7


  • Учителю
  • Урок по физике в 7 классе на тему 'Басым. Басым берәмлекләре'

Урок по физике в 7 классе на тему 'Басым. Басым берәмлекләре'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Дәреснең максаты:“Каты җисемнәрдә басым “темасын өйрәнү нәтиҗәсендә  укучыларның сәләтен үстерү,кызыксынучанлыкларын арттыру. Танып белү аспекты:басым төшенчәсен кертү,басымны табу юлларын билгеләү,үлчәү берәмлекләрен чыгару,басым көче төшенчәсен кертү,каты җисем
предварительный просмотр материала

Физика -7 класс.

Тема: "Басым.Басым берәмлекләре".

Дәреснең максаты: "Каты җисемнәрдә басым "темасын өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларның сәләтен үстерү,кызыксынучанлыкларын арттыру.

Танып белү аспекты:басым төшенчәсен кертү,басымны табу юлларын билгеләү,үлчәү берәмлекләрен чыгару,басым көче төшенчәсен кертү,каты җисемнәр барлыкка китергән басымны аналитик һәм практик юл белән табарга өйрәнү,өйрәнгәннәрне практик тормышта куллану.

Үсеш аспекты:физик телдә сөйләмне үстерәне дәвам итү,күзәтүчәнлек,анализлау һәм нәтиҗә ясау,физик билгеләмәләр арасындагы бәйлелекне таба белү,әйтергә ,формулалар арасындагы бәйлелекне чыгара белергә өйрәтү.

Тәрбия аспекты:укучыларның танып белүгә,кызыксынучанлыгына,коммуникатив компетентлыгы үсешенә этәргеч бирү,акыл хезмәте ,үзара аралашу,группа белән эшләү,публика алдында чыгыш ясау культурасын үстерү.

Дәреснең тибы:катнаш

Укучыларның эшчәнлекләре формасы:группаларда,эксперементлар эшләү,мәсьәләләр чишү.

Кирәкле техник җиһазлар: компьютер, мультимедийный проектор,динамометр,агач шакмаклар,линейка,герлар белән үлчәү,презентация,видеофрагмент.

Укыту методы:репродуктив,аңлатмалы-күргәзмәле,проблемалы,өлешчә- эзләнүле,эксперимент,дәреслек,җыентык белән эш,ИКТ ны куллану,күзәтү,мәсьәләләр чишү.

Укучылар белән укытучы эшчәнләге:группаларда,индивидуаль, фронталь.

Дәрес барышы:

1.Оештыру.Укучылар белән исәнләшү.



Дәрес этабы

Дәрес этабының максатлары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку күнекмәләре.

1.Мотивлаштыру


Укучыларны теманы өйрәтү өчен мотивлаштыру




Укытучы проблемалы сораулар бирә.

1.Балалар сез хәзер яңа гыны яуган кар өстеннән барасыз,кар шактый ук тирән.Сез ничек кар өстеннән барасыз,сезгә барырга авырмы, җиңелме?

2.Кар өстеннән баруны ничек җиңеләйтеп була?Нинди ысуллар белән?

3.Ни өчен чаңгылар кисәң карга батмыйсың,ә итек белән батасың?(Презентация)


Укучылар шул сорауларга җавап бирәләр.

1.Безгә барырга авыр,чөнки без карга батабыз.

2.Чаңгылар киеп.Аучылар кия торганны кисәң,гомумән дә батмыйсың.

3.Чөнки чаңгыларның итеккә караганда карга таяну мәйданы зур.


Укучыларның дәрескә психологик һәм эмоциональ әзерлекләән исре



Регулятив: волевая саморегуляция.




2.Белемнәрне актуальләштерү:уку күнекмәләре вакытында авырлыкларны табу






Дәреснең темасы һәм максаты укучылар белән берлектә әйтелә.


Укучылар берничә җөмләне тыңлап үтегез әле:

-Әбинең кан басымы күтәрелде;

-бүген урамда атмосфера басымы төшкән;

-диңгез төбендә су басымы бик югары була;

-чик саклаучылар дошманның ясаган басымына чыдый алмадылар;

-кызлар туфлиеның ясаган басымы зур була;

-бу кешегә психологик басым ясалган

Менә шушы җөмләләр арасында нинди уртаклык бар?

Дөрес,басым,әмма аның мәгънәсе төрле очракларда төрлечә.Без бүген басымның бер очрагын карап китәчәкбез: кызлар туфлиеның ясаган басымы зур була;Чаңгы белән кардан барырга ансатрак,итек беләнгә караганда. Димәк,балалар бүгенге дәреснең темасы: "Басым.Басым берәмлекләре".Безнең максат-?



Укучылар игътибар белән укытучыны тыңлыйлар һәм җавап бирәләр.

"Басым" сүзе һәрбер җөмләдә кабатлана.



Теманы дәфтәрләргә язалар.Дәреснең максаты:басым төшенчәсен өйрәнү,формуласын чыгару(җавап бирәләр)

Укучылар җавап бирәләр.үзләренең версияләрен әйтәләр.


Яңа уку материалын үзләштерү өчен белгән терәк төшенчәләрне актуальләштерү.

Логик:чагыштыру өчен җирлек сайлау,анализ,синтез.




3.Килеп чыккан авырлыкларның сәбәбен һәм теманың кайсы урынында икәнен билгеләү.




1)Дәреснең барышында укучылар аңлап бетермәгән урынны табуны оештыру.

2)Билгеләмәне чыгарган вакытта укучыларның әйтүләрендә киткән хаталарны табу һәм төзәтү.




Танып белү.

Балалар дәреслектәге 85 нче рәсемне карагыз әле.Сез нәрсәләр күрәсез?Шушы рәсемгә карап ,ни өчен чаңгы кигәне карга азрак баткан,итектән булганы күбрәк?Рәсем буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?Көчнең тәэсире нәрсәләргә бәйләнгән?

(Презентация күрсәтелә.)



Нәтиҗә чыгарыла:көчнәң тәэсиренең нәтиҗәсе аның модуленә,юнәлешенә һәм куелу ноктасына гына бәйле түгел,ә перпендикуляр юнәлештә үзе тәэсир иткән өслек мәйданына да бәйле.

Укучылар шул презентация аша сөйләп нәтиҗә чыгаралар.



Укучылар яңа теманы үзләштергәндә аңлашылмаган нәрсәләр барлыгын ачыклыйлар.УУК проблеманы кую һәм чишү:үзлектән эзләнү нәтиҗәсендә проблеманы чишү юлларын табу.

4.Яңа дәрес материалын беренчел үзләштерү

Басым төшенчәсен,аны үлчәү берәмлекләрен кертү.Басымның

басым көченә,таяну мәйданына бәйлелеген күрсәтү.Басымны киметү һәм арттыру юлларын билгеләү.




1.Укытучы ике группага ике төрле эксперимент бирә.

Беренче группа :агач шакмакның партага таяну мәйданын таба,шакмакның басым көчен динамометр белән үлчи.

Икенче группа:икенче төрле агач шакмакның пардага таяну мәйданын үлчи,шакмакның массасын үлчәү ярдәмендә үлчи,шул шакмакка тәэсир итүче авырлык көчен исәпли.

2.Проблемалы ситуация;укучылар бу ике зурлык арасында нинди бәйләнеш булыр дип уйлыйсыз.

3.укытучы укучыларның фикерләрен тыңлый:басымны табу формуласын яза

,

F- өслеккә перпендикуляр юнәлгән көч яки басым көче,S-таяну мәйданы

4.Басымның үлчәү берәмлеген чыгарып карыйк.Басымның үлчәү берәмлеге СИ системасында- .Француз галиме Блез



Паскаль хөрмәтенә ул паскаль(Па) дип атала.

(Презентация күрсәтелә).

5.Басымның башка төрле үлчәү берәмлекләре дә бар.Зур басымнар булганда килопаскаль һәм гектопаскаль(стендтан күрсәтелә)

6. ,

Формула буенча басымга кайсы зурлак туры пропорциональ, кайсысы кире пропорциональ.Басымны арттыру өчен кайсы зурлыкны киметергә,басымны киметү өчен кайсы зурлыкны арттырырга кирәк.

7.Үзегез көндәлек тормышта күргән мисаллар китерегез:басымны киметү яки арттыру буенча.

1.Укучылар группаларда экспериментны дәфтәрләрдә эшлиләр:F-авырлык көче, өслеккә перпендикуляр юнәлгән,S-таяну мәйданы, m-шакмакның массасын табып язып куялар.

2.Укучылар бу сорауга җавап бирергә тырышалар.үзләренең версияләрен әйтәләр.Дәреслектән басымның билгеләмәсен укыйлар:өслеккә перпендикуляр тәэсир итүче көчнең бу өслек мәйданына чагыштырмасына тигез булган зурлык басым дип атала.

Формуланы дәфтәрләренә язып куялар.



Таяну мәйданы -м2 да,басым көче Н-нарда үлчәнә.Формулага куеп табып була: Н/м2 Дәфтәрләргә язып куела.

1 кПа = 1000 Па

1 Па = 0,001 кПа



1 МПа = 1000000 Па

1 Па = 0,000001 МПа

1 мПа = 0,001 Па

1 Па = 1000 мПа

Укучылар кайсы зурлык туры пропорциональ,кайсысы кире пропорциональ икәнне әйтергә тырышалар.



Өслек мәйданын киметергә яки арттырырга кирәк.

Укучылар мисаллар китерәләр.




Уку:

басым төшенчәсен кертү,аны табу ысулларын билгеләү,үлчәү берәмлекләрен кертү.



Коммуникатив сәлүтләрне үстерү.

Физкульминутка




Укытучы күрсәтә




Укучылар эшлиләр.




Укучылардагы киеренкелекне бетерү

5.Аңлау һәм фикерләү.

Алган теоритик белемнәргә нигезләнеп мәсьәлә чишү алымнарын камилләштерү һәм үстерү.Үзара ярдәмләшүне оештыру.

1.Дәреслектәге мәсьәлә укучылар белән берлектә чишелә:45 кг массалы малайның идәнгә ясаган басымын исәпләргә.Малайның аяк киеме табанының идәнгә тиеп торган мәйданы 300см2

2.12 нче күнегү №1,2,3

№1-ике группага бергә бирелә.

№2-беренче группага.

№3 -икенче группага.



Укучылар урыннарда эшлиләр.

Группалар бергә киңәшеп №1 гә җавап бирәләр.

Беренче группа №2 не дәфтәргә эшли,эшләп бетергәч тактага чыгып яза.

Икенче группа №3 не эшли,эшләп бетергәч тактага чыгып яза һәм ике группага да аңлата.


Яңа теманы өйрәнү нәтиҗәсендә алган белемнәрне иҗади эштә куллану

Коммуникатив:партнер белән күмәкләшеп,аңлашып эшләү; үзеңнең фикерләреңне әйтә белү.

Дәреслек белән эшли белү.

6.Системалаштыру һәм йомгаклау.







Бик оператив эшләдек .Хәзер тиз генә бер тест эшләп алабызКарточкаларны мин сезгә таратам.Шулар буенча эшлисез.Дөрес җавап бер балл.Эшләп бетергәч дөреслеге тикшерелә.



Укучылар карточкалар өстендә эшлиләр.Балларын үзләре саныйлар һәм билге куялар.


Регулятив: үз контроль; алган белемнең сыйфатын,дәрәҗәсен белү; коррекция.



7.Өй эше бирү.




1.Пар 33-укырга,формуланы аңлап истә калдырырга.12 нче күнегү №4-мәҗбүри.

2.Блез Паскальның тормыш юлы,эшчәнлеге турында әзерләнергә-теләүчеләргә (өстәмә)

Укучылар өй эшләрен көндәлекләренә язалар.

Укучыларның үзлектән,аңлап,өй эшенең эчтәлегенә карап сайлаулары.



8.Рефлексия

Материлны аңлау дәрәҗәсе тикшерелә,аңлашылмаганнар

барлана,шуларны бетерү өстендә эшләү



Өй эшен аңлату,үзләренең теләкләре буенча эшләүне тәэмин итү.

Дәрескә анализ ясала.



Укучыларгы сораулар бирелә

-Безнең алга нинди максат куелган иде?

-Без бу максатка ирештекме?

-Дәрестә нәрсә белдегез?

-Дәреснең нинди уңай яклары булды?

Ахырдан укучыларга билгеләр куела.Һәрбер билгегә комментария бирелә.

Укучылар гадел рәвештә сорауларга җавап бирәләр.Дәреснең ошаган,ошамаган якларын әйтәләр.Кәндәлекләренә билгеләр куйдыралар.


Укучылар эш нәтиҗәләрен анализлыйлар,эш субъекты буларак үзләрен бәялиләр.



Коммуникатив: үзләренең фикерләрен әйтә алулары.

Регулятив: волевая саморегуляция; нәрсәне бик яхшы үзләштерделәр,нәрсә өйтендә әле эшләргә кирәклеген аңлау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал