7


  • Учителю
  • Урок по географии для 6 класса по теме «Вулканы»

Урок по географии для 6 класса по теме «Вулканы»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "6 класста география дәресе Дәрес темасы: Вулканнар. Дәрестибы: Яңа дәрес материалын өйрәнү. Максат һәм бурычлар: Вулканнар, аларның төзелеше, барлыкка килүен аңлату.Вулканнарның типлары, файдасы һәм алар алып килгән бәла-казалар турында күзаллау формалаштыру.Яңа төшенч
предварительный просмотр материала

6 класста география дәресе

Дәрес темасы: Вулканнар.

Дәрестибы: яңа дәрес материалын өйрәнү.

Максат һәм бурычлар:

  1. Вулканнар, аларның төзелеше, барлыкка килүен аңлату.

  2. Вулканнарның типлары, файдасы һәм алар алып килгән бәла-казалар турында күзаллау формалаштыру.

  3. Яңа төшенчәләр белән танышу.

  4. Чагыштыру, анализлау,нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.

  5. Әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аша укучыларга эстетик тәрбия бирү.



Җиһазлау: презентация материаллары, видеофрагментлар, мультимедия җиһазлары, атлас, стена картасы, биремле карточкалар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Бүген укучылар мин сезне литосфераның эчке катлауларына сәяхәткә чакырам. Әйдәгез эзләнергә эзер булып дәресне географик минуттан башлыйбыз: барыбыз да бердәм булып "әйе" һәм "юк" дип җавап бирәбез.

  • Җир шарында 7 материк ....

  • Атмосфера - су сүрүе.....

  • Җир шарында 4 океан бар ....

  • Экватор җирне урталай бүлә ....

  • Параллельләр төньяк белән көньякны тоташтыручы сызыклар...

  • Җир геоид формасында....

  1. Белем,күнекмәләрне актуальләштерү.

Географик терминнарны кабатлау буенча сүзлек эше. Экранда географик диктант бирелгән. Сезгә терминнарны язарга кирәк булачак.

  • Җирнең каты тышчасы ...

  • Җирнең эчке катламы, тәрҗемә иткәндә "Япма," дигәнне аңлата.

  • Составлары, үзлекләре һәм тышкы билгеләре төрле булган табигый матдәләр...

  • Газга һәм парга туенган эрегән мантия матдәсе...

  • Организмнарның тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән тау токымнары

  • Магматик тау токымы...

  • Бу җир кабыгының калынлыгы 35-75 км....

  • Җир өслегенң тигезсезлекләре....

  • Планда һәм картада бер биеклектә ятучы нокталарны тоташтыручы шартлы сызыклар...

  • Метоморфик тау токымы...

(Аңлатма өчен терминнар: мантия, литосфера, минераллар. органик, гранит, магма, рельеф, горизонталь, мәрмәр.)

Яңа дәресне өйрәнү.

Өйрәнеләсе обектның образын барлыкка китерү.

Укытучы: мин сезне бер географик факт белән таныштырам. Сез нинди обект икәнен танып әйтергә тиеш буласыз. Бүгенге дәресебез дә шуңа багышланачак.

Липар утраулары тезмәсендә бер утрау бар. Анда шушы утрау атамасын йөртәче кечкенә генә тау бар. Аның түбәсенә күтәрелгәндә ташлар һәм шлак кисәкләенә тап буласың. Бу тау борынгы римлылар риваятләре буенча, ул тау тәмугка керүюлы булып тора.

• Укучылар ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

Ул утрау ничек дип атала?

Укучылар фикерләре (Утрау Вулкано дип атала).

Әйе, балалар сез хаклы. Бу янартау - ут бөркүче тау. Һәм утрау да Вулкано дип атала. Бүген нәкъ шулар турында өйрәнәчәкбез.

Вулканнар ни сәбәпле барлыкка килә,аларның төзелеше нинди дигән сорауларга җавапны дәрес барышында табачакбыз. Хәзер "Җир куәте" дигән видеофрагмент карап узыйк .

Нәрсә соң ул вулкан?

Борынгы рим мифологиясе буенча ут алласы Вулкан дип аталган. Мифтан күренгәнчә, җир асты биләмәләрендә Вулкан тимерчелек эше белән шөгыльләнгән. Анда һәрвакыт көчле тавышлар ишетелеп торган. Кайбер вакытны бу алла үз биләмәләренең ишекләрен ача. Аннан ургылып төтен,парлар, ялкын чыга. Җир шарының янар таулы урыннарын Вулканнар дип йөртәләр. (слайд 5).



Вулканнар ничек барлыкка килә соң?

Вулканнар литосфера плитәләре чикләрендә барлыкка килә. Материк плитәләре хәрәкәт иткәндә,җир кабыгында чатнаган урыннар барлыкка килә. Тирәндә басым зур була. Мантия матдәсе зур басым йогынтысында төрле ярыклар аша өскә ыргыла. Җир өстенә агып чыккан магма лава дип атала. Лава таудан елга ташкыны кебек аска агып төшә һәм әкренләп ката. Лаваның температурасы 1000 градус тәшкил итә. Вулкан шулай ук тышка газлар, су парлары, сероводород, углекислый газ,көл, төрле тау токымы кисәкләен дә ата.

Вулкан ату- бик дәхшәтле күренеш. Лаваның агу тизлеге 300км/сәг. тәшкил итә. Ул үз юлында барлык нәрсәне яндырып.җимереп ага. Менә хәзер карап үтәчәк видеоязма шул күренешләрне яктырта. ( "Этна вулканы ату" дигән видеоязма күрсәтелә слайд 7)

Ә хәзер үзебез тәҗрибәдә карап үтәбез. Тәҗрибә "Өстәлдәге вулкан" дип атала.

Фарфор савытка аммонийның икеле хроматы тозы салына . уртасына аз гына спирт тамызабыз. Янып торган чыраны якын китергәч, реакция башлана. Реакция бик көчле һәм тиз бара, газ белән бергә хром(3) оксиды аерылып чыга. Дөрестән дә реакция чын вулкан атуны хәтерләтә.

Вулканның төзелеше нинди була соң?

Презентациядә №10 слайд ка карап, вулканның эчке төзелешен билгелибез.

Вулкан конусы - вулканик тау,

Кратер- вулкан түбәсендәге лава ,газлар, вулканик бомба чыгучы тишек.

Жерло - магма күтәрелүче канал.

Магма учагы - җир астында .мантия матдәсе җыелган урын.


  • Укучылар ничек уйлыйсыз, вулканнар коры җирдәме, яисә океан төбендә ешрак атамы, ни өчен? (укучылар фикерләре)

Дөрес океан төбендә,җир кабыгы юка була. (слайд 11) Гавай утраулары мисалында.

Нинди төр вулканнар була?

Схема төзелә дәфтәрләрдә.


Вулканнар



Ата торган сүнгән йоклый торган


Вулканнар турында фактлар мисалга китерелә. Везувий вулканы ату, аның афәтләре хакында укытучы сөйләме. (Слайдларда вулкан ату нәтиҗәсендә һәлак булган шәһәрләр: Помпея, Геркуланум,Стабия. Карл Брюловның "Помпеяның сонгы көне картинасы") (слайдлар№13.14,15,16)



XXI гасыр һәлакәтләре. Мисалга 2010 елда аткан Исландия вулканы Эйяфьятлайокудль китерелә. Вулканның тәрҗемәсе "Бозлы тау" дип атала. (слайд 17,18).

Җирдә 800 ата торган вулкан исәпләнә.

Таблица күрсәтелә (слайд 19)

Вулкан

Елы

Һәлак булучылар

1. Везувий (Италия)

79

2000 тирәсе

2. Тамбора (Индонезия)

1815

82 000

3. Кракатау (Индонезия)

1883

36 000

4. Мон-Пеле (Кариб диңгезе)

1902

30 000

5. Невадо-дель-Руис (Колумбия)

1985

20 000


  • Ягез укучылар, вулканнар куркынычмы, аларның берәр файдасы бармы соң?

  • Дөрестән дә, вулканнарның файдасы да бар: магмадан файдалы казылмалар табылуда, галимнәр җирнең эчке катламнарының төзелешен өйрәнәләр,тау итәкләрендә уңдырышлы туфрак барлыкка килә. (слайд20)


IV. Дәрес материалын ныгыту.

Гамәли эш. 1.Географик атластагы карта белән эшләү вакытында,вулканнарны картада табып аланың координаталарын билгелибез һәм эш нәтиҗәләрен таблицага язабыз.


Исеме

Материк

Биеклеге, м

Географик координатасы

Котопахи

К. Америка


?

Ключевская Сопка


4750

?

Этна



?

Везувий

Евразия (Европа)

1277

?


2."Вулкан төзелеше" схемасын тутырырга.


Бланктагы җаваплар үзара тикшерелеп билгеләр куела.

Вулканнардан Вулканнарга булган сәяхәт тәмамланды. Дәрес ахырында түбәндә язылган фикерләрнең үзегезгә ошаган берсен дәвам итеп әйтеп бетерегез әле:

1.Бүгенге дәрестә миңа....

2.Мине бик тә гаҗәпләндерде...

3. Бик тә яхшы булыр иде,әгәр ....

4.Дәрес башында ....уйлаган идем,ә хәзер беләм ...

Укучылар шулай итеп нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Фикерләр әйтелә..

ӨЙ эше § 15укырга, сорауларга җаваплар әзерләргә.

Контурлы карталарда Ключевская Сопка, Этна, Везувий, Кракатау, Эльбрус, Килиманджаро вулканнарын билгеләргә. ( ата торган һәм сүнгән вулканнарга аерып) (слайд 26)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал