7


  • Учителю
  • КВН на татарском языке 'Әтиләр бәйрәме'

КВН на татарском языке 'Әтиләр бәйрәме'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Укытучы: Бүген без иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырдык. Ил терәге - ир егетләр булса, гаилә терәге әтиләр. Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән сыйныфка күчкәч тә, аларга үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез. Бәйрәмебезне башлыйбыз.

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!

Ә хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирәбез.


I өлеш.


МОНТАЖ


Җыр. "Совет солдаты"

1 укучы. Кадерле әтиләребез!

Дөньядагы барлык яхшылыкны

Килә сезгә бүләк итәсе

Бәйрәмнәрдә генә түгел һәрвакытта

Килә сезне һөрмәт итәсе.


2 укучы. Сезгә булган олы һөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә

Саулык - сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә мәңгегә.


3 укучы. Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.


4 укучы. Бәхет кояшы һәркемгә

Төрлечә бирә нурын.

Миңа дип биргәненең

Ачамын сезгә серен.

Бәхетле мин бу дөньяда

Әти-әни булганга.

Туган җирем күкләренең

Күге аяз булганга.

5 укучы. Бәхет кайда? Минем өчен

Ул бары янда гына

Әтиле-әниле булу

Зур бәхет була миңа.


6 укучы. Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.


Җыр. "Солдатлар".


1 укучы. Хөрмәтле әтиләр!

Сез хезмәт сөясез,

Өлкән дус, киңәшче, тәрбия бирүче

Һәм остаз буларак кадерле безгә сез!


2 укучы. Яшәсен әтиләр-әниләр

Сәламәт һәм шат булып

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.


3 укучы. Әти булса, хәвеф-хәтәр дә юк

Бәлаләрдән калкан кебек каплыйсыз сез.

Балаларның-тынычлыгын әниләрнең

Саф, ягымлы елмаюын саклыйсыз сез.


4 укучы. Әти бик тә кыюсыз,

Бик бәләкәй һәм чандыр

Малай булган кайчандыр

Соңга да калгалаган

Шелтә дә алгалаган.


5 укучы. Бик яраткан уйнарга,

Кайда гына йөрмәгән,

Өйгә кайтып кермәгән

Бик соң торган йокыдан,

Чөнки төннәр буена

Качып китап укыган.


6 укучы. Бервакытны тарихтан

Алган ул хәтта "3"ле.

Мин дә нәкъ

Әти төсле.


4 укучы. Рәхмәт минем әтигә -

Бар исеме, бар даны!

"Кешелекле кеше" - дип

Мактыйлар бар да аны.


1 укучы. Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

Әтиләрдә бит туган ил көче!


Җыр. "Мин яратам сине Татарстан"


II өлеш.


УЕННАР.


1 бәйге. "Солдатта булган диләр".


Әтиләр һәм укучылар командалары катнаша..

Һәр команданың капитаны үз командасын буй озынлыклары үсә бару тәртибендә тиз һәм дөрес тезәргә тиеш.

Аннан соң яшь буенча тезелеп басалар. Бу бәйгедә тиз һәм дөрес тезелгән команда җиңүче була.


2 бәйге. "Тапкырлар - зирәкләр ярышы".

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк.


Укучылар командасына сораулар:

  1. Әтиләрнең туган көнен әйтеп чыгарга.

  2. Әтием армиядә кайда хезмәт иткән?

  3. Кайса ай календарьда юк? (күктәге)

  4. Борынгы заман сәгате (әтәч)

  5. Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)

  6. Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)

  7. Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)

  8. Сөйләшү органы (тел)

  9. Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

  10. Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)

  11. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

  12. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)

  13. Кайда клоунны күреп була? (циркта)

  14. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)

  15. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).


Әтиләр командасына сораулар:

  1. Балаңның туган көнен әйтеп чыгарга.

  2. Кемнең сакалын да кырырлык акчасы юк? (Кәҗәнең)

  3. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? (утыртып булмаганга)

  4. Татарстан Республикасының башкаласы (Казан)

  5. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? (ак барс)

  6. Шифалы эчемлек, көндә кулланабыз (чәй)

  7. Самоварда бар, кешедә бар (борын)

  8. Футбол командасында ничә уенчы?

  9. Куянның өйдәге туганы ничек атала? (кролик)

  10. Нинди сорауга әйе дип җавап биреп булмый? (Син йоклыйсыңмы)

  11. Кипкән виноград (йөзем)

  12. Мөселманнарның иң изге китабы (коръән)

  13. Казан хоккей комадасы (Ак барс)

  14. Әнинең әнисе (ерак әби, әби)


3 бәйге. "Кем? Нәрсә?"


Укучылар командасына:

1.Габдулла Тукай(шагыйрь)

2.Чия (җимеш)

3.Агыйдел(елга)

4.Нарат(агач)

5.Камаз(машина)

6.Чаллы(шәһәр)

7.Бишле(билге)

8.Сыер(хайван)

9.Айсылу(кыз)

10.Зөлфия Минһаҗева(җырчы)


Әтиләр командасына:

1.Əлмәт (шәһәр)

2.Карга (кош)

3.Унөч (сан)

4.Дүртле (билге)

5.Гүзәлия (кыз)

6.Чөгендер(яшелчә)

7.Муса Җәлил (шагыйрь)

8.Яңа ел (бәйрәм)

9. Салават Фәтхетдинов (җырчы)

10.Яр Чаллы (шәһәр)

4 бәйге. "Мәкаль һәм әйтем"


1.Агачны яфрак, кешене…(хезмәт бизи)

2.Иң элек уйла,..(аннан сөйлә)

3.Карама беләккә,кара..(йөрәккә)

4.Егет сүзе…(бер булыр)

5.Бүгенге эшне..(иртәгәгә калдырма)

6.Язның бер көне…(ел туйдыра)


5 бәйге. "Табышмак"


Әтиләр командасына:

1.Канаты бар - очмый

Аягы юк,йөрми.(балык)

2.Яз килсә,киенә,көз килсә чишенә (агач)

3.Җәен иртә уяна,кышын иртә югала(кояш)

4.Тышта таш була,өйгә керсә су булла(боз)

5.Көн йөри, төн йөри,бер атлам җир китә алмый(сәгать)

6.Өрми,нитми, беркемне дә кертми(йозак)


Укучылар командасына:

1.Лампа түгел - яктырта,

Мич түгел җылыта(кояш)

2.Колга башында йорты,эчендә яши җырчы(сыерчык)

3.Сикереп төшә,бозны тишә (тамчы)

4.Үзе туктаусыз сөйли, кеше сөйләгәнне тыңламый(радио)

5.Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың(мәктәп)


III өлеш.


КОНЦЕРТ НОМЕРЛАРЫ.

Алып баручы. Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә!


Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әтиләр бәйрәме.


Егетләр башкаруында җыр. "Солдатта булган диләр".

Алып баручы. Бие әле, бие әле

Биегәнең күрсеннәр

Эштә очкын, биюдә дә

Ялкын икән дисеннәр.


Татар кызлары биюе.


Алып баручы. Беренче хәрефне таныгач,

Исемдә йөгереп кайтуым,

Беренче уңышым турында

Сөенеп әткәмә әйтүем.


Нәфис сүз. "Мин чын солдат"


Алып баручы. Җыр бит ул хисләр дулкыны,

Җыр бит ул истә кала.

Укучы мәктәп елларын

Җыр белән искә ала.


Җыр "Әтиемә".


Алып баручы. Кемдер безнең оялмыйча

Уйлаганын күрсәтә.

Артисттан ким түгел диеп,

Иптәшләре шакката.


Мәзәк. "Ну, Әхми!"


Алып баручы. Җыр белән күңел ачыла

Җыр белән күтәрелә,

Җыр белән кире кайтасыә,

Мәктәбең елларына.


Җыр "Рәхмәт, сиңа, әти"


Алып баручы. Нәфис сүз. "Әни - егет".


Алып баручы. Әтием белән икәү

Без гел бергә йөрибез

Бергә утын кисәбез,

Бергә карлар көрибез, - ди ....

Әйдәгез әле үзен тыңлап үтик.


Алып баручы. Җырла җырчы җырларыңны

Җир йөзенә таралсын

Җырлаучыда булган шатлык

Тыңлаучыңда яралсын.


Җыр "Кунак егет"


Укытучы: Йөрәкнең ул иң мөкатьдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә

Ул салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә.


Укучылар үзләре ясаган кул эшләрен әтиләренә, абыйларына бүләк итәләр.


Укытучы: Хөрмәтле әтиләр, абыйлар безнең шушының белән сезнең өчен әзерләгән кечкенә бәйрәм кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә.






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал