7


  • Учителю
  • Конспект по географии для 6 класса «Гидросфера»

Конспект по географии для 6 класса «Гидросфера»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:" (Слайд1) "Максат: 1. "Гидросфера һәм аныңөлешләре, аларның урнашу закончалыклары,бөтендөнья су әйләнеше турындабелемнәр бирү. 2. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерерү. 3. Укучыларда фикер алыша,бәхәсләшә белү, үз фикереңне нигезли белү күнекмәләре
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Сатмыш гомуми (урта) белем бирү мәктәбе






География 6 сыйныф




Тема:

Гидросфера


Төзеде: Сатмыш урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы Гимадиев Ильфат Шакирҗан улы

2013 ел.

(Слайд 1)

Максат: 1. Гидросфера һәм аның

өлешләре, аларның урнашу закончалыклары,бөтендөнья су әйләнеше турында белемнәр бирү.

2. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерерү.

3. Укучыларда фикер алыша, бәхәсләшә белү, үз фикереңне нигезли белү күнекмәләре булдыру.

4. Тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү, актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, белем алырга өйрәтү.

Җиһазлау: дөньяның физик картасы, тест, интерактив такта, контурлы карта, презентация.

Дәрес тибы: Яна материалны анлату.

Метод: Проблемалы сораулар аша әңгәмә.


Дәрес барышы.

(Слайд 2)

Дәреснең эпигрофы

Су! Син тереклек өчен кирәк дип әйтү генә дөрес булмас: син үзең тереклек.

А. де Сент-Экзюпери. Земля людей

1. Оештыру.

- Исәнмесез, хәерле көн.

- Әйдәгез, укчылар, бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

2. Өй эшен тикшерү. (Слайд 3)

(Модель Таймд Пэа Шэа)

1.Укучылар, без сезнең белән үткән дәрестә Литосфера бүлеген өйрәнүне тәмамладык. Әйдәгез әле укучылар алдагы темаларда өйрәнгән материалларны искә төшерик. Нәрсә ул литосфера, ул нинди өлешләрдән тора, калынлыгы, аңа хас табигать күренешләрен исебезгә төшереп узыйк. Яныгыздагы иптәшегез белән фикер алышыгыз. Ике минут вакыт бирелә 1 минут берегез, 1 минут икенчегез үз фикерен әйтә. (Берничә укучының җавабын тыңлау, иптәше нинди фикердә шуны белү)А партнеры башлый,аннан соң Б партнеры дәвам итә.(Җирнең тышкы каты сүрүе литосфера дип атала, ә литосфераның иң өске өлеше - Җир кабыгы. Аның төзелеше һәм калынлыгы төрле участокларда төрлечә. Глобуска карасак, коры җирнең һәм суның иксез-чиксез пространстволарда берләшеп урнашуы күзгә ташлана: коры җир - материкларга, су океаннарга берләшкән. Җирнең материкларга һәм океаннарга бүленүе очраклы түгел, ул Җир кабыгының төзелешенә бәйле.

Материкларда Җир кабыгының төзелеше башкача һәм ул калынлыгы буенча океан төбе кабыгыннан аерылып тора. Материкларда Җир кабыгының уртача калынлыгы 30-40 км, ә таулар астында ул 70 км га җитә; океан төбендә Җир кабыгының калынлыгы 3-7 км гына. Материклардагы Җир кабыгы 3 катлаудан тора: өске - утырма катлау, урта - «гранит» катлау һәм аскы - «базальт» катлау. Җир кабыгы океан төбендә 2 генә катлаудан - утырма һәм «базальт» катлаулардан тора. Бүгенге көнгә Җир шарының өч өлештән, үзәге - төштән, бик калын мантиядән һәм юка тышкы катламы - Җир кабыгыннан торуы билгеле).

2. Укучылар, яңа теманы өйрәнә башлаганчы номенклатура белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

1) Картада алдан өйрәнгән материалларны билгеләп китик әле.

1. Урал

- Кавказ

- Анд

- Кордельер

- Гималай

- Джамалунгма

- Эльбрус

- Амазонка түбәнлеге

- Көнчыгыш Европа тигезлеге

- Көнбатыш Себер тигезлеге

- Каспий буе түбәнлеге

- Урта Себер яссы таулыгы

- Килиманжаро вулканы

- Этна вулканы

- Визувий вулканы

- Ключи сопкасы вулканы

(Укытучы укучыларга биремнәр тарата. Һәрбер укучы үз биремен эшли, вакыт беткәч җилкә иптәше белән биремнәрен алмашып слайд буенча тикшерәләр).

- Биремдәге схеманы тутырыгыз, буш шакмакларга җаваплар языгыз. (1 минут вакыт бирелә)

Ә хәзер тикшерер өчен биремнәребезне алмашабыз. (Укучылар презентациядән карап дөрес җавапларны тикшерәләр) (Слайд 4)

- Кемнәрнең 1 хата басыгыз, бирем астына 5 куегыз.

- Кемнәрнең 2-3 хата басыгыз, бирем астына 4 куегыз.

- Кемнәрнең 4 һәм аннан да күбрәк хата басыгыз, биремегезгә 3 куегыз.

- Укучылар без сезнең белән җирнең Литосфера сүрүен өйрәнүте тәмамладык. Алдагы сыйныфларда алган белемнәрегезгә нигезләнеп Җирнең тагын нинди сүрүләрен өйрәнәсе калды? (Гидросфера, Атмосфера, Биосфера).

- Әйе укучылар, бик дөрес. Безнең бүгенге темабыз Җирнең су сүрүенә багышланачак. Су грекчадан ничек тәрҗемә ителә? (Гидросфера) (Слайд 5)

3. Төп өлеш.

(Модуль Микс Пэа Шэа) (Көй яңгырый, укучылар урыннарыннан торып урындыкларын эчкә этәләр дә бүлмә буйлап хәрәкәт итә башлыйлар. Көй туктагач укучылар парлашалар).

1 сорау: Сез гидросфера турында нәрсәләр беләсез? (10 секунд уйлыйлар,һәм 4кә бүленгән кагәзъгә җавапларны язып куегыз) Фикер алышабыз. Сары чәчлеләр башлый. 20 шәр секунд. (Укытучы берничә укучының фикере белән кызыксына, иптәше нинди фикердә икәнен сорый) .2 сорау:Гидросферага нәрсәләр керә (озын буйлылар башлый) (Слайд 6)

-Җирдә су өч халәттә - сыек, каты (боз, кар) һәм газсыман (су пары) халәттә очрый. Җир өстендә иң күбе - сыек су; боз, кар һәм су пары азрак. Безнең планетада су булмаган урын юк. Хәтта иң коры чүлләрдә дә һавада азмы-күпме су пары була. Җирнең су сүрүе гидросфера дип атала. Гидросфера берничә өлештән тора. Гидросфераның төп өлешен Дөнья океаны сулары тәшкил итә, ә әзрәк өлеше коры җир суларына (елгалар, күлләр, бозлыклар, җир асты сулары һ. б.) һәм атмосферадагы суга туры килә . (Слайд 7)
Атмосферада су пары, су тамчылары һәм боз кристаллары бар. Суның җиңел генә бер халәттән икенчесенә күчә алуы һәм өзлексез күченеп торуы сәбәпле, гидросфераның барлык өлешләре үзара бәйләнештә.

3 сорау: Бөтендөнья су әйләнеше турында нәрсәләр беләсез? (20 секунд уйлыйлар) Фикер алышабыз. Кыска буйлылар башлый. 20 шәр секунд. (Укытучы берничә укучының фикере белән кызыксына, иптәше нинди фикердә икәнен сорый). 4 сорау: Бөтендөнья су әйләнеше ни сәбәпле килеп чыга. Бу юлы кара чәчлеләр башлый. (Слайд 8)

Кояш җылысы тәэсирендә океаннар өслегеннән су парга әйләнә һәм атмосферага күтәрелә. Атмосферада су парларысуына һәм бик вак су тамчы-
ларына әверелә (конденсатлаша). Бик вак су тамчылары һәм боз кристалл ары болытлар хасил итә. Болытлардан яңгыр ява, һәм шунда ук аның бер өлеше океанга кире кайта. Җил болытларны коры җиргә куып илтә һәм алардан явым-төшем яңгыр яисә кар булып җиргә төшә. Җиргә төшкән явым-төшемнең бер өлеше, җиргә сеңеп, туфракның дымын һәм җир асты суларының запасын баета, ә бер өлеше елгаларга һ.б. сулыкларга агып төшә. Елгалар суны, җир өстендәге чыганаклардан - күлләр, инешләр, эри торган бозлыклардан һәм шулай ук җир асты суларыннан җыеп, яңадан Бөтендөнья океанына кире кайтара. Океаннар өслегеннән су тагын парга әйләнә, һәм шулай итеп аның әйләнеше барлыкка килә: океан - атмосфера - коры җир - океан. Суның океаннан коры җиргә һәм коры җирдән океанга өзлексез күчеп йөрү процессы Бөтендөнья су әйләнеше дип атала (47 нче рәс.). Бөтендөнья су әйләнешенең башлангыч звеносы - океан. Океан өслегеннән фәкать су гына парга әйләнеп, атмосферага төче су эләгә, ә суда эрегән матдәләр океанда кала. Әгәр дә океаннан килүче атмосфера явым-төшемнәре коры җиргә төшүдән туктаса, парга әйләнү һәм
океанга агып төшү исәбенә җирдә су бетәр һәм тереклек тә калмас иде. Бөтендөнья су әйләнеше гидросфераның төрле өлешләрен генә берләштереп калмый. Ул Җир сүрүләрен - литосфераны, гидросфераны, атмосфераны, биосфераны да үзара бәйләнешкә кертә. (Бер укучы слайдтагы шигырьне укый) (Слайд 9)

  • Парларыбызга рәхмәт әйтәбез дә урыннарыбызга утырабыз. (Слайд 10)

Физкультминутка

  1. Ныгыту

(Модуль Таймд Пэа Шэа) Группаларда фикер алышабыз. Җилкә иптәшебез белән эшлибез. Һәр укучыга 20 секунд. (Слайд 11)

1. Нәрсә ул гидросфера? Ул нинди өлешләрдән тора? (Укучылар Группаларда фикер алышалар. Берничә укучының фикерен тыңлау).

2. Иң аз су? 3. Коры җир суларын санап чыгыгыз. Аларның кайсылары сез яши торган җирдә бар? (Укучылар Группаларда фикер алышалар. Берничә укучының фикерен тыңлау).

3. Гидросфера Җирнең тоташ: су сүрүе икәнлеген дәлилләп бирегез. (Укучылар Группаларда фикер алышалар. Берничә укучының фикерен тыңлау). (Слайд 12)

(Төркемнәргә бүленеп эшләү. Һәрбер төркемгә индивидуаль карточкалар белән биремнәр бирелә. Дәреслектән файдаланып, шул карточкалардагы биремнәрне эшлиләр.) (Слайд 13)

1. Диаграммада океан суларын яшел төскә,коры җир суларын зәңгәр төскә буягыз.




2. Рәсемдә күрсәтелгән процесларга саннар куеп чыгыгыз: 1 - парга әйләнә, 2 - күчерелә,

3- җиргә төшә, 4-агып төшә, 5 - җиргә сеңә.


(Бирем ике төркемгә дә бер. Һәр укучы шушы бирем өстендә генә эшли. Эксперт-күзәтүче ролен укытучы башкара. Җавап кәнагәтьләндермәсә. Янәшәдәге төркемнәргә юнәлешле сораулар бирелә).

5.Йомгаклау (Укытучының йомгаклау сүзе)

- Без нинди теманы өйрәндек? (Гидросфера)

-Нәрсә ул гидросфера?

Укучылар без сезнең белән бүгенге дәрестә икенче җир сүрүен гидросфераны өйрәнә башладык. Литосфера җирнең каты сүрүе булса, гидросфера - җирнең су сүрүе. Һәм аның төп өлешен Дөнья океаны сулары тәшкил итә, ә әзрәк өлеше коры җир суларына (елгалар, күлләр, бозлыклар, җир асты сулары һ. б.) һәм атмосферадагы суга туры килә.

- Билгеләр кую.

6. Рефлексия.

Тамга куеп дәрескә бәяләмә бирегез.

Миңа барысы да ошады_______

Миңа бернәрсә дә аңлашылмады_______

Миңа кызык булды_______

Миңа күңелсез булды________

Миңа җиңел булды________

7. Өйгә эш парагроф 23, 70 бит 7 бирем: океан өстеннән
парга әйләнүдән хасил булган су тамчысының сәяхәте турында хикәя
языгыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал