7


  • Учителю
  • “Туган ягым” текстында лексик-грамматик материал

“Туган ягым” текстында лексик-грамматик материал

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Дәрес планы.

Дәрес темасы: "Туган ягым" текстында лексик-грамматик материал

Сыйныф: 2

Предмет: татар теле

Дәрес тибы: дәрес практикум

Дәрес максаты: - Тема буенча өйрәнелгән сүзләрне, грамматик конструкцияләрне кабатлау.

- "Туган ягым" тестында кулланылган лексик-грамматик материалны камилләштерү.

- Яңа сүзләр белән җөмләләр төзергә өйрәтү.

- Туган ягыңа ярату, хөрмәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау һәм чыганаклар: Рус мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбияты укыту программалары; 2 сыйныф өчен дәреслек (Хәйдәрова Р.З. "Татар теле"-Казан: "Татармультфильм", 2013), компьютер, интерактив такта.



I. Оештыру моменты

Бу этапның максаты: укучыларны мөһим дәрәҗәдә эшкә кушылулары.





-Исәнмесез, укучылар.

-...

-Хәерле көн

-...

-Рәхмәт, утырыгыз. Укучылар сезнең алда төрле смайликлар ята. Бүгенге көндә үзегезнең кәефләрегезне билгеләүче смайликны миңа күрсәтегез.

-Ни кадәр күп кояшлы смайликлар күренә. Рәхмәт, ә менә бу укучылар минем кәефем.





Смайликларны сайлап алалар һәм үзләренең каефләрен күрсәтәләр.

Дежур укучы белән әңгәмә.

Планлаштыру.

Уку мәсьәләсен куйганнан алып көтелгән нәтиҗәгә кадәр чишү юлын планлаштыру.







II. Белемнәрне актуальләштерү өлеше.

Бу этапның максаты: яңа материалны өйрәнү өчен үткән материалны кабатлау һәм укучыларның индивидуаль эшчәнлекләрендә килеп чыккан авырлыкларны барлау.





- Укучылар, хәзер игътибарыгызны тактага юнәлтегез. (3 слайд)Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

- карта

- Әйе. Укучылар, ә бу карта сезгә танышмы?

-Әйе.

-Бу нинди карта?

- Татарстан картасы

-Дөрес, Татарстанда зур шәһәрләр бармы?

-әйе.

-Ә нинди шәһәрләр?

- Казан, Яр Чаллы, Әлмәт,Алабуга.

-Дөрес, ә Татарстанда елгалар бармы?

-әйе.

- Афәрин, укучылар, нинди зур елгалар бар?

- Идел, Кама, Нократ, Зөя.

- Яхшы, укучылар. Барыгызда дөрес җавап бирдегез. Укучылар бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (4 с)

- Урман.

- Ә безнең урманнарда нинди җәнлекләр яши?

-Төлке, аю, бүре, куян.

-( 5 с)Дөрес, укучылар ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Татарстан, Урман. Хайваннар турында

- Бик дөрес, шулай итеп бүген безнең дәреснең темасы : "Туган ягым" текстында лексик-грамматик материал.

( 6 слайд)

Җавап бирү

Туган як темасына караган сүзләрне кабатлау, ныгыту .

Дәрес темасын формалаштыралар.

Лексик белемнәрне кулланырга өйрәнәләр.

Максатны ачыклыйлар.

Күплек сан кушымчаларын куллана белү





Көтелгән нәтиҗәне аның вакыйгаларын билгели алу.

Индивидуаль кыенлыкларны барлый алу.

Үз фикереңне әйтеп бирә алу; башкаларның фикеренәдә игътибар итү.





III. Яңа теманы проблемалы аңлату.

Бу этапның максаты: укучыларның яңа теманы аңларга, кабул итәргә һәм ныгытырга этәрү.





- Укучылар, китапның 106нчы битен ачабыз һәм 6нчы күнегүне эшлик әле. Биремне Никита укый .(укый) Укучылар без нәрсә эшләргә тиешбез?

- Текстан нинди соравына җавап бирә торган сүзләрне табарга кирәк.

-Дөрес, кем нинди сүзләр тапты?

- Зур, киң,

-Әйе, укучылар , дөрес. Сез бу биремне бик яхшы эшләдегез. Укучылар тактага карагыз әле. Монда сезгә бер бирем бирелгән, монда бу сүзләрне бер сүз белән атарга кирәк. Сезнең алда карточкалар ята, сез шунда төркемләп эшләрсез. ( төркемләп эшлиләр) Беренче җөмләне 1нче төркемнән кем укый? Әйдә Марат. ( Марат укый һәм җавап бирә, 2,3,4 нче төркем бәяли)

-Афәрин, бик дөрес. Икенче җөмләне 2нче төркемнән кем укый, әйдә Соня. (укый, җавап бирә, 1,3,4нче төркем бәяли)

- Бик яхшы, 2нче төркем белән килешәсезме?

-Әйе.

-Өченче җөмләне3нче төркемнән кем укый? Данил укысын.( укый һәм җавап бирә, 1,2,4нче төркем бәяли).Дөресме?

-Әйе, дөрес.

- Дүртенче җөмләне 4нче төркемнән кем укый? Аня укысын.( укый һәм җавап бирә).Килешәсезме?

-Әйе.(1,2,3нче төрке бәяли)

-Укучылар игътибар итегез әле, бу сүзләр берлек сандамы,әллә күплек сандамы?

- Күплек санда.

-Әйе, укучылар. Сүзләрне күплек санда ясаганда нинди кушымчалар ялгана?

(уйларга минут бирелә) укучылар чыгып дөрес кушымчалар әйтергә тиеш. (8 слайд)

- Афәрин, укучылар, дәвам итәбез. Шулай итеп укучылар, күплек сан ясаганда -лар,-ләр, -нар,- нәр кушымчалары ялгана. Укучылар әйтегез әле, кайчан -лар,-ләр, ә кайчан -нар, -нәр ялгана?

</<font color="#003366">-Сүзләр сузыкка һәм тартыкка бетсә- -лар,-ләр,ә сүз -м,-н,-ң хәрефләренә бетсә -нар,-нәр ялгана.(10 слайд)

Ял минуты: бик яхшы, укучылар. Ә хәзер без бераз ял итеп алыйк !

Кояш чыкты, җил исә, җил исә, агачларны селкетә, яңгыр ява башлады, яңгыр туктады, күктә кояш балкый, укучылар эшкә тотындылар.

Укучылар төркемгә бүленеп күнегү эшлиләр.

Эшкә анализ ясап бәя бирәләр.

Яңа теманың үзенчәлекләре белән танышалар

Ял итү минуты





Укучыларның үзләштерү һәм үзләштермәү дәрәҗәсен ачыклап бара белү.

Яңа белемне эзләп табу;

Теманы аңлау өчен эзләнү.

















IV. Беренчел ныгыту.

Бу этапның максаты: алган белемне ныгыту, булган ялгышлыкларны барла, төзәтү.









-Укучылар, афәрин. Хәзер игътибарыбызны алдагы эшкә юнәлтәбез. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны язабыз һәм 104нче бит, 4нче күнегүне эшлибез.

-(укучылар дәфтәрдә эшлиләр)

-хәзер укучылар дәфтәрләрегезне иңгә иң сыйныфташыгыз белән алышасыз һәм шкала ярдәмендә бәялисез.

-Укучылар,хәзер тагын сорауларны кабатлап китик әле.Әйтегез әле, кайда? Кайдан? Кая? сораулары ничек тәрҗемә ителә? (тәрҗемә итәләр)

- Нинди кушымчалар ярдәмендә Кая? Кайда? Кайдан? сораулары ясала?(җавап бирәләр) Хәзер сезнең алгы карточкага

сүз язылган, сезгә шул сүзнең соравын табарга кирәк. Башта 1, 2нче төркем ярыша,анан соң 3 һәм 4нче төркем ярыша.

Интерактив тактада эш

Белемнәрен ныгыталар

Төркемләп бәя бирәләр

Индивидуаль эш алып барыла

Эшләнгән эшкә үз бәя





Көтелгән нәтиҗәләрне анализлаганнан соң килеп чыкмаган өлешнең сәбәпләрен билгеләгәч, төзәтмәләр кертү.

Үз фикереңне әйтеп бирә алу; башкаларның фикеренәдә игътибар итү.

V.нәтиҗә. (рефлексия)

Бу этапның максаты: укучыларның теманы аңлавы, үзләренә һәм сыйныфташларына бәя бирү.





-Шулай итеп укучылар без бүген дәрестә нинди темага сөйләштек?

- Туган як.

- Туган якта нәрсәләр бар?

- Урманнар, елгалар,күлләр,хайваннар.

- Дөрес, укучылар тагын нәрсә искә төшереп киттек?

- күплек сан кушымчасын.

-шулай итеп укучылар, без бүгенге дәрескә куелган максатка ирештекме?( Удалось решить поставленную задачу?)

-....

- ничек ирештек без ул максатка?(Каким способом?)

-....

- нинди результат алдык?(Какие получили результаты?)

-...

- тагын нәрсә эшләргә кирәк?(Что нужно сделать ещё?)

-.....

- яңа белемнәрне кайда кулланырга мөмкин?(Где можно применить новые знания?)

-....

-укучылар, хәзер үзегезнең бүгенге эшегезгә бәя бирегез. Дәрес ахырына кәефләрегез үзгәрдеме икән, смайликларыгызны күрсәтегез әле.(Выберите смайлик своего настроения. Изменилось ли оно? Почему?)

- укучылар, без хәзер өй эшен язып куябыз. Вариантлар:

1 106 нчы бит, 10нчы күнегү.

2. 106 нчы бит, 9нчы күнегү

Сорауларга җавап бирәләр

Дәрескә нәтиҗә ясыйлар

Үз бәя аша эшләнгән эшкә бәя бирелә.

өй эшен язып куялар.

Үзбәя, үзара бәяләү, укытучының бәяләүе.

Ялгышлыкларга һәм уңышларга дөрес бәя бирә алу, аңлау.























































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал