7


  • Учителю
  • Дәрес планы 'Һава торышы. Климат', 6 класс

Дәрес планы 'Һава торышы. Климат', 6 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дата _________

Тема: Һава торышы, Климат.

Класс: 6

Максат:

1.Белем бирү:Һава торышы һәм климат буенча белем бирү. Һава торышларын аеру белемен бирү, климатның тасвирмасын бирү.

2.Күнекмәләр үстерү:китап белән эшләргә өйрәнү, группа эчендә эшләргә өйрәнү, укучыларның мөстәкыйль һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбия бирү максаты:Укучыларда игътибарлык, мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа тема аңлату. Практик эш.

Җиһаз:дәреслек, географик атласлар, презентация (Prezi), интерактив карта.

Дәрес барышы

Оештыру моменты: Психологик уңай халәт булдыру.

-Актуальләштерү:Өй эше тикшерү(Үткән теманы кабатлау):сингапур Куиз Куиз Трейд структурасын кулланып үткән дәреснең темасын кабатлап чыгу.

Яңа тема өйрәнү:

Дәрес планы:

- Һава торышы нәрсә ул?

- Һава торышы үзгәрүнең сәбәпләре.

- Һава торышының типлары.

- Һава торышын алдан әйтү.

- Климат нәрсә ул?

-Климатка тасвирлама.

-Климатның табигатькә һәм кеше тормышына йогынтысы.

-Термин бирү: Бирелгән урында билгеле бер вакытта тропосфераның хәле һава торышы дип атала.-

-Нинди дә булса урын өчен хас булган күпьеллык һава торышы режимы бу урынның климаты дип атала.-

Нныгыту:Практик эш:

1) Климат нәрсә ул?

Түбәндәге план нигезендә үзегез яшәгән урынның климатын тасвирлагыз:

а) гыйнвар һәм июль айларының уртача күпьеллык температурасы; уртача еллык температура амплитудасы; күзәтүләр вакытындагы иң югары һәм иң түбән температура; б) уртача еллык явым-төшем күләме һәм аларның яву режимы; в) өстенлек итүче җилләр; г) ел фасылларының дәвамлылыгы; д) җәен һәм кышынһава торышы тибы.

2) а) Көнчыгыш; б) көнбатыш; в) төньяк; г) көньяк җилләре һава торышын кышын һәм җәен ничек үзгәртер?

3)Безнең планетаның кайсы урынында һава торышы белән климат арасында аерма юк? Ни өчен?

Йомгаклау, гомумиләштерү.Бүгенге дәрестә сез ниләр белдегез? Нинди сорауларга җавап таптыгыз?

Өй эше:§ 42-43 укырга, 128 нче биттәге биремнәрне дәфтәрләрдә эшләргә.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал