7


  • Учителю
  • классный час на тему: Урок чистоты.

классный час на тему: Урок чистоты.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Табигать ялгышларны кичерми

Әйләнә-тирә мохитнең - һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына ,шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый.

Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигатъ бүген бездән ярдәм көтә. Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул.

Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?

Шуның өчен дә халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре билгеләнгән. Әйдәгез, шул көннәр белән танышып китик:

16 сентября Халыкара озон катлавын саклау көне.

20 сентября Урман көне.

27 сентября Диңгез көне.

4 октября Хайваннарны саклау көне.

29 декабря День 6иологического разноо6разия.

22 марта Бөтендөнья су көне.

1 апреля Кошлар көне.

18-22 апреля Тыюлыклар һәм милли парклар көне.

22 апреля Җир көне.

5 июня Әйләнә-тирәне саклау көне.

17 июня Корылык һәм чүлгә әверелү белән көрәшү көне.

-Бу көннәрне ни өчен билгеләгәннәр? (Укучылар фикере). -Ә нәрсә соң ул экологик культура?

Проблемалы ситуация «Озынборыннар кирәкме?».

Бер балыкчы экологик культура дәресен бөтен гомер буена истә калдырган. Бу сабакны аңларга аңа, Колыма тайгасында яшәүче бер карт ярдәм иткән. Беркөнне алар елга буенда балык тотып утырганнар. Ләкин монда озынборыннар бик күп булган. Балыкчы эченнән генә: "Эх, табылса иде шушы усал җаннарны юк итүче галим!"- дип уйлаган. Янында утыручы карт берни дә әйтмичә, хәзер генә тотылган хариус дигән балыкның корсагын ярып җибәргән. Балыкның корсагы озынборыннар белән тулган була.

. Интерактив әңгәмә.

-карт балыкчыга нинди сабак бирде?

Балаларның көтелгән җаваплары:

(-Әгәр озынборыннарны бетерсәк, балыкларга азык калмый. Балыклыр үлеп бетсә, кешеләр ач -табигатьтә барысы да беб-берсенә бәйләнгән һәм тигезләшкән.

-табигать бик акыллы. Тере организмнарның санын ул үзе җайлый.

Укытучы:

-табигатьә бар нәрсә дә бер-берсенә бәйләнгән. Табигатьәге бу бәйләнешне нинди фән өйрәнә? (Экология)

-Норвегиядә урман тавыкларын саклап калу өчен ерткыч кошларны үтереп бетерәләр. Ләкин озакламый тавыклар йогышлы авырудан үлеп бетәләр. Чөнки, бөркетләр һәм ябалаклар авыру кошларны гына ашаганнар, санитарлар ролен уйнаганнар.Димәк, йогышлы авыруларны аздырмаганнар.

Укытучы:

-Күргәнегезчә, табигать үезнең законнарын үтәмәүчеләрне каты җәзалый. Ул законнар дүртәү. Ә аларны истә калдыру бик җиңел!

Бу законнарны америка галиме Барри Коммонер чыгарган. Бу законнарны без тактага яздык:

1нче закон:"Бөтен нәрсә бер-берсе белән бәйләнгән". Бу законның эшчәнлеген без үткән мисалларда күрдек.

2нче закон: "Бөтен нәрсә кая да булса китәргә тиеш" Бернәрсә дә эзсез югалмый, шул исәптән җиргә күмелгән һәм яндырылган чүп тә. Бер матдәдән икенчесе килеп чыга. Бу вакытта һава агулана, климат үзгәрә, кешеләр авырый.

3нче закон: "Бернәрсә дә бушка бирелми". Табигатьтән алган барлык әйберне ул бездән башка юллар белән кире кайтара. Чыпчыкларны үтереп бетердек-барлык уңыш та юкка чыкты, ерткыч кошларны атып бетердек- куропаткалар үлеп беттеләр. Барлык кылган гамәлләр өчен дә түләргә туры килә.

4нче закон: " Табигать яхшырак белә" Кеше табигатьне "яхшыртырга" теләп, аның табигый процессын боза. Табигатьнең бернинди калдыгы юк: теләсә нинди органик матдәне юк итүче,черетүче ферментлар бар. Ә кеше, череми торган, әйләнә-тирә мохитне пычратып торучы химик матдәләрне бертуктаусыз уйлап чыгарып тора.

Экологик культураның төп мәгънәсе- бу законнарны белү һәм үтәү.

А.С.Пушкинның "Нефтьле балык" дигән әкиятен сөйлим.Зәңгәр диңгез янында карт белән карчык яшәгән ди. Беркөнне диңгезгә зур ятьмә ташлаган һәм аннан тутыккан банкалар, ватык шешәләр,пластик пакетлар һәм башка чүпләр тартып чыгарган. Карт ятьмәне тагын диңгезгә ташлаган. Бу юлы аңа алтын балык эләккән. Балык кеше тавышы белән:"Зинһар өчен, картлач, мине диңгезгә җибәрә күрмә! Чиста сулы аквариумга җибәрсәң, мин бөтен теләкләреңне үтәр идем дигән.

Язучы Евгений Евтушенконың шигырь юлларын укыйк әле. (укый)

Берегите эти земли, эти воды,

Даже малую былиночку любя.

Берегите всех зверей внутри природы,

Убивайте лишь зверей внутри себя!

Е.Евтушенко

-Язучы монда нәрсә турында әйтә? (балаларның җаваплары:

-Табигатьне сакларга,

-Хайваннарга тимәскә.

Укытучы:

-Язучы эчебездәге җәнлекләрне үтерергә куша. Нинди җәнлекләр турында сүз бара соң?

Укучылар җавабы: - ул саранлык, көнчелек, ахмаклык, усаллык, хәйләкәрлек, куркаклык, алдау, начарлык эшләү, михербансызлык, мактану, тәккәберлек һәм б.

- Бу-кешеләрдә булган барлык начарлык, корткычлык.

- Бу начар сыйфатлар кешелекне һәм барлык дөньяны яратырга комачаулый.

Укытучы:

-Дөрес укучылар. Начар сыйфатларны без үзебездә һаман үтереп торырга тиеш. Шул вакытта гына безнең экологик белемебез табигатькә файда китерер.

Человечество стремится сохранить природу в первозданном виде, чтобы передать потомкам в целости и сохранности здоровый воздух, хрустально чистую воду и благодатную почву.



И сегодня мы с вами окунемся в увлекательный, завораживающий мир природы.



Но к сожалению экологическая ситуация на планете складывается все хуже и хуже год от года.



По оценкам Всемирной Организации Здравоохранения:

70% населения планеты дышат воздухом, вредным для здоровья.

Вода 75 % водоемов не пригодна для питья.

Ежегодно от плохого качества воды умирает 25 тыс. человек.

Ежегодно пустыня поглощает 27 млн гектар плодородных земель.

«Я сорвала цветок - и он увял. Я поймала мотылька - и он умер у меня на ладони. И тогда я поняла, что прикоснуться к природе можно только сердцем».

Е.Л. Прасолова





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал