- Учителю
- Разработка вне классного мероприятия по физике на тему 'Электр күренешләре' (8 класс)
Разработка вне классного мероприятия по физике на тему 'Электр күренешләре' (8 класс)
Кайбыч муниципаль районы
Борындык төп белем бирү мәктәбе
"Электр күренешләре"
(Класстан тыш чара)
Укытучы: Йосыпова Алсу Харисовна
Максат: - Укучыларның электр күренешләре темасын ничек үзләштерүен тикшерү,
алган белемнәрен төрле формада, бирелгән мәсьәләләрне (схема, прибор, электр
чылбыры, шартлы билгеләр) чишүдә куллана белүләрен тикшерү;
-
Укучыларның иҗади активлык сәләтен үстерү.
Җиһазлар: Галимнәрнең портретлары, приборлар, амперметр, вольтетр, омметр,
ваттметр, счетчик, электроскоп, реостат, лампа, өзгеч, ток чыганагы, Ом,
Джоуль- Ленц законнары язылган таблица.
Дәрес барышы.
-
Укучыларны дәреснең темасы белән таныштыру.
-
Максатны әйтү.
-
Укучыларны 2 командага бүлеп уен барышы белән таныштыру.
-
Командалар белән таныштыру.
-
Уенның тәртибен аңлату.
1 тур- "Приборлар"
Сораулар
-
Чылбырдагы ток көчен..... белән үлчиләр? (Амперметр)
-
Электр тогы эшен махсус приборлар... белән үлчиләр? (счетчиклар)
-
Чылбырдгы электр тогы егәрлеген.... белән үлчиләр? (Ваттметр)
-
Чылбырдагы ток көчен....белән көйлиләр? (Реостатлар)
-
Схемадан ялгышларны табарга (схемалар аерым биткә ясала)
-
Шартлы билгеләренә карап приборларның исемнәрнең әйтергә. (плакатка ясала)
-
Электр җылыткычлары белән эшли торган приборларны әйтергә.(Фен, үтүк, чәйнек, паяльник, электр плиткасы, ут кабызгыч)
-
Лампа яктырак янсын өчен реостат шудырмасын кайсы якка күчерергә кирәк?
(I=U/R Q=I(2)Rt, уңга күчерергә)
-
Җисемнең электрланган булуын белергә ярдәм итүче прибор? (электроскоп)
-
Счетчикның төзеклеген нинди приборлар ярдәмендә һәм ничек тикшерергә мөмкин? (Вольтметр, амперметр, сәгать ярдәмендә)
-
Ток чыганагы полюсларындагы яки чылбырның кайсы булса да өлешендәге көчәнешне .... белән үлчиләр? (Вольтметр)
2 тур- "Галим физиклар"
Галимнәр турында нәрсәләр беләсез? (Галимнәрнең фотолары һәм фамилияләре конвертка салына)
-
Ампер Андре Ампер
-
Вольта Александра
-
Ом Георг Симон
-
Кулон Шарль Огюстен
-
Милликен Роберт Эндрюс
-
Резерфорд Эрнест
-
тур-"Законнар һәм аларның кулланышы"
1). Әгәр челтәрдәге көчәнеш 220В булса, гирляндага алтышар вольтлы ничә лампочка тоташтырырга кирәк? (36 яки 37)
2).Чылбыр өлеше өчен Ом законы. Формуланы язарга.(I=U/R)
3).Әгәр электр җылыткычының спирален судан алып, берникадәр вакыт, токны өзми торсалар, нәрсә булыр? Ни өчен? (Спираль янып чыга)
4). Азот атомы төше 14 кисәкчектән тора, ә аның тирәсендә 7 электрон хәрәкәт итә. Атом төшендә ничә нейтрон бар? (7 протон, 7 нейтрон)
5). Бензин ташучы машинаның кабинасында мондый язу бар: "Ягулык салганда һәм бушатканда җиргә тоташтыру мәҗбүри" Ни өчен бу кагыйдәне үтәргә кирәк? (электрлаштыру нәтиҗәсендә янгын чыкмасын өчен)
6). Ни өчен электр монтаңлау коралына плстмасса тоткычлар куелган. Ә тоткыч металл булса, аңа резина торба кисәкләре кидертелгән?
(Пластмасса һәм резина изоляторлар)
7). Лампа кылы өслегендәге материалның парга әйләнүе һәм таркалуы сәбәпле берникадәр вакыт үткәч, кыл нечкәрә. Бу хәл лампаның яктылыгына ничек тәэсир итә? (Q=U(2)/R*t-кими, R=pl/s-арта, яктылык кими).
8). Изоляцияләнмәгән электр чылбыры кисәгенең каршылыгы 1 Ом. Әгәр бу чыбыкны урталай кисеп аларны бергә бөтен озынлыгы буенч чорнасаң, бирелгән чыбыкның каршылыгы күпме булыр?
(R=p*l/s=1Ом, R(2)=p*l/2*2S=p*l/4S, R(2)=R/4=0,25 Ом)
9). Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тиз кабынучан сыеклыкларны полиэтилен канистрларда сакларга һәм ташырга рөхсәт итмиләр. Ни өчен? (Җавап: Полиэтилен- диэлектрик, шуңа күрә аңа корылмалар туплана. Металл үткәргеч булганга, корылмалар җиргә күчә).
10).Аркылы кисеме бертөрле һәм озынлыклары тигез булган никелин һәм бакыр үткәргечләр чылбырга бер- бер артлы тоташтырылган. Аларның кайсысы ныграк җылыныр?
Р(никелин)=0,4 Ом*мм(2)/м
Р(бакыр)=0,017Ом*мм(2)/м
Q=I(2)p*l/s*t
11). Нинди физик зурлыклар Ампер(А), вольт (В), Ом, Джоуль(Дж) Ватт(Вт), секундларда үлчәнә? (Җавап: Ток көче, көчәнеш, каршылык, эш, егәрлек, вакыт)
12). Әгәр чылбырдагы тоташтыргыч бакыр чыбыкларның барысын да нихром чыбыкларга алыштырсалар, бу электр машинасының яктылыгына ничек тәэсир итәр?
Р(бакыр)=0,017 Ом*мм(2)/м
Р(нихром)=1,1 Ом*мм(2)/м
(Үткәргечнең каршылыгы арта. Димәк I=U/R, кими, Q=I(2)*R*t-кими)
-
Дәресне йомгаклау.
-
Җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру.