7


  • Учителю
  • Разработка урока 7 класса Природные зоны Северной Америки

Разработка урока 7 класса Природные зоны Северной Америки

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Төньяк Американың табигый зоналары



Максат: 1. Материкта табигый зоналар урнашу закончалыкларын

өйрәнү. Төньяк Американың табигате, анда таралган

үсемлекләр,хайваннар турында күзаллау формалаштыру

2. Географик информациянең төрле чыганаклары,

статистик материаллар белән эшләү күнекмәләрен

үстерү; картографик күнекмәләрен ныгыту



3. Фәнара бәйләнешләр кулланып танып-белү

эшчәнлекләрен активлаштыру фәнгә кызыксыну

тәрбияләү. Экологик тәрбия бирү.





Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү дәресе



Укыту методлары: репродуктив, өлешчә-эзләнүле



Җиһазлар: компьютер, видеопроектор, табигый зоналар картасы,

контурлы карталар, энциклопедияләр, сүзлекләр,

гербарийлар, инструктив карточкалар, буклетлар,

таблицалар, китаплар күргәзмәсе





Материал: 1. В.А.Коринская, И.В.Душина "География" 7















































План-конспект урока географии в 7 классе

1. Ф. И. О. учителя: Гайнетдинова Ф М

2. Место работы: МБОУ «СТООШ им Г Гали БМР РТ»

3. Должность: учитель географии.

4. Предмет: География

5. Класс: 7

6.Тема: «Природные зоны Северной Америки».

7.Базовый учебник: Коринская В.А., Душина И. В., Щенев В.А. География материков и океанов.-М.;Дрофа, 2009г.

8.Цели урока: ознакомление учащихся с основными природными зонами материка и формирование информационно - коммуникативных умений, при работе с различными источниками информации.

9.Задачи:

1) продолжать формировать понятия: природный комплекс, широтная зональность, высотная поясность, природная зона. Продолжить формировать представление о связи компонентов природы, на примере материка Северная Америка. Показать роль климата в формировании природных комплексов.

2) Продолжать формировать познавательную активность учащихся, умения самостоятельно добывать знания, расширить кругозор детей, развивать умение работать с картой, анализировать, делать выводы.

3) Воспитывать чувство ответственности, заинтересованное отношение к учебе, умение работать в коллективе, чувствовать красоту природы, развивать интерес к географии.

10. Формируемые ключевые компетентности: готовность делать осознанный и ответственный выбор, аспекты информационной. социальной и коммуникативной компетентностей.

11.Тип урока: комбинированный.

12.Формы работы учащихся: индивидуальные, групповые.

13. Оборудование: географические атласы для 7 класса; учебник «География материков и океанов 7 класс»;

тетради; ручки; цветные карандаши; чистые листы формата А4; конверты с заданиями

дифференцированного обучения (для каждой группы); магниты (для доски); 3 таблички (с определениями задач урока).

14.ТСО: мультимедийный проектор, экран, компьютер.

15. Требования к результатам обучения:

Личностные:

- осознание себя как члена общества на глобальном, региональном и локальном уровнях (житель планеты Земля,

гражданин Российской Федерации, житель конкретного региона);

- осознание целостности природы, населения и хозяйства Земли, материков, их крупных районов и стран;

Предметные:

- умение работать с разными источниками географической информации;

- умение выделять, описывать и объяснять существенные признаки географических объектов и явлений;

- картографическая грамотность;

- умение применять географические знания в повседневной жизни для объяснения и оценки разнообразных явлений

и процессов, адаптации к условиям проживания на определенной территории, самостоятельного оценивания

уровня безопасности окружающей среды как сферы жизнедеятельности.

Метапредметные:

- умения организовывать свою деятельность, определять ее цели и задачи, выбирать средства реализации цели и

применять их на практике, оценивать достигнутые результаты;

- умения вести самостоятельный поиск, анализ, отбор информации, ее преобразование, сохранение, передачу и

презентацию с помощью технических средств и информационных технологий;

-организации своей жизни в соответствии с общественно значимыми представлениями о здоровом образе жизни,

правах и обязанностях гражданина, ценностях бытия и культуры, социального взаимодействия;

16.Образовательные технологии: использование ИКТ, работа в динамических парах, работа в системе погружения, здровьесберегающие, дифференцированное обучение, проектная деятельность (защита проектов), кластер (составление интеллектуальной карты), работа в группах.

17.Методы познания (анализ, синтез, сравнение, картографический).



















Дәрес барышы:



1. Классны дәрескә оештыру

I.Оештыру өлеше.

1.Уңай психологик халәт тудыру.

Очрашканда кешеләр-

Олылар һәм кечеләр-

Бер-берсен сәламлиләр

"Исәннәрмесез" -диләр.

Очрашсалар бик иртә

Бик матур теләк әйтә

Нинди теләк? Кем әйтә?

Ул сүз: "Хәерле иртә"

Күрешсәләр көндезен

Кышын, җәен, яз-көзен

Нинди теләк әйткәнен

Кем белә? "Хәерле көн"

Ә бабамның сәламен

Ишетеп белә һәркем

Сәлам бирә ул һәркөн

Әссәламегаләйкем!

Утырыгыз, укучылар!

Мин ишетәм-һәм онытам,

Мин күрәм- һәм хәтердә калдырам,

Мин эшлим -һәм аңлыйм, дигән Кытайның борынгы акыл иясе һәм фәлсәфәчесе</</em> Конфуций.

2. "Тэйк оф- тач даун" структурасын (встать-сесть) кулланып, сезнең дәрескә әзерлегегезне тикшереп алырбыз.

-Кайсыларыгыз география дәресләрен ярата? Шул укучыларның басуларын сорыйм.

-Кемнәрнең география дәресенә кирәкле барлык әсбаплары да әзер?

-Кайсыларыгыз бүгенге өй эшенә нәрсә бирелгәнне хәтерли?

-Кемнәр өй эшләрен "5"лек итеп үтәп килде?

-Кемнәр өй эшләрен "4"лек итеп үтәп килде?

-Кайсыларыгыз без өйрәнә башлаган Төньяк Америка материгы турында бар нәрсәне дә беләбез дип уйлыйлар?

Рәхмәт укучылар.Сез сорауларга чын күңелдән җавап бирдегез.Чыннан да, бар нәрсәне дә белеп бетерү мөмкин түгел. Без бүгенге дәрестә әлеге материк турында өйрәнүне дәвам итәрбез.



2. Кереш өлеш. Дәреснең төп этабына әзерлек.

Кереш сүз. Яңа материал өйрәнүнең һәр дәресе безнең аң, белем баскычына менүебезнең чираттагы адымы булып тора. Тормышыгызда мондый адымнар күбрәк булган саен, сезнең интелектуаль дәрәҗәгез югарырак булыр.Бу адымнарыгыз һәрчак нык, ышанычлы булсын һәм сезне авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп алга әйдәсен.

Мин сезгә бер легенда сөйләргә телим. Бер индеецлар кабиләсенең юлбашчысы егетләрне Көньяк Американың иң биек тавы Аконкагуага җибәрә. "Көчегез беткәнче барыгыз. Арысагыз өйгә әйләнеп кайтыгыз, ләкин һәрберегез үзегез борылган урыннан миңа ботак алып кайтсын" - ди. Беренче егет кактус алып кайта. Юлбашчы аннан көлә генә "Син тауның итәгенә дә барып җитмәгәнсең" - ди. Әрем алып кайтканына "Син тауның итәгенә җиткәнсең, ләкин тауга күтәрелергә уйламагансың да", тополь ботагы алып кайтканына "Чишмәгә җиткәнсең" дигән. Дүртенче егет кедр ботагы белән кайткан. Ә бишенче егетнең кулы буш, ләкин йөзе шат, балкып кайткан. Ул агачлар күрмәгәнен ләкин ялтырап яткан зур диңгез күргәнен әйткән. Ботак алып кайтмаса да карт иң зур бүләкне аңа биргән. "Сиңа ботак кирәк түгел. Җиңү синең күзеңдә балкый, тавышыңда яңгырый. Бер син генә тауны бөтен бөеклегендә күргәнсең"

- Ни өчен юлбашчы егетнең тауга менеп җиткәненә ышанган?

Укучылар фикере. Әйе, чөнки Аконкагуа тавы башында Титикака күле урнашкан. Егет шул күлне күрү бәхетенә ирешкән.

Сез дә бүген дәрестән шул егет кебек балкыган йөз белән, яңа җиңү шатлыгы белән китә аласыз. Ләкин моның өчен сезнең игътибарыгыз һәм тырышып эшләвегез кирәк.

Ә хәзер сезнең узган дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карыйк.

3. Үткән теманы кабатлау

Бер дөрес җавапны гына сайларга

1. Колорадо елгасы нинди океан бассейнына карый:

а) Тын океан в) Атлантик океан

б) эчке агымлы г) Төньяк Боз океаны

2. Төньяк Американың күпчелек күлләре нинди юл белән барлыкка килгән:

а) вулканик в) тектоник

б) бозлык г) ясалма

3. Олы күлләр системасына керми:

а) Эри в) Мичиган

б) Гурон г) Виннипег

4. Төньяк Американың иң озын һәм тулы сулы елгасы:

а) Маккензи в) Юкон

б) Миссисипи г) Колорадо

5. Тигезлек елгасы түгел:

а) Миссури в) Изге Лаврентий

б) Юкон г) Колорадо

1 слайд- дөрес җавап

4 Теманы һәм максатны ачу

География гаҗәеп фән. Белем алуның һәр баскычы картадан башлана. Без бүген дә аңа мөрәҗәгать итәрбез.

2 слайд Менә сезнең алдыгызда схема. Схеманы анализлап, төп фикерен табыйк әле. (Табигать компонентлары арасындагы бәйләнеш. Алар барысы да табигый комплексның өлешләре.)

Алдагы дәресләрдә без Төньяк Америка материгы турында нәрсәләр белдек, тагын нәрсәләр өйрәнергә калды? (ГУ, материкны ачу һәм тикшеренү тарихын, рельефын һәм файдалы казылмаларын, климатын, эчке суларын) табигый зоналарын .

3 слайд Бер төрле климат, туфраклар, үсемлекләр, хайваннар таралган территория, икенче төрле итеп әйткәндә- табигый комплекс ничек атала? (Табигый зона)

Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр инде? "Төньяк Американың табигый зоналары".

4 слайд Без нәрәләр белергә тиешбез?

5 слайд Материкның табигый зоналары үзенчәлекләрен күрсәтергә;

- типик хайваннары һәм үсемлекләре белән танышырга;

- табигатенә кеше эшчәнлегенең йогынтысын билгеләргә.

Безне бүген табигый зоналар картасы озата барыр. Бүген без бу материкта табигый зоналарның урнашуы белән танышырбыз. Анда яшәүче хайваннарны, үсүче үсемлекләрне өйрәнербез. Милли паркларына читтән торып сәяхәт кылырбыз.

Сез бүген- "Табигать" газетасы хәбәрчеләре. Һәрберегез Төньяк Америка материгының төрле табигый зоналарына читтән торып сәяхәт ясарсыз, табигать үзенчәлекләрен өйрәнеп, алар турында кыскача мәгълүмат тупларсыз һәм без үзебезне Төньяк Америкада дип хис итәрбез.

5. Белемнәрне актуальләштерү

Куиз-куиз-трейд

6 слайд Сәяхәткә киткәнче, искә төшереп үтик әле: Җирдә табигый зоналар урнашу закончалыклары нинди? (табигый зоналар бер -берсен киңлек буйлап алмаштыралар)

7 слайд Киңлек зональлегенең сәбәбе нәрсәдә? (климат, үсемлекләр һәм хайваннар бәйле булган ГУ)

Географик киңлекнең нинди законын беләсез? (экватордан ерагайган саен, салкыная бара)

6.Яңа материал аңлату:

Материк төньяктан көньякка бик еракка сузылганлыктан аның табигать дөньясы гадәттән тыш бай.

8 слайд Атласларны ачып карыйк әле,укучылар. Табигый зоналар бер-берсен нинди юнәлештә алмаштыралар һәм аларның шулай урнашуның сәбәбе нәрсәдә? (Төньяк Америкада табигый зоналар гадәти булмаганча урнашкан. Материкның төньягында алар зона законы буенча полоса булып сузыла бара. Ә урта һәм көньяк өлешләрдә алар меридиональ урнашканнар. Моның сәбәбе - рельеф һәм өстенлек итүче җилләр, Кордильер таулары.)

9 слайд схема Моннан нинди нәтиҗә чыгарабыз инде? (табигый зоналарның урнашуына ГУ, климат, рельеф, океан һәм океан агымнары йогынты ясый.)

Т Американың табигый зоналары өчен нинди үсемлекләр һәм хайваннар характерлы икән? Сәяхәткә кузгалыр алдыннан фильм карап алыйк. (Видео) игътибар белән карагыз.

10 слайд. Һәрберегез үзегез барасы табигый зонаны к /к билгелисез.

11 слайд Алдыгыздагы таблицаны тутырабыз һәм эшегез беткәч, табигый зонага телдән характеристика бирәбез.





а-

сазлык



Мүк, лишайниклар,

Кәрлә тал,

Кәрлә каен



Ак аю,

Сарык-үгез, морж,төньяк боланы-

карибу



Тайга

уртача

көлсу



Кара һәм ак чыршы,

Бальзам пихтасы,

Карагач, нарат.



скунс, енот,

соры тиен



Катнаш һәм киң яфраклы урман

Уртача субтропик

Соры урман

Көрән урман



Чыршы,нарат,

каен, имән,

өрәңге, секвойя

Рысь, поши,

Вапити боланы, гризли



Урмандала һәм дала

Уртача субтропик

кара

каштан



Кыяклылар (бородач,

типчак, бизонова

трава)



Койот,

бизон



Сорт-кардс (таб зоналарга характеристика бирү)

13 слайд Канада Арктик архипелагын Һәм материкның төньяк яр буйларын арктик чүлләр һәм тундра зонасы алып тора.

Озын поляр төннәрдә һаваның температурасы -40-50 градустан да түбән төшә.

Еш кына көчле җилләр исә. Бу шартлар монда яшәүчеләрнең тормыш

шартларын кыенлаштыра. Материкның иң зур өлешен уртача пояс алып тора. Монда зоналар меридиан юнәлешендә урнашканнар.



14 слайд Арктик чүлләр зонасында туфрак юк диярлек. Үсемлекләрдән мүкләр һәм лишайниклар гына үсә. Хайваннар дөньясы төрлерәк. Аларның тормышы су белән бәйләнгән. Моржлар, тюленьнәр, ак аюлар азыкны судан табалар.



15 слайд Тундра - субарктик поясның урмансыз киңлекләре.Кыска җәй вакытында ташлы өслек мүк, лишайниклардан торган кием киенә. Ә көньяктагы утраулар үсемлекләргә байрак.

16 слайд Монда сазлы тундра туфракларында күрән үләне, кәрлә таллар, кәрлә каеннар үсә.

Мүкләр лишайниклар белән беррәттән күрән үләне, мүк җиләге, болан мүге, ә калкулыкларда кәрлә каен, тал үсә. Биредә җиләк куакчыклары күп.

17 слайд Тундра үсемлекләре белән күп төрле хайваннар туклана. Монда сарык-үгез, карибу боланнары кар капламы юка булганлыктан, үзләренә азыкны җиңел табалар.

Ерткычлардан ак төлке һәм бүреләр яши. Күлләрдә казлар, үрдәкләр, су кошлары күп.

18 слайд Физкультминутка.

Эшләдек һәм арыдык

Басыйк та тирән итеп сулыйк

Кулларны янга,алга

Уңга, сулга борылдык

Бөкерәйдек һәм турайдык

Кулларны өскә күтәрдек һәм төшердек

Матур итеп елмайдык



19 слайд Уртача поясның табигый зоналары:

Тайга

Катнаш урманнар

Киң яфраклы урманнар

Далалар

Ярымчүлләр һәм чүлләр

Уртача поясның зоналары киңлек буенча түгел, меридиан юнәлешендә урнашканнар. Аның сәбәбе - рельеф һәм өстенлек итүче җилләр

20 слайд Тайга - ылыслы агачлар өстенлек итүче табигый зона. Аның көлсу туфраклары карлы салкын кыш һәм дымлы суык җәй шартларында хасил була. Территориянең зур өлешендә кара һәм ак чыршы, америка карагае үсә. Комлы туфракларда веймут нараты, банкс нараты үсә.

21 слайд Тайгада кара аю - барибал, гризли, Канада селәүсене, Америка сусары, скунс кебек ерткыч җәнлекләр; поши, вапити боланы кебек үлән белән тукланучы хайваннар яши. Милли паркларда урман бизоны сакланып калган.



22 слайд Катнаш һәм киң яфраклы урманнарда имән, юкә, өрәңге, бүк, тюльпан агачы, магнолия, кара чикләвек, көнбатыш платаны үсә. Кыргый алмагачлар, кыргый грушалар, куакчыклар һәм лианалар бу урманнарны тагын да баетып күрсәтә.

23 слайд Урманнарның хайваннар дөньясы да бик бай.

24 слайд Далалар - уртача һәм субтропик поясның кара һәм каштан туфракларында үсүче үләннәр белән капланган урмансыз киңлекләре. Җылы климат үләннәрнең гөрләп үсүенә ярдәм итә. Монда тозлак, типчак, бизон үләне өстенлек итә.

25 слайд Хәзер прерияләр сөрелгән яисә көтүлекләргә әйләндерелгәннәр. Бу хайваннар дөньясына да йогынты ясаган. Бизоннар бөтенләй диярлек юкка чыккан. Койотлар(дала бүреләре) һәм төлкеләр бик аз калган.



26 слайд Кордильерның эчке яссытаулыкларында уртача пояс чүлләре урнашкан. Монда төп үсемлекләр - кара әрем һәм алабута. Мексика таулыгының субтропик чүлләрендә кактуслар үсә.

27 слайд Нәтиҗә:

Табигый зона - ул табигый комплекс, андагы барлык табигать компонентлары (климат, рельеф, сулар, туфрак, үсемлекләр һәм хайваннар) бер-берсе белән тыгыз бәйләнгәннәр.

Бер генә табигый компонент үзгәрсә дә, табигый комплекс тулысы белән үзгәрә.

28 слайд Ныгыту: бирем № 1 "Артык объектларны" табарга:

1) Нарат, карагай, кәрлә каен

2) Имән, өрәңге, чыршы

3) Бурсык, болан эте, тиен

4) Кара әрем, койот, бизон үләне

5) Мүк, кактус, лишайник

6) Экваториаль урман, катнаш урман, тайга

7) Антарктик чүл, прерия, тундра

Бирем №2: җөмләне тәмамларга

1. Төньяк Американың табигый зоналары көнбатыштан көнчыгышка таба сузылган, ә үзәк һәм көньяк өлешләрендә : (меридиональ юнәлештә).

2. Тундрада туфрак: (тундра-сазлык ).

3. Төньяк Американың далалар зонасы ничек дип атала : (прерия).

4.уртача поясның ылыслы агачлар гына үсә торган табигый зонасы ничек дип атала: ( тайга).

5. катнаш һәм киң яфраклы урманнар зонасының туфрагы : соры һәм көрән урман).



29 слайд Табигатьнең кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәрүе. Дәреслекнең 219 нчы битен ачып, табыйк әле, Төньяк Американың табигатен кеше ничек үзгәрткән икән?

30 слайд Төньяк Американың табигате кеше тарафыннан бик нык үзгәртелгән. Далалар сөрелгән, урманнар киселгән. Еш булып торган урман янгыннары үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зур зыян сала. Аларны саклау өчен тыюлыклар һәм милли парклар төзелгән. (Йеллоустон милли паркы, Зур Каньон)

Йомгаклау

Бүгенге дәрестән нинди яңалыклар алдыгыз?

Белем тавына тагын бер адым атладым дип саныйсызмы?

Рефлексия

31 слайд Өйгә эш

1.п 55 не укырга; контурлы картага табигый зоналарны билгеләп бетерергә;



2. Төньяк Американың тыюлыклары, милли парклары турында чыгыш әзерләргә

3. Табигый зоналар буенча кроссворд төзергә.





















Карточкалар:

  1. Ел әйләнәсе бик түбән температура өстенлек итә. Көчле буранлы кырыс кыш. Кышкы поляр төннәр 5 айга кадәр сузыла. Җәе салкын, болытлы. Бу пояста хәзерге бозлык үзәге урнашкан. Туфрак катламы юк диярлек. Монда мүкләр, лишайниклар үсә.Хайваннары: моржлар, тюлень.





  1. Бу табигый зона өчен кырыс кыш, болытлы, яңгырлы һава торышы белән салкынча җәй характерлы. Барлык территориясе күпеллык туңлык зонасында урнашкан. Шуңа күрә монда сазлыклар күп. Туфрагы -тундра-сазлык. Монда мүк, лишайник, күрән үләне, кәрлә тал, кәрлә каен, җиләк куаклары үсә. Хайваннары: сарык-үгез, төньяк боланы-карибу, ак төлке, бүре һ б .



  1. Бу зонада уртача климат. Салкын кыш, салкынча җәй, ләкин тундра белән чагыштырганда кояш җылысы күбрәк. Күпеллык туңлыклар юк. Дымлылык күп булганлыктан, туфрак катламы юыла һәм көлсу туфрак барлыкка килә. Үсемлекләре: кара һәм ак чыршы, бәлзәмле пихта, Америка карагае, нарат. Хайваннары: кара аю, канада селәүсене, америка куяны,гризли, сасы сусар, поши, вапити боланы, урман бизоны.





  1. Монда уртача контитенталь климат поясы өстенлек итә. Салкын һәм карлы кыш. Атлантик океан яр буенда томанлы, җылы җәй. Соры һәм көрән урман туфрагы. Имән, усак, юкә, каен белән беррәттән чыршы, пихта, ак һәм кызыл нарат, бүк, секвоя, тюльпан агачлары үсә. Бизон, көрән аю яши.



  1. Коры континенталь климат. Ураганнар еш күзәтелә. Ел әйләнәсе уртача температура. Урманнар белән чагыштырганда явым-төшем күләме кими, шуңа күрә агачлар үсми. Иң уңдырышлы кара туфрак өстенлек итә. Салынчак, типчак, бизон үләне үсә. Бу табигый зонада дала бүресе-кайот, төлке, болын эте, кимерүчеләр яши.





  1. Бу табигый зонада ел әйләнәсе эссе һәм бик коры. Субтропик коры климат өстенлек итә. Уңдырышсыз туфракта кара әрем, алабута, кактус үсә. Еланнар, ягуар, кимерүчеләр яши.



  1. Тропик саванналар һәм дымлы тропик урманнар. Эссе һәм дымлы климат. Кызыл һәм кызыл-көрән туфраклар өстенлек итә. Тропик культура плантацияләре үсә. Кыргый хайваннар юк.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал