7


  • Учителю
  • Разработка урока по физике на тему 'Простые маханизмы' (7 класс)

Разработка урока по физике на тему 'Простые маханизмы' (7 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Кайбыч муниципаль районы

Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп белем мәктәбе















Сингапур структураларын

кулланып төзелгән

7 сыйныф өчен физикадан дәрес эшкәртмәсе



























Укытучы:Юсупова А.Х.


Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү.

Максат:

  • Гади механизмнар төшенчәсен аңлату; көчтән отыш алу;

Гади механизмнарга билгеләмә; рычагның тигезләнеш шартын күрсәтү;

  • Күчмә һәм кузгалмас блок төшенчәләрен аңлату

Тәрбия максаты:

  • Үзара аралаша белү күнекмәсен үстерүгә йогынты ясау;

  • Укучыларга бердәм эшчәнлекнең кыйммәтен аңларга ярдәм итү;


Җиһазлар:

  • компьютер;

  • мультимедийный проектор;

  • презентация;

  • демонстрацион җиһазлар: лаборатор рычаг, блок, штатив, җеп, йөкләр җыелмасы.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше

1.Структура МЭНЕДЖ МЭТ

Укучылар парта артына 4 утыралар.


Укытучы: ХАЙ ФАЙВ (СИГНАЛ ТИШИНЫ).

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!

Хәзер йөзгә-йөз, һәм янәшә утыручылар бер-берегезне сәламләгез.

Укытучы. Укучылар дәресне башлыйбыз. Алдагы дәрестә без механик эш, егәрлек темаларын өйрәндек. Сезгә өй эше итеп бу темалар буенча 1 сорау әзерләп килергә иде.


2. Актуалләштерү

Клок Баддис структурасын кулланабыз

Укучылар бер- берсе белән очрашу билгелиләр, дәфтәрләренә язып куялар. Укучылар бирелгән кәгазьгә алдан әзерләгән сорауларын, кәгазнең 1/3 өлешенә җавапларын язалар.

Ә хәзер Клок Баддис структурасы буенча сәг. 15.00.дә очрашу билгеләгән укучылар бер- берсе белән очрашалар. Укучылар торып басалар, урындыкларын алга этеп куялар. КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД (ОПРОСИ - ОПРОСИ - ОБМЕНЯЙСЯ КАРТОЧКАМИ).структурасын кулланып бер- берегезнең өй эшләрен ничек үтәүләрен тикшереп карыйбыз. Каршы партнерларыгызга укыгыз, алар 30с эчендә җавап бирергә тиешләр. Карточкаларны алышып икенче кеше белән парлашалар шулай дәвам итә. Рәхмәт әйтәләр. Урыннарына утыралар.


Алдагы дәрестә алган белемнәрне тикшерү өчен ТЭЙК - ОФ - ТАЧ ДАУН ( ВСТАТЬ - СЕСТЬ)

Структурасын кулланып тест эшләп алабыз

(Укытучы сорау бирә, риза булган укучы баса, риза булмаса басмый).


Укучылар өстәлдә тест сорулары язылган кәгазьләрне алабыз. 1мин эчендә җавап язабыз.

Һәр укучы үзе эшли, шуннан соң җаваплар тикшерелә.

ТЕСТ

  1. Шнурда эленеп торган йөк. Механик эш башкара.

  2. Автобуста утырып баручы кеше. Механик эш башкара.

  3. Бүлмәдә өчып йөрүче чебен, механик эш башкара.

  4. Скрипкада уйнаучы кыз, механик эш башкара.

  5. Һавадагы болытларны куучы җил, механик эш башкара.

  6. Мәсьәлә чишүче компьютер , механик эш башкара.

Билгеле бер вакыттан соң мәсәләләрне җаваплары тикшерелә


1мәсәләнең җавабы = юк. Торып басыгыз әле.

2 мәсәләнең җавабы =юк .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

3 мәсәләнең җавабы =әйе .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

4мәсәләнең җавабы =әйе .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

5мәсәләнең җавабы =әйе.Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

  1. мәсәләнең җавабы =юк .Торып басыгыз әле. Рәхмәт утырыгыз.

Укучылар яңа тема өйрәнә башлаганчы берничә табышмакка җавап табып алыйк әле.

1. Два кольца, два конца, а посредине гвоздик.

2. Две сестры качались - правды добивались, а когда добились, то остановились.

3. Кланяется, кланяется - придет домой - растянется.

4. Зубасты, а не кусаются

5. Два братца пошли в воду купаться , два купаются, а один на берегу валяется.


Укучылар бу табышмакларның җавапларыннан чыгып сез нинди нәтиҗә ясый аласыз.


Укучылар җаваплары тыңлана.

Әйе бик дөрес кеше хезмәтен җиңеләйтү өчен кулланыла торган кораллар. Аларны механизмнар дип атыйлар. Безнең бүгенге дәресебезнең темасы "Гади механизмнар" дип атала. (6 слайд)


Укучылар китаплардан П.55 "Гади механизмнар" дигән теманы ачабыз, дәфтәргә числоны, теманы язабыз. Китаптагы материалны тулыландыру өчен парта өстендә өстәмә материал бар, шулардан файдалана аласыз.(5 мин)


МИКС-ПЭА-ШЭА һәм РЕЛЛИ РОБИН структурасын кулланабыз (кыска җавап)


Укучылар торып басалар, музыка астында бииләр, музыка туктагач якындагы кеше белән парлашалар. Сәламлиләр. (30с)


Укытучы сорау бирә

1.Борынгы Мисырда һәм Хеопс пирамидасын төзегәндә нинди гади механизмнардан файдаланганнар? (10с)

(слайд 8)

Моннан 3 мең еллар элек Борынгы Мисырда пирамидалар төзегәндә авыр таш плиталарны рычаглардан, Хеопс пирамидасын төзегәндә блоклардан файдаланганнар.


(Слайд 9)

Мәсәлән, Хеопс пирамидасының биеклеге 147 м, 2 млн.нан артык авырлыгы 2.5 т булган таш баганалар кулланганнар.



Музыка туктый. 2 сорау.

2). Укытучы:Гади механизмнар нинди максатта кулланыла?(5с)

Укучылар җавабы тыңлана.

(Слайд 10)

Көчне үзгәртүгә хезмәт итә торган җайланмаларны механизмнар дип атыйлар.Алар күпчелек очракта көчтән отыш алу өчен, ягни җисемгә тәэсир итүче көчне берничә тапкыр арттыру өчен кулланыла.

Рычаг- кузгалмас таяныч тирәсендә әйләнә ала торган каты җисем ул.

Турыдан - туры кул көче белән күчерү мөмкин булмаган авыр әйберләрне (таш, шкаф, станок) кешеләрнең озын һәм нык таяк, ягни рычаг ярдәмендә урыныннан этеп күчерүләре һәркемгә билгеле.

рәсем 1


Музыка туктый. Сорау .

3). Укытучы: Гади механизмнарга нәрсәләр керә? (5с)

Укучылар җавабы тыңлана.

(Слайд 11)

Гади механизмнарга рычаг һәм аның аерым төрләре- блок, чыгыр, авыш яссылык һәм аның аерым төрләре- чөй, винт керә.

Гади механизмнар

Рычаг Авыш яссылык

(блок, чыгыр, лом) (чөй, винт)

Музыка туктый. Сорау

4.Рәсемдә ничә гади механизм сүрәтләнгән?(10 с)

(Слайд 12)

Укучылар рәхмәт урыннарыгызга утырыгыз. Дәресебезне дәвам итәбез. (слайд 10)

(Слайд 13)

Рычагның 2 төре бар.(Рычаг 1-рода)(тәҗрибә)

1 төрдәге рычагның таяну ноктасы тәэсир итүче көчләр арасында урнашкан

Эшчегә вертикаль буенча аска юнәлгән көчне- йөкнең авырлыгы F1 ны җиңәргә кирәк. Моның өчен ул ломны күчәре тирәсендә бора.Эшченең рычагка тәэсир итүче F2көче, F1көченнән кимрәк, ягъни эшче көчтән отыш ала. Шулай итеп, рычаг ярдәмендә рычагсыз күтәреп булмаган авыр йөкне күтәреп була.


(Слайд 14)


(Слайд 15)

Рычаг 2-рода (тәҗрибә)

2 төрдәге рычагның таяну ноктасы тәэсир итүче көч белән бер якка урнашкан

Блок - үз күчәре тирәсендә әйләнә ала торган, улагы аша җеп яки трос үткәреп була ала торган көпчәк.

Блоклар 2 төрле була: (слайд 16)

  1. Кузгалмас-үзәге беркетелгән (тәҗрибә)

  2. Күчмә-үзәге беркетелмәгән, йөк белән бергә хәрәкәтләнә ала.(тәҗрибә)

Кузгалмас блок көчтән отыш бирми, ул кешенең хезмәтен җиңеләйтә. Аның ярдәмендә җирдә торып авыр әйберне югарыга күтәреп була.

(Слайд 17)

Тормышта катнаш блоктан файдаланалар..

(Слайд 18)

Авыш яссылык-авыр әйберләрне көч куеп күтәрмичә генә ниндидер биеклеккә күтәрү өчен кулланалар.Мондый җайланмаларга пандус, эскалатор.Авыш яссылыкның почмагы никадәр кечкенә булса, йөкне югарыга күтәрү өчен әзрәк көч куела.

(Слайд 19)

Чөй- призма формасында, бирелгән җисемне кисәкләргә аеру өчен кулланыла.


(слайд 20)

Чыгыр-бер күчәр тирәсендә әйләнә ала торган 2 тоташкан көпчәк.


Күпчелек очракларда гади механизмнарны көчтән отыш алу өчен, ягъни җисемгә тәэсир итүче көчне берничә тапкыр арттыру өчен кулланалар.

Укучылар китап белән эшлибез. Китапта 154 нче рәсемдә рычаг сүрәтләнгән.Аның әйләнү күчәре О ноктасы А һәм В нокталары арасында урнашкан.

155 нче рәсемдә рычагның схемасы сүрәтләнгән.

рәсем 154рәсем 155


Таяну ноктасы һәм рычагка тәэсир итә торган көч юнәлгән туры арасындагы иң кыска ераклык көч иңсәсе дип атала.


F1 -көченең иңсәсе -ОА-l1

F2 -көченең иңсәсе -ОВ-l2

Рәсемнән күренгәнчә кечерәк көчнең иңсәсе зуррак көчнең иңсәсеннән 2 тапкыр озынрак.


Рычагка тәэсир итүче көчләр шул көчләрнең иңсәләренә кире пропорциональ булсалар, рычаг тигезләнеш хәлендә тора.


F1/ F2 = l2/l1

F2= F1* l1/ l2

(Слайд 21)

Рычагның тигезләнү кагыйдәсен б.э. кадәр 287-212 еллар чамасы элек Архимед гамәлгә керткән.


3.Физминутка

4. Материалны ныгыту.

Задача.. С помощью рычага рабочий поднимает плиту массой 240 кг . Какую силу прикладывает он к большему пле­чу рычага, равному 2,4 м, если меньшее плечо равно 0,6 м?

Запишем условие задачи и решим ее.

РЕЛЛИ Робин структурсы буенча (партнеры по плечу)мәсәләнең дөреслеген тикшерәбез.

5. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

6. Өй эше. *55,56 Л№736,737

7.Кулланылган әдәбият

  1. А.В. Пёрышкин Физика-7. М.: Дрофа, 2003. - 136

  2. ,


7




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал