7


  • Учителю
  • Дуслар белән күңелле темасына 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе.

Дуслар белән күңелле темасына 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ.

</ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы

МБГБУ 2 нче "Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең

I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Халикова Эльмира Равил кызы

Сыйныф: 5.

Максатлар: 1) белем бирү: дуслык темасына караган сүзләр белән танышу;

2) үстереш: укучыларның үз фикерен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

3) тәрбияви: белем алуга җитди караш, уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: мультимедиа проектор, экран, компьютер, дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Г.М.Ахметзянова. Күңелле татар теле. 5-нче сыйныф. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2014), эш дәфтәрләре.

Дәрес тибы: ныгыту дәресе.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1) шәхси универсаль уку гамәлләре:

- әйләнә-тирә мөһиткә дөрес мөнәсәбәт булдыру;

2) метапредмет универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек белән эшли белү, дәреслектән дөрес мәгълүмат таба белү;

3) предмет универсаль уку гамәлләре:

- авазларны дөрес әйтә белү;

- рус телендәге сүз тәртибенең татар телендәге аермасын күрсәтү;

- сөйләм телен үстерү;

- дәреслек белән эшләргә өйрәтү;

4) регулятив универсаль уку гамәлләре

- эшчәнлек өчен эш урыны әзерли белү;

- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерә белергә ирешү;

- рус телендәге сүз тәртибен татар телендәгесе белән чагыштыру (җөмләләр үрнәгендә);

- өйрәнелгән тема буенча сүзләрне кулланып, җөмләләр төзи белү;

5) коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- аралашу күнекмәләрен үстерү;

- диалогта катнаша белү, парларда эшли белү;

- танып белү (укытучының сорауларына җавап бирү);

- өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана белү;

- башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый белү;

- укучыларның сорауларына җавап бирә белүе.Дәрес

этаплары

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр (УУГ)

I. Оештыру.

Исәнләшә, дәрескә әзерлекне тикшерә:

Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Бүген сыйныфта кемнәр юк? Дәрескә барыгыз да әзерме? Бүген ничәсе? Һава торышы нинди?

Исәнләшү, числоны атау, дәрескә килмәүчеләрне әйтү, һава торышы турында әңгәмә кору.

Эшчәнлек өчен эш урыны әзерләү.

Аралашу күнекмәләрен үстерү.

II. Өй эше тикшерү. Укучылар-ның терәк белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү. Белемнәр-не актуальләштерү.

Өй эшенең үтәлүен, дөреслеген тикшерә, хаталарны төзәтә, нәтиҗә ясый. (1 нче күнегү, 76 бит)

Өй эшен җавап бирәләр, хаталарны төзәтәләр.

Авазларны дөрес әйтә белү.

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерә белергә ирешү.

Танып белү.

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучылар-ның уку эшчәнлеген мотивлаш-тыру.

Проблемалы ситуация тудыру:

Дуслар белән күңелле темасына 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе.

(Бу кемнәр? Ни өчен шулай уйлыйсыз? Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?)

Укучылар проблеманы чишә (парларда эш, проблема өстендә эш)

Әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру.

Сүзләрне искә төшерү, сөйләмдә куллану.

Танып белү (укытучының сорауларына җавап бирү).



IV. Берен-чел ныгыту.

Сүзлек эше үткәрә, яңа сүзләр белән таныштыра. Әңгәмә үткәрә. Балалар, әйтегез әле, кем ул дус? Ә синең дустың бармы? Катя, Настядан сора әле, аның дусты бармы? Сез кайда таныштыгыз? Дус нинди була? һ.б.

Дуслар белән күңелле темасына 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе.

"Дәреслектән 4 нче күнегүне табыгыз. Сезгә нинди бирем бирелгән? Кем аңлатып бирә ала?"

Дуслар белән күңелле темасына 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе.

Укучылар җавап бирә,

транскрипция белән язып, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнә (экранда сүзләр: дус, дуслык, дуслашу, танышу, ярдәмчел, игътибарлы, гадел, яхшы, якын).

Дәреслектән җавап, мәгълүмат табу.

Дәреслек белән эшләргә өйрәнү.

Диалогта катнаша белү, парларда эшли белү.

V. Белем-нәрне яңа ситуациядә иҗади куллану һәм эзләп табу (проб-лемалы биремнәр).



1) Өйрәнелгән сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү (дус, дуслаштык, чын дус, ярдәмчел, игътибарлы, гадел).

Дуслар белән күңелле темасына 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе.

2) Укучы эшчәнлегенә юнәлеш бирү: сорауларга җавап булып килгән җөмләләрне кулланып дустыгыз турында кечкенә хикәя төзегез.

Фронталь эш (җөмләләр, сүзтезмәләр төзү); өйрәнелгән сүзләрне кулланып, дустың турында хикәя төзү, уку.

Авазларны дөрес әйтә белү; рус телендәге сүз тәртибенең татар телендәге аермасын күрсәтү; сөйләм телен үстерү; дәрес-лек белән эшләргә өйрәтү (7 нче күнегү,77 бит).

Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана белү; башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый белү.

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

Укытучының өй эше бирүе һәм аны аңлатуы: дәреслектәге 9 нчы күнегүне карагыз. Дәрестә үзегез төзегән хикәягезне сөйләргә өйрәнегез.

Дуслар белән күңелле темасына 5 нче сыйныфның рус төркеме өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе.

Укучылар-ның нәрсә эшләгәннә-рен һәм эшләргә кирәклеген аңлаулары.



VII. Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Укытучы сораулар бирә. (Без бүгенге дәрестә ниләр эшләдек? Нишләргә өйрәндек? Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Ни өчен? һ.б.)

Без бүген дуслык турында сөйләштек. Өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзедек.

Дустыбыз турында сөйләргә өйрәндек. һ.б.

Өйрәнгәннәрне йомгаклый белү.

Укучыларның сорауларга җавап бирә белүе.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал