүз язасыз.

Һәр группа да 16 җавап булырга тиеш. Беренче группа икенче группа белән алышына. Җавапларны карыйбыз. 1№1 нәрсә яздын

2 №4 нәрсә яздын. Чыннан да хәзерге заманда сәяхәт итү өчен мөмкинлекләр күп. Килешәсезме?.


Теләсә кайсы сәяхәтче алдында нинди кыенлыклар туарга мөмкин?

Сәяхәт - кая да булса бару, тирә-якны күзәтү.

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр

Сәяхәтләр турында


Укучылар фикере тынлана.

Укучылар үз фикерләрен җиткерәләр.


Поезд,самолет, велосипед, вертолет, чангы, җиңел машина, автобус, җияуле,сал, көймә, ,космос,корабль,

үз фикереңне әйтә белү

Төркемдә килешеп эшли белү,


Сәяхәт төшенчәсен аңлату

Регулятив(планлаштырабыз)

регулятив

Яңа теманы ачыклап бетерү

Китап белән эш


№1

№2

№3,


Без сезнең белән хәзерге сәяхәтләр турында сөйләштек.

Ә таш гасырда кешеләр җир өслегендә ничек сәяхәт иткәннәр сон? Әйдәгез искә төшерик әле, таш гасыр дип нинди гасырны әйтәбез?

Сез тарих предметы укый башладыгыз. Беләсез. (Укучылар таш гасырны әйтеп бирәләр)

Безнең дәрес укучылар бүген сәяхәт кенә түгел ,

Ә таш гасыр сәхәтчеләре эзеннән дип атала

Нәрсә аларны сәяхәткә этәргән сон?

Борынгы сәяхәтчеләр кемнәр булган сон?

Китапка мөрәҗәгать итәбез:

Сорауларга җавапны безгә китап һәм үзегезнең алдагы белемнәрегез бирәчәк.

Сезгә 4 минут вакыт бирелә.


. (Укучылар таш гасырны әйтеп бирәләр)

Дәфтәргә теманы язып куялар.


Борынгы кешеләрнең Тын океан буйлап озак сәяхәт иткәннәрен ачыкларга

Тарих предметы белән


Танып-белү-

Мөстәкыйль информ табу

Проблемалы сорау кую.

Карта белән эш



2016 ел-Су елы

Укучылар картага күз салыйк әле. Ярымшарлар картасыннан Тын океанын табабыз. Карыйк әле, анда күпме утрау бар! Утраулар океан кырыенда гына түгел, хәтта аның уртасында да бар.Ул утрауларда күптәннән кешеләр яши. Дөресен генә әйткәндә таш гасырдан бирле дип әйтеп була . Алар анда каян килгән сон??

-Әйе укучылар монда йөзеп кенә килеп була.

-Океанда йөзү нәрсә ул?

-Сәяхәт.

Димәк , таш гасыр кешеләре сәяхәт иткән.

Укчылар тагы бер кат картага күз салыйк әле.

Барлык утраулар да да кешеләр яши микән?

Ничек уйлыйсыз ?

Юк .

Дөрес. Барлык утрауларда да кеше яшәми.

Җылы климат булсада кайбер утрауларга кеше килеп урнашмаган.Моның төп сәбәбе нәрсә дә сон?

Уйлыйк әле укучылар

-Әлбәттә су! Кешегә яшәр өчен җылы климат кына җитми әле, ана төче су кирәк. Кеше усыз яши алмый .

Безнең киләсе ел ничәнче ел-2016

Белеп торыгыз укучылар .2016 ел- Татарстанда су елы дип аталачак.


Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Йөзеп килеп була

Танып белү-картага анализ


Регулятив

-прогноз

Танып-белү

3 этап- Яңа белем "ачу"

физкультминут


Укучылар менә без сезнең белән борынгы заман кешеләре сәяхәт иткән дидек. Хәзерге кешеләргә, яки безгә моны ничек исбатлап була сон?

Андый кеше бармы сон?


Игътибар. Экранга карыйк һәм тыңлыйбыз , карыйбыз

Видеофрагмент күрсәтелә.4-5 мин

Сезгә аның турында информациябирелде.


Сорауларга җавап бирәбез:

  1. Сәяхәтнең идеясы, максаты

  2. Сәяхәтнең йөзү средствосы

  3. Сәяхәтчеләрнең үзләре белән алган әйберләре

  4. Сәяхәт вакытындагы авырлыклар.


  1. Нәтиҗә-Бу сәяхәт белән ул нәрсә дәлилли?

6.Ни өчен сәяхәт ахырына кадәр җиткерелми?


Бар. Кем ул.

Тур Хейердал.


Океанны кисеп чыгу.

Борынгы кешеләр салга утырып Тын океанын йөзеп чыкканнарын исбатлау

Сал

Гади әйберләр,кинокамера, гитара,

Шторм, салны ремонтлау, суда бау эчерә, янгырлар, акула һөҗүме.

Тур Хейердал борынгы кешеләрнең гади салда Тын океанны кичүләре мөмкин булуын дәлилли.

Тур Хейердалның "Кон-Тики"да сәяхәтенең әһәмиятен аңлата алырга һәм моның белән ул нәрсә дәлилләгәнен белергә.

Танып-белү

Регулятив-

укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе

Теманы ныгыту

Практик эш

Контурлы картада эш

Шулай иттеп без бүген нинди тема өйрәндек?


Ни өчен теманы шулай дип атадык?

1 нче бирем

2 группага да бирем. Һәр ике группа да тем буенча 3 сорау төзи.

1 группа башлый . икенче группага сорау бирә.


  1. Тын океанындагы Туамату утравын билгеләү

Тур Хейердалның сәяхәт маршрутын билгеләү, геогрфик объектларны төшерү

2 бирем . Уен элементы

Сәяхәткә бару өчен кирәкле әйберләр исемлеген төзү.Ни өчен бу әйберләрне алдыгыз.1 группа укучылар.

2 нче группа укучылары

Укучылар җавап бирә.

"Таш гасыр сәяхәтчеләре эзеннән"


2 нче группа җавап бирә.

1 группа бәя бирә


Укучылар контуры картада эшли

Исемлек төзиләр .Аңлаталар.


Төркемдә килешеп эшли белү,

Ярымшарлар картасы, контурлы картада эш

Коммуникатив-

партнерыңа бирем уйлау

Регулятив (бәя бирү)


Танып-белү


Өй эше бирү

Барлык укучылар өчен

1.П 7 укырга, 1-3 сорауларга җавап

Булдыра алам дип санаган укучыларга:

2. 39 биттәге катлаулырак сорауларга җавап эзләргә.

3.Ижади бирем :

Үзегезнең сәяхәт маршрутын төзергә.

Көндәлеккә өй эше язалар


Рефлексия

Бүгенге дәрес үзенчәлекле булды, дәресне дә башкача бетерәсем килә. Без сезнең белән шигырь -синквейн төзибез. Синквейн- гади генә шигырь түгел, ул билгеле бер кагыйдәләр белән языла торган шигырь.Һәр юлда сүзләр җыелмасы бирелә, шул сүзләрне шигырьдә кулланырга кирәк.

1 юл- төп сүз, төп төшенчә, синквейн темасы -ул исем формасында бирелә

2 юл- ике сыйфат

3 юл- 3 фигыль

4 юл- билгеле бер мәгънә белдерүче

5 юл- нәтиҗә, бер сүз, исем

  1. юл- Сәяхәтче

2-Кызыксынучан, максатчан

3-өйрәнә, күзәтә,гизә

4-яңа ачышлар ясаучы

5.Илгизәр

1 юл-Сәяхәтче

2-кыю, ышанучан, батыр

3-атлый, бара, күтәрелә

4-Яңа җирләр ачучы

5-юлчы


Коммуникатив



Дәрескә нәтиҗә.

Укучылар үзләренә бәя куя

Укучылар дәрес ахырына якынлашты. Сез бу дәрестә актив катнаштыгыз.

Бүген узебезнең дәрестә эшләүгә карап бәя биреп карыйк эле.

Кем бүгенге дәрестә "5" лелек җавап бирдем дип уйлый. Кул күтәрә.

Кем "4"ле- кул күтәрә.

Кем "3" ле-

Мин түбәндәге билгеләр куям. Килгән кунаклар сезне ничек бәяләр .

Дәрес тәмам.

Регулятив

(бәя бирү)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал