7


  • Учителю
  • Татар әдәбиятыннан тестлар _ 11 сыйныф (1 төркем)

Татар әдәбиятыннан тестлар _ 11 сыйныф (1 төркем)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

11 нче сыйныф өчен (Iтөркем) татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль эш материалы (тест). Барлыгы-26балл



1.ТуфанМиңнуллинәсәре:

а) "Үзебез сайлаган язмыш";ә) "Җидегән чишмә";б) "Әйтелмәгән васыять"

2. "Үзебез сайлаган язмыш" драмасындагы мәктәп директорының исеме ничек?

а) Туктаров Илгиз;ә) Айдаров Эмиль; б) Шәйхаттаров Рәшит

3. Үзен авыл җырчысы, авыл пәйгамбәре итеп таныткан әдип:

а). А. Гыйләҗев;ә). Ә. Еники;б) М. Мәһдиев

4. Н. Фәттахның "Идел суы ага торыр" әсәре нинди романнар төркеменә керә?

а) Детектив;ә) Биографик;б) Тарихи

5. Нәрсә ул сюжет?

а) Әсәрнең төенләнеше;ә) әсәрнең төзелеше;

б) Геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының билгеле бер эзлеклелектә сүрәтләнүе

6.М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты ничәгә бүленә?

а) 1; ә) 2; б) 3

7.М.Җәлилнең батырлыгы турында документаль әсәрләр иҗат иткән язучы:

а) Ш.Маннур; ә) Р.Мостафин; б) Р.Харис

8.Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә төп каршылык

а)Туганнар арасында; ә) Ир белән хатын арасында; б) Ана һәм балалар арасында

9. Әдәбиятта йомшак яратып көлү:

а) Ирония; ә) Сарказм; б) Юмор

10. "Ил язмышының кара җилләре килеп кагыла аңа- Сталин лагерьларында уналты ел буена гаиләсеннән, туган җиреннән, әдәбияттан аерылып торырга мәҗбүр ителә ул."

Китерелгән өзектә сүз кайсы шагыйрьнең тормышы турында бара?

а)Х.Туфан;ә)Г.Ибраһимов;б)С.Хәким.

11."Разведчик язмалары" повестеның авторы

а) Г.Кутуй; ә) Ф.Кәрим; б) И.Гази

12."Советлар Союзы Герое" исеменә лаек булган шагыйрь

а) М.Җәлил; ә) А.Алиш; б) Ф.Кәрим

13.Г.Бәшировның "Җидегән чишмә" романының темасы

а) Мәхәббәт;ә) Хезмәт; б) Табигатьне саклау

14.Исламгали кайсы әсәр герое?

а) "Торналар төшкән җирдә"; ә) "Бәхилләшү"; б) "Каз канатлары"

15.М.Мәһдиевнең музее кайда урнашкан?

а) Казан шәһәрендә

ә) Аксубай районы Кармәт авылында

б) Арча районы Гөберчәк авылында

16.М.Хәсәновның "Язгы аҗаган" романында "фәрештә" кушаматы алган геройның исеме?

а) Таҗи; ә) Гази; б) Иргали

17."Ирләр булыйк!" дип язган шагыйрь кем ул?

а) Р.Фәйзуллин; ә) Р.Гаташ; б) И.Юзеев

18.Ә.Еникинең кайсы әсәрендә Учак образы бар?

а) "Кем җырлады"; ә) "Матурлык"; б) "Әйтелмәгән васыять"



19.Г.Кутуй әсәрен билгеләгез.

а) "Мәхәббәт тәүбәсе"

ә) "Сүнгән йолдызлар"

б) "Тапшырылмаган хатлар"

20.Комсомолка Зөбәйдә кайсы әсәр герое"

а) "Мәхәббәт тәүбәсе"

ә) "Тапшырылмаган хатлар"

б) "Язгы аҗаган"

21.1960 елларда әдәбиятка килгән шагыйрь:

а) Ренат Харис

ә) Хәсән Туфан

б) Муса Җәлил

22. Н.Фәттахның "Идел суы ага торыр" романында нинди дәүләт турында сөйләнә?

а) Болгар ханлыгы

ә) Казан ханлыгы

б) Нугай ханлыгы

23.Ислам дине кайчан кабул ителгән?

а) 740 ел

ә) 922 ел

б) 1552ел

24. Балалар шагыйрьләрен билгеләгез

а) Зөлфәт, Р.Фәйзуллин

ә) С.Хәким, Х.Туфан

б) Р.Миңнуллин, Р.Корбан

25. Г.Афзалның шигырьләрен билгеләгез

а) "Кошчык", "Ышанма"

ә) "Өф-өф итеп", "Мыек борам"

б) "Кеше кайчан матур була?" ,"Хәл-әхвәл"

26. Бу юлларның авторын һәм шигырьнең исемен билгеләгез

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәрүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән, киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Тукайны!

а) Ф.Кәрим "Сибәли дә сибәли"

ә) Р.Фәйзулин "Яздан аерып булмый Тукайны!"

б) Р.Миңнуллин "Һәйкәлләрне тыңлыйк!"







Тестларны бәяләү нормалары

«5» - 86-100% дөрес җавап өчен куела; 24 - 26б - «5»

</ «4» - 71-85% дөрес җавап өчен куела; 19 - 23б - «4»

«3» - 51-70% дөрес җавап өчен куела; 14 - 18б - «3»

«2» - 0-50% дөрес җавап өчен куела; 0- 13б - «2»







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал