7


  • Учителю
  • Сказка по татарской литературе Тиен баласы

Сказка по татарской литературе Тиен баласы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Габтунуров Амаль Фәниль улы

Алабуга шәһәре 9 нчы урта мәктәбе

11 сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Шакирзянова Н.Г.

</<font face="Times New Roman, serif">Тиен баласы

(әкият)

Калын яшел урманда, иң матур биек агачта әнисе белән бергә бик матур тиен баласы яшәгән, ди. Ул тиен баласы бик тә шук, шаян булган, уйнарга яраткан. Көнозын бер агачтан икенчесенә сикерә-сикерә уйный, шаяра, шулай көннең ничек итеп узып китүен дә сизми кала икән. Әнисе үзе чакырып алмаса, өйгә дә керергә уйламый, бөтен эше уенда, шаяруда булган.

Менә бервакыт, гадәттәгечә, тиен баласы йокысыннан торган да, уйнарга чыгып китәргә җыенган. Әнисе аның артыннан:

-Улым, озак йөрмә, еракка китмә, сак кына уйна! - дип, әйтеп калган. Тиен баласы бик тиз һәм җитез генә чыгып та киткән. Аның "Ярар, әнием! дигән тавышы чак кына ишетелеп калган.

Көн нинди матур, җылы, кояшлы! Тиен баласының кәефе тагын да күтәрелеп киткән. Җылы кояш аны иркәләгән, якты нурлары күзен чагылдырган, йомшак җил нәфис кенә сыйпап үткән, ә урманның саф һавасы бөтен тәненә җиңеллек өстәгән. Тиеннең тизрәк сикерәсе, уйныйсы килгән! Менә ул бер агачтан икенчесенә сикерә-сикерә уйный да башлаган. Эх, шундый рәхәт! Бар дөнья онытылган, тиен агачтан-агачка сикереп кая кадәр киткәнен сизми дә калган. Бервакыт тирә-ягына караса, ул бөтенләй таныш булмаган җиргә килеп чыкканлыгын аңлаган. Әле бер якка, әле икенче якка карый-карый юлны табарга тырышкан. Ләкин күпме генә тырышса да, юлны таба алмаган.

Ә өйдә әнисе улын көтә-көтә тәмам борчуга төшкән. Тирә-якны әйләнеп чыккан, бердәнбер улын таба алмаганга бик борчылган.

Шулвакыт әни тиеннең борчылуын саескан күреп алган.

  • Ни булды, тиенкәй? - дип сораган ул. - Берәр борчуың бармы әллә?

  • Улымны югалттым, һич тә таба алмыйм. Саескан дус, зинһар ярдәм итче, тирә-якны очып әйлән әле, улым күренмәсме! - дигән.

  • Ярый, тиенкәй, кайгырма, мин хәзер! - дигән дә саескан очып та киткән.

Менә ул хәйран гына очып баргач, бер агачта елап утыручы тиен баласын күреп тә алган. Аның янына килеп:

  • Елама, тиен баласы. Әниең сине өйдә көтә, мин сиңа юлны күрсәтәм, әйдә киттек, - дип тиенне алып киткән. Тиен баласы шатлыгыннан саескан артыннан очкан гына!

Өйгә кайту белән Тиен яраткан улын кочаклап та алган. Ә тиен баласы өйгә кайтуына бик шатланган.

  • Башка беркайчан да алай озак йөрмәм, әнием, синең сүзеңне тыңлармын, - дип тиен баласы әнисенең кочагына кереп яткан.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал