7


  • Учителю
  • Мәсьәләләр чишү. Җисемнең берничә көч тәэсирендә хәрәкәт итүе. (электив дәрес)

Мәсьәләләр чишү. Җисемнең берничә көч тәэсирендә хәрәкәт итүе. (электив дәрес)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Тема: Мәсьәләләр чишү. Җисемнең берничә көч тәэсирендә хәрәкәт итүе.

Максат: 1. Сингапур структурасын кулланып физика дәресендә алган белемнәрне искә төшерү.

2. Укучыларны ЕГЭда булган мәсьәләләрне чишәргә, анализларга һәм

нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү.

3. Мәсьәләләр чишү барышында укучыларның күзаллау дәрәҗәсен үстерү, фикер

йөртүләрен арттыру.


Дәрес тибы: мәсьәләләр чишү

Җиһазлау: ноутбук, инертактив такта, мультимедия проекторы, презентация, мәсьәләләр җыентыгы.


Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Ә хәзер әйдәгез, белемнәребезне тикшереп алыйк әле.

  1. ТОКИН МЭТструктурасын кулланабыз. А3 форматындагы кәгазьләргә уртагы ике төркемнән дә №2 нче укучы көч дип язып куябыз. Сезгә 1 минут вакыт бирелә. Көч турында нәрсәләр беләбез, язабыз. Вакыт чыккач төркемнәр урыннарын сәгать теле уңаенда алышына. Башка төркемнәрнең эшләрен карыйбыз, анализлыйбыз. Шулай ук 1 минут вакыт бирелә. Вакыт чыккач кире урыннарыбызга утырабыз. Бер төркемнән ике укучы чыгып, үзләренең ТОКИН МЭТларын башкаларга тәкъдим итәләр.

  2. Интерактив тактада ике рәсем күрсәтелә. Бу рәсемнәрдә җисемгә тәэсир итүче көчләрне билгеләргә .

Игътибар итик әле. Бу җисемнәргә ничә көч тәэсир итте. Җисемгә бер генә көч тәэсир итә аламы? Димәк безнең бүгенге дәреснең дә темасы Җисемнең аңа берничә көч тәэсир иткәндә хәрәкәт итүе.

  1. Интерактив тактада укытучы мәсъәлә эшләгән. Ашыккан. Хаталар җибәргән. Нинди хаталар җибәргән икән. Кызыл төс белән кем хата таба, чыгып төзәтә бара.


  1. ЕГЭ дан алынган мәсъәләне чишү. /Тактага бер укучы чыгарыла/

  1. Мәсьәләләр җыентыгы (Г. Н. Степанова) №300.

  2. Интерактив тактада слайдта бирелгән мәсъәләләрне бергәләп чишү. Анализлап бару.

6.1.

6.2.

III. Дәрескә йомгак ясау.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал