7


  • Учителю
  • Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

</<font face="Times New Roman, serif">Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Күңгәр урта гомуми белем мәктәбе

8 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе, 18.02.2016

Тема: Үткәргечләрне параллель тоташтыру

Максат:

  • Параллель тоташтырганда ток зурлыгы, көчәнеш, каршылыкның ничек үзгәрүен тәҗрибәләр ярдәмендә тикшерү.

  • Укучыларда игътибарлылык тәрбияләү. Фикер үсешләрен үстерү.

  • Алынган белемнәрне мәсьәләләр чишкәндә куллану.





  1. Кереш өлеш

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү

  1. Актуальләштерү

Экрандагы сораулар буенча телдән сорауларга җавап алу

  1. Үткәргечләрне ничек тоташтыру бер-бер артлы тоташтыру дип атала?

2. Үткәргечләрне бер-бер артлы тоташтырганда ток зурлыгы ничек үзгәрә?

3. Бер-бер артлы тоташтырылган аерым үткәргечләрнең каршылыклары билгеле булганда, чылбырның гомуми каршылыгын ничек табарга?

4. Ике лампочканы бер-бер артлы тоташтырганда лампочкаларның көчәнешен ничек табабыз?





Өстәмә сораулар:

  1. Амперметрны чылбырга ничек тоташтырабыз?

  2. Вольтметрны чылбырга ничек тоташтырабыз?

  3. Бер-бер артлы тоташтыруга тормыштан нинди мисал китерә аласыз? (Гирляндаларны тоташтыру)

  4. Ә менә укучылар безнең өйләрдәге, класстагы лампочкаларны бер-бер артлы тоташтырырга ярыйма? Нишләп? Бу проблеманы ничек чишәрбез? /параллель тоташтырырга кирәк/

Безнең бүгенге дәресебезнең темасы да "Үткәргечләрне параллель тоташтыру" дип атала

  1. Яңа теманы аңлату

Әйдәгез дәфтәрләрне ачабыз. Язабыз бүгенге числоны.

Тема: Үткәргечләрне параллель тоташтыру

Безнең бүгенге дәресебезнең максаты үткәргечләрне параллель тоташтырганда ток зурлыгы, көчәнеш, каршылык нишли икән? Һәм аларга карата эксперименталь эш эшләү һәм мәсьәләләр чишү.

Әйдәгез хәзер экранга карыйк әле. Ничек итеп бу лампочкаларны тоташтырып булыр?

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

(Интерактив тактада бер укучы тоташтырып күрсәтә)

Экранда күрсәтелгән рәсем буенча чылбырны җыйнап, вольтметр ярдәмендә лампочкаларның көчәнешен үлчәп карыйк әле

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

(укучыларның җаваплары тыңланыла)

Димәк, үткәргечләрне параллель тоташтырган вакытта көчәнешләр тигез була икән.

U=U1=U2

Шулай ук экрандагы рәсем буенча чылбыр җыеп, амперметрны күрсәтүенә игътибар итик әле.

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

Амперметрның күрсәтүен язып алабыз.

Ә бу рәсем буенча җыйсак

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

Укучыларның җаваплары тыңланыла. Ток баштагыга караганда яртысына тигез булды.

Димәк үткәргечләрне параллель тоташтырган вакытта ток бүленә икән.

I=I1+I2

Елгадан аккан су ике якка бүленеп киткән кебек, ток та чылбырның тармакланган өлешендә бүленә. Әгәр бер төрле резисторлар ялганса, ток тигез бүленә. Бертөрле булмаса тигез бүленми.

Дәфтәрләргә фомулалар языла

U=U1=U2

I=I1+I2

I=U/R формуласын кулланып язабыз

U/R=U/R1+U/R2

U/R=U/R1+U/R2

1/R=1/R1+1/R2 - үткәргечләрне параллель тоташтырган вакытта каршылыкны шушы формула ярдәмендә исәплибез.

Формуланы гадиләштереп карыйк әле. /Бер укучы тактага чыгып уртак ваклаучы бирә, гадиләштереп бетерә/





Ә хәзер исбатлап карыйк әле. Экранда үткәргечләрне ике төрле юл белән тоташтыру схемасы бирелә.

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

/Тактага бер укучы чыгарыла. Ике очракта да каршылыкны исәпләп карыйлар. Укучылар нәтиҗә чыгара./ Димәк үткәргечләрне параллель тоташтырган вакытта каршылык азрак була икән.





  1. Ныгыту

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

Үткәргечләрне параллель тоташтыру (8 класс)

Дәреслектән 23 нче күнегү (1, 2, 3) язмача

  1. Өй эше

§ 49 сорауларга җавап. 23 нче күнегү (4) язмача

  1. Йомгаклау

-Билгеләр кую

- Дәрескә йөмгак ясау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал