7


  • Учителю
  • Устный журнал 'Югалтмыйк туган як ямьнәрен'

Устный журнал 'Югалтмыйк туган як ямьнәрен'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Югалтмыйк туган як ямьнәрен


/телдән журнал/


Катнашучылар:6-8 класс укычылары

(12-14 яшь)



Тукай муниципаль районы

МБГББУ «Мусабай-Завод урта

гомуми белем бирү мәктәбе"нең

1 квалификацион категорияле

география укытучысы

Калимуллина Сирена Рево кызы




Мусабай-Завод , 2015 ел


Тема: «Югалмыйк туган як ямьнәрен»

Максат:

  • укучыларны татар халкынын гореф - гадәтләре,йола- бәйрэмнэре белән таныштыру;

  • татар халкының үткэне белән горурлану хисе уяту;

  • табигатькә сак караш тәрбияләү,экологик культура формалаштыру;

  • сәнгәтьле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.


Жиһазлау:

  • үсемлек гербарийлары,үсемлек рәсемнәре,открыткалар җыелмасы;

  • татарстанның Кызыл китабы,рәсемнәр күргәзмәсе;

  • нинди иркен минем туган илем китаплар кургәзмәсе. «Табигать тиңсез хәзинә»,һ.б.


Кичәдә 6-8 сыйныф укучылары катнашырга мөмкин.


ЭПИГРАФ.

Югалтмыйк туган як ямьнәрен

Аның бит яктысы жаннарда.

Р.Вәлитова.


КЕРЕШ

Ишетәсеңме?

Талгын җил акрын гына
Бишек көен көйли.
Япь-яшь каен бер усакка
Уз серләрен сөйли.
Ишетэсенме…?
Талгын җил акрын гына
Ишек көен көйли.
Сиһри чишмэ чәчәкләргә
Матур көйлэр көли.
Ишетәсеңме?
Талгын җил акрын гына
Бишек көен көйли.
Җир анабыз кешеләргә
Әрну-катыш зарын сөйли.
Ишетәсеңме?

Ишетәсеңме,кеше?!

Ачык күкнең каралып,планетаны буып алачак көннәре куз алдыңа килмиме? Әллә җир-күк каргышын да ишетмәс булып колакларын томаландымы? Кипкән диңгез аһын да тоймас булып,йөрәген туң кантарга әйлэндеме? Күзен берни күрмәс, җаның берни сизмәс булдымы? Уйла кеше! Бу соруга син бүген җавап эзләмәсәң иртәгә сорау бирүче дә, җавап кайтаручы да булмаячак. Үзеңә якты доньяда яшәргә фатиха биргән Әнкәң - Табигатьнең ачы каргышыннан курык!

Без бүген сезнең белән «Югалтмыйк туган җир ямьнәрен» дигән кичәгә җыелдык.

Соңгы вакытта «экология» сүзен коннән-көн еш ишетәбез. Җир шарына экологик һәлакәт янавы турында күп сөйлиләр. Нәрсә соң ул экология? Гади итеп әйткәндә,җир - суларын,үсемлекләр,без сулый торган һаваның хәле, торышы ул. «Экология - тирә-як мөһит белән организмның үзара монәсәбәтен өйрәнүче фән».

Кичәнең беренче өлешендә «Югалтмыйк туган як ямьнәрен» дигән чыгыш тыңларбыз.

Сүзне 1 нче сыйныф укучыларына бирәбез. Алар «Кызыл китап» буйлап сәяхәт итеп,безне сакланырга тиешеле чәчәкле үсемлекләр белән таныштырырлар.

Журналыбызның өченче бите табигатькә бәйле татар халык йолаларына багышлана. 1 сыйныф укучылары «Йомырка» һәм «Беренче буразна» бәйрәмнәреннән кайбер мизгелләрне күрсәтерләр.

Дүртенче бит: «Чишмәләребез тереклек башы» диеп исемләнә.

Сүз Бәдертдинов Эзһәр абыйга бирелә.

Журналыбызның бишенче бите «Табигать даруханәсе» дип атала. Сезне дару үләннәре белән таныштырырбыз.

Алтынчы бит: Татар халык иҗаты,сынамышлар,мәкальләр,әйтемнәр.


Кызыл китап буйлап сэяхэт (усемлеклэр)

1 укучы:

Кояш көлеп торганда,
Көннең ямьле чагында,
Китеп бардык урманга
Табигать кочагына.

Урманның чәчәкләре
Кыңгырау,ландышлары
Безнең монда килүне
Шатланып каршылады.


2 укучы:

Яз язлыгын иткэн .Кай арада
Учлап кояш сипкән шикелле
Алтынсу саф сары умырзая
Ипкулекләр тулып тишелгән.

3 укучы:

Өзмә,өзмә,өзмә,өзә курмә!
Ул өздеңме шиңә,карала!
Ул болфй да бик аз яши жирдә
Тимә,тимә,тимә аларга!

4 укучы:
Юк кирәкми озәргә,
Уссен умырзаялар
Киске гомерле алар,
Болай да азаялар.

Ак чэчәк-энже чәчәк,
Хуш исе анкып тора
Урман йозен матурайтып,
Кояштай балкып тора.

Ак энҗеләр тосле мин,
Исле гөлдән исле мин
Анкып торам урманда,
Дарулы да,агулы да -
Сак була күр кыйгаңда.

5 укучы:
Бик күп чиргә дәва мин,
Бер уколсыз дәвалыйм.
Иң оста доктор сыман
Э шифалы чәчәгем
Кызгылт-сары таксыман.

6 укучы:
Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым
Шикәре дә житәрлек
Чәй ясасаң кыздырып
Тәме исе китәрлек.

7 укучы:
Нечкә яшел сабакта
Юл буенда шар ускән
Кай арада җил искән
Ак шар очкан да киткән.


Табигать даруханәсе.

Бала белән әтисе урман аптекасына якынлашалар. Аптекада дару үләннәре җыелган.

Әти:Тукта,чү! Нинди тавыш? Әйдэ улым якынрак килик әле.

Марат: Әти! Карале үләннәр үзара сөйләшәләр,көлешәләр. Ни турында икән аларның әңгәмәләре? Шатлыклары эчлэренә сыймый аларның. Нилектән икән соң бу кунеллелек?

Әти: Әйдә тыңлыйк әле улым. Файдалы сүзләре булса,без дә колакка әле барырбыз.

Аю колагы уләне: Минем исемнәрем берничә: турак уты,солтан бүреге. Ямьле май ае мине юмарт итеп бизәгәч,бал кортларының йөзләре яктырып китә. Шушы канатлы эшчәннәр күз бәйләнгәнче гуелди-гуелди,таҗларымнан тәмле-татлы нектар җыялар. Минем яфракларымнан әзерләнгән кайнашма бөерләргә таш утырганда,сидек кудыгыч буларакта кулланыла.

Уги-ана яфрагы: Минем яфракларымның өске өлеше төксез салкын үги ана кебек,ә аскы йөзе яфракларны җылытып торгандай куе төкле газиз анадай. Яфракларымның төнәтмәсен салкын тигәндэ эчәләр.

Тузганак: Мине һәркайсыгыз таныйсыз инде. Чәчәкләрем үги-ана яфракныкы кебек сап-сары. Ләкин мин аны бик тиз акка алыштырам.

Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым
Шикәре дә житәрлек
Чәй ясасаә кыздырып
Тәме исен китәрлек.

Минем тамырларымнан ясалган тонәтмәне ашказаны,бавыр һэм ут куыгы авырулары вакытында эчәләр.

Каен жиләге: Ямьле жәйдә мине авызына кабып карамаган кеше бармы микән?

Бик тәмле мин бал гына
Авызыңа ал гына -
Куңелләрең ачылыр,
Шифалы су эчкәндәй
Сусавын да басылыр.

Кешеләр мине ялкынсынуга каршы,яраларны төзэтү өчен һәм тир сидек кудыру өчен,кан туктату өчен,матдәләр алмашуын җайга салу өчен,кан составын яхшырту өчен кулланалар. Яфракларымнан ясалган тонәтмәләрем дә йөрәк эшчәнлегенә уңай тәэсир итә,йорәк ритмын җайга сала.

Гөлҗимеш (көнләшеп): Аның каравы сабакларың бернигә дә ярамыйдыр?

Каен жиләге: Алайса,бу суземә дә колак сал! Чәчәгем белән бергә сабак тонәтмәмне арыганда яисә аз кан булганда,йокысызлы басканда кулланалар.

Гөлҗимеш: Менә әкият,бик уңгансын ләбасә!

Үги-ана яфрагы: Шаулашмагыз! Ягез, әдәп белән генә. Кешеләр әйткәндәй,сабыр төбе сары алтын!

Гөлҗимеш:

Конфетка да яхшы мин,
Компотка да яхшы мин
Беләсеңме ни очен
Витаминнар хәзинәсе
Минем һәрбер жимешем.

Жимешләремнен тонәтмәсе гангренага каршы,яраларныә кырыйларын юыдру өчен кулланылар. Жиләкләреннән алынган май белән баш яраларын дәвалыйлар. Чәй составына керәм әле мин.

Мәтрушкә:

Мин мәтрүшкә тыйнакмын,
Зәңгәр чәчәк атамын,
Җанга,тәнгә ләззәт биреп,
Хуш исләр таратамын.
Дәвалыймын ютәлләрне
Татлы хуш исем белән.
Авырудан арынуның
Мең төрле серен беләм.

Гөлбадран:

Чәчәкләрем тум-тугэрэк,
Җете сары узләре.
Әйтерсен дә,карап тора
Аннан жәйнен кузләре.
Дәвалыймын буыннарны,
Сызланалар,һәммәсен.
Табам тик ярдәмдә генә
Яшәвемнен мәгънәсен.

Песи уләне:

Мине валериана дип тэ йөртәләр.
Кинәт кенә,көтмәгәндә,
Авыртып,авыртып китсэә йөрәк,
Авыртудан дәваларга
Песи уләне кирәк.

Минем тамырларның тонәтмәсе йөрәк-кан тамыры системасы неврозларыннан тынычландыргыч дару итеп кулланыла.

Әрем:

Мине гап-гади әче әрем,
Усәм болын-тугайда.
Әллә ни ис китәрлек жирем
Юктыр инде. Шулай да…
Әйтим әле,дәвалыймын
Йокысызлык чирләрен,
Ашказанын…
Бетерәмен хәтерсезлек чирләрен.
Бака уләне:

Мине һәр жирдә очратырга мөмкин.
Исемем сәер булса да,
Мине бик хөрмәтлиләр.
Киселсә дә,канаса да,
Иң әйбәт дару,диләр.
Яфракларымнан ясалган сыек ботканы ышкылып кырылган жирләргә,яраларга,әренле шешләргә, пешкән һәм бәрелгән жирләргә, сөялләргә ябалар. Теш сызлаганда кайнатмасы белән авазны чайкарга кирәк.


Кычыткан:

Мин кычыткан-зәхәр инде,
Чагамын кул тидерсән.
Шаянрак балаларны
Үрле-кырлы сикертәм.
Тик барыбер шифалы мин,
Сызласа кул-буыннар.
Яфрагымда,сабагымда
Яшэү көче-суым бар.
Ромашка:
Сары төсем бал кебек,
Ак чукларым кар кебек.
Әллә ничә авыруга
Файдасы бар эч белеп!

Чәчәкләремнән әзерләгән препаратлар ялкынсынуга каршы,дезинфекцияләгәч,тирләткәч,ут кугыч итеп кулланыла.

Үги ана яфрагы:
Рәхмэт сезгә,дуйскайларым,
Барыгыз да кадерле.
Сез,балалар,беләсездер
Инде безнен кадерне.
Мәңге яшәсен табигать,
Сабыйлар сау булсыннар.
Кукләребез аяк булсын,
Игенкәйләр унсыннар.
Шифалы яңгырлар яусын,
Ачылмасын яралар.
Табигатьнең сакчылары
Сау булсыннар балалар!


Халык сүзе-хак сүз.

Табигать турындагы белем халык иҗатында киң чагылыш тапкан. Мәкаль,әйтем,сынамышлар- бик тирән мәгънәле сүзләр.Мондый сүзләрне балалар яхшы белә.Алар башлый,тамашачы дәвам итә.

Йомгаклау.


Бөтенесе кирәк.
Кирәк безгә,бөтен нәрсә кирәк,
Комсыз булмасак та чынында без...
Бер баласы бит без табигатьнең,
Гомер буе аның кулында без.

Кирәк безгә ишелеп аккан болыт-
Хыялларда ерак китәр өчен.
Кирәк безгә зилзиләле давыл-
Егылмаслык көчле итәр өчен.

Аяз күкләр,якты кояш кирәк-
Күңелебезгә аклык салыр өчен.
Очы күренмәгән юллар кирәк-
Өметләнеп алга барыр өчен.

Ярсу елга,шаулы диңгез кирәк-
Дулкыннары җанга күчсен өчен.
Сокландыргыч гөлбакчалар кирәк-
Сөю чәчкәләре үссен өчен.

Биек ярлар,текә таулар кирәк-
Үҗәтләнеп өскә менәр өчен.
Алсу таңнар,зифа таллар кирәк-
Яшерен серебезне сйләр өчен.

Табигатькә берни артык түгел.
Табигатькә кирәк бөтенессе:
Караңгы төн,озын кышкы кичләр,
Зәһәр салкын,тузалмаслык эссе.

Төшенмәслек тирән серләр кирәк-
Зиһен кылычларын чарлар өчен...
Кирәк безгә бар да-үзебезнең
Кеше икэнлекне аңлар өчен!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал