- Учителю
- Контрольная работа по физике на тему Механика (10 класс)
Контрольная работа по физике на тему Механика (10 класс)
Султанов А.М. Зәй районы Югары Налим урта мәктәбенең физика укытучысы.
1 нче яртыеллык өчен контроль эш ике вариантта.
</<font size="4">Тема: Механика. 10 сыйныф физикасы.
1 вариант
-
100 Н көч тәэсирендә 0,5 м/с тизләнеш алган җисемнең массасы күпме?
-
Ай өслегеннән 300 км биеклектә әйләнә буенча хәрәкәт итүче Айның ясалма иярчененең үзәккә омтылу тизләнешен табыгыз
-
Ышкылу коэффициенты 0,75 булганда 54 км/сәг тизлек белән килүче автомобиль нинди min радиуслы әйләнә буенча борыла ала?
-
Авыш яссылык буйлап җисемне тигез генә тартып алып менәләр. Җисемгә тәэсир итүче көчләрне сызымда күрсәтегез.бу көчләрнең бердәй тәэсир итүчесе күпме?
2 вариант
-
Массасы 5 кг булган ядрәне спортчы 1000 Н көч белән эткәндә, ул аңа нинди тизләнеш бирә?
-
Җир өслегеннән 600 км биеклектә әйләнә буенча хәрәкәт итүче Җирнең ясалма иярчененең үзәккә омтылу тизләнешен табыгыз.
-
36 км/сәг тизлек белән килүче автомобиль 30 м радиуслы әйләнә буенча борыла алсын өчен min ышкылу коэффициенты күпме булырга тиеш?
-
Авыш яссылык буйлап җисем тигез хәрәкәт итеп төшә. Җисемгә тәэсир итүче көчләрне сызымда күрсәтегез.Бу көчләрнең бердәй тәэсир итүчесе күпме?