- Учителю
- Разработка урока по физике на тему 'Плоское зеркало'
Разработка урока по физике на тему 'Плоское зеркало'
Татарстан Республикасы
Әтнә муниципаль районы
МББУ "Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе"
Тема:
Яссы көзге
/8 нче сыйныфлар өчен физикадан ачык дәрес эшкәртмәсе/
Хәкимҗанова Алсу Мөбәрәкҗан кызы, беренче квалификацион категорияле физика укытучысы
2015 ел
Максат.
-
Яссы көзге, яссы көзгедә сурәт ясалу төшенчәсе белән таныштыру.
-
Укучыларның мәгълүматны кабул итә, эшкәртә алуларына һәм нәтиҗә чыгара белүләренә ирешү. Алынган мәгълүматлар буенча мәсьәләләр чишәргә өйрәтү.
-
Укучыларда игътибарлылык, тормышта кирәкле күнекмәләр тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, интернет, сайты, тәҗрибә үткәрү өчен җиһазлар, А. В. Чеботарева. 8 нче сыйныф өчен физикадан тестлар, ЕГЭ тестлары, My Testx программасы
-
Дәресне оештыру
-
Исәнләшү.
-
Укучыларны дәрескә әзерләү.
-
Билге кую өчен таблица өләшү.
-
Актуальләштерү
Үткән дәрес материалын MyTestx программасын кулланып кабатлау./Бу программа укучыларга билгене үзе куя/
-
Яңа белемнәр формалаштыру
Укытучы. Укучылар, әйдәгез, "Аю баласы һәм елгада яшәүче" мультфильмыннан өзек карап китик әле. Аннан соң СИ-ФИНК-УАНДЭ структурасы буенча эш оештырачакбыз. Сезгә өч сорау тәкъдим итәм. Һәрбер сорауга җавап әзерләү өчен 10 секунд, ә язу өчен 30 секунд вакыт бирелә.
-
Сез бу мультфильмда нәрсәләр күрдегез?
-
Бу мультфильм буенча нәрсә уйлыйсыз?
-
Бу мультфильм сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?
Укытучы. Нәтиҗә ясыйбыз.
(укучыларның фикерләре тыңлана)
Укытучы. Дөрестән дә, аю баласы үзенең сурәтен күрде. Без бит сурәтебезне көзгедә генә түгел, тагын кайларда күрәбез? (самоварда, ялтыравыклы тимердә, чалбар каешында һ.б. )
Укытучы. Ә бу әйберләр көзгегә нәрсә белән охшаганнар? (ялтыравыклы, шома, тигез һ.б.)
Укытучы. Аю баласы үзен ничек күрде икән? Гомумән, без үзебезне көзгедән ни өчен күрә алабыз икән? Бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз.
Укытучы. Укучылар, тагын бер мультфильм карап китик әле.( "Ну погоди" мультфильмыннан өзек күрсәтелә) Болар барысы да көзге бит. Алар арасында нинди аерма бар? (көзгеләрнең өслек формалары төрле.)
Укытучы. Бу мультфильмдагы көзгеләр белән сезнең алдагы көзге арасында нинди аерма бар? Сезнең алдагы көзгеләр нинди формада? (тигез)
Укытучы. Укучылар, сезнең алдагы көзгеләр яссы көзгеләр дип атала. Өслеге шома, тигез яссылыктан булган көзгеләрне яссы көзгеләр дип атыйлар. Безнең бүгенге дәресебез дә яссы көзге дип атала.
Ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны һәм теманы язабыз: Яссы көзге.
Укытучы. Безнең бүгенге дәресебезнең максаты - яссы көзгедә сурәт ничек барлыкка килгәнне өйрәнү.
Яссы көзге алдына бассак, без аннан үзебезне күрәбез. Бу безнең сүрәтебез дип атала. Ә идәнгә яки стенага карасак, үзебезнең сүрәтебезне күрәбезме? (Юк, күрмибез)
Укытучы. Ә бит яктылык барлык әйберләрдән дә кайтарыла. Әмма алар төрлечә кайтарылалар. Без әйберне шул әйбердән таралучы яктылык нурлары турыдан туры күзгә килеп кергәндә генә күрә алабыз. Бөтен әйберләрне дә күрәбез, шул ук вакытта көзгенең үзен дә күрәбез. Көзгегә караганда, без бит әйбернең үзенә турыдан туры карамыйбыз. Безнең күзгә көзгедән кайтарылган яктылык төшә. Яссы көзгедә сүрәт барлыкка килү кайтарылу законына нигезләнгән. Әйдәгез, кайтарылу законын искә төшерик әле. (Бер укучыдан кайтарылу законы сорала. Тактага сызымын сызып куя). Мәсәлән, көзге үзенә төшкән яктылыкның 90 % ын кире кайтара. Чөнки көзгеләрне элек бакыр һәм бронза металларның кисәкләреннән эшләгәннәр. Алар яктылыкны әйбәт кайтармыйлар. Хәзерге көзгеләр пыяладан, артын көмеш яки алюминий белән каплыйлар. Болай эшләгәндә яктылык әйбәт кайтарыла. Укучылар, без бу сызымга кире әйләнеп кайтырбыз. Кар үзенә төшкән яктылыкның 85 % ын кире кайтара. Кар да яктылыкны көзге кадәр үк кайтара. Әмма без беркайчан да кардан үзебезнең сүрәтебезне күрмибез. Ни өчен? Кар өслеге нинди? Ошаганмы көзгегә? (Юк, ошамаган. Карның өслеге кытыршы). Ә кытыршы өслектән яктылык ничек кайтарыла соң? Искә төшерик әле. (Бер укучы кытыршы өслектән яктылык кайтарылуны чыгып эшләп күрсәтә). Димәк, карга төшкән яктылык бәйләме көзгедәге кебек түгел, ә төрле почмак ясап кайтарыла. Кәгазь, стена, обойлар, тукымалар - барысы да кытыршы булу аркасында үзләренә төшкән нурларны төрле якка тараталар. Шуңа күрә дә без үзебезне күрмибез.
Инде бу сызымга кире кайтыйк. Сызымнан күренгәнчә, яссы көзге өслегенә төшкән параллель нурлар бәйләме булып кайтарылу аркасында без әйберләрнең сърәтен күрәбез. Бу кайтарылган нурларны дәвам итүне сайтыннан карыйбыз.
Көзгедән кайтарылган яктылык туры сызык буенча таралу сәбәпле, без әйберне дә туры сызык буенча көзгенең артында күрәбез. Көзге
артына яктылык нурлары чыкмый, анда нурларның дәвамнары гына була. Шуңа күрә көзге артындагы сүрәт чын түгел, уйланма дип атала.
Әйтегез әле, без кайдан үзебезне яхшырак күрәбез: полировкалы -әйберләр-дәнме, әллә көзгедәнме? Ни өчен? (Чөнки көзге шомарак. Ул яктылыкны әйбәтрәк кайтара).
Укытучы. Димәк, без кайдан үзебезне күрәбез, барысы да яктылыкны көзгедәгечә кайтара. Бары тик яктылыкның төшү һәм кайтарылу почмагы һәм кайтарылу % ы гына төрлечә.
Без караган мультфильм буенча нинди нәтиҗә ясый алабыз инде? (су өслеге көзге кебек ялтырап торганга, шома булганга, яктылык кайтарыла һәм аю баласы үзен күрә).
Укытучы. Дөрес. Хәзер тәҗрибә эшләп карыйк әле.
Шәм алабыз һәм яндырабыз. Шәмнән бераз гына ераклыкта пыяла куябыз. Шәмнең сүрәтен күрәбезме? (Күрәбез)
Кайдан яхшырак күрәбез? Пыяладанмы? Көзгедәнме? (Көзгедән)
Ни өчен? (Көзге әйбәтрәк кайтара)
Хәзер пыяланың икенче ягына яндырылмаган шәмне куябыз. Янган шәмнең сүрәте турысына янмаган шәмне туры китерәбез. Һәм янган шәмнән пыялага кадәр, пыяладан шәмгә кадәрге араны үлчибез. Шәмне кызу гына көзгегә якын китерәбез. Сүрәт нишли? (укучылар җавабы)
Димәк, предметның көзге артындагы сүрәте дә шундый ук ераклыкта була. Ә шәм биеклеге белән сүрәт биеклеге тигез микән? (укучылар бавабы)
Укучылар, көзге алдына уң кулыгызны куеп карагыз әле. Сүрәт уң кулныкы кебекме, әллә сул кулныкы кебекме? Бу яссы көзгедә әйбер һәм аның сүрәте бердәй түгел, ә симметрик фигуралар икәнен күрсәтә.
Укытучы. Инде нәтиҗә ясыйк
-
Яссы көзге нинди сурәт бирде?
-
Тормышта яссы көзгеләрне кайларда кулланабыз?
-
Мондый приборны күргәнегез бармы? Ничек атала? Кайда кулланыла?
(Бу прибор перископ дип атала).
-
Ныгыту
Ә хәзер, дәрестә өйрәнгәннәрне файдаланып, берничә мәсьәлә карап китик.
-
А4 форматында дүрт мәсьәлә бирәм. 1 минут вакыт бирелә. Һәрберсенә берәр төсле фломастер. Бер минут эчендә тулыландырырга кирәк. Өч төркемнекен дә карап чыгалар. Анализлыйбыз.
-
ЕГЭ тестларын карыйбыз. Экраннан чиратлап карап барабыз. Һәрберсенә берәр сорау бирелә.
-
Экранда сораулар чыгарыла. ТАЙМД РАУНД РОБИНструктурасын кулланабыз. Фикер йөртү өчен 1 минут вакыт бирелә. Сорауга җавапны аерым-аерым уйлыйлар.
Сораулар
Кыз яссы көзгедән бер ярым метрда тора. Ул үзенең сурәтен нинди ераклыкта күрә?
Кыз 0,25 м/с тизлек белән яссы көзгегә якынлаша. Үзенең сурәтенә ул нинди тизлек белән якыная?
Пыяла үзенә төшкән яктылыкның бары тик 7 % ын гына кире кайтара. Шул пыяланың артын каплаган очракта, аңарда сурәт күрергә мөмкин. Бу күренешне аңлатыгыз.
Вакыт чыкты. Һәрбер төркемнән №1 укучы башлый. Һәр укучыга үзенең фикерен җиткерү өчен 20 секунд вакыт бирелә. /Әйләнә буенча һәр укучы үз фикерен әйтеп чыккач, бер укучыдан сорала. Бер-берсенә сөйләп чыкканнан соң, төркемнәрнең кайбер укучыларыннан сорала, алар каршы партнерларыннан ишеткән фикер белән уртаклашалар/
-
Дәрес материалы буенча укучылардан кире мәгълүмат алу
-
Өй эше
1. Сорауларга җавап әзерләргә
2. А. В. Чеботарева. Физикадан тестлар. 2010 ел /А. В. Першкин. 8 нче сыйныф физика дәреслеге өчен төзелгән. Русча, электрон вариантта
-
Дәрескә йомгак ясау. Көндәлекләргә билгеләр кую.
Алсу, ныгыту өлешен аңлаешлырак, тулырак итеп язарга кирәк. Мин аларны бик аңлап бетермәдем. Өй эшендә тестлар эшләргәме ул. Ул өлеше дә аңлашылмый.